Битаман егете (хикәя)

Чынмы, мәзәк сүз генәме – белгән кеше юк. Әмма Битаманда бу хакта сөйләмәгән кеше аздыр. Монысы – бәхәссез.

Бервакыт Битаман урамында комсомол оешмасы секретаре радиоузел начальнигы Харисны эзлэп йөрүче егетләр очраша.

– Мин аны фермалар тирәсендә күргән идем‚ – ди берсе.

– Нинди ферма? Яшелчә бакчасына китте ул, – дип каршы төшә аңа икенчесе.

Ә өченче егет:

– Әллә чукракмы сез? Әле генә радиодан бүген кичен клубта концерт булачагын хәбәр итте ич‚ – дип көлә.

Дөрестән дә, гаҗәп өлгер егет ул Харис. Әле генә анда күренә, эһ дигәндә бирегә житешә. Артыннан өлгерә торган түгел. Күп йөргән – күпне күрер, күпне күргән – күпне белер, диләр. Харисның да белмәгән эше юк. Эше майлаган кебек бара. Сабыр холыклы, тыйнак табигатьле егетнең төсе-бите белән дә башкалардан ким җире юк. Үзе шадра булса да, дулкынланып торган коңгырт кара чәче, куе кара каш астына кереп сыенган зәңгәр күзләре, «кунды, кунды – каргалар кунды» уйнаучы баладай‚ авызын бөрештереп кенә елмаюы белән Битаман кызларының йөрәкләренә ут сала ул. Хәер, бер Битаман кызлары гына түгел икән. Моңарчы Зөләйхадан гайре кыз белән янәшә дә утырмый торган иде, беркем уйламаганда киресе расланды да куйды. Эшендә генә түгел, мәхәббәт дигәндә дә өлгер икән Харис. Хат килә дә  хат килә егеткә – барысы да кызлар хаты.

Менә әле шушы ике-өч ай арасында гына ява башлады ул хатлар. Аңа хатлар килә башлаган шәпкә Зөләйха: «Минем Харисыма күзе төшмәгән кыз юк», – диебрәк, горурланып йөрде. Хат ташучы кыздан сорашып, аның бер хатка да жавап язмавын белеп алгач, башы күккә тия язып калды – димәк‚ ул аларны бар дип тә белми. Кызганычка каршы, алай булмаган икән. Зөләйханың башы күккә тия дигәндә генә, егетебез комсомол эшен урынбасарына тапшырып, күрше авылга китеп барды:

– Начальник бер өч көнлек эш кушты‚ – диде ул, Зөләйханың күңеленә шом салып.

Зөләйха тынычлыгын җуйды. Әле курслардан кайткан чагында аны бер кыз, совхоз директорының шоферы, җиңел машинага утыртып, капка төпләренә үк китереп куйган иде. Тагын шул кыз янына китеп баруыдыр. Кызы чибәр генә иде, Харис ишеләрнең күзләрен уйнатырга мәҗбүр итәрлеге бар иде. Буе белән Зөләйхадан бераз гына кайтыш, кайтыш булса, ни зыян? Харис үзе дә үсеп китәм дигәндә терәлеп калган бит. Әмма, чибәр булса да, Зөләйхадан артык җире юк иде лә. Аның әнә ике бит уртасы алсуланып тора, төймә борын белән уймак авыз егетләр сокланырлык, теге кызныкыннан ким түгел, кыйгач кашлары, озын керфекләре дә бар – сөрмә тартмый, үзләре шундый җете каралар.

Кыскасы, дүрт ел буена дуслашып‚ үз итеп йөргән егетенең бу кыланышына бик үпкәләде Зөләйха. Үпкәләсә дә, сер бирмәде – эчендәген тышка селкеп йөрүчеләрдән түгел. Бара икән, бара бирсен. Потка табындың ни дә, утка табындың ни, күңеле кәкредә булса, барыбер үзенекен итәр. Менә шуңа күрә иптәш кызларына ул:

– Миңа дисә, ник тагын бөтен совхоз кызларын ияртеп кайтмый! Битаманда дөнья тараймас, – дигән булды. Асылда бу аның: «Мине җил бәргәнгә сезнең башыгыз зыңламасын!» – диюе иде.

Харис өч көн дигәндә кайтып төште. Кайтуга, ашамады, эчмәде, өйалдына урын җәеп йокларга ятты:

– Өйгә ут капса да уятма, әни… Зөләйха килсә генә… – дип үтенде.

Ләкин Зөләйха килгән җиреннән тиз генә борылып китеп барды. «Ярамаган икән, бик сагынып барган сөяркәсе янында булган, йокларга да вакыты тимәгән!» – дип уйлады ул‚ гарьләнеп.

Анысы гына җитмәгән, атна узгач колхоз председателенә хат килеп төште. Совхоз директоры язган иде.  Харис аны Зөләйхага күрсәтте.

«Газиз кордаш! Гозерем төште сиңа. Ишеткәнемчә, сезнең Битаманда бик тә булдыклы радио мастеры бар икән. Сукранмый-зарланмый гына шул егетне бер җиде-сигез көнгә совхозга җибәрсәң иде. Тәҗрибә уртаклашу булыр, безнең кызларны эшкә өйрәтеп китәр иде. Райондагы хуҗасы каршы тугел…»

– Арыдым инде бу йөрүләрдән, совхозга барсам, бусы – соңгысы булыр‚ – дип зарланып алды Харис.

Зөләйха аңа әрнүле караш ташлады. Баруым дигәнче, китүем дисә ни була? Тәҗрибә‚ имеш! Башкалар шикелле хәйләсен кеше ышанырлык укмаштыра алса иде, ичмасам. Кызы белән килешеп кайткан да, тегесе директор исеменнән дигән булып хат җибәргән. Харис кебек өйләнмәгән егетнең күзен-башын иләсләндергән кыз, иллегә җиткән совхоз директорын кубыз уйнамый да биетә инде ул.

Зөләйха егетен озата бармады. Сыныкка сылтау табыла бит.

– Эшем куп, – дип‚ яшелчә бакчасына төшеп китте.
 

Зиннәт Вәли

Ахыры бар

Фото: pixabay

Комментарий язарга