Журнал «Безнең мирас»

Данлы юл эзләре

Милли каһарманыбыз Муса Җәлил һәм җәлилчеләр узган данлы юл – халкыбызның горурлыгы ул. Тамчыда кояш чагылгандай, анда милли яшәешебезнең тарихы да калку гәүдәләнә. Шуңа күрә герой-шагыйрьнең үлемсез иҗаты, җәлилчеләрнең тиңдәшсез, героик көрәше безнең өчен бүген дә гаять зур әһәмияткә ия.
Герой-шагыйрьнең тууына йөз ел тулуны билгеләп үткәндә Россия РФ Президенты Владимир Путин: «Каһарман шагыйрь иҗаты күпмилләтле, бай Россия мәдәнияте – аның кыйммәтле әдәби мирасының аерылгысыз өлеше, ә тормышы үз-үзен аямыйча югары әхлакый максатларга хезмәт итү, патриотизм, батырлык, каһарманлыкның чын, асыл үрнәге. Аның күңелгә үтеп керә торган шигырьләре бүген дә укучыларның йөрәгенә тәэсир итүдән туктамый, тарихи хәтерне һәм буыннар арасындагы ныклы бәйләнешләрне саклауда аеруча гүзәл миссия башкаралар», – дигән иде.
Билгеле, герой-шагыйрьнең тиңдәш­сез иҗатын һәм героик көрәшен берничә җөмлә белән генә бәяләп бетерү мөмкин булмаса да, ил башлыгының каһарман шагыйрь иҗатына һәм тормышына карата биргән мондый югары бәясе безнең өчен бик кирәкле һәм аеруча кыйммәтле. Шуның белән бергә Муса Җәлил кебек герой-шагыйрьне үстергән татар халкының ил һәм дөнья мәйданында зур абруйга ия булуы үзеннән-үзе аңлашыла. Димәк, безгә ил башлыгының шул сүзләренә нигезләнеп тә, Муса Җәлил дигәндә татар халкын, татар халкы дигәндә, шагыйрь исемен тиешле урыннарда ешрак кулланырга кирәк!
Һәлак булуларына 70 ел үтеп баруга карамастан, герой-шагыйрь һәм аның тугрылыклы көрәштәшләре турында хәтер-истәлекләр яңарып, халкыбызның бу соклангыч батыр йөрәкле улларына карата булган ихтирам хисләренең арта баруы шул хакта сөйли.
Әйе, аларның тиңдәшсез батырлыклары ерак гасырларны кичеп, әдәби-гыйльми, кино, сәхнә, рәсем сәнгате телендә генә түгел, легенда-риваятьләргә, бәет-дастаннарга кү­чеп яшәрлек. Шуның белән бергә, җәлилчеләрнең уртак көрәшенә кагылышлы байтак рәсми доументларны эзләп табып, алардагы мәгълүматларны өйрәнеп,тәртипкә китереп, тулыландырып энциклопедик хезмәт әзерлисе бар. Кызганыч ки, бу турыда рәсми сөйләшүләр, киңәшүләр булса да, эшнең урыннан кузгалып киткәне юк әле хәзергә.
Сүз монда Муса Җәлилнең чынбарлыкта булган, әмма әлегәчә безгә килеп ирешмәгән «Моабит дәфтәрләре»нең тагын икесе, яисә башлангыч чордагы – Оренбург матбугатында басылып та, табып өйрәнелмәгән шигырьләре турында гына түгел, (гәрчә алар бик кадерле чыганаклар булса да), бәлки аларның яшерен оешма эшчәнлеге белән бәйле, эзләп табасы байтак җитди документлар турында бара.
...Бөек Ватан сугышы башлангач, Муса Җәлилнең тулаем иҗаты фашизмга каршы аяусыз көрәшкә чакыру-өндәүгә багышлана. 1941 елның 13 июлендә Муса Җәлил Ватанны саклаучылар сафына баса, 1942 елның 26 июлендә әсирлеккә эләккәнгә кадәрге шул бер ел эчендә ул «Соңгы көрәшкә»дән башлап, «Яулык» шигырен дә кертеп, 41 әсәр иҗат итәргә өлгерә.
Фашизм тоткынлыгында 1942 елның июлендә язган «Кичер, илем!» шигыреннән башлап, безгә мәгълүм булган соңгы – 1944 елның 1 гыйнварында язган «Яңа ел теләкләре»н кертеп, шагыйрьнең 94 шигыре «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән ике дәфтәре туган илгә кайтып ирешә.
Әмма аларның шулай ук тагын ике дәфтәргә теркәлүе билгеле. Аның берсе Римдагы илчелек аша Мәскәүгә тапшырылып теркәлгән, тик әле һаман да аның эзенә төшә алганары юк.
Шагыйрь тоткынлыкта 791 көн газап чигә. 1944 елның 12 февралендә Дрезденда җәлилчеләргә карата суд була, нацистлар аларны үлем җәзасына хөкем итә һәм алар 1944 елның 25 августында һәлак ителә.
Шагыйрь тотынлыкта фашистларның берсеннән-берсе хәтәррәк төрмә-лагерь­лары, пычрак, сазлы абзарлары, ныгытма-бараклары, салкын, тар, юеш таш подвалларында газап чигә. Ул нацистлар басып алган Ленинград өлкәсенең Рождественский, аннан соң Двинский, Польшаның Демблин ныгытмасы, Варшава, Берлинның Моабит, Тегел, Шпандау күчмә төрмәләрендә газап чиккәннән соң, соңгысында – Плетцензееда һәлак була.
Муса Җәлил иҗаты, һәм баштагы чорда аның исеменә карата булган ышанычсызлыкның бетерелүе, беренче чиратта әсирлеккә эләгеп тә, сугыш мәхшәреннән әйләнеп кайту насыйп булган йөз меңнәрчә фронтовик­ларны мыскыл итүләрдән, рәхимсез эзәрлекләүләрдән коткара. «Халык­лар атасының» минем әсирләрем юк, хыянәтчеләр һәм сатлыкҗаннар гына бар» дигән мәкерле гыйбарәсе киң юл ачкан була ул эзәрлекләүләргә.
Шул үлемсез иҗаты, тиңдәшсез батырлыгы өчен шагыйрь Муса Җәлилгә 1956 елда Советлар Союзы Герое, 1957 елда Ленин премиясе бирелә. Берь­юлы мондый иң югары ике бүләк бирелү әлегә кадәр бердәнбер очрак булып тора.
Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның тугрылыклы көрәштәшләре узган юлдан, аларның эзләре буенча йөреп, эзләп табасы документлар бик күп әле. Боларга шагыйрьнең тагын ике дәфтәре, Оренбург чоры шигырьләре, 825 нче батальон документлары, «Кормашев һәм башка 10» эше, Гиббельс карамагындагы «Винета» радио-студиясе, Розенбергның «Идел-татар легионы» архивы материаллары, «Идел-Урал» гәҗитенең һәм «Татар әдәбияты» альманахының табылмаган саннары һәм башкалар керә. Бу эзләр буенча йөреп, яңа мәгълүматлар табу – бүгенге һәм киләчәк буыннар эше.
Шагыйрьнең «Моабит дәфтәрләре»нә кергән 94 шигыре, кырык үлемне кичеп, могҗиза белән дип әйтерлек, туган илгә әйләнеп кайталар. 19 исемдәге шигыре ике дәфтәрдә дә кабатлана. Үзенең язуы буенча, 1942 елның октябрь аеннан 1943 елның ноябрь аена кадәрге чорда ул 125 шигырь һәм поэма иҗат итә. «Ләкин кая языйм? Үзем белән бергә үләләр», – дип яза шагыйрь ачынып.»Моабит дәфтәрләре»ндәге безгә мәгълүм булган соңгы – камерадашы, бельгияле Андре Тиммерманска багышлап язган «Яңа ел теләкләре» исемле шигыре 1944 елның 1 гыйнварында язылган. Шуннан башлап, 1944 елның 25 августына кадәрге иҗаты безгә билгесез булып кала бирә. Итальян патриоты Рионеро Ланфредини һәм төрмә рухание Г.Юрытко сүзләре буенча, Муса Җәлилнең тагын ике дәфтәре булган. Аның берсе Римдагы илчелек аша Мәскәүгә – Чит илләр министрлыгына тапшырыла һәм аның журналга теркәлүе мәгълүм. Аннан соң ул дәфтәр һәм андагы язулар тикшерү өчен, контрразведка Баш идарәсенә тапшырыла. Шуннан соң аларның язмышы билгеле түгел. Әлбәттә, ул чордагы яшерен архив «кешеләре» гади генә хезмәткәр булмаган һәм алар аны шул буталчык чорда аерып алып, кая­дыр махсус урынга куйган булулары мөмкин. Ике дәфтәрнең, фашист төрмә-лагерьларын кичеп, әйләнеп кайта алганны, аларны үзебездә юкка чыгармаганнардыр, дип ышанасы килә.

Теги: Хәнәфи Бәдигый Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру