Чияләнгән төен (хикәя)

Ата-ана өенә кайтып керүдән дә күңеллерәк ни бар икән тагы… Капка келәсенә үрелергә өлгермисең, болдырга чыгып җиткән әни тавышын ишетәсең: «Балакаем…» Ул да булмый, бакча ягыннан кулына бер учлам кычыткан, урак тоткан әти күренә. Ул инде сабыррак, ләкин барыбер шатлыгын яшерә алмый, әни алъяпкыч итәген сыпыргалап торганда, хәл-әхвәлләрне белешеп, бер-ике сорау бирергә өлгерә. Шунда гына иркен итеп сулыш аласың: «Исән-саулар…».

Ул да түгел, итәгенә ут капкандай, әни өйгә кереп китә. Күп тә үтми, бер кочак коры утын күтәргән әти дә аның артыннан юнәлә. Күңелгә рәхәтлек иңә, әмма шул рәхәтлектә ниндидер моң да бар. Әйтеп, аңлатып бирүе мөмкин булмаган бер моң…

Ишегалдын тутырып тавык-чебеш кайнаша, алар өчен яшел кычытканнан да тәмлерәк әйбер юк диярсең. Йөгерә тавык, йөгерә чебеш, йөгерә каз… Олыгаеп беткән әти дә, әни дә йөгерә. Әле келәттән чыгалар, әле бакчадан, әле кар базыннан. Инде бер яшь әтәчне дә тотарга өлгергәннәр. Ишегалдын ду китереп, ак маңгайлы бозау уйнаклап ала. Аннан курыккан кош-корт, су чәчрәгәндәй, читкә сибелә.

Ул арада чәй дә кайнап чыга. Табын янына утырасың, табыннан җылылык, нур бөркелә. Каян килә ул нур, ул җылылык? Кояшлы тәрәзәләрдәнме? Тәрәзә төбендәге гөлләрдәнме? Әллә инде пар бөркеп утырган самавырданмы? Белмәссең… Ә күңелдә әнә шул җылылыгы, нуры белән бергә моң да бар. Әйтү, аңлату мөмкин булмаган моң газаплый. Шуны куарга, онытырга теләгәндәй, сүз башлыйм:

— Һаман дөнья куасыз инде, ә?

— Юк шул, улым, дөнья безне куа башлады инде.

Әтинең җавабы әзер булган, ахры, ул моны шундук әйтеп ташлады. Әйтеп ташлады… Мин аңламаганга сабыштым.

— Кош-корт, мал-туар асрыйсыз һаман, дип әйтүем.

— Әниең бит әнә…

Беләм, әнидән сорасаң, ул әтигә күрсәтәчәк. Ләкин икесе дә абзар-кураларның буш торуы белән килешә алмыйлар. Кетәклекләр ялгыз калса, каз ояларының кирәге бетсә, таң атканда сыер мөгрәп, әтәч кычкырмаса, аларга нидер җитмәячәк. Нидер җитмәячәк…

Шундук өстәл тартмасыннан хатлар алып, илнең алты тарафыннан килгән хәбәрләр, яңалыклар сөйли башлыйлар. Берсен-берсе бүлдереп, сөенешеп, яңа бер дәрт белән… Аннан бераз тынлык урнаша һәм теләр-теләмәс кенә дигәндәй, әти көрсенеп куя.

— Безгә шул хатлар инде…

— Бөтенләй таралышып беттегез шул… — дип, аңа әни дә кушыла. — Әле яңа гына өй тутырып, шау-гөр килеп йөргән кебек.

— Таралыштык шул… – дип килешүдән башка чарам юк. — Тик әлегә берсенең дә борчу китергәне юк бит.

— Шулаен-шулай, улым, — ди әти, — барыгыз да укыдыгыз, эшегез дә ярарлыктыр… Тик без генә менә…

— Соң, әти, нишлисең, язмыштыр инде…

— Язмыш дип, улым, рәнҗеми дә булмый, алты малай үстереп, төп йортта калырга бер улың да булмагач…

— Үзегез ич, әти, бала чактан укыгыз, укыгыз, дип үстердегез.

— Дидек тә бит, укып кеше булсыннар, дип үстерәсең инде аны.

— Соң, кеше булмадыкмыни, әлегә йөзгә кызыллык китергән булмады бит?

— Китермәдегез дә… Әнә, күрше Гайнулла ике малай үстерде, икесе дә авылда. Көн җитте исә, капка төпләренә берсе машина, икенчесе трактор белән килә дә туктый. Балкып торган киленнәре, өй тулы бала-чага.

— Без дә кайтабыз бит, сабан туйлары җиткәч, өйдә баш төртерлек урын калмый.

Бер читтә чынаяклар сөртеп торган әни кушыла сүзгә:

— И-и-и, улым, ул сабан туйларын көтеп алу гына рәхәт. Кыштан саный башлыйбыз, күпме кала, дип. Килеп җитсә, ничек үтеп киткәнен дә сизми калабыз.

— Ярар инде, юкка моңаеп утырмыйк әле, — дим, сүзне икенчегә борырга теләп.

Әти, чәй эчеп утырган җирдә генә үрелеп, бакча як тәрәзәсен ачып җибәрә. Йөзгә җиләс һава килеп бәрелә. Бәрәңге бакчасының куе яшел төсе карашларны иркәләп уза. Өйгә елышып үскән кура ботаклары табынга үрелә, кызарып пешкән җиләкләре менә-менә учыңа өзелеп төшәргә әзер.

— Бакча һаман шулай матур, — дип, соклануымны яшерә алмыйм. — Тагын алмагачлар утырткансыз икән…
Әнә ничек матур булып күтәрелгәннәр.

Әти мәгънәле генә итеп башын кашып алды.

— Корыды дип, бакчаны алмагачсыз тотып булмый шул. Өйдәге бушлыктан да туйган.

— Соң, бар җирегез җитеш. Өй дисәң, менә дигән, ашарга бар, баладан балага кунакка йөреп кенә үткәрерлек, чакырып торабыз.

— Еллар гына имин бvлын инде, — дип куйды әни, — шөкер, барысы да бөтен.

Әти генә, әйтерсең лә, бөтенләй ишетми, чәшкәсенә куе итеп чәй ясады да, үзалдына сөйләнгәндәй, дәвам итте:

— Алмагачы үсәр aнысы, боерган булса, алмагачы үсәр. Үткән гомер генә кире кайтмас…

— Зарланасың килә түгелме, әти? Үткәннәрне сагына башладың… Элегрәк, үткән эшкә — салават, дип әйтергә ярата идең.

— Хәзер дә шулай дим, үкенерлек итеп яшәмәдек…

Соңгы сүзләрен әйткәндә, аның тавышы тоныкланыбрак киткәндәй булды. Шулай да ниндидер үкенү чаткысы сизелә иде сыман аның сөйләшүеннән.

— Инде, әти, сез дә үкенсәгез, безгә ни кала? Сугышның башыннан ахырынача танктан чыкмагансың… Көн дими, төн дими эшләгәнсез. Алты бала үстереп, кеше иткәнсез. Һаман нидер җитмәгәндәй кыланасыз. Күпме куарга була дөньяны? Сатыгыз да өйне, йөрегез кунактан кунакка, ил буенча, моңа гына хакыгыз бар дип беләм!

— Акыллы сүз әйттем дип ялгыша күрмә, улым. Андый киңәшләрегезне туксан тугыз тапкыр ишеткән. Ләкин хет берегезнең менә шушы болындай өй хакында, ата-баба нигезе хакында, аның киләчәктә кем кулына калуы турында уйлап караганы бармы-юкмы?.. Менә шушы нигездә гомер-гомергә бабагызның бабалары яшәп, өй тутырып бала-чага үстергән. Әле әти белән әни мәрхүмнәр генә җүнләп укый да белми иде. Ә сез алтыгыз да югары белем бетереп, таралышып беттегез.

— Әти, син грамоталы кеше, югары белемне бетермиләр, алалар…

— Син белгәнне мин киптереп элгән, улым. Алган кеше кайта ул, ә сез бетердегез. Бетердегез дә киттегез, оныттыгыз!

— Соң, әти, укы диюче, кеше булыгыз диюче үзең идең…

— Дисә, — дип куйды ул шундук, сабырсызланып, — сезгә, җирдән аерылыгыз, димәгән бит.

Шулчак ачык тәрәзәдән бер баланың елавы ишетелде. Берәр хәл булдымы әллә, дип, тастымалга кулын сөртә-сөртә, әти ишеккә юнәлде. Чарасыз, хәрәкәтсез утырудан котылуга шатланып, мин дә аңа иярдем.

 

Ринат Мөхәммәдиев

Дәвамы бар

Фото: pixabay

Комментарий язарга