Журнал «Безнең мирас»

Шагыйрь Булат Сөләйманов (1938-1991) шигырьләре

Булат Сөләйманов 1938 елның 28 маенда Төмән өлкәсенең Вагай районындагы Сопра авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1954 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, хезмәт юлын башлый: 1961 елга кадәр Себер шәһәрләрендә (Ом, Салехард) һәм Төмән өлкәсендә йөкче, бетончы, маляр, китапханәче булып эшли. 1961 елда республикабыз башкаласына килеп, В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә, әмма бераздан, укуын ташлап, хезмәт юлын яңадан дәвам иттерә: Фрунзе, Сургут, Баку, Казан һәм Төмән шәһәрләрендә төрле эшләрдә эшли. Хезмәтеннән  аерылмыйча укып, ул 1974 елда Мәскәүдәге А.М.Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый.


Булат Сөләйманов

1980 елда Татарстан китап нәшрияты шагыйрьнең «Таңнар фонтаны» исемле мөстәкыйль җыентыгын бастырып чыгарды. Булат Сөләйманов – 1984 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Басылган китаплары: «Таңнар фонтаны» (1980), «Ак метеор» (1988), «Мин Себер татарымын» (1998).


Шагыйрь 1991 елның февралендә вафат булды.


Булат Сөләйманов
***
Җир йөзе яңадан терелгән,
Урманда кошларның чыр-чуы.
И кошлар,
Белсәгез иде сез
Йөрәкне сагышлар борчуын...
Кешеләр нинди шат!
Күңелемне
Язның да эретми җылысы.
Тын гына урамда килә бер
Карларга кушылып җылыйсы.
***
Иректәге кошны тотып алып,
Тимер читлеккә куйдылар ябып.
Елады кошчык иреген сагынып,
Очасы килде канат кагынып...
Аны ишеткән-күргән кешеләр:
– Аһ, нинди матур җырлый ул! –
диләр.
Күренми шул Себер Казаннан...
Күренми шул Себер Казаннан,
Анда карлар, җилләр уйныйдыр.
Ә тайгада болан баласы
Адашкан да ялгыз, елыйдыр.
Хет җилләре хәбәр бирсәче:
Ничәнче көн эзли анасын?
Аерылу авыр кемгә дә,
Тайга киң шул, каян табасың!
Эзләреннән бүре киләдер,
Борылыр да иде кирегә,
Юк, ярамый, алга ыргылды,
Бала чагын калдырып бүрегә.
Шулайдыр ул хәлләр минем дә:
Эзләремне карлар көридер.
Адашкан да тайга эчендә,
Бала чагым елап йөридер.
Үтеләсе юллар
үтелмәгән
Үтеләсе юллар
Үтелмәгән,
Хыял булган тормыш
Нибары.
Яшьлегемне узып
Китеп бара
Гомеремнең
Сабан туйлары.
Үз учагым
Үзем кабыздым мин,
Киләчәктән
Чаткы ут алып.
Чаптар аттай
Ярсу йөрәгемне
Ярты юлда
Кара туктатып!
Сикереп мендем
Тормыш-аргамакка,
Офыкларым иркен,
Чиге юк.
Әнә кояш
Миңа суза кулын,
Алда гүзәл дөнья,
Биге юк.
Үтеләсе юллар
Үтелмәгән,
Алкышларым булыр
Минем дә.
Күрәсезме,
Күгем нинди аяз,
Зәңгәрлеген салган
Иңемә.

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру