Бим шәһәре төзүчесе

Риваятьләр сөйләүчеләр һәм хикәятләр күчерүчеләр шуны бәян иттеләр:
Кирмән тирәсендә борынгы бер шәһәр бар иде, аны Бим диярләр иде. Эчендә бер бик оста төзүче бар иде, шул һөнәрдә тиңдәше юк, дөньяда мәшһүр иде. Әмма, шуңа карамастан, эшсез йөри, кулына һичнәрсә керми иде.Башка төзүчеләр әллә ни белмәсәләр дә, һәрвакыт эштә иделәр.
Ул төзүченең тугрылыклы, намуслы бер хатыны бар иде, чибәрлектә, сөйкемлелекә тиңе юк иде. Беркөн төзүче хатыны белән аулакта сөйләшеп утыралар иде, байлык-юксыллык хакында сүз чыкты.
Хатын әйтте:
– И, шәһрияр! Еллар кичә, һичбер эшкә ябыша алмыйсың, Ходай көндәлек ризыкны бирүче, кодрәтледер, ризыгыбызны ким итмәс. Әмма, шулай да, кул-аякны тибрәтә тору яхшы булыр.
Төзүче әйтте:
– Бу җирдә юк-бар эшләр генә бар, юк-бар, вак-төяк эшләргә ябышырга минем теләгем юк, башка шәһәрләргә сине калдырып китәсем килми, – диде. – Әгәр каршы килмәсәң – китәрмен, башка бер шәһәрдә эш башкарырмын, аз гына вакытта күп нәрсә кулыма кертер идем, – диде.
Хатыны:
– Бу җәһәттән күңелеңне тыныч тот, бу дөньяда тыныч, имин торырга мөмкинлегем бардыр, Хак Тәгаләнең юмартлыгына өметем бар. Әгәр еллар буе югалып торсаң да синнән вә Хак Тәгаләдән оялачак җирдә булынмам, – диде.
Төзүче бу сүзләрне ишеткәч, күңеле хуш булды, догалар кылды, сәфәр кирәк-ярагын әзерләде, юлга керде. Шулвакыт хатыны төзүчегә саф һәм таза самшит ботагы бирде:
– Миннән сиңа бу ядкяр булсын, әгәр моны таза күрсәң – мине исән-сау, тугрылыклы дип белерсең, әгәр сулган булса – тугрылык даирәсеннән чыккан булырмын, – диде.

***
Төзүче юлга чыгып, тукталыш арты тукталышлар үтә-үтә Гүәшир шәһәренә килеп җитте, һөнәрчеләр турында сорашты. Бер кеше әйтте:
– Бу шәһәрнең төзүчеләре падишаһ зинданында тоткынлыкта яталар, – диде. Төзүче моның сәбәбен сорады, әйттеләр:
– Падишаһ бик зур һәм кыйммәтле бина төзергә боерды, төзүчеләр ул куйган шартлар буенча эшли алмадылар, шуңа күрә падишаһ зинданга салды, сәбәп шулдыр, – диделәр.
Төзүче зиндан юлын сорады. Күрсәттеләр, зиндан ишегенә барды, керергә рөхсәт сорады. Эчкә керде, төзүчеләрне тапты, белештеләр, сораштылар. Кем икәнен белгәч, остага хөрмәт күрсәттеләр һәм әйттеләр:
– И, җиһанның остасы! Сине Хак Тәгалә безне коткару өчен биргән икән, хуш килдең. Бел һәм аң бул: бу падишаһыбыз безгә бер күшек һәм сарай төзергә боерды. Без: «кулыбыздан килмәс» – дидек. Безгә әйтте: «Инде күпме заман шәһәремдә төзү эшләре башкарасыз, минем эшем булгач кына кире чигенәсез. Эшемне башкарыгыз, төзегез!» – диде. Эшне башлап җибәрү өчен акчалар бирде. Әмма бу эш һичберебезнең кулыннан килмәде. Шул сәбәптән безне зинданга боерды. Инде менә күпме вакытлар төрле җәфасын чигәбез. Килдең, инде эшебезне җайга сал, – диделәр. Оста әйтте:
– Күңелегезне хуш тотыгыз. Минем турында падишаһка белдерегез һәм эшкә алыныгыз, иншаллаһ, падишаһ күңеленә ошардай эш башкарырмын, – диде.
Төзүчеләр шат булдылар. Оста падишаһка җитеште, тиешле мактау сүзләрен әйтте, лаеклы догалар кылды. Мәлик аны сыйлады, кадер-хөрмәт күрсәтте.
– Минем өчен лаек булырлык бер күшек һәм бер сарай төзесәң икән, – диде. Оста:
– Падишаһның хөкеме баш өстемә, боер, эшлим, – диде. – Падишаһ һәм барча халык гаҗәпкә калсыннар, – диде.
Боерды, кирәкле коралларны әзерләделәр. Эшкә мәшгуль булдылар. Мәлик остага зур вәкаләтләр бирде, хилгат кидерде, калган төзүчеләрне аңа хезмәт итәргә боерды. Кыска гына вакытта падишаһларга хас бер сарай, бер күшек һәм әйван төзеде ки – һичбер мәмләкәттә моның кебек юк иде. Падишаһ һәм барча халык күреп, сокландылар. Падишаһ шат булды. Төзүче остага бер янчык алтын һәм үзе генә кия торган алтынлы бер хилгат бирде. Болардан тыш та күп нигъмәтләр багышлады, һәм тагын «сарайда утыртачакмын, күп нигъмәт бирәм», дип вәгъдә итте, һәм даимән падишаһ вәзирләренә һәм хаҗипларына останы үрнәк итеп, аның акылын, фәһемен, холкын мактап сөйләр иде.
– Вәзирлеккә лаектыр, белемледер, моны җибәрергә ярамас, йорт-җир бирәм, моның кебек кешене илдән чыгару яхшы булмас, – диде.
Бу сүзләрне падишаһ сөйләде, тора-бара арттырып та җибәрә башлады.
Ул падишаһның өч вәзире бар иде. Бу сүздән бик каты кимсенделәр, төзүче остага дошман булдылар, мәкер белән йә үтерергә, йә качып китәргә мәҗбүр итәргә уйладылар.
Көн дә килеп, яңа төзелгән сарайны карар иделәр, бу эшне бер-бер төрле гаебен эзләрләр, падишаһ янында останы яманлар иделәр. Ләкин падишаһның карашы үзгәрмәде. Һичбер төрле юл белән сылтау табалмыйча, гаҗиз калдылар.

***
Бу оста ул күшектә бер бүлмә төзегән иде, чиксез күркәм иде. Падишаһ аны затлы келәмнәр, паласлар белән бизәтте, анда утырыр, әңгәмәләр кылыр иде.
Беркөн оста падишаһ белән сөйләшеп утырганнан соң, шул бүлмәдә ялгызы калды. «Ни булыр иде: бу бүлмә минеке булса, хатыным белән бергә утырсам иде», – дип, сагышланып утырды, самшит ботагын кулына алды, елады, утыра торгач, йокысы килде, ятты, йоклады.
Алланың тәкъдире белән, вәзирләрнең берсе аның шул хәлдә икәнен белде, сөенде:
– Төзүчене падишаһ күзеннән төшерергә яхшы форсат һәм яхшы сылтау таптым, – диде. Шунда ук шәраб, бер шәш кәбап, бераз кабымлык әзерләде, тәхет һәм урын-җиргә, келәмнәргә һәм эскәтерләргә шәраб түгеп чыкты, шәраб эчә торган пыяланы ватып, шунда ташлады һәм ул урынны тәмам пычратып, буяп бетерде; өстеннән ишекне бикләп, шаһ хезмәтенә китте.
Шаһ катында төзүчене мыскыллап, телен ачты һәм агулар чәчте. Әйтте:
– И падишаһ! Ышанычлар күрсәткән остаң падишаһның үз җирендә, мендәр-ястыклар өстендә лаякыл исереп, аунап ята, эчкән һәм коскан, тәхет һәм җиһазлар буялып беткән, бөтен җирдә кабымлыклар тузып-таралып ята. Бу оятсызлык безгә хуш килмәде, барып, бу ахмаклыгы өчен җәзасын бирергә ният иттек. Бу вакыт уйладык, «падишаһның күңеленә хуш килмәс» дидек, шуңа күрә тукталып тордык, – диде.
Падишаһ бу сүзне ишетеп, борчылды:
– Бу сөйләгәнегез дөрес булса – аның бәхетсезлеге билгеседер, – диде. Вәзирләр әйттеләр:
– Әгәр падишаһның бу маҗараның булуында шиге бар икән, ышанычлы кешеләрен җибәрсен, хәлне ачыкласын, – диде.
Падишаһ ышанычлыларын бирде. Бардылар, күрделәр: хәл харап. Килделәр, падишаһка хәбәр бирделәр. Останы китерделәр, хурладылар. Падишаһ төзүчегә әйтте:
– Әй, үзеңнән хәбәрсез булып, нинди ачудан моның кебек оятсызлыкта булдың?! – диде. – Минем шундый кадерле булган урынымда миннән соң син утырдың, эчтең, хараплыклар иттең. Сиңа шундый бер җәза бирәм ки – илләр гыйбрәт алыр, – диде.
Гөнаһсыз төзүче чарасыз булып, башын җиргә куйды, әйтте:
– И, җиһанның падишаһы! Хак Тәгалә үзе белер, бу сез әйткән эштән минем хәбәрем юктыр. Бары шуны беләм: дөньяда бер хатыным бар, тугрылыклы һәм тәкъвадыр, шуңа күрә күңелем аңа бәйләнгәндер. Киткәндә бер самшит ботагы бирде, «сиңа ядкяр булсын», диде. «Бу сулса, аягым тугрылык даирәсеннән тышка басканын белерсең», – дигән иде. Бу көн ул сарайга кердем, ул матур, яхшы бүлмәне күрдем һәм күңелемдә: «Минем дә моның кебек урыным булса иде, мин анда сөйгәнем белән утырсам иде», – дип уйладым. Самшит ботагын кулыма алдым, уйланып, сагышланып утырдым. Шул арада йокы алган, йоклап киткәнмен. Шуны гына беләм: синең ышанычлыларың килделәр, мине тоттылар, шулай мыскыл итеп катыңа китерделәр. Билләһи газыйм, башка хәбәрем юктыр. Мәлик бүлмәсендә миннән кабымлыклар калган, дигән сүз чеп-чи ялгандыр, тупа бер яладыр. Ни шәраб эчмәктән, ни кабымлык, ни азык-төлектән һич хәбәрем юктыр, – диде, елады, аннан тынып калды.
Падишаһның остага эче көенде, дуслыгы күңеленә килде. Әйтте:
– Әй, оста! Син шәраб эчмәдеңмени? – диде.
Оста әйтте:
– Һич тә эчмәдем! – диде.
Падишаһ боерды, авызын иснәделәр, «һичнәрсә юк», диделәр. Падишаһ вәзирләрнең ялган сөйләгәннәрен белде, башка нәрсә әйтмәде.
– Барыгыз, кайтыгыз. Бу эштә фикер итәм, – диде, төзүче оста белән өенә китте.
Вәзирләр эшнең ни белән бетәсен аңыштылар, иртәгесен фикергә мәшгуль булдылар: төзүчене аулак өйгә чакырыйк, эчертик, исертик, шул хәлдә торган җиренең, гаиләсенең һәм дус-ишләренең билгеләрен алырбыз, кем икәнлекләрен белербез. Аннан соң күршеләре авызыннан төзүчегә хат язарбыз. Эчтәлеге шул булсын: «Хатының оят эшләргә кереште, тиз арада өеңә кайт, хәлнең ни икәнен күр, юкса, йорт-җиреңнән аерылырсың, вәссәлам». Бу төзүченең хатынына мәхәббәт бар, әлбәттә, ул язуны укыгач, монда торырга карар итмәс, торыр, китәр, аның аркасында башыбыз авыртуыннан котылырбыз, диделәр.
Шунда ук мәҗлес кирәк-яракларын әзерләделәр. Төзүчене чакырдылар, ашаттылар-эчерттеләр, исерттеләр, эч серләрен алдылар. Ул алдан уйланган хатны күршеләре авызыннан яздылар, мөһерләп, берничә көннән соң бер ят кешегә биреп, төзүчегә җиткерделәр.
Төзүче хатны алды, өенең билгеләрен һәм күршеләренең исемнәрен язуда күргәч, дөрес дип санады. Торды, падишаһ катына барды, җир үпте, өенә кайтырга рөхсәт сорады. Падишаһ аны вәзирләр сүзеннән кәефе киткән, дип санады, аннан үтенде:
– Аларның сүзенә карама, китмә, – диде.
Төзүче хатны күрсәтте. Мәлик әйтте:
– Ник кайгырасың, әгәр хатының ярамас булды исә, җанына ләгьнәт укы. монда сиңа изге күңелле, саф хатын табып бирәм, йорт-җир иясе итәм, – диде.
Төзүче:
– Булмас, бу эш аннан булачак эш түгелдер, – диде.
Болар бу сүздә икән, вәзирләр килделәр, падишаһ сүзен кабатладылар:
– Китеп нишләрсең, без үзебез барып, ул хатынның хәлен белербез, аңа нигә яңадан кайтып торырга, ярамас нәрсәне ни өчен телисең? – диделәр. Төзүче әйтте:
– Минем самшитым тазадыр, димәк, хатыным намуслыдыр. Әмма мине бу хат шиккә төшерде, шуның өчен мәликтән китәргә рөхсәт сорыйм, – диде.
Шулвакыт вәзирләр:
– Ул хатын белән сыйлашып, күңел ачып торабыз, ә инде билгеләрен сорасагыз – әйтеп бирәбез, – диделәр. Төзүченең исерек вакытта әйткән билгеләрнең һәммәсен сөйләделәр: төзүченең өе кайда икәнен, хатынының, хезмәткәрләренең исемнәрен бәян иттеләр.
– Әгәр падишаһ боерса, беребез бара, яңа билгеләр китерә, – диделәр. Бу сүзләрдән соң төзүченең фикере үзгәрде, падишаһ уңында җир үпте, дога кылды.
– Болар моның кебек сүз әйттеләр, инде шартыбыз шул булсын: әгәр болар барып хатынымның бер ачык билгесен китерсәләр – бөтен сүзләре растыр, мин аңа талак бирермен, үзем монда торырмын, калган бөтен гомеремне падишаһ хезмәтендә кичерермен, – диде.
Вәзирләр бу шартны барысы да кабул иттеләр, ләкин тагын шундый шарт куйдылар: «Падишаһ төзүчене ун көн төрмәгә салсын, без ул хатыннан билге китергәнче», – диделәр.
Падишаһ останы төрмәгә ябарга боерды. Вәзирләрнең берсе әзерләнде, күп алтын вә җәүһәрләр, хилгатьләр алды, Бим шәһәренә юнәлде. Шәһәргә килеп җиткәч, ишеткән билгеләре буенча оста торган мәхәлләгә барды, кунакханәдә кунды.

***
Мәгәр ул мәхәлләдә Дәлилә кебек бер карчык бар иде, меңләп шәкерте, шымчылары бар иде. Вәзирнең килгәнен белеп, янына килде, хезмәт итте. Вәзир аңа якты йөз күрсәтте.
– Ни кеше син? Безне кайдан белдең, күрергә килдең? – диде.
Карчык:
– Хезмәтчемен, бу мәхәлләдә торамын, ирләргә коллык итәмен, кулымнан килгән эшне башкарамын, алар миңа нәрсә дә булса бирәләр, шуның белән көн итәмен. Вәзирнең бу урынга килгәнен ишеттем, хезмәтенә килдем. Әгәр минем кебек карабашка эш булса, кулымнан килгәнчә тырышыр, башкарыр идем, – диде.
Вәзир әйтте:
– И, ана! Бик читтән килгән кешемен, бу шәһәрдә берничә көннәр торырга килдем. Әгәр бер гүзәл тапсаң, беркеме дә булмаса, безгә коллыкчылык итсә, аңа да, сиңа да мин дә меңнәрчә коллык итәрмен, – диде. Карчык фикер итте, әйтте:
– Төзүченең хатыны бу эшкә ярар, ул гаять күркәм һәм сөйкемледер, – диде. Вәзир:
– Мин аның сыйфатларын ишеткән идем, миңа ул ярар, әгәр аны катыма китерсәң, ни сорасаң да бирәм, – диде.
Карчык:
– Башым вә күзем өстенәдер! – диде.
Торды, төзүче өенә барды, әйтте:
– Әй кадерлем! Бер олы кеше шушы мәхәлләдә кунып ята, синең белән бергә булырга күңеле тели. Әгәр бер-ике кичә аның белән аулакта булсаң, назлар күрсәтсәң, ни булыр икән? Ул күп бүләкләр белән килгән, әгәр боерсаң, барам, алып киләм, – диде.
Төзүченең хатыны бу сүзгә күңеленнән бик каты гарьләнде. Шулай да ачуланмады, фикер итте: «Монда Хак Тәгаләнең бер хикмәте бардыр. Ул яшерен җирдән ни гаҗәп эш пәйда булды», – дип уйлап, карчыкка:
– Фәрман синекедер! – диде. Карчык шат булды, торды, кайтып китте.
Төзүче останың бер колы һәм бер карабашы бар иде, аларны өйдә калдырып киткән иде. Бу ханым җариясенә әйтте:
– Карчык вәзиргә хәбәребезне җиткермәс борын, белешеп кайт, ул кешенең әхвәлен бел: ник килгән, кайда китәр? – диде.
Җария барды, вәзирнең хезмәткәрләреннән сорады. Әйттеләр:
– Бу кеше Гүәшир падишаһының вәзиредер, үз ниятләре белән килде, мөһим эше бар бугай, әмма безгә мәгълүм түгелдер, – диделәр.
Җария кайтып, ишектән хәбәрен ханымга әйтеп бирде. Ханымга хәбәр килгән иде, иренең Гүәширдә икәнлеге, күшек һәм сарай төзегәне һәм падишаһ янында дуслык мөнәсәбәтләрендә торуы мәгълүм иде. Бәс, ханым җариядән бу хәбәрне ишеткәч, уйланып утырды, аңлады, вәзирнең ни өчен килгәнен белде. Аңа тиешле гамәл кылырга, нык торырга уйлады. Голәменә һәм җариясенә:
– Гафил булмагыз, уйлап эш итегез, серне саклагыз. Күрербез, Кадыйр ни тәкъдир иткәндер.
Бәс, белер бу сүздә икән, карчык килеп керде, бер кисәк алтын алып килгән икән, вәзирдән сәлам җиткерде. Төзүче хатыны бүләкне күрде, сөенде, аяк өсте торды, сәламгә җавам бирде. Карчыкка әйтте:
– И, миһербанлы ана! Ул олыга бездән сәлам әйт, шуны җиткер: без түбәнчелекле кәнизәгегез күпме кирәк аларның күңелләрен хозур итә. Әмма төзүче сәфәргә киткәннән бирле бер дә өйдән чыкканым юк. Ике шартым бар: берсе шул – ул минем өемә килсен, икенчесе – ялгыз килсен. Шулвакыт бер-беребез белән аулакта сөйләшеп утырырбыз, – диде.
Карчык кире кайтты, сәламне һәм хәбәрне җиткерде. Вәзир кабул итте:
– Шулай булсын! – диде. Аннан соң төзүче өенә шәм һәм шәраб җибәрде. Төзүче хатыны боерды, төрле-төрле ризыклар пешерделәр, ширбәтләр хәзерләделәр.
Кич җитте. Төзүче хатыны ахшам намазына кереште, намазлыгы өстенә утырып, укып торганда карчык килеп керде:
– Рөхсәт бармы? – диде. Төзүче хатыны:
– Ястү намазын укыганнан соң, караңгыда килсен, – диде.
Кыскасы, вәзирне китерде, үзе кайтып китте. Төзүче хатыны вәзир килгәнгә шатланганын белдерде, эчкәре алып керде. Вәзиргә каршы аяк өстендә торды, хезмәтләр кылды. Вәзир күрде: ай сыман бер гүзәлдер, нур бөркелеп торадыр, хәйран булды, тәкәллеф белән: «Утыр яныма», – диде. Ханым белән утырды, назлы сүзләр сөйләде, ханым да аңа кадер-хөрмәт күрсәтте. Бераздан ширбәт китерделәр, ханым татып карады, аннан вәзиргә сузды, аннан соң тәгам китерделәр. Табаклар күтәрелде, аннан шәраб китерделәр. Вәзир ханымнан бергәләп эчүне үтенде. Ханым әйтте:
– Синең хезмәтеңдә эчәрмен, әмма бу кичә әле азат булыйм. Артык кыюланып китәрмен, дип куркам, кардәшләрем килеп чыксалар, оятлы булырмын, – диде.
Вәзир бу сүзне тыңлады, ул кичә азат куйды. Җария килде, сакыйлык итте. Берничә касәдән соң шәрабка йоклата торган дару салды. Вәзир:
– Әле бу кичә кочакламый-нитми генә күңел ачыйм, киләсе очрашуда тәнен күрермен, бөтен билгеләрен дөрес күрермен, – дип фикер итәр икән. Шул арада дару әсәр итте, һушсыз булды.
Хезмәтчеләр вәзирне күтәрделәр, өй янында бер бакча бар иде, анда бер баз бар иде, өстендә бикләнә торган капкачы бар иде, вәзирне шул базга куйдылар, капкачны бикләделәр, аннан азат булып, урыннарына яттылар, йокладылар.

***
Менә таң атып, кояш җиһанны нурландырды. Вәзир исереклек йокысыннан уянды, дару тәэсиреннән котылды, күзен ачты, үзен бер базда күрде.
– Бу ни икән? Бу нинди бәла, нинди вакыйга икән? – дип торды. Йөрде, капкачны күрде, ачарга тырышып карады, булдыра алмады, өметен кисеп утырды.
Төзүче хатыны бакчага керде, бер җирдә утырды. Җария баз янына килде, вәзир аны күреп, кычкырды:
– Бу базда нишләрмен?! – диде. Җария:
– Ханым синең белән аулакта булды бит, – диде. – Кардәшләре авылдан килделәр, сез исерек идегез, бернәрсә тоймадыгыз, алар кермәс борын, сезне монда яшерде. Сабыр ит, кардәше киткәч, сезне өйгә илтербез, бергә утырырсыз, – диде. – Таңга кадәр утырдылар, сөйләштеләр, ханымны алдылар, авылга киттеләр, туй бар икән, бер атна шунда булса кирәктер, – диде.
Вәзир бу сүзне ишеткәч, ни эшләргә дә белмәде:
– Бу нинди сүз?! Шул кирәк: капкачны ач, чыгып китим, – диде. Кәничәк әйтте:
– И, хөкемдәр! Минем кулымда ни бар?! Мин бер карабаш кешемен, ханым ачкычны үзе белән алып китте. Ул килгәнче түзеп тору кирәктер, кайбер кешеләр бер теләк өчен бер ел йөрерләр, син аңлы кешесең, бер атна сабыр итмәссеңме? Түз, ханым бер килер, диде.
Вәзир бу сүздән бик нык борчылды, «аһ!» итте:
– Аһ, ялгыштым. Кирәкмәс сүзләр сөйләдем, кирәкмәс хәрәкәтләр ясадым, бу хәлгә төштем, әмма дә каты төштем… – диде.
Кыскасы, вәзир өйләгә тикле ач һәм сусыз утырды, хәле бетеп, тәкате так булды, ягъни түземе бетте.
Төзүченең хатыны җарияне яңадан бакчага җибәрде:
– Кара, дошман нишләр? – диде.
Вәзир, җарияне күргәч, еларга һәм ялварырга кереште:
– Кешелек ит, мине бу зинданнан коткар, гомерем буенча бүтән монда килмәм. Мин бер юлчымын, читтән килгән кешемен, миннән ни телисең? – диде. Җария:
– Ул эш минем кулымнан килмәс. Үгет бирәм – тотарсың. Кичә лаякыл яткан вакытыгызда безнең бер усал колыбыз артыңны «өшкерде», боерсаң, су китерәм, өстеңә түгәм, пычранган килеш утыру читен булыр, – диде. Вәзир:
– Аһ, бу барысыннан да артыктыр, бер мордар кол мине мәсхәрә иткән, – дип,­ үзен-үзе җирдән-җиргә орды…
Ханым җариягә кушты:
– Куеп китмә, көлә бир, тамаша итәм, – диде. Җария кире бакчага керде, әйтте:
– И, хуҗа! Бибием сиңа күп коллык итте, туйдыңмы? – диде. Вәзирнең көче киселде, кычкырды:
– Ләгънәт сиңа, тагын да бибиеңә! – диде. – Вә ул алласыз төзүчегә, аның шомлыгыннан бу казага очрадым, – диде.
Ханым бу сүзне ишеткәч, әйтте:
– Мин сезгә әйтмәдемме: «Бу сүзнең, әлбәттә, бер сере бардыр», – дип. Тәңре Тәгаләгә мин зәгыйфәгә гыйнаяте бар икән – мине дошманнар мәкереннән коткарды, – диде. Шундук йөзен җиргә куйды, сәҗдәгә тезләнеп, шөкерләр итте.
Әйтте:
– Мин түбәнчелекле җарияңә мәгълүм булды: бу эш минем иремә дошманлык йөзеннән булган икән, бу кеше явыз ният белән мине аздырырга килгән икән. Чарабыз шул: моны яхшы саклыйк, иремнән хәбәр, йә үзе кайтып җиткәч, эшнең нидә икәнен белербез, – диде. Аннан соң җарияне тагын бакчага җибәрде. Вәзир елады, коткаруын үтенде. Җария шундук җавап бирде:
– Бу өстеңә капланган капкачны Тәңре ачса – чыгарсың. Миңа чыгарырга әйтмәделәр. Йорт-җиреңнән нигә аерылдың, төзүчене ни өчен сүктең, эш нидә, чынлыкта ни булды соң? – диде.
– Әгәр теләсәң, турысын сөйлим, тик миңа белдер: бибиең кайда?
Карабаш әйтте:
– Мең тапкыр әйттем ич: кардәшләренә туйга китте, ачкычны үзе белән алды, миңа васыять итте; ул кайтканчы яныңа килмәскә, һәм «кардәшләремне китереп, бу ирдән морадымны алам», дип китте.
Вәзир сорады:
– Миндә ни максады бар?
Җария әйтте:
– И, хуҗа! Колак тот, хәлне сиңа белдерәм.
Вәзир:
– Әйт! – диде.
Җария әйтте:
– Минем сиңа эчем көйде. Кулымнан килсә, коллыклар итәр, гафулар сорар идем. Әмма нишлим – кулымнан килми. Бу минем бибием шулхәтле күп мәкерледер, эче тулы хәйләдер, ирләрне сөймәс бер сихерчедер. Бу сиңа иткәнне инде йөз кешедән артыкка итте. Бу базны да шул эш өчен казытты, һаман тозак корыр, синең кебекләрне аулар. Карчык та моның коралыдыр, тәмле сүз, якты йөз белән агуны күктән иңдерер. Бу минем бибием бөтен тапканын бер өйдә куяр, алтын вә көмештән ни булса – барсын алыр, анда куя барыр. Аннары кардәшләрен чакырыр, канэчкеч җиде кардәше бар, килерләр, ул бичара тоткынны җиргә тотып атарлар, өстеннән чират үткәрерләр. Аннан соң бер бикле коеда эшкә кушарлар, аннан чыгарырлар, бер төпсез коесы бардыр, шунда салдырыр. Мин бу эшләргә хәйранмын, кызганыч ки, аларны мин тыя алмыйм, кулымнан һичнәрсә килмәс. Менә мин рас сөйләдем, син дә минем кебек дөресен сөйлә һәм миңа әйт: кайдан килдең, кайда китәсең һәм бу шәһәргә ник килдең? Әгәр дөресен сөйләсәң, барам, өйдә ни гомердән бирле бу юл белән казанган мал бардыр, аны алам һәм сине качырам, бергә китәрбез, – диде. Вәзир бу сүзләрне ишетте, «аһ» итеп әйтте:
– И, кыз! Миңа ярдәм ит, мине ул упкыннан коткар! – диде. Җария әйтте:
– Инде хәлнең ничек булганын, тугрысын сөйлә, аннары мин – җария – синең эшеңә мәшгуль булырмын, – диде.
Вәзир мескен хикәятен – төзүче остага хөсетлек итеп, падишаһка чакканын, ахырда падишаһ белән вәзирләрнең үч алырга карар итүләрен тәмам сөйләде. Төзүченең хатыны ул сүзләрне ишетеп, гаҗәпкә калды. Аннан җария:
– Хәзер барам, сизенгән җирләремнән ачкычны эзлим, аннары киләм, сине коткарам, бергә китәрбез, – диде.
Китте-барды, икендегә тикле йоклады. Икендедән соң торды, кире бакчага барды. Вәзир яңадан кычкыра башлады:
– Кайда ачкыч?! – диде. Җария:
– Шулвакыттан бирле эзләдем, эзләмәгән җир калдырмадым, таба алмадым. Шулвакыт бибиемнең кардәше килде, минем белән тарткалашты: «Кичәге ирне миңа китер, бер эш күрсәтәм, берьеллык ачуны аннан чыгарам», – диде. Мин бер сылтау табып, көчкә котылдым, «хәбәрем юктыр», дидем.
Әйтте:
– Һай! Ни сөйлисең, туганым мине шул эш өчен күндерде, әлбәттә, мин дә, юлдашларым да аннан ачуыбызны алабыз, – диде. Шулай сөйләшкән арада, исереклеге җиңде, ятты да йоклады. Куркамын, айныгач килер, сиңа әйткәнен эшләр, – диде.
Вәзир бу сүзне ишетте, «ләхәүлә» укыды. Аннан җария:
– Мине бу кич бүтән чакырма, – диде.
Вәзир әйтте:
– Ни өчен?
Җария:
– Шуның өчен: бибиемнең кардәше һәм җәмәгате бик усаллар, кан эчкечләрдер, алар монда булганда, кулымнан эш килмәс, – диде. Вәзир өметен кисте.
Аннары:
– Ачлыктан үләрмен, – диде.
Җария:
– Бибием авылга киткәндә ун батман икмәк һәм ун батман мамык калдырды. «Мамыкны язсын, чистартсын, эрләсен, әгәр шуны эшләсә, әҗеренә икмәк бирерсең, – диде. – Күршеләрдә дә эшләр кеше күп, тик синең хәтерең өчен генә бирәм, мамыкны эшкәрт, икмәкне аша», – диде. Вәзир чарасыз булды:
– Бер батман икмәгең белән бер батман мамыкны китер, эшкә мәшгуль булам, – диде.
Җария икмәк һәм мамыкны тимер рәшәткә аша ташлады, китте. Бер атна буе кире килмәде. Вәзир мамыкны эшкәртер, эрләр, икмәкне ашар иде.

***
Бу якта вәзирнең нүкәрләре хәлне белмәделәр, вәзирнең эзен-билгесен тапмадылар. Аннан әйттеләр:
– Бу хәлне ачсак, белдерсәк, безне тотмагайлары, «хуҗагызны нишләттегез!» диярләр, казага очрарбыз. Шул яхшы булыр: таралыйк, һәрберебез бер якка китик, – диделәр, төрле якка сибелделәр, атларны, дөяләрне һәм тукымаларны үзләре белән алып киттеләр.
Вәзир мамыкчы булып китте. Вакыты-вакыты белән җария янына килеп, сакалыннан көлер иде.
***
Килдек бу якка. Гүәшир мәлиге күрде: вәзире ун көндә килмәде.
– Ни булды, гаҗәп? – диде. Баягы вәзирләр:
– Мәгәр төзүченең хатыны белән кавышулары хуш булды, берничә көннән соң кайтып җитәр, – диделәр.
Бу вакыт тагын ун көн үтеп китте, вәзир кайтмады. Падишаһ вәзирләрне шелтәләде. Вәзирләрнең берсе тагын рөхсәт сорады:
– Барыйм, хәлнең ни икәнен ачып кайтыйм, – диде.
Бу тагын китеп, ун көн торды. Бер-ике нүкәре белән Бим шәһәре ягына йөзләнде. Берничә көннән Бим шәһәренә килеп җитте. Төзүчедән билгеләрен алган мәхәлләдә кунды.
Карчык, гадәтенчә, килде, хезмәт итте. Вәзир:
– Ни кеше син? – дип сорады. Карчык үзен аңа белдерде:
– Олыларга хезмәт итәмен. Бер олы монда килгән иде, аңа хезмәт иттем, ни кирәк булса шуны эшләдем, шуның өчен миңа күлмәк багышлады. Бу җирдән шөкерләр кылып китте. Менә сезгә килдем, хезмәт итәм, ни бар исә, шуны башкарам, – диде.
Вәзир сорады:
– Ул кеше ниндиерәк кеше иде?
Карчык билгеләрен сыйфатлап бирде. Вәзир үзенең дусты икәнен белде. Сорады:
– Инде ул кеше кайдадыр?
Карчык:
– Кайда киткәнен белмәдем, – диде. Вәзир күңеленнән: «Шаять, башка юлдан кайтып киткәндер, шуның өчен очрашмадым», – диде. Аннан карчыкка әйтте:
– И, апа! Мин берничә көн монда булам. Минем әгәр йомышым бар икән, сиңа әйтсәм кирәк, синең белән килешербер, син миңа бер гүзәл табып бир, – диде. Карчык:
– Монда күршедә бер гүзәл бар, ире төзүчедер, сәфәрдәдер, ул теге әүвәл килгән олы белән күрешеп, күңелен күргән иде. Боерсаң, синең өчен дә сөйләшермен, – диде. Вәзир әйтте:
– Ул әйткән кешең минем кардәшемнең углыдыр, аннан мирас итеп, ул гүзәлне миңа җиткерсәң, яхшы булыр иде, – диде.
Карчык торды, яңадан төзүче хатыны янына барды. Әйтте:
– И, кызым! Син миңа җанымнан газизсең, галәмнең яхшылыкларын синең өчен бирер идем. Бел: бер кеше килде, баягы кешедән дә мең тапкыр баерак, хезмәт итәр, сине сорар. Боерсаң, барам, биргән бүләген китерәм, – диде.
Төзүче хатыны бу сүзне ишеткәч, белде: вәзирләрнең берседер, хәбәрләр ишетергә килгән.
– Ярар, хуш килде! – диде, аннан карчыкка әйтте:
– И, апа! Үзең беләсең, минем тышка аяк басканым юк, чөнки дошманым күп. Әгәр ул кешенең теләге бар икән, монда үзе килсен, – диде.
Карчык бу сүзне вәзиргә кайтып әйтте. Вәзир кабул итте.
– Кулыма мәгълүмат керер, мәлик катында сүзем өстен булыр, – диде. Шундук бер кисәк кыйммәтле тукыманы карчык артыннан биреп җибәрде.
Ул да төнлә ханым катына барды. Элгәреге хәлләр аның да башыннан кичте. Баз ишегенә китерделәр. Тоткын вәзир «авылдан хатынның кардәшләре килде», дип уйлады, бер почмакта шыпырт кына утырды. Икенче вәзирне дә баскычтан аска тәгәрәтеп төшерделәр, капкачны бикләп куйдылар.

***
Икенче вәзир гафләт йокысыннан уянды, үзенең җир өстендә ятканын күрде. Үзе белән нәрсә булганын белмәде.
Менә кояш нуры бакчага төште, рәшәткәләр аша базны яктыртты. Вәзир ул почмактан карады, үзенең дустын күрде, таныды.
– Монда ни эзлисең? – диде. Ул әйтте:
– Син ни эзләсәң – мин дә шуны эзлим, – дип, хәлен, хикәятен – һәммәсен сөйләп бирде. Әүвәлге вәзир бу вакытка тикле җария сүзенә өмет тотар иде, әмма бу мизгелдә хакыйкатьне белде: барысы да мәкер икән. Өметләрен кисеп утырдылар, елаштылар.
Бераздан соң ханым җарияне бакчага җибәрде.
– Нишлиләр икән? – диде. Җария килгәч, икенче вәзир аны күреп, ялварды, һаман ялыныч сүзләрен әйтте. Җария һаман җавап бирде, һаман каннарын йоттырды. Хәл шуңа җитеште, икенче вәзирнең карыны ачты, үзен кызгандыра башлады, шикаять кылды. Беренче вәзир әйтте:
– Бер батман мамык эшкәртсәң, бер батман икмәк бирерләр, – диде. Икенче вәзир әйтте:
– Мин җариягә берәр нәрсә багышлармын, күңеле хуш булыр, безне коткарыр, – диде. Беренче вәзир:
– Һай, бу уйдан азат бул, мондый сүзләргә алдана торган дошман түгелдер, нәрсәң бар – барысын аңа багышласаң да. Безнең яшәү чыганагыбыз аның кулындадыр. Бәла вә каза күптер, әмма барысыннан да яманрагы шул булыр: авылдан усаллар килсәләр, безне җиргә ташларлар, өстебездән чират кичерләр. Безгә үлсәк – яхшырактыр, ул бәладән котылырбыз. Күзеңне ач, ни оерсың! – диде. Вәзир кычкырып елый башлады, үзен-үзе күралмыйча, үрсәләнеп-корсаланып торганда җария тагын килде. Икенче вәзир елады:
– Ачлыктан үләм, – диде. Җария әйтте: – Бибием авылга китте, миңа шуны кушты: «Ул тоткын мамык эшкәртергә риза булса, ул эшне куш, эшләсә, икмәк бир, башкарырга теләмәсә, башка кешегә бир, эшләсен», – диде.
Икенче вәзир чарасыз булды:
– Бар, китер, – диде. Җария тагын бер батман икмәк белән бер батман мамык китерде. Мамыкны эшкәртерләр, эрләрләр, икмәкне ашарлар иде. Җария һәрвакыт килер, боларны куркытыр иде:
– Менә авылдан усаллар килер, сезне шулай-шулай итәрләр, – диер иде.
Бу хәлгә бер атна үтеп китте. Икенче вәзирнең нукәрләре дә әсбапларны бүлештеләр, төрле якка таралыштылар.

***
Икенче вәзирнең вәгъдә иткән кайтыр көненнән берничә көннәр үтеп китте, әмма хәбәре беленмәде. Өченче вәзир борчылды, ул да китәргә рөхсәт сорады, ун көннән кайтырга вәгъдә итеп, китеп барды.
Яраннарын эзләп әлеге шәһәргә килде. Тегеләр белән булган вакыйга моңа да иреште. Кыскасы, эш шул хәлгә җитте: аны баз ишегенә китерделәр. Эчтәгеләр тавышларны ишетеп, курыктылар, җария сөйләгән башкисәрләр килде, дип уйладылар, почмакка качтылар, Төзүченең хатыны, кәнизәк һәм хезмәткәр өченче вәзирне ул михнәт урынына ташладылар, капкачны бикләп, кире киттеләр.
Менә таң атты. Өченче вәзир:
– Бу нинди җирдер? – диде. Әхвәлне белдерделәр, таңга калды.
– Чарабыз нидер? – диде. – Хатынның әллә фәйләсуф ташы бар микән, кем явыз ният белән килә – һичшиксез тотыла, кем хөсетлек итсә – менә шундый хәлгә төшә, өмет агачының җимешен татый алмый, – дип елаштылар. Өченче вәзир:
– Бу мамык белән орчыклар нидер? – диде.
– Бераздан карының ачкач, белерсең, – диделәр.
Болар бу сүздә икән, җария бакчага керде:
– И, хуҗалар! Зәхмәтләрдән арынып, мунча керәсегез килсә, бу төшкә килегез, өстегезгә су сибәм, коеныгыз, – диде. Баштагы вәзирләр моңа күнеккәннәр иде инде – көлештеләр. Өченче вәзирнең ачу уты бугаз төеренә тыгылды, әйтте:
– Әй, утларга салучы мәкер иясе! Сиңа ни явызлык иттек? Бездән алганыгыз сезгә хәләл булсын, безгә юл бир, җаныгызга башка борчу китермәбез, – диде. Җария әйтте:
– Мине нигә сүгәсең, ник кагасың? Менә авылдан канэчкеч башкисәрләр килсә, күрмәгәнегезне күрсәтерләр. Хуҗабызга ялганлап, шундый яман фикерләр белән вәзирлек итәр идегез, инде менә шуның үчен сездән алырлар. Йокламагыз, бераз сабыр итегез, – диде. Аннан китте.
Кире килде. Эшчеләргә эш һәм икмәк китерде.
– Яхшы эшләгез! – диде. Өченче вәзир әйтте:
– Миңа да эш һәм икмәк китер, эшлим, – диде.
Җария:
– Бибием миңа кушты: «Әгәр бу азгын тоткын сораса, игелегең өзмичә, аңа эш бир, әгәр риза булмаса – бирмә», – диде. Ни диярсең, әгәр риза булсаң, эш китерәм, – диде.
Өченче вәзир риза булды, аннан җария каба, орчык, бер батман җеп эрләрлек мамык һәм шул ук микъдар икмәк китерде.
Болар шул хәлдә калдылар. Өченче вәзирнең хезмәткәрләре, вәзир китеп югалганнан соң, шактый вакыт көтеп тордылар да, аннан калган малларны бүлешеп, төрле якка киттеләр.

***
Гүәшир мәлиге күрде: эш болай булды, вәзирләренең һичбере күренмәде, гаҗиз калды. Әйтте:
– Бу эшкә үзем бару кирәктер, хәл нидер – үземә күреп кайту кирәк, – диде.
Атланды, биш-алты голәм һәм бер өстәмә ат белән Бим шәһәренә юнәлде. Шул ук мәхәлләдә кунды. «Шәһәргә йәнә бер олы килде» дип, ыгы-зыгы купты. Шундук теге карчык килеп, шаһны тәбрикләде һәм догалар кылды. Мәлик карчыктан:
– Ни кеше син? – дип сорады. Карчык үзен белдерде, һөнәрләреннән хәбәр бирде. Падишаһ әйтте:
– Менә шундый сыйфатлы кешеләр килдеме?
Карчык әйтте:
– Бу сез сораган кешеләр монда утыз-кырык көн эчендә аерым-аерым килделәр. Аларга хезмәтчелек иттем, төзүче хатынын әзерләп бирдем, ашадылар-эчтеләр, гыйшрәтләр иттеләр, дүртешәр көн торып, саулык белән кайтып киттеләр.
Падишаһ күңеленнән әйтте:
– Аһ, кызганыч! Ул фетнәчеләр барырлар, мин анда булмагач, төзүчене ышандырырлар. Иртәгә иртүк кайтып китәм, – дип фикер итте. Әмма шулай да, төзүченең хатынын күрмичә, китмәскә карар итте.
Бәс, карчык баягы юл белән падишаһны ул урынга җиткерде.
Менә төзүче хатыны падишаһны күрде, белде: шаһиншаһлык нуры йөзендә чагыла иде. Падишаһны бик яхшылап, кадерләп каршы алды, тәхеткә кичерде, үзе кулын кушырып, каршында торды. Падишаһ ишарәт итте, утырырга кушты. Аннан җария ширбәт китерде, төзүче хатыны тәмләп карады, шаһка сузды. Аннан тәгам килде – ашадылар. Шәраб килде, җария падишаһка сузды, падишаһ алды, эчте, һәр мизгел саен төзүче хатыны падишаһка яңа хезмәт күрсәтер иде. Падишаһ аның күркәмлеге һәм кешелегенә гаҗәпләнде.
– Ни булыр иде: бу изге ханым минем хатыным булса, – диде. Аннан бергәләшеп эчәргә ханымны кыстады. Ханым әйтте:
– Авылдан кардәшләрем киләчәктер, зинһар, бүген мине бу эштән азат тот, – диде. Падишаһ кабул итте, сәрхуш булганчы эчте, (һушны җибәрә торган даруны бирмәделәр, падишаһ булганы өчен хөрмәт иттеләр).
Төннең яртысы җиткәч, хезмәткәргә куштылар, ул тыштан килеп, капканы шакылдатты. Капка каккан тавыш ишетелгәч, хатын падишаһтан түбәнчелек белән гафу үтенде. Падишаһ:
– Ни булды? – диде. Ханым:
– И, хуҗа! Аһ, ул кардәшләрем килде, – диде. Падишаһ әйтте:
– Йә, мин инде кая барыйм?!
Ханым әйтте:
– Шушында, бакчада бер аулак җиребез бар, боерсагыз, шунда илтәм, – дип, тордылар, шунда бардылар. Җария култык астына керде, ханым биленнән алды, капкачны ачтылар, падишаһны эчкә куйдылар. Капкачны бикләделәр, бакчада яшеренеп тордылар, ни сүзләр кичсә – барысын да ишетерләр.
Падишаһ эчкә килеп кергәч тә, тоткыннарның берсе әйтте:
– Орчыгымны сындырма, саклан! – диде.
Икенчесе:
– Мамыгымны таратма! – дип кычкырды.
Өченчесе:
– Шүре тактасына басма! – дип акырды.
Падишаһ эчкә карап әйтте:
– Бу әллә мамыкчылар базарымы, йә булмаса, авыл мәхәлләсеме? — диде.
Бер-берсенең авызыннан һәм сүзеннән белештеләр, бер-берсен таныдылар, вәзирләр тордылар, падишаһның аягына егылдылар.
– И, хөкемдар! Монда нәрсә эзләрсең?! – диделәр, хәлләрен кыскача һәм төгәл сөйләп бирделәр. Падишаһ әйтте:
– Әй, затсызлар вә ялганчылар! Әшәкелекне минем хакымда һәм ул мескен төзүче хакында чигенә җиткердегез. Инде ул бу хәлләрдән гафил булып, белми утырыр, ә сез рисвай булып, дәүләтсез калып, монда бу хәлләргә дучар булып, тормышыгыздан кул юдыгыз. Менә мин дә сезнең шомлыгыздан монда төшеп, кол булдым. Бу төзүче хатыны минем тәкъдимем һәм сезнең сакалыгыздан көлеп, бер эш эшләде ки – кыямәт көненә кадәр дастан итеп сөйләрлек булды. Ул ак йөзе һәм гөнаһсыз күңеле белән көлеп, ә сез оятка калып, елап утырасыз. Тәңре Тәгалә миңа моннан котылу бирде исә – сезгә кыен ашатырмын, галәмгә гыйбрәт булырсыз, моннан соң һичкем мөселман хатынына падишаһлар янында яла ягарга кыючылык итмәс. Әгәр монда калсам – кулымнан җаныгызны коткардыгыз, – диде.
Төзүченең хатыны бу шелтәләрне ишетте исә, белде: чынлап та падишаһның үзе икән. Шундук кәнизәккә боерды, шәм һәм күн мендәр китертте, капкачны ачып керде. Шәмне падишаһ каршында куйды, мендәрне астына салды. Аннан йөзен җиргә куйды, әйтте:
– Әй, бәхетле хөкемдар, вай, атаклы падишаһ! Яшең озын булсын; хатыннар әгәр кабыргадан яратылган икән, әгәр кемлегенә карамыйча, бу хатынның әйткәне һәм эшләгәне акылдан һәм кануннан тышта икән – бу кыючылык һәм әдәпсезлек бу җариядән сезнең хакыгызда белмәгәнгә күрә пәйда булды, кичерегез, – диде.
Мәлик әйтте:
– Йөз-мең афәрин пакь табигатеңә булсын! Җиһан ирләренә шул тиешледер: коллыгың гашиясен түшләрендә, ихласың алкасын колакларында тотсалар, һәм кыямәт дәверенә тикле бу хикәятне сөйләсәләр: һич гаеп итәчәк эшең юктыр, хуш иттең, җаныңа сыйхәт булсын! Бу дәүләтсезләрнең хакыннан көлдең, болар синең иреңне хуш тотканым өчен көнләделәр, аягын элмәккә тыгарга теләделәр, әшәкелекләрен бу урынга җиткерделәр. Ходайдан вакыты килсә, күрерсең, тиешенчә җәзаларын бирермен, – диде. Ханым яңадан башын түбән икеп, алкышлар итте. Падишаһны алды, тышка чыкты, капкачны бикләп куйды. Ханым падишаһ алдыннан шәм тотып барды, өйгә керделәр, йәнә мәҗлес төзделәр, утырдылар. Падишаһ шәраб касәсен кулына алды, аяк өсте торып, тугрылыклы хатын шатлыгына эчте. Аннан әйтте:
– Ханым! Син минем ахирәткәчә кыз кардәшем булырсың, инде моннан соң бу өйдә утыру миңа ярамас, кайтып китәм, өемдә ятармын, – диде һәм йөрде. Ханым алдыннан шәм белән барды, капкага кадәр падишаһны озата чыкты.

***
Мәлик шулвакыт кунакханәгә кайтты, иртәгесенә тикле ул хатын исеменә шәраб эчте. Һәрдәм ул хатынның сыйфатын сөйләде, акылын, изгелеген мактап, хуш күңел белән утырды.
Таң атканда төзүче хатыны, төрле яхшы нәрсәләрдән бүләкләр әзерләп, гафу үтенеп, падишаһка җибәрде. Падишаһка бу хәрәкәт хуш килде.
Аннан падишаһ боерды, ул өч тоткынны чыгардылар, йөкләр өстенә ныгытып беркеттеләр, шул көнне үк Бим шәһәреннән чыктылар, Гүәширгә юнәлделәр. Төзүче хатынына якты йөз, ягымлылык күрсәттеләр, иренең котылуына өмет белдерделәр.
Менә Гүәширгә кайтып җиттеләр, мәйданда өч дар агачын бастырып куйдылар, бер-беренә каршы ул өч вәзирне асып куйдылар… Игълан иттеләр: «Кем дә кем гөнаһсызга явыз ният итә – җәзасы шушы булыр!» – дип.
Аннан соң падишаһ төзүчене чакыртты, күңелен күрде, юатты. Вәзирлекне аның исеменә беркетте, өч вәзирнең йорт-җирен, әсбабын: милкен аңа багышлады. Аннан утырып йөрү өчен җиһазланган йөк хайваннары, хадимнәр бүләк итте.
Падишаһ боерды:
– Төзүче өенә кайтсын, сагынган кешесен күрсен, – диде.
Төзүче өенә кайтты, хатыны белән күреште, кулын һәм аягын үпте, шат күңел белән елмаеп-көлеп утырдылар, хатыны башыннан кичкәннәрне хикәят итте, төзүче тыңлап, сөенде, Тәңрегә шөкерләр итте.
Падишаһ Гүәширгә күчеп килергә тәкъдим итеп, хат җибәрде. Риза булдылар. Падишаһ тарафыннан кәрван килеп, төзүче белән хатынын Гүәширгә алып кайттылар. Җәннәт кебек сарайда ул изге хатынны кундырдылар. Сарайның бөтен эчке эшләре, хәраме белән идарә итүне аңа тапшырды. Төзүче оста тыштан, ул эчтән хаким булдылар.

***
Бу хикәят алардан ядкяр булып калды. Бу хикәяттә күп файдалар бардыр. Афәрин язучысына, күчереп язучыга, укучыга һәм тыңлаучыга булсын!

Текстны басмага Нәҗип Нәккаш-Исмәгыйль әзерләде.

Хикәятнең журналдагы исеме — «Бим шәһәре төзүчесе һәм Гәүшир падишаһның вәзире»

Кирмән – Иранның көньягындагы шәһәр.
Бим – Иранның көньягындагы шәһәр. Бим хәзер «Бам» рәвешендә йөртелә.
Самшит – көньякта үсә торган кыйммәтле агач төре.
Күшек – җәйге сарай, павильон.
Шәш – ит кыздыра торган тимер чыбык.
Кәбап – шәшкә тезеп кыздырылган ит, шәшлек (шашлык).
Дәлилә – күп хикәятләрдә сурәтләнгән, хәйләкәрлеге белән дан тоткан хатын.
Карабаш – кол яки хезмәтче хатын. Яулыксыз йөргәнгә «кара баш» дигәннәр.
Җария – хезмәтче кыз.
Голәменә – хезмәтче ир-егет.
Кадыйр – Аллаһның мактаулы исеме: кодрәтле көчле.
Сакыйлык итү – эчемлекне салып, касәләрне тутырып тору, кыстап эчертү.
Биби – хуҗа хатын, хуҗабикә.
Гыйнаять – булышлык, кайгырту.
Икенде – өйлә белән ахшам (кичке намаз) арасындагы вакыт.
Ләхәүлә – «Ләхәүлә вә лә кувәтә иллә Билләһи-л-галийу-л-газыйм» («Бөек вә олуг Аллаһтан
башка һич көч юктыр») догасының беренче сүзе.
Батман – авырлык үлчәү берәмлеге, 2,5-8 килограммнар арасында.
Фәйләсуф ташы – борынгы алхимиклар ышануынча, төрле металлдан алтын ясый торган, кешенең ниятен белдерә торган мистик таш.
Гыйшрәт итү – күңел ачу, кәефләнү.
Тәхеткә кичерде – «тәхет» биредә биек урын, кресло.
Гашия – ияр астына куела торган киез.
Алкышлар – мактау.

Комментарий язарга