Журнал «Безнең мирас»

Бер киселгән икмәк (хикәя)

– Уррра, әти кайтып килә. Уррра! – юлдан күзен алмый тәрәзә төбендә утырган алты яшьлек Илнара әнисе ни булса да әйтеп өлгергәнче, кәҗә бәтиедәй сикергәли-сикергәли, әтисен каршыларга тышка чыгып йөгерде. Көзге яңгырда ялан өс чыгып чапкан кызының артыннан Бибигөл, өстеңә кияр идең ичмаса, дип кенә кисәтте дә, үзе дә тәрәзәгә капланды. Әйе шул, кызы ялгышмаган – икенче урамнан Рәшитнең йөк машинасының узганы күзенә чагылып калды. Бибигөл тиз генә кызының җылы киемен эләктерде дә, капка төбендәге эскәмиядә бөрешеп утырган Илнарасы янына чыкты.
– Шулай ярыймы соң бу яңгырда? Салкын тидерәсең бит! – әнисенең җиңелчә шелтәләвен дә ишетмичә, Илнара әтисенеке кебек зур зәңгәр күзләрен урам очыннан алмады.
– Әти кайта! Әти миңа куян күчтәнәче алып кайта! – кызчык үзенекен тәтелдәде.
Бибигөл аның өс-башына киендерде дә, карашын урам очына юнәлтте. Юк, кайтмый, ахры, Рәшит бүген дә... Кайтыр булса, инде күптән бу якка борылыр иде. Инде ничә тапкыр кызы артыннан йөгереп чыгып, капка төбендә ирен көтә-көтә алданган хатынның сабырлыгы төкәнде, күңеле тулды. Шулай көтеп-көтеп, Рәшитне бер күрмәсәм дә әх димәс идем, дип ачынган чаклары аз булмады аның. Менә балалары гына кызганыч. Күңеле кителгән баласына ни дияргә бүген? Әтиегез сезне ташлады, сез аңа башкача кирәкмисез, дип ничек әйтеп була бу берсеннән-берсе кечерәк ике балага? Аларның ни гаебе бар? Икенче сыйныфта укып йөргән Азаты да мәктәптән кайту белән сораячак: “Әти кермәдеме?” Бибигөл урам очыннан күзен алмыйча бераз басып торды да, кермәскә карышкан кызын күтәреп алды:
– Әтиең бүген кайтмастыр, кызым. Эше күптер аның. Әйдә өйгә керәбез. Мин сиңа тәмле мәмәй бирермен...
Көйсезләнгән кызын ни дип юатырга белмичә, Бибигөл аны чак күтәреп өйгә кереп китте. Ике баласы белән ташлап чыгып киткән ирен инде үзе бик көтмәсә дә, балаларның гына “ял көнле әтиле” булулары җанны кыя шул. “Ял көнле әти” дә һәр ялында килми. Килсә дә улы белән кызының күңелен генә кузгатып китә. Бер яктан, ике йорт арасында болай йөргәнче, бу өенә юлын онытса яхшырак та булыр иде кебек. Вакыт үтү белән балалар да тынычланыр иде. Бәлки Бибигөл дә, үз парын табып, тормышын җайга салыр иде. Утыз ике генә яшьлек чагыңда шулай капка төбендә иреңне көтеп утыр инде... Эх дөньясы! Бүген тагын кәефе төшкән Бибигөл, үзен кулга алырга тырышып, идәндә уенчыклары арасында утырган кызы янына чүгәләде: ”Әйдә, кызым, мәктәп уйныйбыз...” Илнарасы курчакларын укучылар итеп тезеп куйды да үзе укытучы булып “дәрес бирә” башлады. Тик әтисе “мәктәпкә дә килеп керде”. Өйдән чыгып китү белән генә ата кешене бала тормышыннан, аның уйларыннан, аның дөньясыннан тиз генә чыгарып, йолкып алып булмый шул. Рәшиткә күңеле күпме рәнҗесә дә, Бибигөл балаларга аның турында хурлап сөйләмәде. Ни дисәң дә, ул аларның аталары...
Күрше урамда гына яшәсә дә, Рәшит балаларын күрергә бер атнадан гына килде. Куян бу юлы Илнарага күчтәнәчкә яңа уенчык “җибәргән иде”. Үзен бик белдекле санап, куян турындагы әкиятләргә ышанмаса да, Азат та яңа чаңгыга бик сөенде. Балалары белән әүмәкләшкән Рәшиткә карап, Бибигөл дә рәнҗү-үпкәләрен бер мизгелгә онытты. Иренең китәсе минутларын санамаска тырышты. Бар иде бит аларның да бәхетледән бәхетле чаклары... Бергә чаклары...
Яңа өлгерткән кыстыбыен куеп, Бибигөл Рәшиткә чәй ясады. Бер-берсенә карамаска тырышып, сүзсез генә чәй эчтеләр. Араларындагы киеренкелекне, әтисенең җиңеннән тарткалап, я кызы, я улы бозды. Иренең яшь хатыны белән тормышы бик алга бармавын белсә дә, Бибигөл кызыксынуын җиңә алмады:
– Үзеңнең хәлләр ничек соң?
Рәшит кул гына селтәде:
– Беләсең бит инде...
“Үзең гаепле бит! Алмадай ике балаңны, менә дигән хатыныңны ташлап, әллә ни эзләп чыгып киттең!” – Бибигөлнең күңеленә җыелган әллә ниләрне әйтәсе килде. Юк, балалар алдында тавыш кузгатуны урынсыз санады:
– Балагыз үсәме соң?
Әйе, ни әйтсәң дә, Рәшитнең бер яхшы ягы – ул балаларын сөя иде. “Тегендәге” ике яшьлек нәни Гөлназы исенә төшү белән, әти кешенең йөзе яктырып китте:
– Үсә ул атаман кыз...
Шулай, үз балаларын уйнатып та, елатып та дигәндәй, ихатаны бераз каккалап-суккалап, Рәшит тагын “тегендә”, яшь хатыны, бәләкәй баласы янына кайтып китте. Ике дөнья арасында үз урынын таба алмый йөргән ире киткәч, Бибигөл тагын балалары яудырган сорауларга җавап эзләде:
– Әни, әти кайчан килә? Нигә ул сирәк килә? Нигә ул безгә бөтенләйгә кайтмый?
Әле тормышны, дөньяны аңламаган садә күңелле балаларның бу сорауларына җавап бирүе Бибигөл өчен иң кыены иде. Ул аларга җавапны үзе дә белми иде. Ә балаларның үз әтиләре турында сорарга хакы бик тә бар шул. Алар аңларлык итеп аңлатып кына булмый. Алар түгел, үз тормышын кайчак Бибигөл үзе дә аңламый. Сөеп-сөелеп кавышып, шул мәхәббәттән алма кебек ике балалары туып, тырышып-тырмашып бергә-бергә йорт салып, ярыйсы гына яшәп ятканда араларына кергән яшь хатын янына Рәшите кинәт кенә чыкты да китте. Иренең хатын-кызга карата йомшаклыгын белә иде Бибигөл белүен. Тик яшь арта, балалар үсә барган саен уйланыр, акылга утырыр кебек тоелды. Юк икән... Яшь хатыны белән ятактан тормыйча назланып кына ятырмын, дидеме икән исәр баш ир... Үзенең дә, якыннарының да тормышын катлауландырды гына шул, уйлап карасаң. Бибигөл ишетүенчә, башта Рәшит яңа хатыны Рәзилә белән аның ата-анасының өендә яшәп маташтылар. Тик кияү кеше хатынының ата-анасына хуш килмәдеме, яшь гаилә, балалары тугач, район үзәгендә кеше фатирында яши башлады. Рәшитнең үзе сайлап алган авыр көне башланды. Хатыны яшь бала белән утыра, эшләми. Гаиләне туйдырырга, фатирга түләргә, “тегендә” калган балаларга алимент түләргә кирәк... Акчага кытлык, теге-бу җитми... Иелгән башны кылыч кисми, диләр. Рәшит теләсә-теләмәсә дә килгән саен Бибигөлдән яңа дөньясының хөртлеген яшермәде. Сораса-сорамаса да Бибигөл аңа бәрәңгесен, яшелчәсен төяп җибәрде. Хәтта үзеннән, ике баласыннан артмаган акчасын арттырып биргән чаклары да булды. Бибигөлнең кеше аңлый алмаган мондый сәер адымнарын күреп, ахирәтләре аны тилелектә гаепләделәр: “Юләр, үзеңә акчаң җитми, син аларга ярдәмләшәсең! Кеше синең урында үч ала, ә син изге булып кыйланасың!” Ни генә уйламасыннар, Бибигөл аларга берни дә аңлатмады. Нишлисең, шундый инде ул, үз авызыннан өзеп мохтаҗга каптыра торган... Араларына кергән Рәзиләдән дә үч алу турында уйламады. Әнә бит, хәзер аңа да җиңел түгел...
Алты ел буена ике йорт арасында бәрелеп-сугылып йөргәч, Рәшит Бибигөл янына тагын әйләнеп кайтты. Тагын Бибигөлгә якын туганнары йөрәген телгән авыр сүзләр ишеттерделәр: “Артына тибеп чыгарыр урында, теләсә ничек йөргән, үзеңне санга сукмаган иреңне керттең. Ни горурлыгың калмаган, ни үз бәяңне белмисең...” Әйе, балалары хакына Бибигөл үзенең тапалган горурлыгы турында да онытты. Алар хакына иренең ялгышларын кичерә алды. Тагын Бибигөл беркемгә берни аңлатмады. Бу бит аның язмышы, фәкать аның тормышы. Бу балаларыннан, үзеннән, иреннән башка беркемгә дә кагылмый. Аларның тормышына кысылырга беркемнең дә, хәтта туганнарының да хакы юк. Бибигөл ирен хата-ялгышлары белән кире кабул итте. Гаиләсе таркалуы өчен җаваплылыкны ул икесенә дә тигез бүлә иде. Хатын-кыз буларак, гаиләсен саклап кала алмады, димәк, үзендә дә гаеп бар... Ирен генә түгел, аның баласын да үз кызыдай итеп кабул итте. Икенче урамда гына яшәгән Гөлназ башта әтисе өйдә чакта гына килеп йөрсә, мондагы җылы караштан эреп, теләгән вакытта килә башлады. Кем кем, ә Бибигөл бала хакының ни икәнлеген аңлый шул... Еш кына Бибигөл Рәшит белән базарга барып, яңа киемнәр алып, Гөлназны киендереп җибәрде.
Бер киселгән икмәк кире ябышмый, диләр. Бәлки дөрестер дә. Бибигөл дә башта Рәшит белән тормышы тагын ялганып китүенә бик ышанып бетмәгән, шикләнгән иде. Бәлки, ул икмәк киселеп бетмәгәндер, кем белә... Күп кенә сынауларны кичереп, балаларын үстереп, Бибигөл белән Рәшит бергә картаеп киләләр. Ябышты кебек бер киселгән икмәк...
Физәлия Дәүләтгәрәева
Фото: pixabay

Теги: Физәлия Дәүләтгәрәева Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру