«Чәчемне яңадан үр әле…»

Чәчемне яңадан үр әле,
сүтелде ярсулы җилләрдә.
Кайтыр дип әйләнеп киредән,
минут та яныңнан җибәрмә.

Чәчемне яңадан үр әле,
тузгыды койганда яңгырлар.
Тын алмый тыңлачы бер генә,
сиңа дип аталган сүзем бар.

Чәчемне яңадан үр әле,
чыланган һәрберсен киптереп…

Үр әле чәчемне яңадан
гомергә сүтелмәс иттереп.

 

Энҗе Хөсәенова

Фото: pixabay

 

 

Комментарий язарга