Биләр һәм лашманнар ядкяре

Дөньяда диңгездән энҗе эзләүчеләр турында язылган маҗаралы китаплар бар. Әле тагын халкының ерак үткәненнән, үз нәселенең тирән тамырларыннан энҗе-якутларга тиң вакыйгалар һәм асыл затлар эзләп табып, шуларны язып калдыручылар да бар. Болары – гыйлем ияләре, иң зур хөрмәткә лаек җаннар.

Әмма халык тарихы шулкадәр зур һәм тирән, аны аз санлы гыйлем ияләре генә өйрәнеп бетерә алмый. Шулай булгач, нишлибез инде? Бу сорауга Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибы Рөстәм Бакиров дуслары-теләктәшләре белән бергә язып чыгарган «Безнең тамырлар – Бизнәдә!..» исемле саллы китабында шактый төгәл җавап бирә кебек. Дөресрәге, китап үзе үк әлеге сорауга җавап инде. Кемдер табып биргәнне көтеп тормагыз, мөмкинлегегез булганча, үз нәсел тамырларыгызга үзегез төшәргә тырышыгыз, кеше гомерләре бик кыска, ашыгыгыз, сезнең әле зилзиләле чорларда яшәп гомер кичкән әти-бабайларыгыз югалтканны да эзләп табасыгыз һәм язып калдырасыгыз бар, дия кебек ул.

«Чын тарих, минемчә, гаилә, авыл, район, кыскасы, төбәк тарихыннан башланырга тиеш, – ди галим Фаяз Хуҗин. – Безнең төп байлыгыбыз – хезмәт кешесе, дияргә яраталар түрәләребез. Ә тарих китапларын алып карасаң – кенәзләр дә патшалар; алар алып барган бетмәс-төкәнмәс сугышлар да асылына тиз генә төшенеп җитә алмаслык сәясәт. Хезмәт кешесенә урын калмый тарихта. Шуңа күрә дә инде үз тарихларын һәвәскәрләр яза».

Китапны язып, төзеп, редакцияләп чыгаруда Әнвәр Хәйри, Нәҗип Нәккаш кебек галимнәр, Мирсәй Гариф, Нәкыйп Каштанов, Флёра Тарханова, Шаһинур Мостафин кебек танылган каләм ияләре катнашкан, китапны бизәү, шәҗәрәләр төзүне бу эшнең остасы Нәҗип Нәккаш башкарган. Әйе, Фаяз әфәнде Хуҗинның кереш сүзендә «үз тарихын һәвәскәрләр яза» диелсә дә, бу китап авторларына карата «һәвәскәр» төшенчәсе туры килеп бетмидер. Хәер, ут күршеләребез «Башкорт авыллары тарихы»н дәүләт югарылыгында әзерләп, инде күптән бастырып чыгарганда, бездә бу кирәкле эшнең быелга кадәр аерым энтузиастлар кулында кала килүен «һәвәскәрлек» дип бәяләү урынсыз да түгелдер. Бакиров һәм аның фикердәшләре академик басма чыгарырга әзерләнгәндәй, составына белгечләр дә кергән махсус редколлегия төзеп керешкәннәр бу четерекле эшкә. Өч-дүрт елга сузылган тынгысыз хезмәтләре 560 битле, искиткеч бай мәгълүматлы, йөзләгән фоторәсемле гаҗәеп китап булып гәүдәләнгән. Аны «Сүз» нәшрияты дөньяга чыгарган. «Авторлар турында белешмә»не укып хәйраннар калырлык: кемнәр генә юк анда! Элгәре саналганнарыннан тыш, фикерле һәм каләмле затларның иң асыллары – Разил Вәлиев, Рафаэль Хәкимов, Нурмөхәммәт Хисамов, Роза Туфетулова, Резеда Вәлиева, Рашат Низами, Мәгъсум Гәрәев, Нәсим Акмал, Ркаил Зәйдулла, Шәмсия Җиһангирова, Зиннур Хөснияр…

Эшне «Бизнә» атамасының килеп чыгышын өйрәнүдән башлыйлар. «Башлау» сүзе монда урынсызрактыр, бәлки, чөнки бу атама моңа кадәр дә өйрәнелгән кебек иде инде. Урысча язылышындагы «Бездна»дан чыгып, кайберәүләр аны «төпсез» сүзеннәндер, дип гөманладылар. Бу хакта Марсель Гариповның кызыклы язмасы бар. Янәсе, авыл буласы урынга иң элек килеп урнашкан тугыз бабай урман уртасында бер күлгә юлыкканнар. Аның тирәнлеген белер өчен таяк тыгып караганнар, әмма таяклары күлнең төбенә җитмәгән. Төпсез икән бу, дигәннәр дә, имеш… авылга Бездна исеме ягылып калган. Әллә кайчангы татар бабайлары күл тирәнлеген нилектән болай «урысча» үлчәгәннәрдер, риваятьне язып алучылар бу сорауга җавап бирми. Ә менә галим Әнвәр Хәйри «төпсез»нең нигезсезлеген архив материаллары ярдәмендә ачып салган: баксаң, авыл атамасы элегрәк урысча документларда да «Безна» рәвешендә, уртада «д» хәрефеннән башка язылып килгән икән, ләбаса. Авыл атамасы «Би үзәне» сүзләреннән барлыкка килгән, дип раслый галим һәм моннан соң аны татарча Бизнә, русча Безна дип кенә язарга тиешлеген искәртә. Табиб һәм язучы Нәкыйп Каштанов исә «Бизнә»нең «бәҗәнәк» сүзеннән килеп чыгу, ягъни авылга исем биргән елганың кайчандыр «Бәҗәнәкләр елгасы» дип аталу ихтималын күрсәтә.

Әнвәр Хәйри бу авылга биләр нигез салуын, аларның берсе Үтәш атлы булуын искәртә. Мөхтәрәм галим китапның җитмешләп битен биләгән, архив документлары белән ныгытылган мәкаләсендә Бизнәнең шанлы тарихыннан гаҗәеп мәгълүматлар китерә. Пётр патша заманында Бизнәдә генә түгел, тулаем, бу авыл кергән Сембер губернасында бик күп лашманнар яшәгән, төгәлрәге, биредәге татарлар үзләрен лашманнар дип йөрткәннәр. Лашманлык искиткеч авыр, нужалы хезмәт булган, ул кадәресен безнең чор дәреслекләрендәге «Лашман бәете»н укып та белгән идек. Ләкин лашманлыкның кайбер өстенлекләре дә булган. Шул өстенлекләреннән һәм кайбер хокукларыннан мәхрүм калу куркынычы тугач… хәер, биредә өзек китерергә дә мөмкиндер: «Казна крестьяны дәрәҗәсендәге крестьяннарны җирле кенәз хакимиятенә күчереп, удел (җир) крестьяны ясарга теләгән канунга (безнең бүгенге федераль финанслаудан җирле хакимият карамагына күчереп кую кебек) буйсынмыйча, башка крестьяннардан, хәтта урыс крестьяннарыннан да аермалы буларак, махсус өстенлекләр бирә торган лашман – урман кисүче (немец теленнән: «лаше» – киселергә тиешле агач, «ман» – шул агачны кисүче ир кеше) дәрәҗәсен, үзләренең динен-иманын, хокукларын саклап калыр өчен шул төбәктәге 40 меңнән артык кешене күтәреп, хаклык байрагы астында берләшеп, хөкүмәткә каршы чыга. Бәхеткә, кораллы бәрелешкә үк барып җитми калган бу баш күтәрүдә алар диннәрен дә, лашман дәрәҗәләрен дә, хокукларын да саклап калалар. Ә үзләрен рәнҗетергә дип килгән кенәзне һәм хөкүмәтнең башка вәкилләрен кулга алып, сак астына утыртып, бикләп куялар. Патша хөкүмәте дә, губернатор да, кенәз Бестужев та һәм хакимиятнең башка вәкилләре дә Бизнә татарлары алдында чигенергә мәҗбүр була».

Менә нинди булган икән бүгенге Бизнәлеләрнең ерак бабалары! Инде яңарак чорга кайтыйк. Менә 1945 елның 16 апреле. Безнең сугышчылар дошманны куа-куа Нейсе елгасын кичәргә әзерләнәләр. Шулчак дошман снаряды причалны җимерә. Күпернең йөзмә өч кисәге, кызу агымга эләгеп, түбәндәрәк пехота чыгып бара торган күпергә якынлаша. Сәйфулла Бакиров алар артыннан ташлана һәм, понтоннарны эләктереп, бар куәтенә агымга каршы сөйрәргә тотына. Ярдәмгә килгән Дедунов белән бергә (бүтән иптәшләре сафтан чыккан була), алар теге өч «бәйсез»не причалга китереп ялгыйлар, бик күп сугышчыны һәлакәттән саклап калалар. Сәйфулланың өченче дәрәҗә «Дан» ордены – Нейседа кылынган батырлык истәлеге.

Бизнә – мәшһүр Шиһабетдин Мәрҗанинең дә нәсел тамыры ялганган авыл икән. Аның әнисе Бибихәбибә абыстай биредәге Иске Чокалы авылыннан булып, әнисе ягыннан бабасы Мортаза, Мортаза улы Мозаффар Бизнәдә имам-хатыйп һәм мөдәррис булып торганнар, вафат булгач, шунда җирләнгәннәр. Әнвәр Хәйри затлы ике нәселнең (Үтәшнекеләр һәм Шиһабетдин хәзрәтнең бабалары) кайсыдыр буында туганлашкан булу ихтималын яза, чөнки «затлы нәселләрнең үз аралашу мохите, үз туганлашу даирәсе булган», – ди ул. Нәкъ шундый туганлашулардан Шиһабетдин Мәрҗаниләр (Шиһабетдин Мәрҗанинең үз чо­ры хәзрәтләреннән аерым бер мәгъ­рифәтлелеге, киң карашлылыгы һәм рухи хөрлеге менә нинди тамырларга килеп ялгана икән!), соңрак «арбаны йөге-ние белән күтәрә» алган, сигез балалы Атаулла, аның улы, кыю сугышчы Сәйфулла, Сәйфулланың белемле, ил-көнгә игелекле җиде улы, аларның күркәм дәвамчылары үсеп чыккан һәм, сөбханалла, үсә тора.

Китапта Бизнә күршесе Мунчәли авылы да еш телгә алына. Фронтка Сәйфулла Бакиров нәкъ шушы авылның Ләбиб дигән кешесе белән бергә киткән икән. Аннары да гел бергә булганнар, бер-берсенә «туган» дип кенә дәшкәннәр. «Киемнәреңне киптереп кияргә дә өлгермисең бит», – ди торган булган сапёр Ләбиб берөзлексез суда чупырдаучы Сәйфуллага. Мунчәли авылын без әле тагын бер пәһлеван ир исеме белән бәйләп истә тотарга тиешбездер. Губернатор-фәлән генә түгел, Мәскәү-патша теләгенә дә каршы килеп, Татарстанның мөстәкыйльлек референдумын саклап калган мәшһүр прокурорыбыз Сәйфихан әфәнде Нәфиев нәкъ шушы авылныкы лабаса! Суверенлык каһарманнарының кайсы исәпсез мал, кайсы олы дәрәҗә эләктереп тынганда, бер шәхси файдасыз мәңгелеккә китеп барган башбирмәс лашман оныгының исемен дә берәр ничек мәңгеләштерү мәслихәт булыр иде.

Зур әзерлек, һөнәри осталык белән төзелгән һәм язылган бу китапта Чүпрәле төбәгенең данлы шәхесләре, аларның гүзәл эшләре тәфсилләп сөй­ләнә. Дөрес, Чүпрәлегә багышланган тәүге китап түгел бу, моңа кадәр Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Рафаил Субаевның «Чүпрәле: узган еллар, үткән юллар», журналист Александр Филипповның «Ерактагы якын Чүпрәледә» исемле һәм башка әйбәт-әйбәт китаплар бар иде. Әмма Бакировлар (китапта Рөстәм әфәнденең абый-энеләре язмалары да бар) һәм аның дуслары ике телдә язып чыгарган «Безнең тамырлар – Бизнәдә!» китабы тулаем төбәк тарихын да, Бизнә авылының меңъеллык үткәнен дә тирәнгәрәк төшеп, бик күп тарихи документларга нигезләнеп, төрле авторлар карашларын истә тотып өйрәнелүе белән бигрәк тә әһәмиятле һәм кыйммәтле. Китап авторлары, шанлы нәсел тамырларының олы гамәлләрен сурәтләү аша, «менә кемнәргә лаек булып яшәргә кирәк», дияргә телиләрдер.

Комментарий язарга