Журнал «Безнең мирас»

Җавап-2

9 август. 1984 ел. “Татарстан яшьләре” редакциясе. Яшь иҗатчылар берләшмәсенең чираттагы утырышы. Монысында, кунак булып, түрдә Нурихан ага Фәттах утыра. Гадәтләнгәнемчә, бу юлы да очрашу барышын битләре коелам-коелам дип торган бер сары блокнотка саран җөмләләр белән теркәп куйганмын. Инде анда сөйләнгәннәрнең күбесе хәтердә калмаган. Шуңа күрә, кәгазьгә теркәлгәннәргә ышанып, Нурихан аганың җавапларын ничек бар шулай тәкъдим итәм. Тәүге сорауны шагыйрь Рәфыйкъ Юныс (ул чакта – Юнысов әле, “Татарстан яшьләре” хезмәткәре) биргән булган икән:


– Нурихан ага, тарих белән кайчан кызыксына башладыгыз?
– Мәктәптә укыган чакта ук. Университетта да. Гомер буена килә торган эш ул. 1957 елда Болгарда җанлы тарихны күрергә туры килде. Анда профессор Смирнов җитәкчелегендәге экспедиция белән барган идем.


Янә Рәфыйкъ Юныс сүз алган:
– Брюсов әйтә, әгәр китап дулкынландырмаса, ул китап авторы язучы түгел, ди.
– Үз халкыңның үткәнен белергә, тарих белән һәрдаим кызыксынырга кирәк. Стендальне укыганым бар. Нигә бездә андый язучылар юк дип уйлыйсың. Дөрес, соңга таба мин тарихи әсәрләрне укымый башладым. Син, тарихи әсәрләр язарга алынасың икән, иң әүвәл үз халкыңның тарихын дөрес итеп күзалларга тиеш. Менә миңа, бу нисбәттән, күп нәрсәләр укырга, өйрәнергә туры килде.Татар тарихы, төрки дөнья тарихы...Бетмәс-төкәнмәс эш...


Инде килеп, шагыйрь Зөлфәт кунакка үз сөален ирештергән:
– Материал җыйганда иң кыены нәрсә?
–Тарихны китап дәрәҗәсендә күз алдына китерү кыен. Моның өчен күп уку сорала. Монгол яулары чоры... Алтын Урда.... Аерым бер системага салырга кирәк. Менә шул системага салу эше вакытны бик күп ала.


Бу юлы яшь шагыйрь Ркаил Зәйдулла ( ул чакта – Зәйдуллин) сорау биргән:
– Безнең халкыбыз кайсы чорны бик белеп бетерми дип саныйсыз?
– Татар тарихының бар чоры да караңгы. Татар тарихы бик-бик тирәнгә китә. Олжас темасы (күренекле казах әдибе Олжас Сөләйманов һәм аның заманында дөньяны шаулаткан “Аз и Я” әсәре турында сүз бара. – Л. Л.) бик бәхәсле тема. Шумерда да, Мисырда да төрки тел элементлары бар. Тарих Мисырга барып тоташа...


Могтабәр әдип белән очрашу бик озак баргандыр дип уйлыйм. Түбәндәге өтек-өтек җөмләләр, язучының үзенә генә хас булган кискен һәм катгый фикерләре (кайберләре) шул хакта сөйли:
“Сызгыра торган уклар”ның икенче кисәген дәвам итәм.
***
Тәрҗемә проза язарга өйрәтә ул. Әгәр мөмкинлек чыга икән, тәрҗемәдән баш тартырга кирәкми.
***
Гомәр Саттаровның фәннилегендә бернинди фәннилек тә юк. Аларда өч яшьлек бала логикасы да юк...


Блокноттагы язуларым шушы урында өзелгән.
Нурихан ага Фәттах Саимә Ибраһимованы юбилее белән котлый. 17 апрель, 1998 ел.


i-1

Теги: Ләбиб Лерон Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру