Бер ноктада

Гомерен кеше өчкә бүлеп яши:
киләчәге,
бүгене,
үткәне.
Киләчәктә килер дип ышана
үткәннәрдән үзенең көткәне.
Бүгене белән яши.
Әйтми кеше:
и, кызганыч, диеп, киләчәк.
Киләчәктә кемдер:
әрәм булды
үткән гомерләрем, диячәк.
Онытасы килә үткәннәрен –
онытырга кирәк кемгәдер.
Кемнәрнеңдер үткәннәре төшкә
кара кайгы булып керәдер.
Онытып булмый.
Үзенең яшәвенә
була алмас кеше хәтерсез,
хәтеренә әгәр төшми икән,
үткәннәре аның кадерсез.
Гомер бит ул!
Аның мизгеле дә
тоелмыйча үтә бик сирәк.
Үткәннәрен кеше сагынмаса,
үткәннәре аның юк, димәк.
Яше җитә адәм баласының
үзе генә тойган ноктага.
Үткәненә борылып карар өчен,
шул ноктада кеше туктала.
…Үткәннәрне бүген искә алдык,
дуслар белән барлап утырдык.
Безнең үткән –
калын китап икән,
бик игътибар белән укырлык.
Рәхәт булып китте,
җиңел булып…
Гомеребезне күрдек,
тойдык бер.
Тормыш безне урап үтмәгән дип,
горурланып уйлап куйдык бер.
Киләчәккә карап шәраб салдык –
чыңлап алды кулда тустаган.
Без үткәннәр өчен чәкештердек,
бүгенгесе,
шөкер,
узмаган.
Өчкә бүлә гомерен.
Өчесе дә
кирәк аңа гомер иткәндә.
Яши кеше.
Үзе белән бергә
өчесе дә кала үткәндә.
Үпкәләмәм.
Төгәл түгел, димәм,
бер көн артык,
бер көн ким булса.
Мин бик риза
минем киләчәгем
үткәнемә әгәр тиң булса!

 

Кадыйр Сибгатуллин

Фото: pixabay

 

Комментарий язарга