Журнал «Безнең мирас»

"Бу ярату бер гомерлек түгел..."

Нигә безнең ара ерак, димә.
Карама син миңа әрнелеп.
Бу ярату бер гомерлек түгел,
Бу ярату безнең мәңгелек.
Шуңа күрә күктән кара миңа.
Якын итеп кара ерактан.
Гашыйкларны күкләр сөендергән,
Гашыйкларны күкләр елаткан.
Югарыдан карап тор син миңа.
Күрә алмам кебек якыннан.
Кирәк икән, сиңа таба күккә
Йолдыз булып җирдән атылам.
Миңа синең биеклегең кирәк.
Артык якын килеп карама.
Йолдызлары янып торсын күкнең
Синең белән минем арада.
Ара ерак әле, ара ерак.
Киләчәк бит әле үтмәгән.
Күзләреңнән синең күкләр карый.
Бер төшәрсең әле күкләрдән.
Кадыйр Сибгатуллин
Фото: pixabay

Теги: Кадыйр Сибгатуллин Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру