Журнал «Безнең мирас»

Бер иптәш яки майлы калҗа

Мөхәммәт Мәһдиев үз язмаларында, берәр билгеле шәхеснең исем–фамилиясен әйтәсе килмәсә, ул кешене кайвакыт “бер иптәш” дип кенә әйтеп үтә. Каләм әһелләре үзара гәпләшкән чакта да,


“Менә бер иптәш заманында шундыйрак гамәл кылган иде” дигән сыманрак җөмлә әйтеп сүзен башлый торган иде Мөхәммәт абый. Минем дә төчкерек хәтле генә бу язмамда кайбер шәхесләр “бер иптәш” буларак телгә алыныр...


Беркөнне күренекле тәнкыйтьче Тәлгат Галиуллин, сүз иярә сүз чыгып, узган гасырның алтмышынчы елларын искә төшерде (ул сөйләгәнне сүзен сүзгә китерәм дип әйтмим, әмма әйткән кадәресенең эчтәлеге якынча түбәндәгедән гыйбарәт): “Алтмышынчы еллар башында бер төркем урыс шагыйре кыю-кыю чыгышлар ясый башлады. Евгений Евтушенко, Белла Әхмәдуллина, Андрей Вознесенский, Роберт Рождественский... Алар партиягә, ил сәясәтенә тел тидерә башлагач, Хрущев һәм аның җитәкчелегендәге власть, хәл-вакыйга дөньякүләм чагылыш алып өлгергәнче дип, әлеге яшь шагыйрьләрне игә китерү, ягъни йөгәнләү, тезгенләү, тәртә арасына кертү чарасын бик тиз тапты. Юк, юк, һич курку белмәс бу батыр йөрәкле трибуннарны төрмәгә дә утыртмадылар, сөргенгә дә сөрмәделәр, бары тик аларга “майлы калҗа” гына ыргыттылар: кайсылары “Переделкино” иҗат йортыннан җир кишәрлегенә ия булды, кайберләренә чит-илгә даими барып-кайтып йөрергә рөхсәт ителде... Бер ишләре тиз арада ниндидер дәрәҗәле генә исемнәр дә алып куйды. Аларга карата әле тагы без белмәгән әллә күпме иркәләү-назлаулар булгандыр...”


Шулайдыр, шулайдыр. Тик менә... Ул заманда үзебезнекеләр, ягъни мәсәлән, татар шагыйрьләре, язучылары арасында шундый кадер-хөрмәткә “лаек булучылар” булды микән, андыйлар хәзер дә бар микән, дим? Бу хакта уйлана калдым...


...Туксанынчы еллар башында бер язучы иптәш язмалары белән матбугатта бик еш күренә башлады. Бер мәлне кайсыдыр газетада саллы гына мәкаләсе басылып чыкты моның. Анда шундыйрак бер-ике җөмлә барлыгы истә калган: “Кайчан карама, Илбашы басуда йөри, башак уа, фермадан фермага кереп, дуңгызларның көрлеген тикшерә... Президент эшемени инде ул...” Аның бу “утлы тәнкыйте” ул вакытта Илбашы хозурына барып ирешкәндерме, юкмы, әйтә алмыйм, әмма, күп тә үтмәстән, әлеге язучы иптәш өр-яңа машиналы (затлы – чит илдә эшләнгәне!) һәм депутатлар яши торган йорттан (!) – фатирлы булды. Шуннан соң әлеге иптәшнең “кыю-кыю сүзләре” матбугатта бүтән күренмәде.


Шул ук туксанынчы елларда “кадерле милләттәшләрем”, “газиз халкым” дип, мөнбәрләрдән куллар болгый-болгый, ярсып нотык тотучылар арасында байтак кына каләм әһелләре дә бар иде. Иде, дисәм дә, хәзер дә бар алар. Берничәсенең инде төтене бөтенләй чыкмый, бер-икесе әле һаман да үзен “постта” саный шикелле. Шул чор-заманнарда бер иптәш җөмһүриятебез (республика сүзен ул чакта газета-журналларда,үзебезчә, фәкать шулай дип яза идек) җитәкчелеген сүгеп (туры мәгънәсендә аңла. – Л. Л.), үзенчә тәнкыйть утында тотып язган калын-калын китапларын, “каяндыр” финанс мөмкинлеге табып, чит төбәкләрдә бастырып чыгарды. Ярар, бастырсын, чыгарсын да ди. Әмма, җәмәгать, үзең сүккән хөкүмәттән ниндидер премия өмет итеп, шуны алырга тырышып яшәү... Бусы минем башыма һич кенә дә сыймый. Икенче бер иптәш әле һаман да милләтпәрвәр булып йөри. Ул да җае чыккан саен җитәкчелекнең тетмәсен тетәргә тырыша. Вакыт-вакыт үз тирәсендә шау-шу чыгартып ала. Язганнары – шәп, сүз дә юк. “Милләт! Милләт!” дип йодрык чөеп йөргән заманда, газиз балаларын чит илгә җибәреп укытты. Кайбер әфәнделәр һәм ханымнар бу икәүгә ник премия бирмиләр дип гаҗәпләнә, лаф ора. Әлеге дә баягы, артыма кисәү таягы дигәндәй, минем башыма сыймый торган нәрсә шул: ничек үзең ачыктан-ачык сүккән хөкүмәттән премия өмет итеп була? Чынлап та милләтпәрвәр икәнсең, шәп язучы, фидакяр шәхес икәнсең, инде җиренә җиткереп, үзәгенә үтәрлек итеп кемне дә булса тәнкыйтьләгәнсең икән – шулай үз биеклегеңдә кал. Менә булырсың шул чакта милләтеңнең сөеклесе!


Бу ике иптәшнең берсе күптән түгел генә өч томлык китап чыгарды. Президент тарафыннан бирелгән акчага, дип ишеттем.


Сүз уңаеннан, белүемчә, үз хөкүмәтеннән кайчан да булса ниндидер “калҗа” алган көрәшчеләр (хөкүмәткә карата оппозициядә торучылар) Нобель премиясенә дәгъва кыла алмый. Хәер, бу саллы бүләк безнекеләргә янамый.

Теги: Ләбиб Лерон Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру