Чынлап шаяру

Җитәр инде, күп еладым,
Үпкәләткән чагыңда.
Бүген берни булмагандай
Басып торам яныңда.

Елмаям шул, нигә әле
Гаҗәпләнеп карыйсың?
Син бит минем бер тамчы да
Күз яшемә тормыйсың!

Беләсеңме, гафу итәм
Барысы-барысы өчен дә.
Син әлегә чит түгелсең,
Түгел якын кешем дә.

Кызганырга калды бары
Сыкрап үткән гомерләр…
Сукмагыбыз гел янәшә,
Аерылды күңелләр…

 

Сания Әхмәтҗанова

Фото: pixabay

Комментарий язарга