Чишмә башы

«Хәзер язганыңны укып та бир инде, сеңлем», – ди апа. Шәмсениса, әле генә үзе язып тәмамлаган хатны кулына алып, кычкырып укый башлый. Бик ишле гаилә әгъзаларыннан, бөтен күрше-күләннән аерым-аерым чуктин-чук сәламнәр күндергәннән соң, йорттагы хәлләр, авылдагы вакыйгалар тезелеп киткән иде хатта. Соңгы биттә сагынып саргаю, өзелеп көтү, ярату турында җырлар да бар иде.

Җыр чыгару Шәмсенисага әллә ни авыр түгел. Ул үзе җыр чыгарам дип тә уйламый, ничектер шулай, каршысында утырган йөзе сагышлы апаның инде дистә еллар патша хезмәтендә, солдатта йөргән ирен сагынып сулкылдавы була, кызның күңел кыллары нечкәреп китә, бәхетсез хатынның моңнары җыр булып кәгазьгә агыла башлый.

Шәмсениса хатны укып бетергәндә, апа тыела алмый елый иде инде. Бераздан соң ул, кызга карап:

– Гаеп итмә инде, сеңлем, елый дип. Минем эчемдәге бөтен хәсрәтем-не җыр итеп язгансың бит. Яшь кенә бит әле син. Барысын да каян бу кадәр беләсең соң? Иргә чыгып, ирдән калып, нужа күрергә өлгермәгәнсең бит.

Шулчагында мич буенда җеп эрләп утырган хуҗа хатын сүзгә кушыла:

– И-и, ахирәт, нужаның аның бүтән төрлесе дә була шул. Хәдичә түти җизнидән дүрт бала белән торып калды бит. Өч кыз, бер малай. Нужаның әчесен нык татыдылар инде алар. Әнә Шәмсениса да, апалары да кече яшьтән кешегә хат язып, хат укып тамак туйдырдылар. Инде бер кыз кияүдә. Хәсән абыйлары өйләнгән. Хәдичә түти янында Акбикә дә төпчек кыз Шәмсениса торып калды. Шәмсениса кызым, безнең авылга утырмага килгән саен, бөтен авыл халкының язу-сызу йомышларын үтәп йөри бит.

– Әйе шул, әйе шул, – ди апа, ашыгып. – Аллаһы Тәгалә сиңа бәхет бирсен, сеңлем. Яраткан кешеңә чыгып, рәхәт гомер итәргә язсын!

– Амин! – ди Шәмсениса, көлеп.

Кызга иртәгә Сыркыдыга кайтып китәргә кирәк. Әнисе хәбәр җибәргән: «Кайтсын, үзен бик сагындым!» – дигән. Нәрсә булды икән? Бүтән елларда Шәмсениса, утырмага килеп, икешәр ай да тора торган иде. Бу юлы әнисе аны бер айдан кире өйгә чакыра.

Иртән иртүк юл чыгасы дип, иртәрәк ятарга булдылар. Хуҗалар инде күптән йоклый. Ә кыз, күңеленә тынгы таба алмыйча, йоклый алмыйча ята… «Әни нигә чакыртты икән? Өйдә әллә берәр күңелсезлек бар микән?» Аннары кызның уйлары бүгенге вакыйгаларга, Шәмсениса язган хатны бик кадерле нәрсә шикелле күкрәгенә кысып басып торган апага барып тоташты. Хатынның: «Яраткан кешең белән гомер ит!» – дигән сүзләре кабат исенә төшеп, кыз елмаеп куйды. Яратмаган кешегә кияүгә чыгалар диме соң? Бары тик яратканга гына!

Хәдичә түти кызын бик җылы каршылады. Аркасыннан сөйде, әйбәтләп сыйлады. Аннары өйгә чакыртуының сәбәбен сөйләде. Шәмсениса югында ул аны күрше Сәдрү малае Сафага ярәшкән икән. Калым итеп акчасын да алган. Туй көне дә билгеләнгән. Кызның кайтуын дүрт күз белән көтеп торганнар.

Сәдрү күрше эшне бик кызу тоткан. Бу үткен, уңган кыз Сафаны бик өнәп бетерми бугай. Шуңа күрә аны, уйлап торырга вакыт калдырмыйча, тиз генә эләктерергә кирәк. Шул исәптән чыгып, Сәдрү фәкыйрьлек белән тормыш иткән Хәдичә түтигә калымын да тоттырып куйган, туй көнен дә ашыктырган.

Шәмсениса, ышаныргамы-ышанмас­камы дигәндәй, әнисенә карап катып калган иде.

– Йә, кызым, сүзеңне әйт. Ризадыр бит? Сәдрү – бай кеше. Ятимлектә үстең. Хет кияүдә рәхәт яшәрсең, – ди Хәдичә түти, өзеп-өзеп.

– Әни, акчаны Сәдрү абзыйга кире кертеп бир, мин Сафага чыкмыйм!

– И Алла! Кызым, акчаны тотып бетергән идем шул, бурычыбыз бар иде бит, шуны түләдем. Чык Сафага, кызым, карышма, үзеңә дә, безгә дә яхшырак булыр. Үзеңне күптән яратып йөриләр бит…

— Чыкмыйм!

Хәдичә апа, бер карарга килеп:

– Сиңа шуннан да яхшырак кияүне каян табыйм мин? Чыгарсың! Кире уйлау юк! – диде.

Кыз әнисенең холкын белә иде. «Һе, көчләп кияүгә бирмәкче! Үзе мине бәхетле итәм дип уйлый инде… Нишләргә?..»

Бер сәгатьтән бөтен нәрсә хәл ителгән иде инде. Сыркыдыга Урта Азиядән кунакка кайткан бер хатынга ияреп, иртәгә иртүк авылдан чыгып качарга!

…Ат тотып баручы малайга юлчылар үзләрен якындагы Торбеево станциясенә түгел, юлны саташтыру өчен, аннан ераграк урнашкан станциягә алып барырга кушалар. Поездга кереп утырулары була, тәрәзәдән атларын станциягә таба җан-фәрманга чаптырып килүче Сәдрү белән Сафаны күреп алалар.

Менә Сәдрү абзый ашыгып вагонга килеп керә, аның артыннан Сафа. Шәмсенисаны ике кулыннан тартып, кычкыртып, вагон ишегенә кадәр алып баралар, урамга өстери башлыйлар. Өзгәләнеп елаган кыз баланы, аны ишектән чыгарырга маташкан ирләрне күреп, кемдер берәү (Шәмсениса аны урядник дип хәтерләп калган):

– Прекратите безобразие! – дип кычкыра.

Сәдрү әлеге кешегә хәлне аңлата башлый:

– Бу кыз улымның кәләше, бүген никах буласы, ә ул өйдән чыгып качкан. Мусульманский бог, так делать – грех, говорит.

– Ә кыз бу егеткә кияүгә чыгарга ризамы? – ди теге кеше.

– Юк, юк, риза түгел, теләмим! – дип кычкыра Шәмсениса.

– Кыз риза түгел икән, сезнең аны көчләргә хакыгыз юк!

Шуның белән кәнитил дә тәмам була. Шәмсениса Урта Азиягә китеп бара.

Ул заманда авыл җирендә кыз баланың мондый тәвәккәллеге һәркемне шаккатыра. Сыркыдыда бу вакыйга уңае белән кемдер бәет тә чыгара.

Сәдрү агай, талларыңа
Асыл кошлар кунмыйдыр.
Син теләгән Фәхри кызы
Сиңа килен булмыйдыр, –
дип, урамнан җырлап та үткәлиләр.
Китәрмен илегездән,
Тынармын сүзегездән,
Очып барган аккош төсле
Су эчмәм күлегездән.

Сыркыды халкы, бу җырны авылдан качып китәр алдыннан Шәмсениса чыгарган, дип, озак вакытлар көйгә салып җырлап йөри.

Хәдичә түти кыз өчен дип алган калым акчасын Сәдрүгә түли алмый. Шул хакта озак вакыт ызгышлар бара. Калым акчасын Хәдичәнең Урта Азиядә яши торган кияве, Шәмсенисаның бертуган апасы Зөһрәнең ире Фазлетдин Арсланов түли…

Һади Такташның бертуган сеңелесе Хәнифә апа шушы кыйссаны сөйли иде дә әниләре Шәмсениса апаның үтенечен искә төшерә иде: «Берүк, балалар, минем баштан үткән бу вакыйганы кешегә сөйләмәгез!» Хәнифә апа үзе бу хәлләрне кешеләр белүгә каршы түгел: «Әнине кимсетә торган нәрсә юк бит монда, язарга теләсәң, яз», – дип, миңа боларны матбугатта чыгарырга рөхсәтен әйтеп куя иде…

Шәмсениса апа, Урта Азиядән кайткач, үзенең яраткан кешесенә – Хәйруллага кияүгә чыга. Хәйрулла 25 елга патша хезмәтенә алынган була. Дүрт елдан соң, ашказаны авыруы сәбәпле, өенә кайтарыла. Хәйрулланың беренче хатыны баладан үлә. Егет Шәмсениса белән бертуган Хәсәннең якын дусты була. Ул Хәсән янына еш килеп йөри. Шәмсенисаны ошата. Ләкин бу чая, уңган, җырга-телгә оста кызның үзендә күңеле барлыгын белгәч кенә, башкода җибәрергә батырчылык итә.

Хәлчә туй итәләр. Шәмсениса ике дистәдән артык туган-тумача яшәгән йортка өченче килендәш булып килә.

Такташевлар гаиләсендә 9 бала туа. Шуларның алтысы – Фатыйма, Хафиз, Һади, Габидулла, Хәнифә, Мәрзия – исән-сау үсеп җитәләр. Һади гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә.

Гомеренең соңгы елларында Шәм­сениса апа фаҗигагә тарый – аяк­лары авыртып, йөри алмас хәлгә килә, җиде ел урын өстендә ята. Һади Такташ аны Казанга алып килеп, «Иске клиника» хастаханәсендәге врачларга да күрсәтеп карый, файда булмый. Сыркыдыда ананы иң кече кызлары Мәрзия тәрбияли.

Бу вакытта өч бала – Һади, Габидулла, Хәнифә – Казанда яшиләр. Ана аларга чиксез мәхәббәт тулы хатлар язып тора. Кулымда Шәмсениса апаның сакланып калган бер хаты: «…Габидулла җаным, балам! 30 нчы числода буш көн (сишәмбе) дөшемдә күрдем үзеңне. Зинһар, хат яз. Хәлең ярыймы? Юк өчен кайгырынма, зинһар, кайгырма. Үзеңә саулык, тәүфыйк теләп торам. Каршы хат яз, барын да. Мине хәсрәт илә тотма. Һади, җанкисәгем, син дөшемә иңмәйсең, тегел көн дә күрергә. Зинһар, бер-береңезне якын итеп, күрешеп торыңыз, ташлашмаңыз. Минем хәсрәтем сез генә. Җаным, Хәнифә, син үгә киләсең, җан-тән илә эшлисең дә, китәсең дә, бер-ике юл хатыңызга да мохтаҗ кыйласың. Җаннарым, минем выт бөтен шатлыгым сездән хәбәр алу. Җанкисәкләрем, балаларым, мин сезне уйлап көн-төн үткәрәм. Ни ашый торганнардыр дип, ничек торалар дип… Һади балам, Рафушны анасы кая алып китте, беленәме? Балам, җаным, кайгырма. Син аңардан файда күрергә булса, дөнья читенә алып китсә дә, күрерсең. Файдасыз булса, кулыңда асрап та, эчеңне пошырыр… Ай булды, Хафиздан хәбәр алганым юк. Сәламәтме икән? Хәсрәт илә торамын… Хәнифә, быел чусинкәләр бастырырга теләгән идегез… Безнең йонны сәвит алды. Үз йоннарыннан кырык сум сорыйлар, анарга хәл алмый, аякларыңыз өшер, нишләрсез. Һади балама 1-2 шигырь язам, Хәнифә яратмаса да.

Өшим, балам, өшим инде,
адиал ябынсам да,
Дөшләремә дә иңмәйсез никадәр
сагынсам да.
Өстеңдәге күлмәгеңнең
изүләрен кем уйган.
Адәм тегел, коштан да юк
туган иленнән туйган».

Кечкенә буйлы почтальон Кармай Такташевлар өенә җылы җавап хатларын еш китерә.

1931 елның 8 декабрь төнендә Хәйрулла абзый йортына кара хәбәр китерәләр – Һади үлгән. Тормыш мәшәкатьләренә, олыгаюына би­решмәскә тырышып яшәгән Хәйрулла абзый берьюлы бөрешеп, хәлсезләнеп кала. Шәмсениса апаның да хәле начарая, урыныннан бөтенләй тормас була. Ачыргаланып, өзгәләнеп елаган күңеленнән шигырь агыла:

Кай җирләрдә, балам, синең каберең?
Каен бармы каберең янында?
Рәсмең тора менә күз алдымда,
Үзең юк шул, балам, янымда.
Син утырткан ятим каеннарга
Күз яшьләрдән сулар сибәмен,
Таң алдында каен яфракларын
Җылы йөзең итеп үбәмен.
Таң җилләре, каен башын сыйпап,
Әкрен-әкрен итеп исәләр,
Син үлгәчтен никтер шиңмәделәр,
Каеннарың һаман үсәләр.
Каеннарга сөйлим моңнарымны.
Аңлаган күк тып-тын торалар,
Синең кулың итеп ботакларын
Гүя миңа сузган булалар.
Җәйләр җитте инде, ул каеннар
Яшел яфракларга төренде,
Алар кайгы белми, мәңге шатлар,
Тик әниең шашты, сөренде.
Таң җилләре, каен башын сыйпап,
Әкрен генә һаман исәрме?
Син үлгәчтен шаулап үскән каен
Мин үлгәчтен шулай үсәрме?..

Шәмсениса апа өйдәгеләргә дә, хәл белеп керүчеләргә дә Һадиның балачак­ларын, шаянлыкларын сөйли. Менә Һадиның 5-6 яшьлек чагы. Башка малайлар белән бергә, Хәсәннәр бакчасына кереп, кыярларын тунап чыкканнар. Зуррак балалар йөгереп качалар. Хәсән абзый Һадины эләктереп ала. Бер кулы белән колагыннан тотып, икенчесе белән балага суккалый, кычкырып тирги. Тавышны ишетеп, Шәмсениса апа урамга йөгереп чыга: «Хәсән абзый, ни өчен кыйныйсың?» – ди. «Әнә үзе әйтсен», – дип, Хәсән абзый өенә таба китеп бара. «Улым, ник еламыйсың, ичмасам, еласаң, кыйнаудан туктар иде», – ди әнисе. «Еласам, малайлар ишетерләр дә аннары мине беркайчан да разбуйникка алмаслар», – дип җавап бирә Һади. Әнисе «разбуйникның» корсагына кысып тоткан күлмәк итәген ачып карый. «И балам, бу нәни генә кыярларны ничек жәлләми өздең соң, борыннарыннан чәчәкләре дә төшмәгән бит әле!» Шулчагында Һади, малайлар ишетү ихтималын да онытып, кычкырып елап җибәрә. «Хәзер нәрсәгә елыйсың инде?» – дип сорый әнисе. «Бик нәниләр бит әле-е-е, хәзер үсәлмиләр бит инде-е-е», – дип такмаклый Һади.

Тагын шулай бервакытны Шәмсениса апа Һадины арыш көлтәсе өешергә алып бара. Көн бик эссе. Эш тә җиңел түгел. Менә чүмәлә өстенә менеп баскан Һади: «Әни, безнең өй турысында төтен күренә, пожар түгел микән?» – ди. Әнисе хәйләне сизә, ләкин: «Улым, булмаса, бар, өйгә кайт, пожар булса, килеп әйтерсең, булмаса, килеп тормассың», – ди. Һади, чүмәләдән төшеп, авылга таба йөгерә. Ләкин түзеп күп бара алмый, юлдан борылып, Парча елгасына су керергә чаба. Әнисе улының йомгак шикелле генә гәүдәсенә кызганып карап: «Көнозын су буенда уйнап кына йөрергә иде дә бит, балам», – дип уйлый.

Көне-төне колхоз эшендә һәм авыру әнисе янында кайгыртып йөргән Мәрзия һәм авылга кайткан арада башка балалары да Шәмсениса апа чыгарган шигырьләрне язып алгалыйлар. Мәсәлән, ул хәл белергә кергән күршеләренә:

Кыйблалардан килгән кара болыт,
Шул коядыр илләрнең тарысын.
Хәлең ничек, диеп ник сорыйсыз,
Күрмисезме йөземнең сарысын? –

дип җавап бирә. Һадины юксынып, үзенең йөри алмавына әрнеп:

Җир җиләге чыга җир ярып,
Яфраклары кала җир ябып.
Кай җирләрдә, балам,
синең каберең?
Ничек кенә күрием бер барып, –

дигән сүзләрне көйгә салып җырлый.

Урында ятканда, Шәмсениса апа бик нәфис бизәкләр белән карават япмасы бәйләгән. Кызы Хәнифә апа аны гомер буе саклаган. Үләр елында Хәнифә апа аны миңа бирде. Шулай ук әниләре Казанда «Иске клиника»да яткан чакта: «Һадием абажурына ябар», – дип, ике кечкенә япма да бәйләгән. Әнисе алдында Һади аны язу өстәлендәге лампасына каплап торган. «Әни, бу япмалар синең кулларыңны хәтерләтерләр, миңа шигырь язарга илһам бирерләр», – дигән. Ул япмаларны да, кайчан һәм кем бәйләгәне турында язылган язуы белән бергә, Хәнифә апа миңа тапшырды. Бу әйберләр Такташның киләчәктә төзеләчәк музеенда кадерле экспонатлар булачак.

Хәнифә апа Такташева болай сөйли иде: «Әни белән Һади абый төскә дә охшашлар, күңелләре-хисләре белән дә бердәйләр иде. Әти Һади абыйны укытучы итәсе килде, ә әни аның шагыйрьлеген хуп күрде.

Әти дә, әни дә бик зирәк, заманына күрә укымышлы кешеләр иде. Үзара бик яратышып тордылар. Әни үлгәндә, әтине җирдән күтәреп алганнар, шулкадәр хәсрәтләнгән. Әти бик сөйкемле кеше иде. Сакал-мыекны купшы йөртергә, ыспай киенергә ярата иде. Ул беребезгә-бер каты сүз әйтмәде. Ә авыл халкы арасында үткен сүзле, курыкмас туры әйтә торган бер кеше иде». Шәмсениса апа да кирәк урында җавабын әйтә белгән, тел яшермәгән. Илдар Мостафин әнисе Мәрзиянең сөйләгәнен хәтерли: «Шәмсениса юл буенда урак ура икән. Юлдан бик шәп атта кирелеге, тупаслыгы белән танылган барыня үтеп бара. Уракчылар янына җиткәч, бу: «Бог не в помощь!» – дип кычкыра. Шәмсениса да аңа үзе кебек җавап бирә: «Не спасибо!» – ди».

Такташевларны дошман күрүчеләр дә булган авылда. Авыл советына кереп оялаган көнчеләр Хәйрулла абзыйларны сайлау хокукыннан мәхрүм итәләр, балалары укыган җирләргә «алар кулак балалары», дип донослар язып, укудан чыгартуга ирешәләр. Бу хәлләрне Һади Такташ газетага язып чыга, төрле оешмаларга мөрәҗәгать итеп, гаеплеләрне фаш иттерә, дөреслекне кайтарта. Шагыйрь үлгәч тә, гаиләне тынычлыкта калдырмыйлар. Төрле уйдырмалар белән нигезләп, Такташевларны колхоздан чыгаралар. Дөреслек инде уллары, югары белемле агроном Хафиз һәм укытучы Габидулла, Һади Такташның беренче хатыны юрист Гөлчирә Хәмзина ярдәме белән торгызыла.

Хәсрәтле көннәрнең берендә, кичен, авыл советыннан дежурный килеп: «Сезгә анда кәгазь килгән, иртәгә килеп алыгыз», – дип әйтеп китә. Ата белән ана: «Һадиның үлемен дә төнлә хәбәр иткәннәр иде бит», – дип, төнне кара кайгыда үткәрәләр. Хәйрулла абзый иртән авыл советына барса … зур гына сумма акча тоттырып кайтаралар. Һади Такташның беренче хатыны Гөлчирә Хәмзина, Һади үлгәч, уллары Рафаилга тиешле пенсия акчасын, юллап, картлар исеменә күчергән икән. Кулымда Г.Хәмзинаның шул вакыйгадан алда гына Казанга Габидуллага язган хаты. «…Абидулла, минем хәзерге экономик хәлем шактый ук әйбәт бит. Мин кадерле Һади ярдәме белән университет тәмамлаган кеше буларак, аның улына тиешле тәрбияне бирә алырмын, дип уйлыйм. Мин Һадиның картайган ата-анасын күздә тотам. Рафикка зур расходлар кирәк булганга кадәр, аңа тиешлесен картларга биреп, әз булса да аларга ярдәм итү – минем ихлас теләгем һәм мораль бурычым».

Хәнифә апаның әйтүенчә, картларга берничә ел дәвамында Гөлчирә Хәмзина күчергән пенсия һәм әдәби гонорар акчалары килеп тора.
Шәмсенисаның бертуган апасы – Зөһрәнең кызы Нәгыймә апа Арсланова Һади әнисенең бик ягымлы кеше булуы, сүзләрне гел бизәкләп әйтүе турында сөйли: «Мәсәлән, мин аларга кунарга килә идем. Зур әни (Шәмсениса апа) алдыма аш кую белән генә чикләнми: «Аша әйбәтләп, Нәгыймә, бездә кояш соңрак чыга, кояш сезнең очтан чыга бит, безгә килеп җиткәнче озак гомер үтә, ачыгырсың», – ди иде».

Такташевларның Мәскәүдә яши торган олы кызлары Фатыйма апа җәен Сыркыдыга балалары белән кайтып яши. Фатыйма апаның улы Әхәт Богатов авылга кайтып йөрүләрен хәтерли: «Әби ятып кына тора, берәм-берәм янына киләбез, ул бераз калкынып, безнең башларыбыздан сыйпый, аркадан сөя. Ә бабай безне Торбеево станциясеннән үк ат белән барып ала иде. Юлда карыныгыз ачар, дип, станциядәге чәйханәгә алып кереп, чәй, булка белән сыйлый. Аның гел мәшәкатьле, киеренке хәлдә булуын хәтерлим. Шулай да безнең белән шаярып, уйнап та ала иде. Сеңлем Сәйдәне кулына ала да сарыкларны саната: «Бер ак куй, бер кара куй, бер ак куй, бер кара куй…» Шуннан үзенең бик күңеле булып көлә иде. Безгә йомыш-мазар кушкан булып, «булдыклылыгыбызны» мактый иде. Кичен йортка малларны кертергә, капкалар ябарга булышканда, бик оста итеп мактый. Шуннан соң тагын берәр йомыш кушсын иде, дип йөрисең.

Тавык оясына менеп, күкәй алам да күрше малайга бирәм, ул миңа алма бирә. Бабай күрмәмешкә салыша иде. Кирәк-яракка дип сораганда, бабайга бик арык, начар ат бирәләр иде, әллә атларның барысы да шундый булдымы инде. Малайлар белән атны конюхка тапшырырга барабыз, ә конюх безне сүгә, атны камыттан суктырткансыз, бабагыз килсен, ди. Бабай аның янына барып, нидер сөйләшеп кайта иде. Бабайның бер яраткан сүзен хәтерлим: «Э, пыста» (пусто, буш нәрсә).

1936 елда, алтмыш өченче яшендә Шәмсениса апа үлгәч, Хәйрулла абзый Мәскәүдәге, Казандагы балаларында бераз торып ала да Ташкент янындагы Кибрай-Олугбәк бистәсенә олы улы Хафиз янына китә. 1943 елның ноябрендә җитмеш тугыз яшендә шунда дөнья куя.
Алдымда Хафизның хатыны Мөршидә апаның кырык өченче елда Мәрзия апага язган хаты. Авыру тарихы, әйткән сүзләре, ничек үлүе турында тәфсилләнгән. Каенатасына карата иң җылы, мәрхәмәтле хисләр белән тулган хат. Хафиз абыйның да, үзенең һәм балаларның да бу югалтуга күнегә алмаулары турында әрнеп язган. Кырыгынчы елларда Һади Такташның һәм Гөлчирә Хәмзинаның улы Рафаил Такташев (рәссам, сәнгать фәннәре докторы) әнисе белән бергә Фирганәгә барышлый Кибрай-Олугбәктә тукталалар, Рафаил абый карандаш белән бабасының рәсемен ясый. Ул бабасын шат күңелле кыяфәттә күрүен хәтерли.

Шулардан чыгып, Хәйрулла абзый картлык елларын яхшы тәрбиядә уздырган, дигән нәтиҗә ясарга мөмкин.

Такташ әсәрләрен (өч томлыкны) матбугатка әзерләгәндә, язучының шәхси тормышына караган һәм туган-тумачалары турында материалларның аз булуы күзгә ташлана иде. Шагыйрьнең туганнарын, якыннарын эзләүне максат итеп куйган идем.

Менә шул максаттан чыгып, Такташның Мәскәүдәге туганнарына бардым. Мәрзия апаның улы, Илдар Мостафин фатирында фоторәсемнәр карап утырабыз. Бер рәсемне кулына алып, Илдар: «Бу минем әбием», – диде. «Кайсы әбиегез?» «Минем әни Мәрзия белән Һади абыйның әниләре», – ди Илдар. Булмас! Шәмсениса апа беркайчан да рәсемгә төшмәгән дип санала иде. Хәнифә апа да шулай ди иде. Элекке Татарстан берләштерелгән дәүләт музеенда (хәзер Милли музей) Такташ әнисенең телдән әйтеп ясалган зур рәсеме бар иде. Дөрес, музейдагы бу портрет Хәнифә апаның портреты сыман. «Ул бит сезнең портрет», – дип, мин Хәнифә апага әйткәнем дә бар иде. Ә бу минем кулымдагы рәсемдә бөтенләй башка кеше. Дөрес, Такташ чалымнары бусында күбрәк. Ләкин ничек ышанырга? Илдарның бу әбисен күргәне юк бит. Кемнән раслатырга? Такташның бертуганнары дөньяда юк инде. Бердәнбер өметем – туксан яшен тутырган Таһир абый. Таһир абый белән Һади Такташның әтиләре бертуган.

Телефонны Таһир абыйның хатыны Нәгыймә апа алды. Килергә рөхсәт сорыйм. «Бүген соң бит инде, юлда куркырсың, иртәгә килерсең», – ди. Иртәгә? Юк, юк, бүген! Таһир абый олыгайган кеше, бер төн эчендә ни булмас!

Метро поездының озак, өстерәлеп кенә баруына шаккаттым. Элек мин метрода йөрүнең тизлеген ничек мактаганмын икән?

Ишек ачылуга ук, какча гәүдәле, пөхтә картны күреп алдым. Исәнләшү әдәбен ашык-пошык үтәп, бабай алдына Илдардан алган рәсемне куйдым. «Таһир абый, таныйсызмы бу кешене?» Җавапны ишетми калырмын дип, тын алудан туктадым. «Шәмсениса тәтәй, син бит бу! Йа Алла!» – картларча өзек-өзек тавыш белән Таһир абый шулай диде. Киеренкелектән кинәт бушанып, хәл бетеп, урындыкка утырдым. Көтелмәгән табыш иде бу!

Илдарның әйтүе буенча, бу рәсем аларда соңгы ун ел эчендә генә күренгән. «Һәрхәлдә, мин мәктәптә укыганда, бездә ул рәсем юк иде», – ди ул. Кемдә булган бу рәсем, мине тагын нинди ачышлар көтә?

Мәскәүгә икенче баруымда мәсьәлә ачыкланды. Рәсем башта Шәмсенисаның олы кызы Фатыймада булган. Фатыйма апаның улы Әхәт абый әйтүенчә, әнисе һаман саен рәсемне кулына алып: «Әнием, бәгърем», – дип үбә торган булган. Соңыннан рәсем Фатыйма ападан Мәрзия апага күчкән.

1937 елда Мәскәүгә килгәч, Хәйрулла абзый бертуган Хөсәен абыйсының улы Таһирның гаиләсе белән бергә рәсемгә төшкән. Бик моңлы, хәсрәтле чагы булган Хәйрулла абзыйның, рәсемендә дә шул чагыла.

1910 елда Татарстан китап нәшрияты Һади Такташның моннан утыз ел элек дөнья күргән өч томлыгын кабат бас­тырып чыгарды. Ике басманы да бер үк төзүчеләр әзерләде. Соңгысына без «Төзәтелгән, тулыландырылган икенче басма» дип куйдык: байтак өстәмәләр керттек, фоторәсемнәр белән бизәдек. Китап сөючеләрнең интернет сөючеләргә әйләнә баруын да, талантлы язучыларыбызның Татарстан китап нәшрияты зур зәвык белән әзерләп чыгарган күптомлыклары кибет киштәләрендә үз укучысын көтеп ятуын да белгәнгә, күңелне, хәзерге көндә Такташны сагынучылар бармы икән, дигән борчулы кызыксыну биләде. Һәм ни хикмәт?! 2500 данә тираж белән чыккан өчтомлык милләттәшләребезнең кече теленә дә йокмый калды – бер ел эчендә сатылып та бетте. Менә бу, чыннан да, халык мәхәббәте! Бәс, шулай булгач, ник соң татар халкының сөйкемле сөяге, горурлыгы булган Такташка һаман музей ачмыйбыз? Хәзерге Кремль урамында «Уникс» бинасы урынында иде бит аның яшәгән йорты. Бик тә төзек, матур йорт иде ул. 1980 елда «1925-1931 елларда Такташ яшәгән йорт» дип истәлек тактасы да эленгән иде. Йортны сүткәндә яңа бинаның ике бүлмәсе Такташ музее өчен булыр дип вәгъдә дә иткәннәр иде. Әмма дөньяның асты-өскә килеп, биргән вәгъдәләр онытылган, язган кәгазьләр, документлар да юкка чыккан…

Музей ачылуын көтә-көтә көтек булгач, шагыйрьнең йөзьеллыгы көннәрендә Хәнифә апа биргән әманәтләрне – әниләре бәйләгән карават япмасын һәм абажур япмаларын – мин Татарстан Милли музеена тапшырдым. Исән чагымда урнаштырып калыйм, дидем. Такташның архивы да шунда бит. Укучылар ул архивта нәрсәләр ятканын да белми, әлбәттә. Хәтта музей хезмәткәрләре дә һәрвакыт карап, барлап утыра алмый инде.

Шундый бер гаҗәп хәл истә калган. 2001 елда Ш.Камал музеенда шагыйрьнең йөзьеллыгына багышланган күргәзмә ачылган иде. Шунда Милли музейның бер хезмәткәре тамашачыларга «менә Такташның әнисе» дип, әлеге дә баягы рәссам Хәнифә апага охшатып ясаган портретның кечерәйтелгән фотосурәтен күрсәтте. Югыйсә, 1986 елда мин Такташ әнисенең фотосурәтен «Азат хатын» журналында бастырып чыгаргач, Милли музейда әдәбият фондының ул вакыттагы җитәкчесе Дания апа Баһаветдинова әлеге зур портретны музейдагы дивардан алдырган иде. Ә әдипнең музее булса соң – һәрнәрсә дә үз урынында булыр иде бит!

Милли музейга мин Такташ әнисе рәсеменең оригиналын да тапшырдым. Рәсем шактый таушалган, урыны-урыны белән тоныкланган иде. Аны яңартуда, бастырып чыгарырлык дәрәҗәгә җиткерүдә фотограф-художник Зөфәр Бәшировның зур ярдәме тиде. Ул фотога төшерде, ретушердан эшләтте, кабат төшерде. Һәм рәсем хәзер басылып килгән рәвешенә керде. Зөфәр останың әйтүенчә, фото, борынгыча, пыялага төшерелгән булган, ул сынган, рәсем шул сынганнан соң алынган икән.

Милли музейга Такташның әтисе су­рәтен дә, Сыркыдыда туып-үскән йор­ты рәсемен дә, башка әйберләр белән бергә тапшырдым. Үз музее булмагач, ятар инде алар шунда. Шунысын да әйтим: Такташның әтисе, әнисе рәсемнәрен күбәйтеп, мин әдипнең бала­ларына гына түгел, Ташкентта, Мәскәүдә, Петербургта, Уфада үзем йөреп эзләп тапкан туганнарына да тараттым. (Аларның һәркайсына да Такташ мәсьәләсендә мин беренче булып «аяк баскан» булып чыктым, әдипнең шәҗәрәсен дә туганнары ярдәменнән башка гына төзеп булмый бит.) Музеена куярлык, әти-әниләре белән бәйле әйберләр шагыйрьнең сеңлесе Хәнифә апа квартирасында да бар иде. Шулай ук шагыйрьнең Мәскәүдә яшәгән бертуган апасы Фатыйманың улы Әхәт абый квартирасында метр ярымлы өч бүрәнә ята иде. Әхәт абый, Сыркыдыда бабалары өе тәмам җимерелеп беткәч, тазаракларын җыеп алып кайткан икән. Музее ачылса, кадерле экспонат булыр дип саклый иде. Хәзер инде Хәнифә апа да юк, Әхәт абый да вафат. Кызганыч, без шагыйрьнең туганнары саклап торган кадерле ядкярләрне югалттык инде. Ә бит вакытында мин Милли музей җитәкчелегенә дә, Татарстан Республикасы Министрлар советында культура бүлеген җитәкләгән Мансур Хәсәновка да, үзем эшләгән Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры Яхья Абдуллинга да болар турында хәбәр иткән идем.

Безгә руслардан үрнәк алырга иде. Алар күпме күренекле милләттәшләренең йортларын (кайберләрен хәрабәдән) торгызып, музейларын ачтылар. Үз йортлары булмаганнарга шәһәр уртасында, Бауман урамында берсенә һәйкәл куярга урын да, икенчесенә музеен ачарга бина да таптылар. Безнекеләрнең йортлары юк шул – Тукайныкы да, Исхакыйныкы да, Такташныкы да юк… Исхакый белән Такташка башкалабызда музейларын ачу турында да, һәйкәлләр кую турында да һаман кайгыртмыйбыз. Моңа нәрсә комачаулый соң? Милли горурлыгыбызның градусы түбән булумы? Әллә без шундый моңсыз милләтме? Милләтнең бөеклеген бөек шәхесләре билгели, диләр. Ләкин бөек шәхесләрне күрсәтә дә белергә кирәк бит!

Еллар бер-бер артлы үткән булыр,
Исмем сезгә җитмәс – онтылыр… –

дип язган идең, кадерле Такташ. Юк, исемең дә, иҗатың да онытылмады. Син безнең бөек, сөекле шагыйребез булып каласың. Тик кадереңне генә белә алмадык… Музей да кора алмадык, һәйкәлең дә юк. Яшәп киткән йортыңа куелган истәлек тактасының да хәзер кәгазьдәге сурәтенә генә карап моңаябыз…

0079
Һ.Такташның
әнисе Шәмсениса
0080
әтисе Хәйрулла
0087
Һ.Такташ туып-үскән йорт. 1964 елгы фоторәсем

0082
Һ.Такташ су кереп йөргән Парча елгасы

0083
Сыркыды авылы зираты капкасы
0089
0090
Һ.Такташ әнисе Шәмсенисаның Казанга балаларына язган хаты

0086
Хәнифә Такташева,
техникумнан куылган 1928 ел
0085
Һ.Такташның әтисе Хәйрулла Таһир Такташев гаиләсе белән. 1937 ел

0081
Һ.Такташның сеңлесе Хәнифә һәм апасы Фатыйманың улы Әхәт шагыйрьнең кабере янында

Комментарий язарга