Журнал «Безнең мирас»

Чемоданда сакланган хәзинә

Дәһшәтле 1937 елның 17 сентябрендә Кә­рим Тинчуринны кулга алырга килүчеләр фатирдагы бөтен нәрсәне пыр туздырып тентү үткәрә. Драматургның хатыны Заһидә ханым бер кара чемоданны, башкаларга сиздермичә генә, үкчәсе белән карават астына этеп кертә һәм ятак өстендәге пәрдәне шудырып, каплатыбрак куя. Шулай итеп ул Кәрим Тинчурин архивының бер өлешен яшереп-саклап кала. НКВДчылар капчыкларга төяп алып киткән башка кулъязмалар һәм барлык кәгазьләр мәңгелеккә югала.


Кәрим Тинчурин архивының могҗиза белән сакланып калган өлешендә кайчандыр театрда куелган, әмма моңарчы беркайда да басылмаган берничә кулъязма бар. Аларның берсе «Зәңгәр палас» исемле тәрҗемә әсәре. Тинчуринның үз кулы белән язылган бу әсәрнең төп нөсхәсе миндә саклана. Аны гарәп хәрефләреннән кириллицага күчергән идем, ул «Кәрим Тинчурин. Тарихи-документаль, әдәби һәм биографик җыентык» исемле китапта 2011 елда басылды. Икенчесе, «Хан кызы Турандык» исемлесе, итальян драматургы иҗат иткән «Принцесса Турандот» әсәренең ирекле тәрҗемәсе – Казан курчак театрында һәм Галиәсгар Камал театрында куелды, шулай ук алда исеме аталган китапта басылып чыкты. «Каракүз», «Нәни абый» исемле пьесаларын башка кулъязмалар белән бергә Милли китапханәгә тапшырдым. Тинчуринның «Кызык повар» исемле тагын бер әсәре Кәрим Тинчурин театры китапханәсендә саклана. Ул пьесаны театрның баш режиссёры Рәшит Заһидуллинга үз кулларым белән биргән идем. Кулъязмалар арасында «Стан» исемле пьеса да бар, ләкин ул бик буталчык, аның нөсхәләре, төзәтмәләре күп. Бу әсәр турында Заһидә ханым Тинчурина:
– «Стан» – социаль заказ белән языла башлаган әсәр, Кәрим аны теләр-теләмәс кенә яза башлаган иде, шуңа күрә очына да чыга алмады, – дигән иде.


Менә, ниһаять, Кәрим Тинчуринның киң җәмәгатьчелеккә нәмәгълүм «Каракүз», «Нәни абый» әсәрләре дә дөньяга чыгар вакыт җитте. Тәүге мәртәбә! Бу эштә аеруча көч сарыф иткән Татарстан Җөмһүриятенең Милли китапханәсе хезмәткәрләренә, бигрәк тә Раиф Мәрданов белән Ирек Һадиевка чиксез рәхмәт­ләремне юллыйм.


"КАРАКҮЗ"


РАИФ МӘРДАНОВ. "БӘРӘКӘТЛЕ МИРАС ЯДКЯРЛӘРЕ"


Теги: Рабит Батулла Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру