Чын милиционер

Шулай бер елны утыз тугызынчы бистәдә мәчет ачуда катнаштым. Җыелган кунаклар Татарстан Диния нәзарәтенең ул вакыттагы рәисе, мөфтие Госман хәзрәт, Чаллы мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт чапаннары эченә «тупланып», яңа мәчет бусагасы алдына менеп бастылар да, гүяки, ике өлешкә бүленеп, төзелешкә ярдәм күрсәткән өчен башта беренчеләре – икенчеләрен, аннан икенчеләре беренчеләрен мактап, бүләккә кәләпүшләр, кояшта ялтыр-йолтыр килгән шәһадәтнамәләр өләшә башладылар. Сүз боткасы шулкадәр куерды ки, хәтта җәмәгать үзенең ни өчен җыелганын да онытып җибәргән сыман тоелды. Бу эчпошыргыч манзара мондый бүләкләрне алырга тиешле бер милиция подполковнигына (фамилиясе Кәбиров бугай) килеп терәлгәч кенә туктады. Ул, бусагага атылган ядрә сыман очып менеп, кәләпүш белән елтыр кәгазьне кулына төшерде дә: «Мөселман халкына хезмәт итәм!» – дип честь бирде дә, башка бер сүз дә әйтмичә, шундый ук тизлек белән урынына басты.

Кояшта йокымсыраган җәмәгать бу фразаны исәпләп тә карамады. Әмма бу гыйбарә, вакыйган, шушы фраза гына минем хәтергә тантананың йөзек кашына тиң иң төпле чыгышы булып сеңеп калды.

Соңыннан чәй мәҗлесендә без подполковник белән янәшә туры килдек.

– Сез «Мөселман халкына хезмәт итәм!» дигән әйтемегез белән барча ораторларны гына түгел, татар язучыларының меңләгән китапларын сугып ектыгыз! Бу гениаль фраза. Рәхмәт! – дидем мин.

– Сез язучы мәллә? – диде ул, күзләрен шар ачып.

Инде күзләремне шар итеп ачарга чират минем үземә җиткән иде. Янәшәмдә китап укымый торган чын милиционер утыра икән.

– Әйе, – дидем мин, сер бирмичә. – Минем бер әсәремне дә укыганыгыз юкмы?

– Китапларыгыз да бармыни? Нәрсәләр өстендә эшлисез?

Нәрсәләр «өстендә» генә эшлим икән мин?!

Бу юлы инде мин көлеп җибәрмичә түзә алмадым. Хәзер ул аптырап карап торды. «Нәрсәләр өстендә эшләвемне» аңлату урынына мин аңа «Аргамак» журналында эшләгән чордан калган бер мәзәкне сөйләдем.

Шулай бер тапкыр без редакциядә яңа уен – иң тырыш китап укымаучылар ярышын үткәргәнбез икән. Анда китап укымау буенча беренче урынны – урындык, икенче урынны – укытучы, өченче урынны милиционер яулаган…

– Ә нигә алай? – ди бу, һич аптырамыйча.

– Урындык укый белмәгәнгә укымый. Укытучы, үзем дә күп беләм, дип укымый, ә милиционер, күп белгән кешене начальство яратмый, дип укымый…

– Менә монысы хак, малай! Менә монысы хак! – диде, ниһаять, подполковник.

– Мин моны үземнән генә дә беләм. Үземнән күп сайраган подчиненныйларымны мин дә яратмыйм! Ә син миңа берәр китабыңны бирерсең әле. Укып карыйм. Ниләр майтарасың икән?..

 

Айдар Хәлим

2007

Фото: pixabay

Комментарий язарга