«Бер йолдызым күктән югалса…»

«Оныткандыр», − диеп уйлыйсыңдыр,
Дәшмәвең дә, бәлки, шуңадыр…
Сагынып җырлаганны белмисеңдер.
Күңелеңә сагыш тулгандыр…

Мин бик горур, ә син миннән ныграк,
Мин − тискәре, ә син − үҗәтрәк…
Бу чакларны әле сагынырбыз,
Үкенербез гомер үтәрәк…

Исеңдәдер талгын Казансуда
Яр буенда аккош йөзгәне?
Күзләреңнән шул кич аңладым мин
Әйтә алмый калган сүзләрне…

Горур идең, эчкә яшердең дә
Өметләрең, якты уйларың,
Берни дәшми юкка чыктың кинәт.
Яңгыр гына ярсып дулады…

Онытмадым! Дәш син. Син − беренче.
Кыюларга тормыш юл ача…
Моңсу булып калыр якты дөнья
Бер йолдызым күктән югалса…

 

Халисә Ширмән

Фото: pixabay

Комментарий язарга