Дөрес яза беләбезме?

Туган телгә ваемсыз карашта булып, ярар шунда, яз шунда, киртәсенә керсә, шул җиткән, диебрәк эш йөрткән кешеләр күңелендә бу сүзләр, бәлки, нинди дә булса берәр уй тудырмас та. Әмма тормышта телнең нинди әһәмиятле урын тотуын, аның матурлыгын, нечкәлекләрен аңлаучыларга бу фикер бик әйбәт киңәш булып хезмәт итә ала. Эш шунда ки, тел үзенең табигате буенча сизгер, тере организмга охшый. Ул өзлексез үзгәреп, яңарып тора.

Кайчакны шундый кызык хәлләр дә булгалый. Кайбер сүзләр, элеккеге эчтәлекләрен онытып, тора-бара бөтенләй яңа мәгънә аңлата башлый. Тормышта кирәге беткәнлектән, әйләнештән төшеп калган сүз һәм төшенчәләр дә бик күп. Менә бер мисал. Мин малай чагында, сабан өстендә басуга чыксаң, төрле яктан: «Ягалай, ягалай» – дип кычкырган тавышлар ишетә идең. Нәрсә дигән сүз соң бу «ягалай?» Сука белән сабан сөрүче агай заманында шушы сүз белән атына әмер бирә. Буразнага төшмә, ягадан, ягъни буразнаның кырыеннан атла, дип кисәтә иде. Билгеле, хәзерге заманда бу борынгы сүзнең кирәге калмады. Хәзерге игенче күбесенчә машиналар белән эш итә. «Ягалай» сүзе белән хәзер тарихи әсәрләр язучы әдипләр һәм халыкның гореф-гадәтләрен өйрәнүче галимнәр белән телчеләр генә кызыксынырга мөмкин.

Искергән сүзләр шул рәвешчә төшеп кала барса, икенче яктан тормыш телгә яңа сүзләр өстәп тора. Җәмгыять тормышындагы һәрбер зур вакыйга диярлек телгә дә яңалык кертә. Мәсәлән, Советлар Союзы җирнең беренче иярченен космоска чыгарган көнне планетадагы бик күп төрле телләргә «спутник» сүзе дә килеп керде. Бөек Ватан сугышы да телгә күп кенә яңа сүзләр, яңа төшенчәләр өстәп калдырды. Әмма торган саен камилләшә, байый барган телебездә колакны рәнҗетә, күңелдә канәгатьсезлек тудыра торган ямьсез сүзләр, шыксыз гыйбарәләрне дә бик еш очратабыз. Минемчә, телне чүпләндерә торган ул ялгышларның күбесе нигездә чит телләрдән кергән сүз һәм төшенчәләрне дөрес файдалана белмәүдән килә. Зур хаталар барыннан да бигрәк көндәлек матбугатта, аның да тәрҗемә өлешендә күбрәк очрый.

Мәгълум ки, рус теле инкыйлабтан соң башка милләтләр теленә бик күп яңа сүзләр, яңа төшенчәләр биреп, аларның сүзлек составын сизелерлек дәрәҗәдә баетты. Кайчандыр рус теленнән кереп тә, вакыт узу белән тәмам үзебезчә булып ишетелә башлаган аерым сүзләр һәм төшенчәләр безнең телдә хәтсез күп очрый. Әмма башка телләрдән файдалануның һич тә бозарга ярамый торган бик катгый һәм мәҗбүри бер кагыйдәсе бар. Ул да булса, чит телдән кергән сүз тулысынча татар теле кагыйдәләренә буйсынып, безнеңчә әйтелергә, безнеңчә язылырга тиеш. Мәсәлән Москва түгел, Мәскәү, шляпа түгел, эшләпә һәм башкалар. Әгәр дә инде чит телдән, бөтен бер гыйбарә, афоризм, мәкаль, әйтем кебекләр алына икән, андыйларны, кайберәүләр әйткәнчә, бер тиенгә бер тиен, ягъни сүзгә-сүз тәрҗемү итү генә җитми. Андыйларга нәкъ шул төшенчәне аңлатырдай җөмләне, образны, афоризмны туган телнең үзеннән табарга кирәк була. Мәгънәсез сүзләр, җансыз җөмләләр кулланып тел бозулар нәкъ шунда башлана да инде. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышыннан соң көндәлек матбугатта еш кына «ул сугышта башын салды», «ул сугышта кулын» яки «аягын калдырып кайтты», дип яза башладылар. Көндәлек матбугатны әйткән дә юк, мондый әйтелеш шул килбәтсез хәлендә хәтта матур әдәбиятка да килеп керде. Хәзер инде шушы җансыз штампны, уйлап та тормастан, теләсә нинди әсәрдә кабатлый бирәләр.

Хәлбуки, гәрчә безнең сүзләребездән оешкан булсалар да, бу җөмләләр һич тә татарча яңгырамыйлар. Шул ук җөм­ләне, «ул сугышта аягын өздереп кайтты», «ул сугыштан кулсыз кайтты», дип язсаң, саф халыкча булыр иде.

«Баш салу» да безнеңчә үлемне аң­латмый. Бездә ул иркәләнүне белдерә. «Ул егетнең иңенә башын салды», – диләр.

Сүзләрнең туры мәгънәсеннән тыш, җөмләнең эчке мантыйгы да бар бит әле. Нәрсәнедер булса калдырып кайту турында сүз чыга икән, шунда ук аны кире барып алу мөмкинлеге дә күздә тотыла. Димәк, болай сүзгә-сүз тәрҗемә итү бу яктан да ялгыш булып чыга.

Шундыйлардан менә тагын бер мисал. Бер журналист телевидениедә беренче уку көненә багышлаган чыгышын һичбер кереш сүз, фәләннәр белән бизәкләп тормыйча, туп-туры, «тышта сентябрь», дип башлап җибәрде. Һич көтмәгәндә күктән килеп төшкәндәй бернигә дә бәйләнеше булмаган бу сәер сүзләрне ишетеп, тыңлаучылар аптырабрак калдылар. Русча «во дворе сентябрь» дип әйтү көз башлануын аңлатса да, шул ук җөмләне сүзгә-сүз безнең телгә тәрҗемә итү бер мәгънә дә бирми. Журналистның ни әйтергә теләве чыгышының дәвамыннан гына аңлашылды. Ул «менә көз дә башланды» яки «менә сентябрь дә җитте» дип әйтергә теләгән булса кирәк. Ләкин журналист, кеше колагына ятышлы булсын өчен, ул фикерне безнең телдә ничек әйтергә кирәклеге турында уйлап маташмаган, башына килгән русча шаб­лон җөмләне сүзгә-сүз генә аударып ташлаган.

Гәзитә-журнал яисә әдәби әсәрләр укыганда әледән-әле «юк-юкта» дигән сүзләр очрый. Башта гаҗәпләнеп каласың, чөнки бу безнеңчә түгел, чөнки безнең телдә ике «юк»ны янәшә куеп, аларга «та» кушымчасын өстәү бер мәгънә дә аңлатмый. Тик моның русчасын эзләп тапканнан соң гына төшенәсең, бу табышмак җөмлә русча «нет-нет, да и взглянет» яисә «нет-нет, да и вспомнит» дигән төшенчәнең сүзгә-сүз тәрҗемәсе икән ләбаса. Телгә карата ваемсызлык менә кайларга алып китә. Үз телеңне аңлау өчен, башта аны бүтән телгә тәрҗемә итү кирәк булып чыга.

Әдәби телнең тәэсир итү көченә, аның матурлыгына, тәрбияви роленә зарар китерә торган мондый калька җөмләләр, таушалып беткән штамплар соңгы елларда бик еш кабатлана башлады. Яшь язучы яисә яшь журналист җибәргән хата тагын бер хәл, аларны гафу итәргә дә мөмкин, чөнки алар телебезнең бик борынгыдан килә торган нечкәлекләрен белмәскә дә мөмкин. Кызганыч ки, кайвакыт калькаларны өлкән яшьтәге иптәшләр дә кулланалар. Бер автор, мәсәлән, өлкә газетасында: «Ул үзенең алыштыргысыз булуына ныклап ышана башлаган иде, күрәсең», – дип яза. Бит саен диярлек «бу аңлашыла да» дигән шаблон җөмлә очратасың. Нәрсә аңлашыла икән, дип гаҗәпкә калмагыз, сез аны русчага тәрҗемә итеп карагыз. Автор безнеңчә ничек язасын уйлап тормастан, «это и понятно» дигән русча җөмләне кабатлаган. Яисә укый торгач, һич көтмәгәндә һәм сүз сөрешеннән мондый сүз һич кирәкмәгән бер урында «кирәк бит» дигән сүзләр күреп, аптырап каласың. Монысы русча «надо же» дип әйтелә. Рус телендә ул көтелмәгән хәл килеп чыгуны, гәҗәпләнүне белдерә. Шул ук төшенчәне сүзгә-сүз безнеңчәгә әйләндергәндә ул нәрсәнеңдер кирәклеген белдерә.Моны кистереп, өзеп әйтә торган, димәк, бөтенләй икенче мәгънә бирә торган башка җөмләгә әверелә. Инде башыңа шундыйрак төшенчә килеп кергән икән, аны бит халык аңлый торган итеп үз телеңдә дә әйтергә мөмкин. Мәсәлән, ул җөмлә безнеңчә «һич көтмәгәндә, менә сиңа, мә!» кебегрәк булыр иде. Нәрсәдән килеп чыга менә мондый хәл? Аның сәбәпләре бик җитди булса кирәк. Безнең заманда русча уйлап та, шул уйлаганын үз теленә әйләндереп язучылар вакыт узган саен арта бара. Билгеле, һәр кешенең теләсә нинди телдә уйларга хакы бар. Әмма уйларыңны ак кәгазъгә төшерергә, аны халыкка җиткерергә телисең икән, син аларны халык аңлардай итеп, әдәби тел нормаларына туры китереп яз.

Матбугатта һәм сөйләмдә тупас рәвештә тел бозу, үз телеңнең бай хәзинәсеннән файдаланмыйча калькалар, әзер шаблоннар куллану – ул техник хата гына түгел, ул язган әсәреңнең укучыга һәм тыңлаучыга тәэсир итү көчен, димәк, аның тәрбияви ролен юкка чыгару дигән сүз.

Күптөрле хаталар, калькалар, шаблон җөмләләр белән чуарланган язуны моңы булмаган җырчы авазы белән чагыштырырга мөмкин. Андый җырчының тавышы да көчле булуы ихтимал, ул нота билгеләрен дә дөрес куллана, һәртөрле борылышларны да нәкъ кирәк урында ясый, тавышы белән дә оста идарә итә, кыскасы, формаль яктан ул дөп-дөрес җырлый, әмма дә бөтен бәла шундадыр ки, табигый моңы булмау сәбәпле, ул тыңлаучыны дулкынландырмый, димәк, аңа тиешле ләззәт бирә алмый, димәк, аның җырлавы файдасыз, җилгә очкан хезмәт булып чыга.

Мәгълүм ки, һәр милләтнең теле аның тиңе булмаган иң кадерле рухи хәзинәсен, мирасын тәшкил итә. Күп­кыр­лы бу хәзинәне халык үзенең мең елларга сузылган озын гомере буена берәмтекләп җыйган. Ул үзенең иң кадерле акыл байлыгын, талант ияләре иҗат иткән фольклор җәүһәрләрен, нечкә хисләрен, акыл ияләренең тирән фикерләрен, гореф-гадәтләрен, берсен дә югалтмыйча саклау өчен, ышанып, телгә тапшырган. Бәхеткә, тел халыкның шушы бөек ышанычын тулысынча аклаган, дип әйтер идем. Ул халыкның бу байлыгын үз башыннан узган мәрхәмәтсез сугышлар, иксез-чиксез афәтләр аша, ачлыклар, янгыннар, һәртөрле кысулар, изүләр аша, әрәм-шәрәм итмичә, безнең заманга кадәр саклап килгән. Шәт, киләчәк буыннарга да саклап алып барыр.

Димәк, телнең кадерен белмәү, аның белән тупас кылану, телгә карата ваемсызлык күрсәтү – үзен татар дип санау­чы, үзен һәм халкын ихтирам итүче кешегә һич тә килешә торган эш түгел. Моны наданлык бәласе дип кенә атарга мөмкин.

Татарстан радиосының «Тел күрке – сүз» тапшыруына нигезләп, басмага Рөстәм Акъегет әзерләде.

Комментарий язарга