Журнал «Безнең мирас»

Бер сүз килә язасы...

Бер сүз килә язасы,
Килә бары бер генә сүз...
Ләкин... кабатлыймын үз-үземә:
"Юк, ярамый... Ничек тә түз..."
Искән жилнең юнәлешен...
Килә юнәлтәсем үземә...
Син үзең дә миңа борылырсың...
Күңелкәем нидер сизенә...
Аккан елгаларны туктатырдай...
Көчләр тоям кайчак үземдә...
Кояш балкытырга күкләремдә...
Җитә кайчак хәтта сүзең дә...
Килә сиңа пышылдыйсым...
Кытыклатып колак очларыңны...
Бер сүз көтмим синнән, көтәм хәзер...
Күкрәгеңә алып кочканыңны...
Бер җылы сүз көче...
Назлы сүзнең көче тиңсез...
Атлыйм кебек тар сукмактан... Синең белән...
Ә чынлыкта - үзем генә, синсез...
Бер сүз көтәм, ә кайчакта...
Тын алышың ишетү дә җитәр кебек..
Җитәр кебек әгәр бер көн,
Синнән искән җилләр генә китсә үбеп.
Гөлүсә Шаһбан
Фото: pixabay

Теги: Гөлүсә Шаһбан Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру