Мөдәррис Әгъләмов. Бар иде заманнар

Бар иде заманнар,
чыгасың болынга:
Ярсу бар йөрәктә,
чалгы бар кулында.
Бар иде каерып —
каерып чабулар,

Эш беткәч, кыз-кыркын
артыннан чабулар.
Төн буе сүнмичә
яндылар учаклар,
Теләсәң учак бар,
сөйгәнгә — кочаклар.
Шатланып елады,
елады бөтнекләр…
Яшьлеген югалтып
елады бик күпләр.
Өелә өемнәр,
куела кибәннәр;
Куенда кош кебек
талпына сөйгәннәр.
Бар иде тартыну,
картлардан куркулар.
Печәннәр өелде,
калыкты курпылар.
Ике җан бер булып
болыннан кайтулар,
Авылның башыннан
башлана, һәй, туйлар!
Егетләр түгел, дип
кем безне яманлар,
Калыкты курпылар…
Бар иде заманнар.

Фото Мөҗәһид сайтыннан

Комментарий язарга