Журнал «Безнең мирас»

Гомәр Бәширов: Борынгыдан калган йоласы шундый

Әни, капканы ачып, игеннәргә уңыш, безгә җиңел аяк, хәерле юл теләгәндә, әтинең чырае караңгы түгел иде.


- Шулай булсын! - диде.


Хәер, иртәсе дә караңгы чырайлы, эленке-салынкы түгел, бик ягымлы, бик тә ямьле булып, матурланып килә иде. Кояшка каршы түшләрен ялык-йолык китереп, келәт түбәсендә сыерчык сайрый, койма өсләрендә чыпчыклар чыркылдаша, өй түбәсеннән күгәрчен гөрләве ишетелә. Төрле йортлардан арбаларына тырмаларын, сукаларын, орлык ашлыкларын төяп, безнең шикелле сабанчылар чыгып килә.


- Әти, күкәй кемгә эләгер икән, ә?!


Орлык чыгарган көнне иң беренче очраган кешегә йомырка бирергә кирәк. Борынгыдан килгән гадәте шундый.


Капканы чыгуга, әти як-ягына каранды да көлеп җибәрде:


- Кем булсын? Әнәтерәк!


Югары очка таба карасам, аннан әлеге шул салпы колаклы күк алашасына атланып, Гыйбаш абзый төшеп килә.


Әти аңа тубалдан ике йомырка алып сузды:


- Гыйбадулла! Гел мач кына килеп тора инде үзеңә! Чәчү йомыркасы сиңа эләкте бит! Әллә югыйсәм исеннән сизәсеңме син? Ә?!


Гыйбаш абзый борыны белән генә көлеп куйды:


- Һы-һы-һы. Бәхетле... нинең борыны очында бер ашарлык ризыгы йөрер, ди. Шуның шикелле...


Шундук, мыш-мыш килеп, йомырканы капкалап та алды.


Гомәр Бәширов туган Яңасала авылы күренеше

Җир өстенә барып җиткәч, әти, уртага кереп, бер йомарлам туфрак казып алды да аның җылылыгын чамаларга кереште. Ул аны әле бер кулында, әле икенчесендә кысып карады. Аннары, җиңен сызганып, беләгенә куйды, борынына якын китереп иснәп алды. Ул туфракны шундый ипләп, күзләрен йома төшеп, шундый ихлас күңел белән тәмле итеп иснәде, аның бераз җылымсарак төче исе хәтта минем борыныма да килеп кергәндәй тойдым. Әмма әти моның белән генә канәгать түгел кебек иде. Менә ул як-ягына каранды. Нинди нияте барын шунда ук абайладым. Бүтән елларны ул җирнең чәчәрлек булып җылынганмы, түгелме икәнлеген җиргә утырып карап чамалый торган иде. Әмма бу юлы, якын-тирәдә кешеләр күп булганлыктан, алай итәргә кыймады булса кирәк. Җир өстенә чүгәләгән килеш, кулындагы туфракны бер болай, бер тегеләй китереп, «бүреге белән киңәшергә» тотынды.


- Һм, җылы төшеп җитмәгән шул... - дип сузды авыз эченнән. - Бүген үк чәчкәндә тишелә алмыйча сөтләнеп ятмагае, бозылып. Ярый ла җылытып җибәрсә! Чәчми торсаң соңгарак калуы бар... Бишектәге бала бишкә төрләнә, диләр, нәкъ шул инде. Җылы кирәк, җылы!.. -Шулай байтак икеләнеп утырганнан соң, шактый ук күтәрелеп җылыта башлаган кояшка күз салды, күрше-тирәдәге чәчүчеләргә карап алды да аягүрә басты.


- Аллага тапшырдык!


Тубалга бодай тутырды да аның өстенә әни пешереп җибәргән дистәдән артык йомырканы салды. Тубалны муенына асканнан соң җир башына барып баскач, йөзен төрле якларга боргалап, җилнең кайсы яктан исүен чамалап торды.


Минемчә, һава тып-тын, җил бөтенләй юк шикелле иде. Биткә дә бәрелми, атның ял-койрыгы да, юл кырыендагы әремнәр дә селкенми. Әмма әти, кулын көньякка таба күтәреп торганда, нидер чамалады, күрәсең.


- Алай икән, - диде. Авызын кыймылдатыр-кыймылдатмас кына бисмилласын әйтеп, беренче адымын атлады. - Хәере белән. Бала-чага, терлек-туар бәхетенә...  - дип пышылдады.


Бер уч сипкән саен, орлык чажылдап тубалга бәрелә дә чәчрәп җир өстенә сибелә. Селтәнгән саен, туфракка бер-ике йомырка барып төшә. Борынгыдан калган йоласы шундый: беренче көнне орлык белән бергә күкәй дә чәчәргә кирәк. Шулай итсәң, игеннәр уңышлы була, бөртекләре шушы йомырка шикелле эре була, ди. Бабайлар шулай әйтеп калдырган...


Һәр елны җир өстенә беренче булып барып басканда болай гына ярамый икән, эшкә керешер алдыннан җиргә сүз әйтергә кирәк була икән. Әни миңа шуларны өйрәтеп җибәргән иде. Шул сүзләрне әйтә-әйтә, мин дә тырма белән җир өстенә кереп киттем:


- Җир, җир, көчем бир, алты атның көчен бир, алтмыш арба арыш бир!..


Әти тубалындагы йомырка дүрт-биш селтәнүдән артмады. Алар, туфрак өстендә чит-ят нәрсә булып, тегендә дә монда агарып күренәләр иде. Әти, чәчүеннән туктап, аларга кызганган сыман карап торды да миңа баш какты:


- Җыеп ал!


Гомәр Бәшировның туган "Туган ягым - яшел бишек" әсәреннән

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру