Җавап (Бер хатирә)

Узган гасырның сиксәненче елларында булса кирәк (аен-көнен дә төгәл хәтерләмим инде), “Татарстан яшьләре” газетасы редакциясе каршында эшләп килүче яшь иҗатчылар берләшмәсенең чираттагы утырышына ике күренекле әдип – шагыйрь Нури ага Арсланов белән прозаик Барлас абый Камалов килде. Очрашу вакытында алар, чыгышларын аралаштырып, берләшмә әгъзаларын кызыксындырган сорауларга тәфсилле җавап бирделәр. Нури ага исә, соңгы араларда язган кайбер шигырьләрен, шул исәптән, безнең үтенечне дә искә алып, 1969 елда ук язган үтә кыю “Атлантида”сын укыды. Шигырьләр (аеруча – “Атлантида”, гәрчә күпләребез аның белән инде таныш булсак та) гаҗәеп көчле тәэсир итте. Алкышлар тынуга, арабыздан кемдер, әлеге әсәрләр йогынтысыннан айный алмыйча, ахры, олпат әдипкә шундыйрак рухтагы соравын җиткерде:

– Нури ага, утыз җиденче еллар гарасатыннан ничек исән калдыгыз?

Шул вакытта мин аксакалыбызның җавабын сары битле кәгазьләргә теркәгәп куйган булганмын. Җавап язылган ике бите бар, ләкин, ни кызганыч, датасы күрсәтелгән баш өлеше каядыр юкка чыккан – күпме генә эзләсәм дә – табалмадым. Шулай да җавапның булган кадәресен, Нури ага бәян иткәнчә, укучылар игътибарына ирештерергә булдым:

– …шуннан гәзиттә минем турыда берәүнең мәкаләсе басылып чыкты. Эт иткән инде. Ничек каралтып була – шулай каралткан… Кызлар белән йөри, дигән хәтта. Соң, кызлар белән йөрмичә, тагын кем белән йөрим инде, атаң башы… (Дәррәү көлеш.) Ул вакытта мин “Яшь ленинчы” белән “Пионер каләме”ндә рәссам булып эшли идем (1912 елның 12 сентябрендә Казакстанның Петропавел каласында эшче-көнлекче гаиләсендә туган Нури ага, 1928 елда Күкчәтау җидееллык татар мәктәбен тәмамлагач, Казанга килеп, 1928-1931 елларда сәнгать техникумында белем ала. – Л. Л.). Татарстан китап нәшрияты белән дә хезмәттәшлек итәм. Белеп-сизеп торам – минем баш очында да болытлар куерып маташа. Ике-өч көн элек кенә бүлмәдәшем, дустым, якташым Ибраһимны (И. Салахов (1911-1998) та Казакъстанның Күкчәтау шәһәрендә туган. – Л. Л.), төнлә килеп, алып киттеләр. Кая да булса еракка китеп кенә бу афәттән котылып калу мөмкин икәнлеген аңлап, тиз генә җыендым да, башта Чимкент, аннары Алма-Ата тарафына юл тоттым. Ярый әле, китәр алдыннан, хезмәтемә тиешле әҗеремне алган идем, ул акча миңа ярты елга җитте. Көн үткәреп ятам шулай. Эзләүче-нитүче, минем белән кызыксынучы кеше юк. Шуннан кабат Казанга кайтырга булдым. Кайтуга, рәссам-бизәүче булып, филармониягә эшкә урнаштым. Үзем тегеннән килеп алганнарын көтеп йөрим. Көннәрдән беркөнне, күпме качып йөрергә була инде, дип уйлап, киттем тимер юл милициясе пунктына (НКВД шунда урнашкан иде).

Кыяфәте белән татарга охшаган начальник, мине күрүгә:

– Нәрсә кирәк? Ни булды? – дип сорады.

– Бөтен дусларны алып бетердегез… Аларның бер гаепсез икәнен үзегез дә беләсез. Иректә татар язучылары, татар журналистлары калмады… Мине дә хәзер үк алыгыз! – дидем.

Теге, бер сүз дәшми-нитми генә алдындагы кәгазьгә нидер язгач, сакчысын чакыртып кертте дә:

– Машина шунда тора. Моны илт! – диде. Аннары миңа карады:

– Йоклагыз. Иртәгә чыгарып җибәрерләр…

Шулай итеп, мине айныткычта төн кундырып чыгардылар. Бераздан совет-фин сугышына киттем. Анда да үземчә хаклык эзләп йөрим. Тыныч тормышта юк икән, ичмасам, сугышта бардыр әле, дим. Чынлап та бар икән ул анда. Пуля килеп тисә, аңа генерал ни, солдат ни, барыбер – икесе дә үлә… Шулай тигезли…

Комментарий язарга