Онытылган юбилей

Азактан башлыйм.
Мин композитор, татар музыка сәнгатенә нигез салучыларның берсе булган Заһид ага Хәбибуллинның оныгы – Гүзәл Байкәева белән әңгәмәдән соң өйгә кайтып бара идем.

Салкын иде. Термометр күрсәткеченең утызга якынлашуы хак булгандыр. Әмма… әллә ничек, ул көнне суык эчкә үк үткән иде шул. Җанга ук… Үзенең 100 еллыгында “Бормалы су”, “Яшьләр вальсы”, “Пар ат”, “Гөлләрем” җырлары һәм “Раушан”, “Язгы җилләр” балетлары авторы, ТАССРның халык артисты (1970), РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1980), ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатын зурлап искә алып мәшәкатьләнмәделәр.

Әйтерсең, шәхес – юк. Һәм беркайчан булмаган да…

Заһит Хәбибуллин

Заһит Хәбибуллин

– Гомумән искә алмадылар, дия алмыйм, – дип башлады Гүзәл ханым. – “Яңа гасыр” телеканалы Идрис Газиевның документаль тасмаларга нигезләнеп хәзерләнгән бик матур тапшыруын күрсәтте. Дөрес, аны биш ел элек эшләгәннәр иде инде, ягъни, кабатлап күрсәтү булды бу. Аннары, ноябрь айларындамы икән, “Мәдәният дөньясында” тапшыруына чакырдылар. Әлеге бер сәгатьлек тапшыруда бабамны белгән композиторлар, аның җырларын башкаручылар катнашты. Җыр һәм бию ансамбленнән дә килгәннәр иде. Шулай итеп, менә, тартып-сузып ике чара…

Җәй көне үк мин, искә алу кичәсе оештырып булмасмы дип, Композиторлар берлегенә шалтыраткан идем. Ни дисәң дә, 100 ел – бик зур дата бит. Трубканы секретарь алды булса кирәк: “Спонсор табыгыз”, – диде. Бу сүзләр мине бик үпкәләтте, әлбәттә. Шулкадәр ямьсез күренеш! Аңлыйм, тормыш авыр хәзер. Заманасы да авыр. Әмма бөтен нәрсәне акчага күчереп булмый бит инде. Элегрәк, әлбәттә, һәммәсе дә бик югары дәрәҗәдә уза иде. Әйтик, 85 еллыгы Мәскәүдә, Глинка музеенда үткәрелде… Дөресрәге, Глинка музее каршындагы концерт залында. Без – әни, мин һәм кызым – әлеге тантанага барган идек. Бәйрәм берьюлы өч композиторга багышланды: бабама, Шәмсетдиновка, һәм тагын кемгәдер… Гафу итегез, өченчесен хәтерләмим. Күмәк бәйрәм кебек килеп чыга инде… Алар бит һәммәсе дә бер елгы, быел да шулай эшләргә мөмкин иде, ләбаса.

Зәйнәп Хәйруллина исемле бик яхшы сәнгать белгече бар иде. Хәзер вафат. Ул Казанның 49 нчы номерлы мәктәбендә Заһид Хәбибуллинның музее эшләп килә, ди иде. Музей, дип… Берәр почмактырмы икән? Бәлки, хәтта бүлмәдер дә… Үзем мин әлеге мәктәпкә барып җитмәдем. Мәктәп белән бабам арасындагы нинди бәйләнеш булганын да әйтә алмыйм. Мөгаен, килгәне булгандыр. Әйтә алмыйм.

– Ә сез аны ниндирәк итеп хәтерлисез?

– Беренчедән, бик шат күңелле, тормышка гашыйк кеше иде ул. Скрипка алуга шулкадәр үзгәрә иде ки, балкый башлый! Һәм башына килгән беренче көйне уйный, импровизацияли иде. Әлбәттә, ул килүгә табын хәзерләнгән була, әйтик, чәйме анда, яки “ачырак” нәрсәме… Халык көйләрен уйнаганын хәтерлим. Аннары, чәркәне алып, астын өскә бора, аны декага куеп, кабат уйный иде. Скрипка тавышының шулкадәр үзгәрә алуына исем киткәнен хәтерлим…

Ул һәрдаим авыллар, район үзәкләре буенча йөрергә яратты. Авылдан иҗат өчен җим, идеяләр җыеп кайтам, ди торган иде. Аңа табигать, авыл кешеләре белән әңгәмәләр, очрашулар кирәк булган, күрәсең.

– Бала чагын искә ала идеме? Әйтик, балалар йортында тәрбияләнгән чорын…

– Ул бу темага сөйләшергә яратмады. Җиңел булмагандыр. Бәлки, шул тормышы чыныктыргандыр да? Чөнки характеры нык иде аның. Рухы да нык иде. Егәрле дә иде ул. Бер карасаң, шат, елмаеп кына йөри торган кеше… Әмма тормыш принципларына кагылучылар булса, бәхәсләшергә дә мөмкин иде, трибунадан үз фикерен белдерергә дә. Шушы кыюлык бала чагында яралгандыр инде.

– Миңа билгеле булганча, бу елларда ул сукбайга әверелә. Балалар йортыннан кача, караклар шайкасы белән бәйләнешкә керә…

– Бу турыда бер дә әйтә алмыйм. Белмим, кем әйткәндер сезгә моны…

– Укыдым (елмаям). Ләкин ул талаудан, хулиганлык кылудан баш тарта. Аны кыйныйлар, ә азактан шайканың башлыгы самосуд ясый: Заһидның бармакларын имгәтәләр...

– Ә-ә-ә, бармаклар… Әйе, искә төште менә. Чыннан да, бармаклары имгәнгән иде шул. Консерваториядә бу бармаклар белән уйнап булмый, дип әйткәннәр аңа. Бик нык уйныйсы килгәндер, уйныйсы килү теләге көчлерәк булгандыр – ялгышканнар бит. Әйе, искә төште менә. Бармакларының гадәти, сау түгеллеге күзгә үк бәрелеп тора иде. Әллә кадак кагалар инде аларга…

– Солтан Габәши Заһид Хәбибуллинның тормышында зур роль уйный…

– Әйе. Бабам Актүбә шәһәренең бер чәйханәсендә эшләп йөргән вакыт бу: өстәлләр сөрткән, савыт-саба юган, шуның ише “кара” эш. Ә чәйханәдә музыкантлар уйный торган булган. Биредә ул беренче тапкыр скрипка тавышын ишетә. Латыш скрипкачы аңа бу уен коралында ничек уйнарга икәнен күрсәтә, әйтик, беренче дәресләр бирә. Үзенең искә алулары буенча, шуннан соң ул скрипкадан аерылмый…

Көннәрдән беркөнне Актүбәгә концерт белән Габәши һәм Әлмөхәммәтов киләләр. Концерттан соң чәйханәгә керә болар, һәм яшь татар егетенең – Заһидның – скрипкада уйнавын ишетәләр. Габәши шулвакыт бабамны Казанга чакыра, сиңа укырга кирәк, ди, үз адресын калдыра. 17 яшьлек һәвәскәр скрипкачы Казанга барырга акча җыя башлый…

Бәлки, беренче иҗади адымнарын атлап кына маташкан музыкантның юлында мондый кеше очрамаган булса, вакыйгалар башкача дәвам итәр иде…

– Аның дуслары турында ни әйтә аласыз? Кемнәр алар?

– Аеруча Александр Ключарев белән дус булганын беләм. Алар бик еш бергә уйнаганнар: Заһид – скрипкада, Александр – фортепьянода. Бу Идрис Газиев фильмында да күренә. Аннары, беренче татар балеты – “Шүрәле” авторы Фәрит Яруллин белән бик дус булган. Сәйдәшев белән. Дус булган, дип, Салих әфәнде аннан зуррак, шуңар күрә, беренче чиратта ул аңа остаз итеп карый. Әбиемнән ишетеп белүем буенча, Муса Җәлил, Һади Такташ белән аралашалар. Менә шундый компания. Бергә яшиләр, бергә эшлиләр. Ә Фәрит Яруллин белән бергә укыйлар да. Шайтан чабарга бик яратканнар (көлә). Шуңа күрә, кушканны гына эшләсеннәр дип, профессор Литинский аларны бүлмәләрендә бикләп калдыра торган булган. Яшьләр бит, укып кына утырасылары килмәгәндер…
Качалов исемендәге драмтеатр тулай торагындагы бүлмәбезне мин әле дә хәтерлим. Кечкенә генә иде ул: унлап квадрат метрлы гына. Үзем дә сабый гына әле. Әтием хәрби кеше булганга күрә, мине бабам янында калдыра торганнар иде. Урын тар. Скрипкада кай төштә уйнарга мөмкин? Бабай чормага менә дә, анда, караңгыда, үзенең калын бармаклары белән инструментның кылларына акрын гына, салмак кына кагылып, моңландыра иде…

– Һәм… сугыш…

– Ул вакытта байтак кына иҗат әһелләре броньле иде. Ә бабай белән Фәрит Яруллин – партиясезләр, беркайчан комсомолда да булмыйлар. Билгеле, аларны 1941 елда ук сафка алып, Суслонгер станциясенә җибәрәләр. (Сугыш вакытында биредә хәрби хәзерлек лагере урнашкан. Җитәкчелекнең азык-төлек сатып кәсеп итү бәрабәренә уку шартлары коточкыч дәрәҗәдә авыр була – Р.М.).

Шулвакыт минем әбием ирен “коткарырга” китә. Һәм, беләсезме, коткара да: Заһид Хәбибуллинны кире кайтаралар. Ә менә Фәрит Яруллинның мондый кешесе булмый…

Кайткач, бабай “Раушан” балетын яза… Опера театры куймасмы икән, мөрәҗәгать итимме әллә, дип тә йөргән идем бер ара. Аннары, Композиторлар берлегенең җавабыннан соң уйлап куйдым: тегеләре дә спонсор табыгыз, диделәр, боларының да акча сораячаклары – көн кебек ачык.

Ә болай… сугыш аңа әллә ни кагылмый. Бераздан әби белән аерылыша ул, икенче хатын ала. Һәм яңа җыры туа – “Сагыну”.

– Җәлил сүзләре…

– Әйе. Бу җыр бүген дә халык телендә, бүген дә яратып башкарыла.

Заһид Хәбибуллин җыр һәм бию ансамбле барлыкка килүнең дә башында тора әле. Ачылу тантанасына күп кенә композиторларга музыка язарга заказ бирәләр. Шул исәптән, Заһидка да.
Бүгенгәчә, әлеге ансамбль кая гына бармасын, кайда гына булмасын, сәхнәгә чыкканда башкарыла торган иң беренче көй – минем бабам көе…

– Ялгышмасам, репрессия-каныгулар читләтеп уза аны?

– Шөкер. Беләсезме, аны артык күтәрмәделәр дә, таптамадылар да. Хәер, күтәрмәделәр, дип… Карагыз: шәһәр үзәгендә менә дигән фатир, яхшы яшәү шартлары. Авырганда обком хастаханәсендә, аерым палатада дәвалана. Ә регалияләрен карагыз сез! СССРның халык артистын гына алмый кала дияргә була. Әмма бусы – санаулыларга кенә бирелә торган дәрәҗә. Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты бит әле ул! Әйтегез, мондый кешеләр зур юбилейлары елларында гына булса да искә алынырга лаек түгелмени? Күпме генә сүкмәсеннәр, әмма бу мәсьәләдә совет хөкүмәте бик игътибарлы иде, мине хәзерге җитәкчеләрнең битарафлыгы борчый.

– Заһид аганың соңгы көннәре турында нәрсә әйтә аласыз?

– Нәрсә әйтим… Бу вакытта аның башка гаилә, башка тормыш иде инде. Безнең янга бәйрәмнәрдә генә килеп йөрде. Һәрберсендә түгел, билгеле… Кайчак скрипкасын да алып килә иде, кайчак – скрипкасыз гына. Озак утырганы булмады… Шулай… Юллар аерылгач, нишләтәсең.

Икенче хатынының бик озак авырганын беләм. Заһид бабам аны үзеннән алдан китәр дип тә уйлаган. Киресенчә килеп чыкты… Хатыны аннан соң да биш-алты еллап яшәде әле. Бабай белән соңгы тапкыр обком хастаханәсендә күрештек без. Ябыгып беткән иде, хәлсез иде… Үпкә авыруыннан вафат булды. Бик күп тарта иде шул. Начар икәнен, ярамый икәнен дә белде, югыйсә…

Аны Зур концертлар залыннан озаттык. Заһид Хәбибуллинны халыкның никадәр көчле яратуын шунда тойдым мин: мәйдан тулы, бөтен обком, шул исәптән беренче секретарь Усманов үзе килгән иде. Партиясез композиторны озатырга бит ул! Юлларны яптылар, трамвайлар йөреше туктатылды. Табутны алып киткәч, арттан баручы халык бер-бер артлы бабамның җырларын башкара башламасынмы! Күз алдыгызга китерәсезме – халык бара-бара җырлый… Минем өчен көтелмәгән хәл, тетрәндрегеч күренеш иде бу. Аның, һичшиксез, талант иясе икәнен белә идем белүен. Әмма… халык җырлый! Халык кадәр халыкны юктан гына җырлату мөмкин түгел, шулай бит?

Шулай…

Заһид Вәлиулла улы Хәбибуллин 1910 елның 20 нче сентябрендә Орск шәһәрендә дөньяга килә. Биш яшьтә әти-әнисен югалтып, ятим кала. Балалар йортында тәрбияләнә. Соңрак аннан кача һәм Актүбәгә барып эләгә. Биредәге чәйханәләрнең берсендә үзенә ышык таба. Солтан Габәши киңәше белән Казанга килә, скрипка классы буенча музыка училищесына укырга керә, аны тәмамлагач, Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый.

1983 елның 20 ноябрендә Казанда вафат була.

Мин чәй һәм әңгәмә өчен рәхмәтемне белдереп, урынымнан кузгалдым. Саубуллашып, урамга чыктым.

Өйгә таба атладым…

Заһид аганы гомумән искә алмадылар дияргә минем дә телем әйләнми. 21 гыйнвар көнне Дәрвишләр бистәсенең 17 нче номерлы балалар китапханәсендә аны “искә алу кичәсе” булды. Биредә оештыручылардан, миннән һәм композиторның оныгының кызы – шагыйрә Динә Садыйковадан кала күрше мәктәптән ун-унбишләп укучы катнашты…

Төн иде. Якты, айлы төн.

Салкын да иде.

Мин эчемнән генә кечкенә вакыттан ук таныш җырны көйләп өйгә кайттым: «Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап…»

Комментарий язарга