Фирдәвес Зариф: Булдырабыз!

Күршегә әллә нәрсә булды әле. Ике сүзнең берендә: «Булдырабыз!» — дип кенә тора. Элегрәк андый гадәтен шәйләгәнем булмады. Фәлән кеше фәләнчә эшләгән, әллә без дә тәвәккәлликме, дигәндә: «Кая инде ул  безгә!» — дип кенә җиббәрә иде.

Беркөн ачуым килде дә әйтеп салдым:

— Булдырабыз да булдырабыз, дисең, кичә кич булдыра алдыңмы соң?

— Кичә генә түгел, һәркөнне булдырабыз! — ди бу күзен дә йоммыйча.

Булдырырсың, пычагым, сыек өйрә аша да. Мактанган була тагын.

— Соң, — мин әйтәм, — аны без түгел, ә хатыннар әйтергә тиеш ләбаса. Эһем, нишләптер икесе дә малай бит әле синең.

Аптырап калмады тагын, авызны бик тиз томалады:

— Хатын да булдыра. Бу айда, гомер булмаганны, 100% премия алган. «За сверхурочные», — дип әйтә.

Анысы шулайдыр, шикләнмим, ник дигәндә, күршенең  хатыны эштән соңарып кайта башлады. Әзрәк тавышланып та алдылар бугай.

Күңел төшкәндә, киңәшер кешесе дә калмады бит аның. Кайчакта, кеше булуыма үкенеп, ат буласым килә башлый.

Ат дигәч тә, кабыргалары беленеп торган авыл  аты түгел инде. Шәһәрнеке, теге ни, ипподромда торганы. Яшәп тә куялар ичмасам: махсус туклану, теләсә — саунасы, бассейны дигәндәй…

Беркөн ялгыш күршегә дә ычкындырганмын. «Нишләп ат, ә нишләп сыер түгел? Аларны да бит хәзер комплексларда яхшы карыйлар», — ди.

Тиле димә инде син аны. Без болай да шул хәлдә бит. Без генәме соң, халык та савым сыеры хәлендә хәзер.

Хәер, күршене дә гаепләп булмый. Радионы ачсаң да, телевизорны  кабызсаң да бөтенесе: «Без булдырабыз!» — диләр.

Әллә миңа да: «Булдырабыз!» — дип әйтергәме икән?

Ишетмәсләрме?!.

 

Комментарий язарга