Журнал «Безнең мирас»

Җан сызлавында туган «Галиябану»

Моңа кадәр Мирхәйдәр Фәйзи тормышын һәм иҗатын тирәнрәк өйрәнү­челәребез (Барлас Камалов, Муса Мөлеков, Лерон Хәмидуллин) игътибар иттеләрме, юкмы, аның шәхси тормышындагы бәхетсез гыйшык вакыйгасы белән драматургның иң әйбәт мәхәббәт драмасы туган чор бер вакыткарак туры килә икән.


Менә 1916 елның җәе, тиз­дән чын драматург булып танылачак егетнең Орск шә­һәрендә яшәгән чагы. Шунда ул уналты яшьлек сылу кыз белән таныша. Әйбәт гаиләдән, сәүдәгәр кызы, танышудан соң күп булмаган очрашулар... Кыз Мирхәйдәргә фоторәсемен дә бирә. Егет аңа:


«Гомерем барда, исемең телләремдә
Гөлләр белән тиңләп тирбәлер», –  дип язып куя.


«Гомерем барда...» Егерме биш яшьлек егет (ул 1891 елның яңа стиль белән 1 ноябрендә Орск шәһәреннән ерак түгел Күкшел утарында Фәйзуллиннарның унберенче төпчек баласы булып дөньяга килә) гомеркәйләренең бик тә кыска икәнлеген уйларлыкмыни соң әле? Аның карашларын чиксезлеккә юнәлтеп яшәр чагы түгелмени?!


Әгәр сырхаулары борчып тормаса, шулай булыр да иде, бәлки. Тик «гомергә китүе игълан ителгән авыру» (М.Фәйзи көндәлегендәге үз сүзләре), аның хыял киңлекләрен чикләп, алдагы көнгә якты өметен әледән-әле сүрелдереп тора. 1913 елда солдатка каралырга баргач та аны алмыйлар: «Мирхайдар Файзуллин не годен!» – дип чыгаралар. «Бөтенләй не годен булгач, минем хәяткә яраксызлыгым табыла түгелме?» – дип яза ул көндәлегенә. Бераз элегрәк докторлар «Хөсәения» мәдрәсәсендә укуыннан да тыйганнар иде аны. «Зур үкенеч белән укудан аерылдым. Надан көе калдым», – дип язды соңрак. Саусызлыгы, «хәяткә яраксызлыгы» гел исенә төшеп, җанын сыкратып тору нечкә күңелле романтик егетнең үз мәхәббәтенә дә фаҗигале төс биреп килгән, бу хәл аның әсәрләрендә дә чагылмый калмаган. Гөлсирә белән очрашуларыннан да бәхетле нәтиҗәгә өметләнмәгәндер ул. Чүп өстенә чүмәлә, дигәндәй, 1916 елда бертуган абыйсының кызы Кәримә йөрәк авыруыннан үлеп китә. Күкрәгендә яшьтән өянәкле йөрәк йөрткән егет бу хәлдән тагын бер сискәнеп куйгандыр. Әдипләребез бәхет күрмәгәч, без дә күп вакыт бәхетсез мәхәббәт кыйссаларында, фаҗига каһарманнарында гына үзебезне таныйбыз. Мирхәйдәр Фәйзи дә 1921 елда Виктор Гюгоның «Сәфилләр» романын укыгач, анда бик тиз үзен «таба». «Шулай, Жан Вальжан, Фантина, Козетта, Мариуслар кебек, мин дә бер сәфилмен... Балам булса, Жан Вальжан дип кушар идем», – дип яза көндәлегенә. Бер гасыр эчендә үзләрен Галиябануда һәм Хәлилдә «танучылар» никадәр икән?!.


Йөз ел элек язылган мәшһүр драма­ның беренче исеме «Сәгадәтбану» була. Моның сәбәбе, кайберәүләр расларга тырышканча, драматург кунакка килеп йөргән Шодадамы, бүтән авылдамы Сәгадәтбану атлы кыз яшәвендә һәм вакыйганың шуннан алынуында түгел, ә автор беренче ишетүеннән үк бик ошаткан, күңеленә бикләгән, шуннан файдаланып пьеса язу уе туган җырның «Сәгадәтбану» исемле булуында. Мирхәйдәрнең Шодада яшәгән Сәетгәрәй абыйсының улы журналист Сәгыйть Фәйзуллин истәлекләренә караганда, «Сәгадәтбану» көен алар тәүге тапкыр Орск өязенең Дүрткүл авылында яшьләрнең кымыз кичәсендә ишетәләр. Аны сугыштан бер кулын өздереп кайткан егет сыңар кулы белән гармун уйнап җырлый. Мирхәйдәр көйне бик ошата һәм отып та ала. Шул ук 1916 елның җәендә ул Сәгыйтькә ияреп Шодага килә, ә җанында һаман шул көй. «Малмыж бакчасында «Сәгадәтбану» һәм «Җәмилә» көйләренә җырлап утырдым», – дип яза ул. Үз якларына кайткач, дәвам иттерә: «Казан ягы авылларында йөреп кайттым, бу яктагы авылларда күргән матур күренешләрдән файдаланып, «Сәгадәтбану» исемле пьеса язу уе туды. Көннәрем шул хакта мәшгуль булып уза башлады». «Матур күренешләр» дигәндә ул, һичшиксез, кыз белән егетнең бәхетсез гыйшкын түгел, яшьләрнең су буендагы, Шода чишмәсе янындагы (монда ул «Их, нинди күңелле!» дигән шигырь дә яза) кичке уеннарын күздә тота. 1916 ел көндәлекләрендәге Шода күренешен «Галиябану»дагылар белән чагыштырып карасак, гаҗәеп тиңдәшлек күрер идек. «Матур су буе манзарасы мине тәмам сихерләде. Кояшны көн дә су буенда озатам. Бу якларда һәр авылда елга булу өстенә, суны чишмәдән алалар. Ул чишмә яны кызларның, егетләрнең иң кадерле урыннары була икән. Кояш баеган вакытларда чишмә янында чиксез бер чуарлык, шул нисбәттә бер күңеллелек хасил була. Егетләр йөргән кызларын күбесенчә шушында очратып сөйләшәләр», – диелә көндәлектә. Кайсы гына авылга барып чыкса да, анда яшьләр белән аралашырга, уеннарында катнашырга, җырларын тыңларга яраткан ул. Күңеленә иң якын иткән дуслары да җырчылар-гармунчылар бит. Шуңа күрә аның әсәрләрендә дә җыр үзе бер үзәк персонаж кебегрәк тәкъдим ителә. 1913-1914 елның кышында Мирхәйдәр Җүнәйдә яшьләр уенын карый. «Җырлаучылар эчендә Дүрткүлнең Хәсән Зөфәров исемле унсигез яшьлек ямьле бер егетнең җырлары шундый үзәгемә үтте, шундый көчле тәэсир бирде ки, шундый саф, матур тавышлары бар халык та бәхетле булмаса...» – дип яза ул көндәлегенә. Шул юл белән драматург моңлы Хәлил белән Галиябануның да, «Ак калфак»тагы Бакыйның да, «Асылъяр»дагы Шәрәфнең дә (автор бу әсәрен «укуга барганда буранда адашып иңрәп үлгән халык баласы Шәриф Сәйдәшевкә» багышлый) бәхеткә хаклы булуларын күрсәтергә тели. Тик, ни көенеч, аларның бәхетен Исмәгыйльләр, Сәлим мирзалар, гадел булмаган җәмгыять һәм мәгънәсез сугышлар кисеп тора. «Галиябану» драмасы язылачак 1916 елда Мирхәйдәр «шундый саф, матур тавышлы» җырчы Хәсәннең, сугышка алынган җиреннән авырып, лазаретта үлгәнлеген ишетә. «Капиталны химая (яклау, саклау) юлында, моңа кадәргеләре янына, тагын бер корбан, – дип яза ул көндәлегенә. – Синең үлемең мине рухан газаплый, ил егете! Синең матур хәрәкәтләрең, мәгъсүм кыяфәтең, саф тавышың күңелемдә кадерләп тибрәтелер, туган!


Уйлап торсам, җаннарым әрни: сугыш тормышны бәрбад итте (җимерде). Никадәр ямьле яшь егетләр әрәм булды, була. Никадәр яшь өметләр илләреннән, сөйгән ярларыннан җода булып (аерылып) читтә тилмереп михнәт чигәләр. Туганнар бер-берсен үтерә, кан коя. Элек җан кыйган кешене Себер җибәрәләр иде, хәзер кешене күп үтергән саен мактап медальләр тагалар. Кан, күз яше, аһ-зар, бөлгенлек, ятимнәр, ачлар, мәҗрухлар (яралылар), каберләр белән дөнья тула. Бәхетемә ирештем, дигәндә генә үлем каршына барып баскан яшь өметләрне һәлак итү никадәр җинаять, никадәр дәһшәт... Боларны үз мәнфәгатьләренә харап иткән мәнфүрмәннәргә (җирәнгеч кешеләр, кабахәтләр) мәңгелек нәфрәт­ләр, ләгънәтләр яудырам».


Драма менә шундый җан әрнүләре, күңел газаплары шартларында языла. Шуңа күрә дә аның каһарманнарын, аларны бик яратса да, бәхетлеләр итеп сурәтли алмый ул. Ниһаять, драма әзер. Көндәлектән юллар: «Декабрьдә «Сәгадәтбану» исемле биш пәрдәле пье­са яздым... Моңарчы татар әдә­биятында булмаган бер тарызда (рәвеш, ысул) җырлар, уеннар белән язган вә идеалымның көзгесе булган пьесамны тәнкыйтьчеләр аяусыз тибеп җибәрерләр инде». 1917 елга чыккач дәвам иттерә: «Сәгадәтбану»ны, тәвәккәлләп, Мортазин-Иманскийга җибәрдем. Ул бик күтәреп каршы алды. Мактап, күңелне күтәрде. Арабызда озын хатлар язышу китте. Үзе тапкан кимчелекләрне күрсәтте. Кабул ителердәен төзәттем. Исемен дә «Галиябану»га алыштырдым. Иң элек көенең тарихы итеп бетерсәм дә, соңынтын чын тарихына җинаять булыр дип үзгәрткән идем. Бу инкыйлаб пьесага бер гайре табигыйлык биргән иде. Мортазинның мәслихәте белән, куана-куана, әүвәлге калыбына салдым». Бу язмадан аңлашылганча, пьеса нигезенә салынган бәхетсез мәхәббәт вакыйгасының «чын тарихы» да булган, әмма драматург аны көй тарихы итеп сурәтләргә тырышкан. «Галиябану»ның беренче басмасына кереш сүзендә Галимҗан Ибраһимов әлеге уңайдан менә ниләр яза: «Галиябану»ның бөтенләй яңа хасиятләреннән берсе – аның бездә беренче мәртәбә сәхнәгә музыканы, җырны, бер иттифакый (очраклы) зиннәт ясап кына түгел, бәлки төп матди итеп, асыл мөндәриҗә (эчтәлек) кыйлып кертүедер. Буны «Галиябану» башлап җибәрде. Хәзер инде буңа тәкълитләр (иярү) дә була башлады. Бу, шөбһәсез, бездә яңа нәрсә иде, кирәк нәрсә иде... Менә шундый хасиятләре белән «Галиябану» бездә ялгыз урында тора, драмалар галәмендә яңа мәктәп ача һәм, шулар аркасында, бик хаклы буларак, гаммә алдында иң кадерле урыннарның берсен ала».


Мирхәйдәр Фәйзи, яңа әсәренең иҗат ителү тарихын бәян итеп, көндәлегенә: «Баш каһарман Хәлил Юлык егете Вафа Әдһәмовның тибы аркылы сөзелеп чыкты, пьесаның язылуына да Вафа сәбәпче булды», – дип язып куя. Нәкъ шушы сүзләр кайберәүләргә, «драмадагы вакыйгалар Юлыктан алынган, драматург аны шушы авылда эшләгән чагында язган», дип белдерергә сәбәп биргәндер. Юлыкның хәзерге Башкортстанга керүен истә тотсак, «Галиябану»ның туган җирен шул республика белән бәйләргә маташулар да ачык күренә. Әмма чынлыкта Вафаның баш каһарманга охшашлыгы – аның да Хәлил кебек моңлы җырчы, гармунчы булуында гына. Драматург белән алар 1915 елда, Вафа Орскидан солдатка каралудан кайтып килгән чакта Җүнәйдә танышалар. «Матур көйләр уйнавы күңелемдә матур типлар, матур уйлар тудырды», – дип яза бу очрашу хакында Мирхәйдәр Фәйзи. Мәшһүр әсәргә Вафа нәкъ менә «матур тип» буларак керә. Бу вакытта драматург Юлыкны күреп белмәгән әле, чөнки драма язылып берничә ел узгач кына ул авылда эшләгән. Драманың кулъязмада гына калган беренче вариантында баш каһарманның исеме Вафа була. Аның Хәлилгә әверелүенә, мөгаен, тагын Шода авылы сәбәпчедер. Менә 1916 ел (!), кайгылы, борчулы чак – герман сугышы дәвам итә. Әнә Шоданың 1919 елда солдатка караласы япь-яшь егетләре, сугыш аркасында, быел ук ник­рут булып йөриләр. Хәлил исемлесе, туган җирләреннән һәм якыннарыннан аерылу сагышы белән, бигрәк тә моңлы җырлый. Драматург бу исемне дә, яшь егетнең моңлы тавышын да хәтеренә салып куя. Әдип күңелендә Юлыклы Вафа, Дүрткүлле Хәсән, Шодалы Хәлил тудырган «ямьле күренешле» моңлы сурәт, җуелмыйча, әсәр язылып кат-кат уйналганнан соң да озак саклана әле. Берничә елдан Шодада Хаҗи исемле егет белән танышкач ул көндәлегенә: «Шундый егетләр күргәндә миңа «Галиябану»дагы Хәлилем исемә төшә дә, уңышым белән куана башлыйм», – дип язып куя.


Галиябану (Илсөяр Төхвәтуллина) белән Хәлил (Рамил Төхвәтуллин)
Галиябану (Марзия Миңлебаева) белән Хәлил (Гыйльметдин Газизов)
Галиябану  (Мәсгудә Хәйруллина) белән Хәлил (Роберт Әбелмәмбәтов)

Фоторәсемнәр Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры архивыннан алынды.


Теги: Рәфыйк Шәрәфиев Яңалыклар Тарихи мирас Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру