Журнал «Безнең мирас»

Бәрәкәтле Оренбург туфрагы

Милләтебезнең рухи күтәрелеш чорында бу хәрәкәткә үз өлешләрен керткән шәхесләребез байтак. Дини, иҗтимагый-сәяси һәм тарихи хезмәтләре белән башка төрки халыклар арасында да дан казанган Шиһап Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов, Каюм Насыйрилар тәрбиясендә үскән буын исә татар әдәбияты үсешенең яңа тармагын – роман, повесть, хикәяләр иҗат итүне башлап җибәргән.Әдәбият гыйлемендә «чәчмә әсәрләр яки проза, драма әсәрләре» дип билгеләнгән бу өлкәдә беренче уңышка ирешкән авторларыбыз арасында иң күренеклеләре – Муса Акъегетзадә һәм Заһир Бигиев (икесе дә Пенза төбәге кешеләре). Аларның «Хисаметдин мелла» белән «Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә» романнары бер-бер артлы 1886, 1887 елларда Казанда дөнья күрә. Татарлар арасында беренче проза әсәрләре тууга урыс һәм төрек әдәбиятлары үсеше дә үрнәк булган, этәргеч биргән, дигән фикер безнең әдәбият тарихын барлаучылар тарафыннан әйтелгәләде инде.


Шул фикерне күпмедер дәлилләр өчен Дәрдемәнд һәм аның Шакир агасы хатларыннан берничә җөмлә китерү дә җитәдер, мөгаен. (Мәгълүм ки, Закир Рәмиев-Дәрдемәнд 1880-1881 елларда Төркиядә укып йөргән. Ике бертуган еш кына хат алышкан.) Менә Шакирның 1881 елда энесенә язган мәктүбеннән кайбер җөмләләр: «Безнең халык өстендә чапан, башында чалмасы булмаган кешенең сүзенә игътибар итми. Халыкка һәртөрле әхвәлне аңлата торган китапларны укырга кирәк. Шуңа күрә дә фәһем алырдай китапларны, романнарны күбрәк алып кайта күр», – дип язган ул. Шул ук зыялылар арасында бу елларда: «Татарлар арасында хәзер чалмалы муллалар җитәрлек, чалмасыз муллаларга кытлык», – дигәнрәк әйтем дә йөргән. «Чалмасыз муллалар», ягъни киң белемле затларның халыкка күбрәк файда китерәчәге, халыкның рухи үсеше өчен дини, гыйльми китаплардан тыш әдәби эчтәлекле хезмәтләрнең дә кирәклеге турында җитди сүз йөртә алар. Муса Акъегетзадә һәм аның чордашлары тудырган әдәби әсәрләрне укып үскән икенче, өченче буын вәкилләре исә мондый фикерләрне тирәнәйткән, баеткан әсәрләр тудырырга хыялланган.


Бу язмамда мин Дәрдемәнд һәм аның абыйсы Шакир Рәмиев даирәсенә кергән, алар белән бер дәвердә яшәгән, кулга-кул тотынып эшләгән шәхесләрнең кайберләре – узган ике гасыр аралыгында әдәби әсәрләре белән дә танылганнары – хакында язмакчы булдым. Монда искә алыначак ул кешеләрнең барысы да диярлек Оренбург каласында яшәгән, алар тудырган әсәрләрнең дә күпчелеге шушы төбәктә иҗат ителгән. Соңрак бу төбәкнең бәгъзе шәхесләре белән кискенрәк мөнәсәбәттә булган Гаяз Исхакыйның да узган гасыр башында берникадәр вакыт шунда яшәвен, «Хөсәения» мәдрәсәсе хәлфәсе булуын, кимендә ике әсәрен (шул исәптән «Ике йөз елдан соң иңкыйраз»ын да) шунда иҗат иткәнлеген танырга тиешбез. Аның тәүге әсәрләреннән «Бай углы» романы, «Ике гашыйк» комедиясе һәм ул чорда «озын хикәя» жанрында йөргән «Очрашу» әсәре дә шул шәһәрдәге «Кәримевләр басмаханәсе»ндә дөнья күргән.


Сүзне Ризаэддин хәзрәт Фәхреддиннән башлап җибәрик. Берничә дини-тәрбияви эчтәлекле китабы элгәрерәк язылган һәм чыгарылган булса да, аның төп иҗади хәзинәләре Оренбургта язылган һәм шундагы басмаханәләрдә нәшер ителгән. Бертуган Рәмиевләрнең «Вакыт» басмаханәсендә аның кырыклап, якын туганнары булган «Кәримевләр басма¬ханәсе»ндә егермеләп китабы басылып, төрки дөньяга таралган. Аның бертуган Рәмиевләр белән Уфада, мөфтияттә эшләгән елларда ук дустанә мөнәсәбәттә булуы мәгълүм. Моңа аларның нәселе бер төбәктән чыгуы да, Рәмиевләрнең кайбер буын бабаларының дин әһеле вазифасын үтәве дә ярдәм иткәндер, мөгаен. Риза хәзрәтнең яшьтәше Дәрдемәнд тә төп чыгышы белән хәзерге Әлмәт районына кергән Тайсуган авылыннан бит. Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләрендә бу авылда XVIII йөз башында ук тирә-якка танылган мәдрәсә эшләгәнлеге хәбәр ителә. 1913 елда «Шура» журналында бертуган Рәмиевләрнең шәҗәрәсе басылган. Анда аларның бабалары Габделкәримнең, яңа оеша башлаган Эстәрлетамак өязенә күченеп киткәнче, «Тайсуган төбәгендәге бер авыл имамы» булуы теркәлгән. (Нишләптер хәзерге Әлмәт төбәге түрәләре генә элекке алтын приискалары хуҗалары, танылган матбагачылар – морза Рәмиевләрне үз төбәкләреннән чыккан шәхес дип танып бетерми кебек.)


2
Ризаэддин хәзрәт ул чорда дини, иҗтимагый-тарихи һәм тәрбияви эчтәлекле («Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана» һ.б.) хезмәтләр язудан тыш, ике исемдә күләмле генә әдәби әсәр дә иҗат итеп бастырган. Һәм шуларның берсенә (1903 елда чыкканына) танышы, фикердәше Закир Рәмиевнең әсәре икәнлеген белмәстән, «Дәрдемәнд» тәхәллүсе белән кулына килеп эләккән «Үткән көннәр» шигырен дә кертеп җибәргән. Дәрдемәнднең шигыре тәүге мәртәбә «таш басмада» шул рәвешле дөнья күргән. Ризаэддин хәзрәтнең күләмле бу әдәби әсәрләре Уфада, мөфтияттә казый вазифасын үтәгән елларда язылган. Шуңа күрә ул аларны үз исемен яшереп, «Гафил бине Габдулла» тәхәллүсе белән нәшер иткән. «Тәрҗемәи хәлем» язмасында моңа үзе болайрак аңлатма бирә: «Сәлимә...» илә «Әсма»ны галимнәр җәмәгатеннән булган затлар сөймәделәр. (Сүз, әлбәттә, дин галимнәре турында бара. – Л.Х.) Әгәр дә минем әсәрем икәнен белгән булсалар, башыма кыямәтләр кубарачаклар иде. Фәкать авторлары билгеле булмаганлыктан, беркадәр сүрелделәр».


Аның «Сәлимә, яки Гыйффәт» әсәре 1898 елда Казанда, «Әсма, яки Гамәл вә җәза»сы 1904 елда Оренбургта басылып чыккан. Әсма Шәрәф әтисенең бу күләмле әдәби әсәрләрен язарга керешүен түбәндәгечә бәян итә: «Әткәйнең күп еллардан соң сөйләгән сүзләре: «Сәлимә...» белән «Әсманы...» язуыма сәбәп – роман тәртип итү генә түгел иде; бәлки, күңелгә урнашкан файдалы фикерләрне үз телебездә язып, укучыларга ирештерү иде» («Ризаэддин Фәхреддин» китабы, Казан, 1999).


Сүз уңаенда шуны да искәртеп үтик: бөек акыл иясе алтышар, сигезәр табак¬лы әсәрләренең, гәрчә нәшер ителгән китапларында «хикәят» дип тамгалануына карамастан, жанр дәрәҗәсе буенча киңрәк, тулырак атамага ия булганлыгын чамалаган икән. Хәер, хәзерге заман әдәбият галимнәре дә ул әсәрләрне «повесть» яисә «роман» дип билгеләү ягында.


ХIХ йөз ахыры белән ХХ йөз башларында проза жанрында иҗат итүчеләр саны бермә-бер арта. Оренбург төбәгенә бәйләнеше булган язучылардан бу чорда Гаяз Исхакый, Александр Пушкинның «Капитан кызы» һәм Николай Гогольның «Борынгы алпавытлар» әсәрләрен тәрҗемә кылып каләм чарлау белән бергә, бер-бер артлы хикәя, бәян, романнар да тудырырга керешә. XIX гасыр ахырларында аның ике хикәясе, бер романы («Бай углы»), «Өч хатын белән тормыш» драмасы аерым-аерым китап буларак басылып чыгалар. Фатих Кәрими дә бу елларда бик актив эшли. Ике гасыр аралыгында аның «Салих бабайның өйләнүе» (1897), «Җиһангир мәхдүм» (1900) хикәяләре, «Бер шәкерт илә студент» (1899) һәм «Мирза кызы Фатыйма» (1901) повестьлары нәшер ителә. Соңрак «Хыялмы? Хакыйкатьме?» повесте (1908), «Аурупа сәяхәтнамәсе» (1902), «Кырымга сәяхәт» (1904) һәм Балкан сугышы вакыйгаларын чагылдырган «Истанбул мәктүпләре» (1913) дөнья күрә. Ул шулай ук бер дистә чамасында дәреслек, ике дистәдән артыграк исемдә фәнни-популяр китап һәм тәрҗемәләр авторы да. Әдипнең соңгы тәрҗемә хезмәте буларак утызынчы еллар башында башкарган тагын бер эшен билгеләп үтәргә кирәктер. 1992 елда Галимҗан Ибраһимовның без төзеп чыгарган «Казакъ кызы» китабында олуг әдипнең Мәскәү түрәләренә атап урысча язылган күләмле бер хаты (тәрҗемәдә) китерелде. Ул әле телгә алынган романны урысчага аударучы Фатих Кәрими эшеннән канәгать булмавын белдерә. Аның кулъязмасын типографиягә төшерүгә мин каршы киләм, ул әсәрне урыс әдәбиятын яхшырак белгән башка кеше тәрҗемә итәргә тиеш, ди. Фатих Кәриминең бу хезмәте шул рәвешле юкка чыгарыла. Әмма безгә аның шундый эшкә алынып каравын хәтердән чыгармаска кирәк, билгеле.


Фатих белән бер үк чорда Чистайдагы Закир ишан мәдрәсәсендә белем алган Галиәсгар Гафуров-Чыгытай да шәриктәшеннән калышмаска тырышкан, күрәсең – тиздән матбугатта аның «Тутам» повесте дөнья күргән. Бу әсәрне язган чакта авторның Бозау¬лык шәһәрендә мәчет имамы булып торуын искә алырга тиешбез. Шушы яшь мулланың яңа төр мәктәпләр ачуга күп көч һәм акча түккән Гани бай Хөсәенев белән берлектә, 1898 елда үз каласында яңа ысул белән укытырга тиешле мөгаллимнәр курсын оештыруын да онытмасак икән.


Әлбәттә, бу елларда Дәрдемәнд, Ризаэддин хәзрәт, Гаяз Исхакый, Фатих Кәримиләрдән аерымрак төбәктән – Буа тирәләреннән чыккан Шакир Мөхәммәдевны һәм аның хезмәтләрен дә атамый үтү гөнаһ булыр иде. Ике гасыр аралыгында ерак Харбин каласында гомер иткән Шакир да (Оренбург Каргалысындагы мөгаллимнәр хәзерләү мәктәбендә Фатих Кәрими курсларын үткән элекке шәкерт) бер-бер артлы ике повестен бастырып чыгара: «Җәһаләт, яхуд Галиәкбәр агай»ны – Казанда (1901), «Яфрак асты, яхуд Мәкәрҗә ярминкәсе»н – Оренбургта (1901). Шуннан соң янә Оренбургка кайтып төпләнә һәм биредә шактый актив иҗат итә башлый. Берара «Карчыга» исемле көлке-сатира журналын да нәшер итә.


3
Элек Оренбург төбәгендә яшәп иҗат иткән шәхесләрнең эшчәнлеген барлау өлкәсендә беркадәр сүлпәнлек сизелә кебек. Фактлар турында язганда төгәлсезлекләр дә очрап куйгалый. Кайберәүләрнең әдәби эшчәнлеге, әдәби талпынышлары исә күп очракта телгә дә алынмый. Мәсәлән, Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Хөсәен Ямашевлар белән бер чорда Казан Укытучылар мәктәбендә укыган, узган гасыр башларында иҗат җимешләре беркадәр күренгәләгән шәхесләрдән Габдерахман Дәүләтшин (балачактан ук Әхмәт Хөсәенев өендә тәрбияләнгән), Шакир Мөхәммәдьяров (Орск шәһәрендә туган), Габдерәүф Ниязбаев (Оренбург Каргалысында туган) исемнәрен алыйк. Ул заманда аларның үз драма әсәрләре дә, Александр Пушкин, Николай Гоголь, Александр Островскийларның әсәрләреннән тәрҗемәләре дә яңа туып килүче театр сәхнәсеннән төшмичә уйналган, газеталарда әдәбият, мәдәният темасына язган хезмәтләре даими рәвештә басылып килгән бит! Болар төркеменә шул ук уку йортын тәмамлаган, иҗади хезмәткә бәйле еллары шул ук Оренбург каласында узган Тимерша Соловь¬ёв¬ны да, кайбер истәлекләрдә «Бозаулык каласы сәүдәгәре» буларак кына теркәлгән Ярулла Вәлине дә кертергә хаклыбыз.


Татар энциклопедиясенең бер томында «издатель, журналист» буларак кына теркәлгән Тимерша Салаватулла улы Соловьёвның да иҗат юлы хикәя, бәяннар иҗат итүдән башланган. Ниһаять, энциклопедиянең V томында (2010, 378 бит) аңа багышланган мәкаләне уку өлешчә генә булса да күңелне сөендерде. Димәк, ул да искә алынган. Ә «Әдипләребез» белешмәлегенә, нишләптер, аны кертмәгәннәр дә. Кайбер хезмәтләрен «Саллави» тәхәллүсе белән дә бастырган бу шәхеснең татар әдәбияты, татар мәдәнияте өлкәсендә хезмәтләре кечкенә түгел. 1900 елда Оренбургта татарча басмаханә ачкан элекке ахун Гыйльман Кәримевнең икенче кызы Гасыйманың ире (димәк ки, Фатих Кәримигә дә, Риза хәзрәт Фәхреддингә дә кияү) булган әлеге зат байтак еллар «Кәримевләр басмаханәсе»нең мөдире дә булып тора. Белгечләр бу басмаханәдә йөз җитмештән артыграк татарча китап басылган, дип саный. Шуларның күпчелеге, минем исәпләвемчә, Казандагы Укытучылар мәктәбендә белем алган Тимерша Саллави фатихасы белән чыккан булырга тиеш. Мәдрәсәләр өчен урыс теле һәм әдәбияты хәлфәләрен әзерләүче әлеге мәктәптә ул елларда байтак кына булачак татар зыялысы укыган. Хәтернең иң өске өлешендә сакланганнарыннан Г.Исхакый, С.Максуди, Ш.Мөхәммәдъяров, Х.Ямашев, Ф.Туктарларны кабат атап үтү зыян итмәс.


Мәрхүм академик Әбрар Кәримуллин – татар телендә китап басу эшен төпле өйрәнгән шәхес. Ләкин Оренбург архивлары белән якыннанрак таныш булмавы сәбәплеме, яисә «Кәримевләр басмаханәсе»н яшәтүчеләрдән Фатих Кәримигә күбрәк өстенлек бирүеннәнме, «Тимершаһ ки¬яү»¬нең эшчәнлеген ул беркадәр күләгәдәрәк калдыра кебек. Әбрар аганың Оренбург басмаханәләренә багышланган кайбер фикерләре белән килешмәвем турында мин хәбәр иткәләдем инде. Мәсәлән, ул Рәмиевләр басмаханәсендә Риза Фәхреддиннең 24 китабы басылып чыккан, дип яза. Дөреслектә алар 39 данә. Башка чыганакларда шулай диелә. 1999 елда нәшер ителгән соңгы китабында Әбрар ага Рәмиевләрнең «Вакыт» басмаханәсенең фактик хуҗасы – Фатих Кәрими, нинди китапларга юл ачуны ул хәл иткән, диебрәк яза. Бер байга ялланган хезмәтче ничек хуҗасының мал-мөлкәтенә хуҗа була алсын икән? Бигрәк тә үзе дә әдәбият өлкәсендә каләм тибрәткән хуҗаның кул астында эшләгән килеш? Шул ук китабында галим, атасы вафатыннан соң Фатих Кәрими «Кәримевләр басмаханәсе»нең төп хуҗасы булып кала, китап басу тәртибен ул гына хәл итә, дигәнрәк фикер үткәрә. Дөрес, 1902 елның җәеннән 1906 елга чаклы басмаханә белән җитәкчелек итү Фатих мәхдүм карамагында була. Энеләре дә, «Тимершаһ кияү» дә ул чорда аның кул астында йөри. Әмма тиздән Гариф Кәримов Мәскәү, Камиле Казан университетларында укый башлый. Димәк, Оренбургтан китә. Кул көче кулланып эшләтелгән иске басмаханә ике кеше карамагында кала. Атасы вафат булгач (май, 1902 ел) йортларын, сыер, атларын сатканнан һәм Шакир Рәмиевтән өч мең сум акча алып торганнан соң, бу типографиягә тагын бер искерәк станок та алына. Ләкин уңышлы эшләп китү өчен ул чаралар да җитәрлек булмый, басмаханә зур табыш китерми. Алынган заказларны үтәү вакытлары бик еш кичектерелә, басма китапларның сыйфаты да күпләрне канәгатьләндерми. Шуның өстенә Фатих Кәримине 1906 елның февралендә «Вакыт» газетасы мөхәррире итеп билгелиләр. Аның үз басмаханәсе белән шөгыльләнергә вакыты калмый, шунлыктан ул бу эштән бераз читләшә. Басмаханәгә иркенрәк бина, яңарак җиһазлар алу нияте белән алар сәүдәгәр Мәхмүд Хөсәенев гаиләсенә мөрәҗәгать итәләр. 1906 елда «Кәримев, Хөсәенев вә шөрякәсе» ширкәте оештырыла. Аның рәисе итеп Мәхмүд бай улы Хөсәен билгеләнә. Ул, нигездә, китап сатуны оештыру, башка төбәкләрдә басмаханә филиалларын ачу һәм тоту (мәсәлән, Уфада) өчен җаваплы була. Тимерша Соловьёвка төп басмаханәнең мөдире вазифасын үтәү йөкләнә.


2000 елда «Рухият» нәшриятында дөнья күргән «Фатих Кәрими» китабындагы бер истәлеккә күз төшерик. Туксан бишенче бит. Истәлек авторы – Фатих мәхдүмнең иң кече сеңлесе Закирә (Казан матбагачылары Шәрәфләрнең кечесе – Борханы 1908 елда Оренбургка сөргенгә җибәрелгәч, шуңа кияүгә чыккан кыз). Ул гасыр башындагы хәлләрне болайрак бәян итә: «Типографиягә Хөсәеневләр кушылгач, матди ягы бераз төзәлә. Алынган эшләрне вакытында өлгертү, пөхтәлек арта... Шул елның ахырындарак типографияне яңадан үстереп... бер юристның йортын арендага алып, чын техника белән эшли торган типография корып җибәрәләр... Шулчакта Фатих абзый, үз өлешенә булган пай акчасын алып, бөтенләй басмачылыктан чыга, аерыла. Кәрван-сарай урамында кечерәк йорт сатып ала... (Шуннан соң) күбрәк вакытын өендә язу, тәрҗемәләр белән мәшгуль була, Шакир Рәмиевнең өч баласын укыта». (Ул яшәгән йортны барып күргәнем бар, бигүк кечкенә, дип әйтмәс идем. – Л.Х.) Әдип сеңлесе язмасының соңгы җөмләсен ачыклап китү сорала. Билгеле, Фатих Кәрими бу елларда өйдә генә утырмаган. Бу истәлектә аның сәгать икеләрдән соң кылган гамәлләре бәян ителә. Аңарчы ул «Вакыт» газетасы редакциясендә эшли. Закирә ханым Фатих Кәриминең «Кәримевләр басмаханәсе» ширкәтеннән чыгу вакытын төгәл әйтми, 1906 ел вакыйгаларына бәйләп кенә язып үтә. Башка бер чыганакта Кәриминең бу ширкәттән чыгу вакыты итеп 1909 елның беренче яртысы күрсәтелгән. Мөгаен, бу вакытта инде ул басмаханә эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләрдә «Тимершаһ кияү» белән дә килешә алмагандыр. Закирә ханым да бит шул ук язмасында: «Озак¬ламыйча Фатих абзый белән эшләгән наборщиклар да, мөдир белән килешә алмыйча, чыгып китәләр», – дип яза. Әмма мөдир җизнәнең исемен атап тормый.


«Татар энциклопедиясе» китабының татарча III томында «1914кә кадәр басмаханә белән Ф.Кәрими идарә итә» дигән сүзләр теркәлгән. Ул мәкаләгә башка төр төгәлсезлекләр дә хас. Әйтик, анда Фатих мәхдүмнең «йөзгә якын китабы үзләрендә басылган» кебегрәк әйтелә. Дөреслектә аның 1918 елга чаклы нәшер ителгән алтмышлап-җитмешләп китабының берничәсе Казан, Петербургта һәм ун¬лабы, шул исәптән 450 битле «Истанбул мәктүбләре» Рәмиевләр басмаханәсендә чыккан. Димәк, бу мәкалә дә Әбрар аганың хаталарына нигезләнеп язылган булып чыга. Мәкалә авторы күрсәтелмәгән. Тимерша Саллавиның Кәримевләр басмаханәсендә тулы хуҗа булуы хакында Зариф Бәшири истәлекләрендә дә телгә алына («Замандашларым белән очрашулар», 1968).


Бу шәхеснең туган авылы хәзер Кайбыч төбәгенә караган Шүшермә була. Аның атасы Салаватулланың соңрак Апас тирәлегендә яшәвен әйтүчеләр дә бар. Тимершаның бер улы Казанда, икесе Мәскәүдә гомер иткән. Оренбург төбәге шәхесләрен барлаучы Мәдинә Рәхимкулованың 1980 еллар ахырында хәбәр итүенчә, Мәскәүдәге улларының берсендә Тимерша аганың зур архивы сакланган була. Анда «Шура», «Чүкеч» һәм башка мәҗмугалар төпләмәләре, «Вакыт» газетасы бәйләмнәре булган. 1993 елда, Мәскәүгә Бәшир Рәмиев (Дәрдемәнднең оныгы) белән очрашуга барганда, мин ул кешене эзләп тә караган идем. Мәдинә апа миңа аларның исемнәрен, телефоннарын язып биргән иде. Әмма Мәрзия ханым (Тимерша Соловьёвның кайсыдыр улының җәмәгате) миңа ул ике бертуганның шушы елларда бакыйлыкка күчүен әйтте, «архив сакланган өй хуҗасы соңгы вакытларда ялгыз яшәде, ул вафат булганда мин Казанда, туганнарымда кунакта идем; соңрак аның фатирын башка кешеләр алган, архивы юкка чыккан», дип сөйләде. Мөгаен, шулай булгандыр да. Тимерша ага үзе 1947 елда, җитмеш ике яшендә Мәскәүдә җан тарта.


Энциклопедиянең урысча V томында, Тимерша агага багышланган мәкаләдә дә: «Ул Түбән Новгородта да яшәде, фәлән кунакханә мөдире булды», – дигән җөмләне ачыклыйсы иде, минемчә. Дөрес, бу шәһәрдә Әхмәт бай Хөсәенев зур бер кунакханә тоткан. Аннан килгән керемне «Хөсәения» мәдрәсәсен яшәтү өчен кулланган. Әхмәт бай исән чакта да, ул үлгәч тә (1906 ел) бу кунакханәнең исәп-хисап эшләрен шул байның конторасында да эшләүче Тимерша ага башкарган булса кирәк; һәрхәлдә, кайсыдыр елларда шул кунакханәнең мөдире вазифасын да үтәгән. Ләкин ул анда озаклап яшәдеме икән? Юк бугай. Белүемчә, аның «бурычы» – кунакханәне Мәкәрҗә ярминкәсе көннәренә әзерләү һәм ярминкә кунакларын урнаштыру, ашату-эчертүне күзәтү-тәэмин итүдән торган. Шул эшләрне башкаруда ярдәмләшү өчен ул, гадәттә, каникулга чыккан мәдрәсә шәкертләрен дә үзенә иярткән. Тимерша-Гасыйма гаиләсенең бу шәһәрдә чынлап торып яшәве турында бернинди истәлекләрдә телгә алынмый. Дөрес, җәйге айларда, ярминкә көннәрендә кунакханә мөдиренең анда көн итүе беркемне дә шаккатырмый, әмма гаилә башлыгы шул вазифаны башкарудан киткәч, алар биредә калдымы икән? Бусын ачыклыйсы иде.


Тимерша Соловьёв-Саллавиның китап рәвешен алган вә барланган әдәби иҗат үрнәкләрен искә төшерик. Кесә дәфтәренә теркәлгән бер язмамда «аның беренче китабы «Хикәят» (1900) дип кенә аталган», дигәнмен. Энциклопедиядә, Марсель Әхмәтҗанов мәкаләсендә исә дүрт китап исеме теркәлгән. Шуларның өчесе – әдәби эчтәлекле әсәрләр китабы: «Мужик илә мулла...» (1902, Оренбург), «Биби Казан» (1905) һәм «Ишан Хәдичәсе» (1906). Болар хикәяме, кечерәк күләмле бәянмы (ул заманнарда бәянны «озын хикәя» рәвешендә дә тәкъдим иткәннәр), әллә соң романнармы – әйтә алмыйм. Әсәр жанрлары энциклопедиядә дә теркәлмәгән. «Мәктәп вә мәдрәсәләрне Духовное собраниегә бирү» китабы (1908), әлбәттә, безнең темага керми. Тимерша Саллавиның үзе нәшер иткән «Чүкеч» һәм башка мәҗмугалар битләрендә дә аерым әдәби парчалары, юмор-сатира әсәрләре басылган булырга мөмкин. Ләкин алар әлегә барланмаган, ахры. Ә узган гасыр башында Оренбургта чыккан татар матбугаты тарихы тупланган архив Кызыл Урда шәһәрендә саклана, дигән хәбәр бар. 1925 елда Казакъстан республикасының башкаласы Оренбургтан шул шәһәргә күчерелгән. Безнең галимнәрдән әлегә ул архив ишеген ачып керүчеләр турында ишеткәнем юк. Ә менә башкорт кардәшләрнең анда да барып җитешкән булуы ихтимал. Соңыннан Уфада яшәп иҗат иткән олуг шәхесләрдән Афзал Таһиров, Давыт Юлтый, Сәгыйть Агиш кебек әдипләр, шул исәптән «Башмагым» кебек комедияләр тудырган Хәйбүш Ибрайларның башлангыч иҗат юлы Оренбург каласына бәйле ич.


4
Татар әдәбиятына багышланган хезмәтләрдә сирәгрәк искә алынган шәхесләрнең тагын берсе Ярулла Вәли буладыр. «Татар әдәбияты тарихы» тупламасының II томында (1985) аның исеме бер урында – Мөхәммәт ага Гайнуллинның драматургиягә багышланган очеркында телгә алына. Ике гасыр аралыгында иҗат ителгән һәм китап буларак басылып чыккан проза әсәрләрен барлау, бәяләү бүлегендә исә ул автор бөтенләй искә алынмый. Бу бүлекне Флүн Мусин язган булган.


Ә хәзер язучы Ярулла Вәли белән якыннанрак танышыйк. Элегрәк, «Татарстан хәбәрләре» газетасы күренеп алган бер мәлдә, ул шәхес турында кечкенәрәк бер мәкаләм басылган иде. «Татар энциклопедиясе»нең урысча һәм татарча чыккан вариантларында шул язмамның сөземтәсе бирелде. Әлеге мәкалә газетада урын алганнан соң миңа Ярулла Вәлиулла улын якыннан белгән берничә кеше белән аралашырга, аның турында кызыклы истәлекләр ишетергә туры килде. Әмирхан ага Еники дә үз биографиясенә бәйле вакыйгаларны тасвир иткән соңгы әсәрләренең берсендә Ярулла Вәли исемен бик җылы искә алган. Үсмер елларында (Дәүләкәндә яшәгәндә) мавыгып, йотлыгып укыган әсәрләре арасында бу язучының шактый күләмле «Үзеңә кайту» китабы булуын да бәян итә ул. Шушы юлларны укыгач, мин Әмирхан абый белән очрашып та сөйләшкән идем. «Язучы Ярулла Вәлине күреп тә белә идегезме әллә?» – дип сорадым. «Юк, якыннан таныш түгел идек. Аның хәл-әхвәлен болай гына, ишеткәләп кенә беләм», – дип җавап биргән иде әдип. Ул яратып укыган «Үзеңә кайту» әсәренең жанры буенча повестьмы, романмы булырга тиешлеген, нәшер ителгән елы 1913 тирәсендәдер, дип әйтүен бер җирдә теркәп тә куйганмын. «Ул китап минем өстәл өстендә озак ятты, кат-кат укыган идем мин аны. Күршедәге бер кызга күзем төшеп йөргән чаклар иде», – дип сөйләгәне хәтердә.


Узган гасыр башында Ярулла Вәли драмалар авторы сыйфатында да бик популяр шәхес була. Аның ике әсәре – «Оят, яки Күз яше» белән «Ачлык кушты»сы ул чорда эшләгән барлык театр труппалары тарафыннан да сәхнәләштерелгән, диярлек. Сәхнәгә багышланган гаять тә бай эчтәлекле «Октябрьгә кадәрге татар театры» китабында (1988 ел, 398 бит, авторлары – Б.Гыйззәт, Һ.Мәхмүтов, И. Илялова) Ярулла Вәли һәм аның пьесалары исеме еш очрап тора. Кырык беренче биттәге берничә җөмләгә күз төшереп алыйк. Казанда 1907-1910 елларда «Яшьләр» труппасы актив эшли. «1907-1908 елларда гына да алар Г.Исхакыйның «Ике гашыйк» һәм «Алдым-бирдем», Г.Камалның «Бәхетсез егет», Я.Вәлинең «Оят, яки Күз яше», Д.Таҗдаровның «Яшь хатын» әсәрләрен сәхнәләштереп, шактый уңыш һәм популярлык казаналар». (Искәртеп үтик: соңгы әсәр авторының чын исем-фамилиясе Габдерахман Дәүләтшин була. Тукай Казанга килгән беренче елны аны җылы түшәк, «яхшы гына акча түләнгән» эш белән тәэмин итеп торган, үз нәшриятын булдырган кеше.)


Икенче бер урында, «Сәйяр» труппасының 1910 елда Чиләбе шәһә-рендәге гастроле турында язганда «Оят, яки Күз яше» драмасы аеруча уңыш китерә», дигән җөмләне дә укыйбыз. Бу әсәр аерым китап буларак Оренбургта 1902 елда Гыйльман Кәримев басмаханәсендә басылып чыккан. Бу язучының аңа чаклы һәм аннан соң басылган әсәрләре дә башлыча шушы басмаханәдә дөнья күргән: «Мәңгелек мәсҗед» – 1901дә, «Әфиюн» – 1906да, «Җанлы җеназа», «Ахырзаман бәласе» һәм «Урман әүлиясы» – 1907дә һәм «Ачлык кушты» драмасы – 1908 елда. Бу тәртиптәге проза әсәрләренең хикәяме, повестьмы яки романмы булуы әлегә ачыкланып бетмәгән. «Әдипләребез» китабында алар хикәя буларак теркәлгән. «Оят, яки Күз яше» драмасының басылып чыгу датасы бу белешмәлектә җиде елга кичектерелгән, гәрчә ул әсәр 1907 ел урталарыннан башлап берничә труппа тарафыннан сәхнәләштереп өлгергән булса да. «Шура» журналына багышланган хезмәтләрдә бу авторның тагын 1909 елда дөнья күргән «Каравыл тавы» нәсере булуы да әйтелгән.


Тагын инкыйлабка кадәрге татар театрлары тарихына багышланган китап битләренә күз төшерик. 1908 елда басылып чыккан «Ачлык кушты»ны да шул чор театрлары үз иткән. Чөнки ул татар кыз балаларының фаҗигале язмышын тасвирлаучы әсәр. Татар авылларында, гаиләне ачлык фаҗигасеннән йолып калу ниятеннән чыгып, яшь кызларны үзбәк, төрекмән байларына сату гадәте булган. (Шул вакыйгаларга багышланган күләмле бер мәкаләсендә Мөхәммәт Мәһдиев андый гадәтнең соңрак Татарстанга кергән авылларга да хас булуын язган иде.) Ярулла Вәлинең «Ачлык кушты» драмасында шундый аянычлы бер вакыйга бәян ителә. Һәм, әлбәттә инде, ул әсәрне шул чор театр труппалары көтеп алган кебек була. Аны басылып чыккан елында ук сәхнәләштерә башлыйлар. Әүвәл телгә алынган китаптан тагын берничә язма китерик: «Бу чорда драма әсәрләреннән Г.Исхакыйның «Мөгаллим», Г.Камалның «Уйнаш», Я.Вәлинең «Ачлык кушты», Ф.Әмирханның «Яшьләр»е аерылып тора... «Ачлык кушты» матбугатта күренү белән, Г.Камал һәм Ф.Әмирхан аңа карата зур-зур мәкаләләр язып чыгалар. Г.Камал бу драманың кыскарак булуын тели, сәхнәгә куяр өчен катлаулы эшләнгәнлегенә игътибар итә» (123-126 битләр). «Әсәрне сәхнәләштергәндә әлеге фикерләр искә алына. «Сәйяр» аны Төркестаннан кайтышлый беренче тапкыр Оренбургта күрсәтә... Аннары драма Казанда, Панаев бакчасындагы Җәйге театрда уйнала» (127 бит). Бу китапның «Йомгаклау» өлешендә дә Я.Вәлинең исеме Ф.Бурнаш, Г.Исхакый, Г.Камал, К.Тинчурин, С.Рәмиев, М.Фәйзи, Г.Колахмәтов исемнәре белән бер сафта китерелгән.


1926 елда Мәскәүдә нәшер ителгән «Татар театры тарихыннан» китабында да (авторлары – режиссёр В.Мортазин-Иманский һәм Т.Ченәкәй) Ярулла Вәли иҗаты югары бәяләнгән. «1907-1909 елларда «Сәйяр» труппасы күп кенә шәһәрләрдә гастрольләрдә булганда «Оят, яки Күз яше»н уйнаган. Шуның белән зур уңышка ирешкән. Мәкәрҗә ярминкәсендә 1907 елда беренче мәртәбә уйналганнан соң, татар һәм урыс газеталарында аңа карата хуплау мәкаләләре басылып чыга. «Татар тормышыннан алып язылган, труппаның моңарчы куелган әсәрләреннән барыннан да яхшысы», – дигән сүзләр дә була ул мәкаләләрдә.


Утызынчы елларда мөһаҗирлектә язган «Шималь төрекләренең әдә¬бия¬тына бер караш» хезмәтендә Гаяз Исхакый да язучылар исемлегендә Ярулла Вәлине үзеннән соң өченче урында теркәгән. «Г.Исхакыйдан соң берничә ел соңрак әдәбият мәйданына Г.Камал чыга», – диелә дә, ике бит чамасы урында әдип Галиәсгар Камал иҗаты тасвирлана. Аннары: «Шул ук чорда Ярулла Әлвәли исемле бер язучы берничә хикәя, роман һәм пьеса яза. «Ачлык кушты» исемле пьесасы шактый зур уңыш казана. Ләкин... әдәби сәләте җитәрлек булмавы аркасында, язучы бик тиз арада әдәбият мәйданыннан сәүдә базарына күчеп урнаша», – дип яза автор. Шул рәвешле Г.Исхакый каләмдәше Я.Вәлинең унынчы еллар урталарында бай кызына өйләнеп, «байларга ялчы булуын» өнәмәвен дә, Оренбург төбәгендәге кайбер каләм әһелләре белән даими рәвештә диярлек килешми яшәгәнлеген дә сиздереп куя. «Таң йолдызы» нәшер ителгәндә, 1907 елда ук аның Фатих Кәримине «буржуаз язучы» дип битәрләгәнлеге мәгълүм. Ул елларда бу ике шәхеснең бер-берсен тәнкыйтьләп язган язмалары матбугатта даими рәвештә калка торган. Ә Ярулла Вәли – шул елларда Фатих мәхдүмнең якыннары исемлегендә йөргән шәхес.


Гаяз Исхакыйның бу хезмәтендә Ярулла Вәлидән соң китерелгән язучылар исемлегенә дә күз төшереп үтик. Менә алар: әдипнең Казан Укытучылар мәктәбе буенча шәриктәше, гасыр башы театрларында тәрҗемә әсәрләре даими рәвештә уйналган, шул чорның әдәби-мәдәни һәм иҗтимагый вакыйгаларына багышлап китаплар чыгарган, мәкаләләре белән катнашкан Шакир Мөхәммәдьяров, күренекле шагыйрьләр Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиев, Дәрдемәнд, Мәҗит Гафури, Нәҗип Думави һ.б.


Алтмышынчы елларда Ярулла Вәлинең әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлегенә Исмәгыйль Рәмиев тә игътибар иткән. Вафаты алдыннан (1969) нәшриятка тапшырган энциклопедик эчтәлекле, зур күләмле хезмәтендә Ярулла Вәлигә, милли-либераль «Вакыт» һәм «Яңа вакыт» газеталарына багышланган аерым мәкаләләр бар. Язучы һәм тәҗрибәле мөхәррир Рәис Даутов бик кыйммәтле булган ул белешмәлекне 2001 елда «Әдәби сүзлек» исеме белән бастырып чыгарган иде.


Бөек әдип Гаяз Исхакыйның Ярул¬ла Вәли иҗатына карата әйткән сүзләрендә, мөгаен, дөреслек тә бардыр. Чынлап та, 1913 елдан соң Ярулла Вәли язудан туктаган, яңа әсәрләр иҗат итмәгән, ахрысы. Әллә кайнатасы Дәрдемәнд үрнәгендә язганнарын китап рәвешенә китерергә ашыкмаганмы? Дәрдемәнд тә бит әнә күпме язган югары сыйфатлы әсәрләре һәм кул астында иң заманча җиһазлы басмаханәсе була торып, үз әсәрләрен китап рәвешенә китерергә тырышмаган, диярлек. 1910 елда аның балаларга багышланган юка бер китапчыгы гына чыгып калган.


Ярулла Вәлинең шул замандагы газеталарда яисә мәҗмугаларда чыккан әсәрләре турында да әлегә берәр төрле хәбәрнең күренгәне булмады. 1913 еллар тирәсендә аның «буржуй» Закир Рәмиевнең кече кызы Зәйнәпкә өйләнүе (Исхакый язганча, «байларга ялчы булуы») иҗат итәргә комачаулаганмы? Әллә соң җилкәсенә өелгән җаваплы эшләрнең күплеге аны иҗат эшеннән аерганмы? Әйтүе кыен. Бу вакытта «Вакыт» басмаханәсенең эше өчен ул да җаваплы була. Ә 1917 елгы түнтәрешләр чорында ярты ел чамасы «Вакыт» газетасының баш мөхәррире вазифасын да башкарган. Шул вакыйгаларның чагылышына дәлил итеп, бер архив фондында сакланган телеграмма караламасын күрсәтергә мөмкин. Фатих Кәрими аны сентябрь аенда Чиләбе шәһәре тирәләрендәге приискасында булган Закир әфәнде Рәмиевкә юллаган: хезмәткәрләр баш күтәрә, эш хакын арттыруны таләп итә, дип. Шуннан соң озакламыйча Фатих Кәрими үз кәнәфиеннән төшерелә, шау-шулар нәтиҗәсендә «Яңа вакыт» газетасы барлыкка китерелә. Исмәгыйль Рәмиевнең «Әдәби сүзлек» белешмәлегендәге «Яңа вакыт» мәкаләсенә күз төшереп алыйк. «Фатих Кәрими вә аның фикердәшләре, әүвәлге «Вакыт» идарәсе белән килешә алмыйча, аны ташлап чыкканнан соң, «Яңа вакыт» тирәсенә оешалар. Наширләре (ягъни яңа хуҗалары) – Дәминев, Галәлетдинов тиҗарәтханәсе (сәүдә йорты). Газетаның фикри юнәлешен Ф.Кәрими болай билгели: газета вә аның мөхәррире бер партиягә дә мөнасиб социалист түгел, ул хөр фикерле тәрәккыйчы ... милләтчедер». Газета 1917 елның 1 ноябреннән 1918 елның 3 октябренәчә нәшер ителгән.


Шул ук китапта (61 бит) Исмәгыйль Рәми: «1917 елны «Вакыт» газетасы мөхәррирлеге Ярулла Вәли кулына күчте», – дип яза. Ул үзгәрешнең кайсы айда булганлыгын хәбәр итми.


Ахыры киләсе санда


Теги: Лирон Хәмидуллин Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру