Журнал «Безнең мирас»

Җәлил мирасы

«Моабит дәфтәрләре» белән дөньяга танылган герой-шагыйрь Муса Җәлилнең мирасы ТР ФАнең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында һәм ТР Милли архивында саклана.
Шулай ук ТР Милли музееның Җәлил фондында да өч меңнән артык экспонат бар. Аларның бер өлеше Муса Җәлил музей-фатирындагы мемориаль экспозициягә куелган. Елдан-ел бу фонд төрле кызыклы экспонатлар белән тулылана бара.


Быел исә, Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуны билгеләп үткән көннәрдә, шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова музейга үзендә сакланган кайбер әйберләрне тапшырды. Алар арасында аеруча әһәмиятлеләре – шагыйрьнең үзе исән вакытта ук гарәп графикасы белән татар телендә Мәскәүдә басылып чыккан «Иптәшкә» (1929), «Алтынчәч» (1941) (опера өчен либреттоның әдәби варианты) китаплары, 1941 елның 17 июлендә тормыш иптәше Әминә ханым һәм кызы Чулпанга язган 1 хаты, М.Җәлилгә Әхмәт Ерикәй язган 3 хат. Калган 6 хатта сүз Шәйхи Маннурның «Муса» романы турында бара.


«Алтынчәч» либреттосының әдәби варианты аеруча кызык. М.Җәлилнең бу әсәрне озак язганлыгы мәгълүм. ТӘһСИ Мирасханәсендә аның уннан артык варианты саклана. Китап форзацының өске уң як почмагына гарәп хәрефләре белән «Җ.Фәйзи» дип теркәлгән. Алга таба да һәр биттә карандаш белән язылган байтак төзәтмәләр бар. Аларны кем язганын төгәл генә әйтеп булмый. Җәлил булуы да мөмкин...


Шагыйрьнең 1941 елның 17 июлендә язылган хаты гаиләсенә хәрби лагерьдан җибәрелгән. Хат дүрт биттә, карандаш белән рус телендә язылган. Анда Муса үзенең артиллериягә атлы разведчик итеп билгеләнүе турында хәбәр итә. Билгеле булганча, бу армиядә җаваплы, катлаулы хезмәт саналган, чөнки оптик приборлар һәм югары математика белән эш итәргә кирәк булган. «Мин артиллерияне яратам, артиллериядән китәсем килми, ләкин рядовой булып түгел: югары белемле, партия стажым зур, партия-комсомол җитәкчелеге эшендә зур тәҗрибә тупланган, 22 еллык әдәби стажы булган зур шагыйрьләрнең берсе, ВЛКСМ Үзәк Комитетының элекке работнигы, хәзер дә җаваплы партработник, депутат буларак, ВКП(б) Өлкә комитетында учетта торам. Шулай булгач, армиядә мине рациональрәк файдаланып булмыймыни – политсостав яки начсостав итеп?», – дип яза ул.


Алга таба гаиләсен кайгыртып: «Сезнең материаль хәлегез ничек? Безнең литфондта мобилизованныйларга билгеле күләмдә акчалата пособие бирәләр. Син Әхмәт Исхак белән сөйләш һәм ул акчаны ал», – дип тә өсти. Хатта шулай ук: «Минем сезне күрәсем килә. Якшәмбе көн килегез яки үзең генә кил! Мин инде көн-төн Чулпанны сагынам, аны юксынам. Аңардан аерылып китү ничек авыр», – дигән юллар да бар.


Фондка алынган өч хатны Муса Җәлилгә Әхмәт Ерикәй җибәргән. 1939 елны каләм белән язылган беренче хатта көндәлек вакыйгалар турында сүз бара. Ә.Ерикәй Казанга кайтып киткән Мусаны сагынуын, күрәсе килүен, Мәскәүдә эч серләрен сөйләрлек кеше калмавын ассызыклый. Икенчесе – рәсми хат. Ә.Ерикәй 1940 елның 24 гыйнварында Татарстан Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибенә Мәскәүдә фатир алырга ярдәм кылуны үтенеп мөрәҗәгать итә. Өченчесе исә 1941 елның 12 июнендә дәфтәр битен урталай ертып, карандаш белән юлларга аркылы язылган. Хатта бары тик бер генә мәсьәлә күтәрелә – «Галиябану» либреттосының күчермәләре. Имаметдиновта калдырылган ике экземплярның берсе Мусага, ә икенчесе Мозаффаровка тапшырылырга тиешлеге аңлатыла (либретто М.Фәйзинең «Галиябану» драмасы буенча Ә.Ерикәй тарафыннан языла).


1947 елның 17 апрелендә Әминә һәм Чулпан исеменә Нәфисә (Нәфисә Сөнчәләева Татарстан Язучылар бер­легендә секретарь-машинист булып эшләгән) тарафыннан язылган хат та игътибарны җәлеп итә. Ул рус телендә, машинкада басылган. Анда: «…шушы көннәрдә чит ил эшләре министрлыгыннан Мусаның блокнотын алдык», – дигән юллар бар. Биредә сүзнең икенче Моабит дәфтәрләре турында барганлыгы аңлашыла.


Калган хатлар 1966-1967 елларда язылган. Аларда сүз «Муса» романының беренче бүлеге турында бара. Билгеле булганча, 1959-1965 елларда язучы Шәйхи Маннур танылган шагыйрь Муса Җәлил хакында күләмле «Муса» романын иҗат итә. Ул 1965 елда «Казан утлары» журналында, аннан соң 1968 елда аерым китап булып дөнья күрә. Хатларның эчтәлегенә караганда, шагыйрьнең гаиләсе романның бу вариантын кабул итми һәм нәшрият аларның фикерен истә тотып, журнал вариантында да, китапта да беренче бүлекне төшереп калдыра. Филология фәннәре докторы Рәмил Исламов шагыйрьнең тууына 110 ел тулу уңаеннан оештырылган Халыкара конференциядә: «Күләме 3-27 битләрне тәшкил иткән һәм төшереп калдырылган беренче кисәк нидән гыйбарәт соң? Ул – яшь Мусаның Мәдинә исемле кызга мәхәббәте турында», – дип чыгыш ясавын искә төшерик.


Күргәнегезчә, хатлар шагыйрь тор­­мышындагы кайбер вакыйгаларны ачыкларга ярдәм итә. Бу чыганак­лар булачак экспозицияләрдә һәм күргәзмәләрдә дә халыкка тәкъдим ителер, дип ышанабыз.


Муса Җәлилнең хатыны Әминә һәм кызы Чулпанга язган хаты. 1941 ел Муса Җәлилнең хатыны Әминә һәм кызы Чулпанга язган хаты. 1941 ел
Әхмәт Ерикәйнең Муса Җәлилгә язган хаты. 1941 ел
Әхмәт Ерикәйнең Муса Җәлилгә язган хаты. 1941 ел
 «Алтынчәч» китабы. 1941 ел «Алтынчәч» китабы. 1941 ел

izobrazhenie-105


 «Иптәшкә» китабы. 1929 ел «Иптәшкә» китабы. 1929 ел
Мирсәй Әмирнең Әминә ханымга язган хаты. 1967 ел Мирсәй Әмирнең Әминә ханымга язган хаты. 1967 ел
Әхмәт Ерикәйнең Муса Җәлил исеменә язган үтенече. 1940 ел Әхмәт Ерикәйнең Муса Җәлил исеменә язган үтенече. 1940 ел

Теги: Назирә Фәттахова Ләйсән Харасова Яңалыклар Дөнья хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру