Журнал «Безнең мирас»

Бер бәйләм беркетмә

«Элек дәресләрдә уку шигырь әйтү белән башлана иде...»
12 сентябрь, 1969 ел. Татарстан Язучылар союзының гомуми җыелышы. Катнашалар: 84 кеше. Килмәгәннәр: 31 кеше. Шулардан 22сенең сәбәпләре җитди. Җыелышны алып бара – Ибраһим Гази.


Көн тәртибе:
1. Балалар әдәбиятының бүгенге торышы.
2. РСФСР язучыларының III съездына делегатлар сайлау.

Президиум:
Идарә составы һәм КПСС өлкә комитетының культура бүлеге мөдире иптәш М.М.Мусин (Мөдәррис Муса улы Мусин, 1923-1994, культура бүлеге мөдире булып 1969-1984 елларда эшли. – Л.Л.).


Беркетмәләр язарга Марс Шабаев белән Рәдиф Гатауллин (Гаташ) билгеләнә.


Беренче көн тәртибе:
Балалар прозасы турында сүз Шамил Рәкыйповка бирелә (аның доклады аерым теркәлә*).
Балалар поэзиясе буенча сүз Шәүкәт Галиевкә бирелә (доклады аерым теркәлә).
Балалар драматургиясе турында сүз Туфан Миңнуллинга бирелә (доклады аерым теркәлә).
Балалар поэзиясе буенча сүз Разил­ Вәлиевкә бирелә (доклады аерым тер­кәлә).
Нәниләр әдәбияты турында сүз Хәмзә Зариповның докладын уку өчен Вакыйф Нуруллинга бирелә (доклад аерым теркәлә).


00487 Язучыларның чираттагы җыелышыннан соң. Рәсемдә: утырганнар – Нәби Дәүли (сулдан беренче), Нәкый Исәнбәт (уңнан бишенче), Хәсән Туфан (уңнан дүртенче); икенче рәттә – Галимҗан Латыйп (уңнан алтынчы), Зәки Нури (уңнан җиденче) һәм башкалар. Гыйнвар, 1966 ел

Фикер алышулар:


Бату Мулюков (Бату Гатаулла улы Мөлеков, 1928-1999, композитор). Иптәшләр, докладларыгызны дикъкать белән тыңладым. Бик көчле бара. Мин фәкать музыка өлкәсенә тукталам. Үткән ел балаларга музыкаль тәрбия бирү турында махсус доклад булды безнең съездда. Дмитрий Кабалевский чыкты. Балаларның тиешенчә җырламавы турында сүз барды. Бездә дә шул ук хәл бит, иптәшләр. Мәктәп җырласа, халык җырлый. Ә без моның белән мактана алмыйбыз. Җыр укытучыларыбыз аз. Музыкаль тәрбиягә игътибар җитми. Нота белән эш итә белүче кадрлар юк дәрәҗәсендә. Бездә музыка күп языла. Балалар өчен плас­тинкалар чыгару теләге белән мин җырларны барладым. Тема ярлылыгы: шаян песи, маэмай, бишек җырлары... Баланың эчке тормышын чагылдыру җитми. Шагыйрьләребез яңарак темалар тапсыннар иде һәм баланың яшь аермаларын искә алсагыз иде. Патриотик җырлар, шаян такмак­лар кирәк. Ансамбль өчен язасы иде. Безнең композиторларга балалар өчен язу бурычы куелды. Әйдәгез, бергәләп эшлик. Бәлки конкурс тәкъдим итәргә кирәктер? Культура министрлыгы уйласа икән. Бергә иҗади дуслыкта эшләсәк иде, иптәшләр!


Роберт Батуллин (Рабит Батулла, 1938). Биредә әйтелгән сүзләрем док­ладлар тәэсирендә туды. Менә Бату Мулюков иптәшкә сюжетлар: Алиш – «Үрдәк», Тукай – «Мияубикә», Такташ – «Тәүфыйклы песи», Илдар Юзеев – «Соңгы сынау». Мәһабәт әй­берләр тудырып булыр иде. Төрле шагыйрьләр, язучылар бар. Тираж кимүнең сәбәбе – язучыларның авыл­га сирәк чыгуында, дип әйтте Шамил Рәкыйпов. Алай гынамы соң? Мәктәпләрнең язмышы борчымый безне. Ә бит безнең язмыш – киләчәк кулында, киләчәк язмыш – безнең кулда. Яшьләргә ышанмау, өлкәннәрдән соң талантлы яшьләр килми, дип уйлаучыларыбыз да юк түгел. Поэзиядә Хәсән Туфан, Сибгат Хәким яшьләрне кайгырткан кебек, прозада да булса икән шундыйлар! Чит өлкәләрдә яшәүче кадрлар белән эшләмибез. Ә кирәк иде. Драматургия... без бит тулысы белән үзешчәннәр өчен язабыз. Ә театр­ юк. Без яшь буынны тәрбиялибез. Ә бит борчылу җитми. Кырынды (Әгерҗе районындагы авыл. – Л.Л.) мәктәбе китапханәсе янды, җибәрик китапларыбызны!
Тормышчанлык, дибез. Тавык та – тормыш. Ләкин аны өстәлгә «потрохалары» белән кертмибез. Китаплар да шулай бит! (Чыгышын канатлы сүзләр белән тәмамлый.)


Фирдәвес Болгарская (Фирдәвес Хәмит кызы Болгарская, 1919-2004, журналист, педагог, тәрҗемәче, Татарстан китап нәшриятында уку-укыту бүлеге мөдире булып озак еллар эшли, ире – композитор Әнвәр Бакиров, әнисе – артистка Гөлсем Болгарская. – Л.Л.). Докладлар бик тирән, төпле, җанлы. Бигрәк тә Шәүкәт Галиев дәреслекләр хакында бик белеп сөйләде. Рәхмәт аның тәнкыйтенә. Андагы шаблоннарга безнең үзебезнең дә эчебез поша. Ни кызганыч, язучылар дәреслекләр өчен язмый, безгә ярдәм итми. Бәлки дәреслек төзүдә катнашу кирәктер. Программа темасына язылган әйберләр таба алмыйбыз. (Дәреслекләр турында конкрет сөйли һәм булышуны сорый.)


Ренат Харисов (Ренат Харис, 1941, «чы­гышы аерым бирелә», диелгән. Кыз­ганыч, ул чыгышны табып булмады. – Л.Л.).


Баян Гыйззәт (Фәтхелбаян Нурлыгаян улы Гыйззәтуллин, 1918-1991, театр белгече, тәнкыйтьче). Балалар театры мәсьәләсе турында берничә сүз. Башка жанрларны читкә какмый гына театрны алыйк. РСФСРда бердәнбер балалар театры Чуашстанда. Һәм аклана икән финанс ягыннан да. Бездә дә булса икән ул. Театр училищебыз да бар. Артистлары да табылыр иде. Балалар театры мәсьәләсен Союз яңадан күтәрә, дип карарга кертик.


Икенче мәсьәлә. Кинофильмнар мәсьәләсе. Сценаристлар юк, дигән сылтау белән сузылып килә. Язарга теләгән иптәшләр язсын. Союз бу эш белән шөгыльләнсен.
Баян Гыйззәт чыгышыннан соң тә­нәфес игълан ителә.


Язучылар кабат җыелгач, Идрис Туктар (Идрис Ильяс улы Туктаров, 1896-1982, язучы, тәрҗемәче) сүз ала. Үз чыгышында ул Разил Вәлиев чыгышындагы күп нәрсәләр, җөмләдән, Галимҗан Латыйпка карата булган тәнкыйть белән килешмәвен әйтеп узды. Шулай ук ул яшьләргә һәм бүген каралган мәсьәләләргә кагылышлы нәрсәгә – үз-үзеңне тәрбияләргә кирәклегенә басым ясады; бу мәсьәләгә ачыклык кертү максатыннан Ковалевның «Үз-үзеңне тәрбияләү» исемле китабын (А. Г. Ковалев. Самовоспитание школьников. – Москва: Просвещение, 1967. – 159 с. – Л.Л.) мисалга китерде. Ба­лаларда чын кешелек сыйфатларын тәрбияләүдә язучыларның һәм педагогларның алда торган әһәмиятле бурычларына тукталып үтте.


Яшь язучы, «Ялкын» журналы редакторы Роза Хафизова (Роза Сәет кызы Хафизова, 1929-2005) үз чыгышында бүгенге җыелышның файдалы икәнен әйтеп уза; күптән түгел булып узган, язучыларның балалар әдәбиятында катнашуы турындагы ачык партия җыелышын искә ала. «Бу җыентыктан алган сабакка «Ялкын» һәм «Яшь ленинчы» кушылды, педагогика һәм әдәбият берлеге үсә төште кебек», – ди. Моңа каршы килгән факт итеп, Хафизова «Яшь ленинчы» газетасында басылган «Карун һәм Сандугач» (Рөстәм Мингалимов әсәре) әкиятен тәнкыйтьләде. «Мәгариф министрлыгы да язучылар белән элемтәдә булырга тиеш. Нәниләр өчен махсус журнал кирәк. Журнал таралачак, Мәгариф министрлыгы хуплаган хәлдә. «Октябрь баласы»ның кабат тууы яхшы булыр иде».


Шулай ук Хафизова китап сату мәсьә­ләсенә, бигрәк тә нәниләр өчен китап сатуның зәвык белән оештырылмауга тукталды, махсус витрина, сайлау өчен мөмкинлекләр булдырылып, нәниләр китапларын сатуда яңалыклар булырга тиешлегенә басым ясады.


Шагыйрь Галимҗан Латыйп (Га­лимҗан Шакирҗан улы Латыйпов, 1912-1986) исә бу җыелыш, докладлар, алардагы мәсьәләләрнең дөрес куелу-куелмауга тукталды. Яшьләр ясаган докладлар – бүгенге, шулай ук үткән ел йомгакларына багышланганнары белән кушылмавын әйтеп, аларда объективлык җитмәвенә тукталды. Мисалга, Разил Вәлиевнең докладын алып, шартлы әдәпсезлектә гаепләде; шулай ук докладларда макталып телгә алынган Шәүкәт Галивнең кайбер шигырьләрен тәнкыйть итте.


Классик язучыбыз Нәкый ага Исән­бәт (Әхмәтнәкый Сираҗетдин улы Закиров, 1899-1992) сүз алып, әү­вәл китаплар сату мәсьәләсенә тукталды; китап һәм бизәлеш тәңгәллеге булмауны әйтеп, үрнәккә Украина, Молдавия һ.б. республикаларда басылган китапларны китерде. Шулай ук элек чыккан, үзебезнең матур эшләнешле китаплардан Тукайның «Юаныч» китабын сурәтләде: матур эчтәлек, матур форма!


Балалар әдәбияты һәм тәнкыйть мәсьәләсенә кагылып, Нәкый ага кимчелекле яклардан берсе итеп, әдәби тәрбиянең җитмәвен әйтте. «Элек дәресләрдә уку шигырь әйтү белән башлана иде; җыр милли иде. Укучыда шигырьгә карата зәвык үсә иде. Ә хәзер? Мәсәлән, Латвиядә әдәбиятның иң күп таралган төре – шигырь. Бездә алай түгел. Үз телебез артыкланды.


Язучы һәм нәшрият мәсьәләләренә тукталып, Н.Исәнбәт нәшриятның балалар өчен китаплар чыгаруда җитәрлек эшләмәвен дәлилләп, үз китаплары язмышы турында сөйләде. Шулай ук электән балалар әдәбиятына күп көч куйган Гали Рәхим (1892-1943), Зыя Ярмәки (1887-1965), Фәхрелислам Агиев (1887-1938), Миргазиз Укмасый (1884-1948), Х.Сәлимовларның китаплары басылмавын әйтеп, мирас мәсьәләсенә ишарә итте. Дәрес­лекләрдә начар шигырьләрнең булуын аяныч хәл икәнен әйтеп, язучыларны бу эшкә җитди карарга чакырды.
Нәниләр өчен журнал һәм балалар театры мәсьәләләренә кушылып, Нәкый ага Исәнбәт бу мәсьәләдә активлыкка чакырды, конкрет эшләргә юл күрсәтте.


Шагыйрь Зәки Нури (Зәки Шәрә­фет­дин улы Нуретдинов, 1921-1994) җыелыш дәвамында тәкдим ител­гән­нәрдән чыгып, төзелгән карарларны укый:


1) Н.Крупская исемендәге премия – балалар әдәбиятын үстерүдәге хез­мәтләр өчен бүләк оештыру мәсьәләсен конкрет куярга;


2) Газеталар белән эшне ныгытырга.


Йомгаклау сүзе белән Язучылар сою­зы председателе Ибраһим Гази (Ибраһим Зарифулла улы Мингазиев, 1907-1971) чыкты:


– Җыелыш дәвамында шул сизелә: моннан соң, бүген кабул ителгән карарлардан башлап, җитешсезлекләр булмас кебек. Үзебезгә күбрәк эшләргә, оештырырга кирәк. Материал, тема күп. Мәсәлән, Девятаев турында ник язмыйбыз? Нефть темасы... Ә нәрсәбез бар бу турыда балалар өчен? Балыкчылар, спортчылар. Әйтик, Рәшит Нәҗметдинов...
Шулай ук И.Гази яшь буынны тәр­бияләүнең әһәмиятенә басым ясап, дә­реслекләр мәсьәләсенә туктала. Үзебездән күбрәк игътибар сорала, ди.


Балалар өчен журнал, театр буенча тәкъдим-фикерләргә кушыла. Ахырда, мәктәпләр – уку, русча-татарча багланышлар һәм мәктәпләр мәсьәләсенә ныграк кагылып үтә.
Иң соңыннан беренче көн тәртибе куйган мәсьәләләр буенча КПСС өлкә комитеты вәкиле иптәш М.М.Мусин чыгыш ясый:


– Беренче: журнал мәсьәләсендә иптәшләр белән риза. Обкомда каралган, әмма... кәгазь мәсьәләсе ни дияр? Катгый карар юк. Башка журналлар буенча да сүз кирәк: «Казан утлары»ның күләме артты, инде «Совет мәктәбе», «Чаян» һ.б. турында уйларга кирәк.


Икенче: китап тарату, Таткниготорг, нәшрият, сәүдә оешмалары белән бер­гә бу эшне яхшыртырга кирәк.


Өченче: театр мәсьәләсендә дә килешәм. Обкомда бу мәсьәлә дә каралган. Хәл ителер, дип ышаныйк.


Түбән Камага да театр кирәк. Күчмә театр мәсьәләсе дә җитди.


Пластинкалар (тәлинкәләр – балалар өчен шигырь-җыр-әкият һ.б. белән) мәсьәләсен һәм шуңа охшашлыларны хәл итү мөмкин булыр.


Балалар әдәбияты секциясенең эшен – вәкаләтен зурайтуны – Язучылар союзында хәл итәрсез.


М.Мусин җыелыштан риза булуын, докладлар белән килешүен әйтә, кайбер мәсьәләләрдә тәнкыйте дә бар: мәсәлән, чыгышларда лениниана мәсьәләсенә азрак тукталдылар һ.б.


Беренче көн тәртибе шуның белән тәмам.


Икенче көн тәртибе: РСФСР язучы­ларының III съездына делегатлар сайлау. Партбюро исемлек игълан итә. (Исемлек аерым, партгруппа җыелышы беркетмәсендә теркәлгән, шулай ук сайлау комиссиясе беркетмәсендә дә бар). Исемлекне тикшерү вакытында түбәндәге тәкъдимнәр булды:


Хәсән Туфан Шәүкәт Галиевне дә исемлеккә кертергә тәкъдим итте.


Нәби Дәүли сайланачак иптәш­ләр­нең үз эшләренә җитди карауларын сорый, исемлеккә Мөхәммәт Садрины да теркәүне сорый.


Ренат Харисовны исемлектә калдыру мәсьәләсендә М.Садри, Н.Дәүли каршы чыгыш ясый. Х.Туфан, С.Хә­ким, Р.Гатауллиннар яклап чыга. Ике каршы тавыш белән Р.Харисов исемлектә кала. М.Садри кертелми. Башка иптәшләр тавышка кую вакытында каршылыксыз үтә.


Яшерен тавыш белән сайлауга бу­лыш­лык һәм нәтиҗәләрне саклау өчен комиссия сайлана: Ә.Маликов, З.Шаһиморатов, Ю.Белостоцкий.


Бюллетеньнәр таратыла.


Сайлау комиссиясе нәтиҗәләрне игълан итә. (Санау комиссиясенең делегатлар сайлау буенча беркетмәсе аерым теркәлә. Кызганыч, ул беркетмә сакланмаган. – Л.Л.).


Җыелыш председателе: (И.Гази)
Беркетмә язучылар: (М.Шабаев)
(Р.Гатауллин)


Беркетмәне Ләбиб Лерон укыды

Теги: Ләбиб Лерон Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру