Бикә Рәхимова. Кайда?

Син, галәмнең якты йолдызыдай,
Яктыртучым минем – нурлым идең.
Гөлт иттең дә яндың, фидакарь җан,
“Пыскып кына яну – хурлык”, – дидең.

Сабыр җанымны да давыл итеп,
Өереп лә алдың, очсын, дидең.
Бар җаннарны тарткан гареш кебек,
Йолдыз белән тулды синең күгең.

Хыялыңнан алтын сарай кордың,
Ә ул нурга күмде дөнья йөзен.
Яшен-таштай мине көйдерсәң дә,
Тик нигәдер сулдың көн дә үзең.

Уйчанландың, гүя тирән дәрья,
Давылландың хәтәр җилләр барда;
Тик шулай да безнең эзләр калды
Кояш сукмагында – комлы ярда.

Йөгереп киләм Идел хозурына,
Сине табармын күк көзге ярда.
Акчарлаклар дәрья якасында
Кычкыралар ярсып: “Кайда? Кайда?..”
1989

Комментарий язарга