Болытлар артында (хикәя)

Юл йөргәндә, “вакыт үтерү” өчен иң уңайлы урын ашхәнә инде ул… Ашасаң ашыйсың, ашамасаң, бер-ике стакан сөтле чәй аласың да, үз поездыңа чират җиткәнне көтеп, тәрәзәдән тыз-быз чабучыларны күзәтеп утырасың тыныч кына. Менә без дә, бичәм белән, үз поездыбыз килгәнгә кадәр булган өч сәгать вакытны шулай “үтерергә” булдык. Капкалап алу өчен официант заказ алып китүгә:

– Ай, җанкисәгем, син түгелме соң бу? Ничә еллар узды, бер дә үзгәрмәгәнсең, – дип гөрли-гөрли бер хатын-кыз кәмәше бичә янына килә башлады. Минекенең кыяфәтендә, бик игътибар белән караса да, мөрәҗәгать итүчене таный алмавы, исенә төшерәлмәве ярылып ята иде… Шулай да, танышлыкка дәгъвә белдерүчене кыен хәлдә калдырмас өчен, урыныннан торып, күрешү өчен кулын сузды. Инде күрешәбез дигәндә генә:

– Хәчия, син бит бу!!! – дип, кочаклап ук алды…

– Кара әле, безнең очрашмаганга ничә ел?

– Ничә дип, Төмәнгә бергә килдек тә, шунда аерылыштык инде…

Ике классташ, өстәл янына кара-каршы урнашты, официантны чакырып, Хәчиягә дә төшке аш китергә кушты да, истәлек сандыгын актара башлады…

– Яштән үк врач булам, ди идем бит. Менә, Төмәнгә килүгә медицина институтына укырга кердем, укып бетергәч, төньякта, ашыгыч медицина ярдәме авиациясендә эшли башладым. Тайгадагы мунчаларында кайнар суга пешкән берәүгә ярдәм күрсәтергә баргач, татар икәнен белдем дә, озакка сузмыйча гына шуңа кияүгә чыктым. Хәзер Татарстанда яшибез. Син үзең стюардесса булам, дип, Рощино аэропортына җыенган идең бит, ничек, барып чыктымы?

– Рощинода булмады. Аннан, стюардесаларны аэропорт түгел, авиокомпания эшкә ала икән. Хәтереңдәме, ул елны “Иртышавиатранс” ширкәте очучысы Ричап, исерек килеш, тундра уртасындагы бердәнбер каенга вертолет белән бәрелгәнгә ширкәтне юкка чыгарган иделәр. Менә шул, кыяфәтемнән үк себер татары булуым күренеп торганга, эшкә урнаша алмадым… Нишләргә, кайда барырга белми торганда, янымнан узып баручы, күрәсең, безнең кадрлар бүлегендә сөйләшкәнне ишеткән стюардесса:

– Сеңлем, Кольцово аэропортында «Уральские авиалинии» дигән ширкәт бар, шунда барып кара. Алар Кария, Кытай, Вьетнамга да очалар. Сездә шул як кыяфәте, бәлки, эшкә алырлар, – дип киңәш бирде.

Моңа кадәр саладан чыгып, Тубыл торасыннан ары барганым булмаса да, самолетларда очасым, шунда эшлисе килүем куркуларымны җиңде, Екатеринбургка киттем, «Уральские авиалинии»ны да таптым. Озын-озак медицина комиссиясе узып, дүрт айлык курсларга укырга кердем.

Тулы канлы беренче очышым, Екатеринбург-Хабарвск булды. Хабаровскийга барганда, практика узгандагыдан әлләни аерма булмаса да, Екатеринбургка кайтканда, хәзер көлеп кенә искә алсам да, ул чакта шактый гына борчылуларга сәбәп булган хәлләргә юлыктым…

Иркутский торасында ягулык өстәргә тиеш идек. Ярты юлны узуга, бер пассажирканың тулгагы башланды. Беренче стюардессалар өчен медицина буенча белем таләп ителгән булса да, хәзер андый таләп юк. Калган ике коллегам, миннән күпкә өлкәнрәк булсалар да, тулгаклы хатын янына мине җибәрделәр. Шул, кулдан килгәнчә юаткан булып, аның янындагы пассажирларны башка урынга күчердем. Иркутский урынына, безне экстренно Братскийга кабул иттеләр. Самолётны гадәти парковка урынына, ниндидер тупикка куйдылар… Иллюминатор артында гел ватык-җимерек вертолет-самолётлар, шулар янында ук ашыгыч ярдәм машинасы тора… Ни хикмәт, җиргә төшүгә, хатынкайның тулгагы бетте… Йөгереп килеп кергән ашыгыч ярдәм врачларына да, экипажга да, соңрак, безнең белән пассажирка арасында килеп чыккан бәхәсне чишү өчен килгән аэропорт чиновникларына да авырлы хатын, очкычтан чыкмаячагы, Екатеринбургка кадәр очачагын, бәбине өендә табачагын белдерде…

Братскийдан күтәрелеп, тиешле биеклек җыйгач, безнең янга, чәй эчәргә бортинженер чыкты.

– Карагыз әле, Братскийда нинди ватык вертолет-самолётлар иде ул? – дип сорамыйча булдыра алмадым.

– Ә, алармы? Утырганда сизгәнсездер бит, күтәрелү-төшү полосасы начарлыгын. Калган хезмәтләр дә шул чама гына анда. Шуңа күрә аварияләр күп, менә шул аварияләрдән калган очу аппаратлары инде ул, – дигән җавап, сайлаган профессиямнең дөрес булу-булмавына шик уятты…

Сәгать ярым-ике сәгать очуга, салондагы хатынкайның тагын тулгагы башланды. Үч иткән кебек, салонда бер генә врач та юк. Хәер, каян булсын инде, аларның хезмәт хакы белән. Хатын тулгактан, төрле югары урында эшләүче, сәүдә-финанс акулалары булган пассажирлар канәгатьсезлек белдереп акыра, мин, аннан-моннан ишеткәннәремне файдаланып, бичәкәйгә ярдәм итмәкче булып маташам, коллегаларым, одеколон, лосьоны булган кеше бармы, дип, салон буенча чабулый, очучылар, тизлекне арттырырга рөхсәт сорап, ниндидер, запас эшелонга күчерүне таләп итеп микрофонга кычкыра. Кыскасы, тулы кошмар… Расписаниегә караганда, ике сәгатькә якын алданрак Кольцовога төшеп утырсак та, ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре кергәндә, болытлардан югарыракта туган сабыйның кендеген җеп белән бәйләп маташа идем инде… Иң зур уңайсызлык бәби кабул итү булмаган икән әле. Без, үзебезнең аэропортта да ватык вертолет-самолётлар торган урынга тукталган булып чыктык. Күтәрелү-төшү полосасын безнең өчен бушатсалар да, пассажирлар утырту-чыгару урынында, безгә урын табылмаган, шуңа күрә төрле сүгү-янауларны тыңлый-тыңлый, ике сәгать очкычлар каберлегендә утырырга туры килде, Гөлкәем…

Хәчиянең мавыктыргыч монологын тыңлаган арада, без утырасы поезд да килеп җитте…

 

Илдус Кашфразыев

Фото: pixabay

Комментарий язарга