Журнал «Безнең мирас»

Бер сүздән тора дөнья...

Иң әүвәле Сүз булган... Изге китапларның берсе шулай дип башлана. Шагыйрь-шогара халкы, ихтимал, бу гыйбарәне күңелендә шигарь итеп йөртәдер, чөнки Сүз аның өчен эш коралы да, яшәү максаты да, ризык-тәгаме дә (хәер, бүгенге вазгыятьтә бусын төшереп калдырсаң да зыян юк). Дөньясы-каһәреннән арынып иҗат утына чумган һәм кирәкле бер кәлимә валчыгын табарга изаланып, башыңда бөтерелгән мең-мең лексик берәмлекне капшаган халәтне ничек аңлатып бирмәк кирәк? Инде шул мизгелдә, рәхәт газабыңның рәхмәте булып, гарештән көтелгән җәүһәрең дә иңсәме!..


Шуңа күрә шагыйрь һәр­вакыт эзләнүдә, яз­ганын төзәтүдә, дө­ресләүдә, бер төшенчәне икенчесенә алыштыруда, үзгәртүдә. Кайвакыт бу, билгеле, артыгын кыланып ташлауга да китерергә мөмкин – әйтик, Хәсән Туфан шигырьләренең вариантларында адашып үләрлек.


Әмма, ни кызганыч, иҗат эшен авыр, җитди, җаваплы хезмәт санамыйча, «тезмәне» күктән (яисә башка җирдән) төшкән рәвешле генә акламага күчерүчеләр, аннан соң яңадан карап-төзәтеп түгел, хәтта укып чыгарга, җөмлә төзеклеген, хәреф хатасын, сүз мәгънәсен барларга кирәк санамаучыларның саны күпкә күбрәк шул бүген...


Без хәзер бергәләп күз төшерәсе шигырьләр киңкатлам укучыга яхшы таныш. Беренчесе – Зөлфәтнең Мөдәррис Әгъләмгә багышланган «Карлар тик тора»сы, икенчесе – Мөдәррис Әгъләмнең, багышлаусыз булса да, Зөлфәткә аталган шигыре – «Татарстаным».


Тукта, мизгел! Шигырь укыйбыз...


Карлар тик тора


Мөдәррис Әгъләмгә


Бүген моңсу...


Иске зур каланың


Үзеннән дә иске йортында


Авыр уйлар килеп тукталалар,


Яңа уйлар


йөрәк портына.


Их син, сәях дустым, нәни гигант!


Без – ракета күк, тик бер аерма:


Ракетаның тыш катлавы яна,


Безнең исә – йөрәк,


тойгыларның


Атмосфера катлауларында.


Илне дөртләтерлек янгын ята


Җил иркендә калган күмердә.


Илдә көчек булсаң да бик ярый,


Тик ил өчен кирәк өрергә!


Чатнап күктә* яна яшен ташы,


Төшмәгән ул ләкин күкләрдән, –


Шул ут безне җиргә атып бәргән.


Шул ут безне күккә күтәргән.


Сырттан сыйпамыйлар –


куркынычтыр! –


Тик кирәкми авыр суларга:


Илдә бүре булсаң да бик ярый,


Тик ил өчен кирәк уларга!


...Ага вакыт җиргә ак кар булып,


Ага еллар, уза гомерләр.


Беренче кар булсаң да бик ярый –


Ил җанында кирәк эрергә.


Ява карлар, ашыккандай җирнең


Караларын акка күмәргә.


Шагыйрьлек тә ярый –


моның өчен


Җырлы иткән җылы көннәргә


Үзең белән кирәк түләргә.


Ага вакыт җиргә ак кар булып,


Бәгырьләрдә гүли бу вакыт,


Күзләренә кара,


Көчең җитсә,


Шул вакытны юлда туктатып.


Их син, сәях дустым, нәни гигант!


Карлар төшми, карлар тик тора! –


Тибрәнгәләп күккә күтәрелә


Безнең шушы иске йорт кына.


Моңсу бүген... Иске планетаның


Үзеннән дә иске шул Вакыт –


Көче җитте! –


Сорау ала бездән,


Күзгә карап, юлда туктатып...


Сез, әлбәттә, авыш хәрефләр бе­лән аерымланган урыннарга игътибар иткәнсездер. 1973 елда язылган шигырьнең шушы варианты «Ике урман арасы» җыентыгыннан алынды (ТКН, 1995). Әмма элгәре китап­ларда (мәсәлән, «Утлы бозлар»да, ТКН, 1978) бу строфалар үзгә төрле яңгырый:


Бүген моңсу...


Иске зур каланың


Үзеннән дә иске йортында


Авыр уйлар килеп якорь сала,


Яңа уйлар


йөрәк портына.


Яңа уйлар йөрәк портына килеп «тукталып» кына калмый, ә «якорь сала»! Күз алдына китердегезме? Образ ничә мәртәбә көчәйде (дөресрәге, төзәткәнче көчле булган) ләбаса! Ләкин автор, туксанынчы еллардагы пуризм омтылышына бирелеп, күрәсең, чит телдән кергән «якорь» сүзе белән бергә, әлеге гүзәл образдан да баш тарткан, нәтиҗәдә, алты юллык шактый ярлыланып калган.


Сигезенче строфаның элгәре вариантына игътибар итик:


Ага вакыт җиргә ак кар булып,


Нервыларда гүли бу вакыт,


Күзләренә кара,


Көчең җитсә,


Шул вакытны юлда туктатып.


Тагын шул ук хәлгә юлыгабыз. Чит сүз биредә янә алыштырылган, анысы хуп, әмма нәтиҗәдә «вакытның» конкрет «нервыларда» (ягъни, кеше организмындагы сиземләү җепселләрендә, бәйләмендә) «гүләве» абстракт «бәгырьләргә» күчкән. Күңелнең киеренке кылларында уйнаган (гүләгән!) Заман җиле сурәте юкка чыккан. Образ тоныкланган. Строфа янә ярлыланган.



Әйткәнемчә, бу үзгәрешләрнең нигезендә тел сафлыгын кайгырту ята булса кирәк. Шагыйрь алынмаларны үз сүзебезгә алыштыру бәрабәренә матур шигъри табышлардан баш тарткан. Билгеле, аның бу гамәле тиктомалдан тумаган, киресенчә, озаклап уйлап, үлчәүнең кай ягы басканын җентекләп күзәтеп ясалган төпле нәтиҗә ул. Строфалап тикшергәндә күпмедер югалту ачысы чамаланса да, шигырьне тулаем бер картина итеп караганда бу хилафлык сизелми. Асылташ барыбер асылташ булып кала.


Икенче шигырь, гомумән, сүз кадере, сүз кыйммәте һәм сүз куәте мәсьәләсендә искитмәле үрнәк саналырлык. (Каләмдәше-иҗатташының чираттагы (илле яшьлекме икән?) юбилеенда Мөдәррис Әгъләм аны «Зөлфәт дустым...» дип башлый һәм «Киләчәккә, Зөлфәт, ышанам!» дип тәмамлый (видеоязмасы бар). Шуннан чыгып, әсәрне Зөлфәткә бәйле, дип гөманлаган идем дә. Хаталансам, бигайбә!)


Чү, тукта, мизгел! Шигырь укыйбыз...


Татарстаным



Шагыйрь дустым сәяхәттән кайткач


Әйткән иде, Татарстаным,


Картадагы синең сурәтеңнең


Чабып барган атка охшавын.


Ничек кенә әле чабасың син,


Томырылып,


Татарстаным,


Ялларыңнан чытырдатып тотып


Синең белән мин дә очамын.


Синең белән ул – без мәртәбәле,


Синең белән ул – без канатлы.


Бабаларым, атларыннан егылып,


Ничә тапкыр борын канатты...


Затлы аргамаклар кайсы чорда,


Кайда гына илтеп сукмады?!


Ил бәясе башлар ярылдылар,


Шөкер әле күзләр чыкмады.


Ярый әле шундый заманнарда


Югалмаган күрү сәләте.


Егылганда авырткан җир була,


Авырткан җир була, гадәти.


Авырткан җирем син – Татарстан,


Без чабабыз менә әлегә...


Әмма беләм, кайда бәрелсәң дә,


Авырткан җир алдан бәрелә.


Авырткан җирем син – Татарстан,


Син йөрәктер миңа, бәгырьдер...


Кайда гына килеп бәрелсәм дә,


Иң беренче сиңа бәрелер.


Башка халыклар күк безне дә бит


Азатлыкка сусау уяткан.


Без чабабыз,


Еллар очкын булып


Очып кала безнең тояктан.


Без чабабыз


еллар,


чорлар аша,


Яңгыратып бөтен тарафны;


Иле белән кеше мәртәбәле,


Иле белән кеше канатлы.


Бер канатың була туган телең,


Бер канатың була туган җир;


Кошка гына түгел, кешегә дә


Канат кирәк була торгандыр.


Син чыннан да, илем,


әкияттәге


Чабып барган атка охшаган.


Шушы ике канат бар чагыңда,


Киләчәккә, илем, ышанам.


Шигырь «Иман тәрәз шакый» (ТКН, 1996) китабыннан алынды. Инде сорау: ул кайчан язылган һәм биредә кайсы чор кәефе чамалана? «Әлбәттә, милли күтәрелеш еллары!» – дип җавап бирерсез. Һәрхәлдә, үзем әүвәл шулай уйлаган идем. Туры килә ич инде: күтәренке күңел, өмет ялкыны, тантана, «синең белән ул – без мәртәбәле, синең белән ул – без канатлы», «бабаларым, атларыннан егылып, ничә тапкыр борын канатты», «бер канатың була туган телең, бер канатың була туган җир», һәм башкалар. Әмма шигырь... игътибар... 1972 елда ук язылган! Шагыйрь торгынлык чорында туксанынчы еллар рухындагы әсәр иҗат иткән!  Ничек?! Гаҗәпме? Гаҗәп. Бер кечкенә детальне исәпкә алмасаң...


Элгәре вариантларда (мәсәлән, «Исәнме, йөрәк!» җыентыгы, ТКН, 1978) сигезенче строфа менә болай яңгырый:


Башка халыклар күк безне дә бит


Революция (!) уяткан.


Без чабабыз,


Еллар очкын булып


Очып кала безнең тояктан.


Шушы бер сүз бөтен гомуми картинаны җимереп төшерә, вакыйгаларны җитмеш ел артка, ХХ гасыр башына чигереп ташлый!


Бер сүз аркасында шигырьдәге һәр юл, һәр җөмлә, һәр строфа үзгә мәгънә ала, әсәрнең эчтәлеге төбе-тамырыннан үзгәрә!


Авторның рухи искерә төшкән шигырен шулкадәр иҗади якын килеп, оста рәвешле яңартып җибәрә алуына сокланырга гына кала...


Әдипләребезнең байтагы иҗат юлын коммунистлар чорында башлап, «демократия» көннәрендә дәвам итәргә мәхкүм булды. Билгеле, әдәбиятта ат уйнаткан яшь чакларында аларның һәрберсе үзе яшәгән заманны, аның уңышларын, идеалларын, хыялларын, өметләрен кәгазьгә төшергән. Бер «гүзәл» мизгелдә иле-ние белән бергә барысы да челпәрәмә килеп төшкәч, телисеңме-теләмисеңме, иҗатыңа да яңача карарга, элгәре язганнарыңа төзәтмә кертергә туры килгән, күрәсең.


Ләкин эш анда түгел. Эш кемнең бу эшкә тотынуында һәм кемнең бу эшне ничек башкарып чыгуында гына...

Теги: Рүзәл Мөхәммәтша Яңалыклар

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру