Балтач төбәгендә Тукай эзләре

Миңа үз гомеремдә бик күп татар авылларын кү­рергә, азмы-күп­ме алар­ның гамен күңе­лем аша кичерергә насыйп булды – туган Татарстаныбызда, күрше Баш­кортстан, Мари Иле, Удмурт, Чуваш Республикаларында, Оренбург, Әстерхан, Киров, Чиләбе өлкәләрендә, Уралда, Казакъстанда, ерак Төркиядә… Аларның һәрберсе изге бер үҗәтлек, соклангыч тырыш­лык белән сыкранмый-сынмый халкыбызның иманын, телен, го­реф-гадәтләрен саклап-баетып, мул-ир­кен тормышта күркәм итеп яшәп ята. Милләттәшләремнең ру­хи күркәмлеге сокландыра – алар тыйнак, алар сабыр, ыгы-зыгыны, зарлану-сыктауны белми, үз яз­мы­шының бары тик үз кулында гы­на булуын, рухи ныклыгыннан битәр, таянычы юклыгын аңлап, тө­шенкелеккә бирелмичә бер гаилә булып гомер кичерә, балалар үстерә, милләтебезнең киләчәген, яшәешнең мәңгелеген тәэмин итә.

Әмма һәр авылның үзенә генә хас үзенчәлекләре, бер-берсен кабатламый торган бай мирасы бар. Әнә шул артык кычкырып, күзгә бәрелеп тормый торган үзенчәлек-үзгәлекләре белән үзенә тарта да инде күңелне авыл. Бер уйласаң, гади генә авыл, ә аның яшәешендә, тарихында бөтен тулылыгы белән халкыбызның фаҗигале-газаплы, әмма данлы тарихы чагыла. Аны барлый башласаң, еш кына атаклы шәхесләребезнең тормышына бәйле сәхифәләргә, аларның эзләренә юлыгасың. Кызганыч, авылларыбызның күбесенең тарихы җентекләп өйрәнелмәгән шул әле…

«Кыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына…»

Балтач районының Сосна Пүчинкәсе – әнә шундый серле-үзенчәлекле авылларның берсе. Ул әле чагыштырмача яшь авыл – аны 1868 елда районыбызның Сосна авылыннан күченеп килгән Хәбибулла, Мотыйгулла, Ибраһим, Вилдан, Гани, Фәтхулла исемле кешеләр нигезләгән. Сосна – безнең төбәкнең зур һәм борынгы авылларының берсе. Монда инде императрица Анна Иоанновнаның 1740 елның 17 сентябрендә башка диндәге (иноверческие) халыкларны тоташ христианлаштыру турындагы указы кабул ителгән чорда ук өч мәхәллә булган, өч җамигъ мәчете эшләгән. Авыл җәмәгатенең җирләре дә бик киң, еракка – Балтач авылы яныннан Мари Иле чигенә кадәр сузылган. Бирегә әнә шул ерак басуларның хуҗасы булып килгән әлеге игенчеләр. Үз авылларының исемен дә саклап калган алар – Сосна Пүчинкәсе (Починок Сосна) Соснадан күченгән дигән мәгънәне бирә. Аларга тигән җир мәйданы Вятка губернасына караган Малмыж өязенең 1884 елгы статистика мәгълүматларында 366 дисәтинә дип күрсәтелгән. Моннан тыш 18 дисәтинә урманнары, 6 дисәтинә көтүлекләре, болын-печәнлекләре булган. Куе мари урманнарына барып тоташкан урманнарны кисеп, җирләрен тагын да киңәйткәннәр алар – күмәкләшү елларына җирләренең мәйданы инде 450 дисәтинәдән артып киткән. 1884 елда авылда инде 17 хуҗалык булуы, 104 кеше яшәве теркәлгән. Йөгерек агымлы Көшкәт елгасында үзләренең су тегермәннәрен булдырганнар. Егерменче гасырны 33 хуҗалык, 184 кеше булып каршылаганнар. Әмма гасыр башыннан башланган сансыз тетрәнүләр, түнтәрешләр, сугышлар, бәла-казалар авылга зур булып үсеп китәргә мөмкинлек бирмәгән. Шулай да ул татарга хас үҗәтлек, тырышлык белән бүген дә таза-көр тормышта яшәп ята.

Татар кайда гына нигез корса да, иң беренче итеп авылның иң күренекле, иң күркәм урынында гыйбадәт йорты булдырган. Пүчинкәлеләр дә шушы игелекле йолага тугры калганнар – монда инде 1880 елда ук кечкенә мәчет булган. Аның имамы вазифасын Мөхәммәтшакир Фәйзуллин башкарган. Киров өлкә архивында саклана торган «1894 елга Малмыж өязендәге мәктәп һәм мәдрәсәләр турындагы ведомость»та авылда биш вакыт намаз мәчете эшләве, гыйбадәтләрне Мөндеш авылының бер крестьяны укытуы теркәлгән. Шулай итеп, без Мөхәммәтшакир хәзрәтнең Мөндеш авылыныкы булуын ачыклыйбыз.

Бу чорларда кечкенә авыллардагы биш вакыт намаз мәчетләре иң якындагы зур авылның җамигъ мәчете мәхәлләсенә кертелгән һәм аның имамы биш вакыт намаз мәчетенең дә баш имамы булып саналган. Әлеге ведомостьта бу вазифаның күршедәге Көшкәтбаш авылы имамы Әсхәдетдин Ибраһимовка йөкләнүе күрсәтелгән. Әсхәдетдин хәзрәт – гаять киң һәм тирән белеме, зыялылыгы белән билгеле имам. Ул – үз вакытында шанлы булган, бөтен татар дөньясына мәгълүм имамнар тәрбияләгән Сос­на мәдрәсәсенең мөдәррисе, Соснадагы инде биш мәчетнең (өч җамигъ мәчете һәм ике биш вакыт намаз мәчете) берсенең имамы Таҗетдин бине Габдрәшит бине Мортаза әл-Иштирәкинең оныгы. Таҗетдин хәзрәт Балтач һәм гомумән Казан арты төбәге өчен гаять зур игелекле эшләре белән мәгълүм. Аның хакында Ризаэддин Фәхреlдин үзенең «Асар» исемле бик тә тирән мәгълүматларга бай тарихи язмаларында: «Таҗетдин хәзрәт бу мәмләкәт галимнәре арасында иң мәшһүрләреннән вә нәсел-нәсәпләре дә гаять таралган һәм күп булган», – дип яза. Чыннан да, аның балалары, оныклары, кияүләре Балтач төбәгендә генә дә дистәгә якын авылларда имамлык иткән, олы ихтирам казанган. Сәгъдетдин хәзрәт әнә шуларның берсе. Аның Түнтәр мәдрәсәсендә мәшһүр Мөхәммәтгали бине Сәйфулла (Гали ишан) шәкерте булуын искәртү үзе генә дә күпне аңлата.

Бәян ителә торган чорда имам­нарның урыс телендә сөйләшә, укый-яза белүе таләп ителгән, шунсыз аларга имамлыкка указ бирелмәгән. Алда телгә алынган «ведомость»та Сосна пүчинкәсе авылында имамлык иткән Мөхәммәтшакир Фәйзуллинның бе­лем-әзерлеге сай булуы, урысча бө­тенләй белмәве күрсәтелгән. Авыл өлкәннәре аның табигатенең дә шактый ук кырыс булуын искә ала торган булганнар. Башкача була да алмагандыр. Кечкенә авылда имамлык итү хәзрәткә зур керем бирмәгән, аңа ул чорда болай да җиңел булмаган тормышны үзенең хәләл көче белән, көн-төн казганып алып барырга туры килгән. Шулай да Әсхәдетдин хәзрәт йогынтысында ул авылда шактый тирән игелекле эш алып барган, авыл кешеләре арасында абруй казана. Мәсәлән, 1894 елда аның тәкъдиме белән, авыл җәмәгатьчелеге Вятка губерна идарәсенә (хәзерге Балтач районының иң зур күпчелек авыллары 1780-1920 еллар дәвамында Вятка губернасында булганнар) авылда яңа мәчет төзергә рөхсәт сорап, үтенеч белән мөрәҗәгать иткәннәр. Шулай итеп, 1896 елда кечкенә авыл өчен шактый иркен һәм күркәм мәчет калкып чыга. Ул агач бурадан күтәрелә. Мәчет төзүнең мәшәкатьләрен һәм чыгымнарын үз өстенә авылны нигезләүчеләрнең берсе булган Вилданның улы Кадыйр ала, Кенәрдән бер бай саллы ярдәм күрсәтә (әлеге егетнең каенатасы булса кирәк). 1915 елда инде авыл халкының күпсанлы үтенечләре нәтиҗәсендә мәчеткә җамигъ мәчете статусы бирелә. Әмма Мөхәммәтшакир хәзрәткә инде анда имамлык итәргә насыйп булмый – ул 1916 елда, йөзгә җитәргә өч кенә ел кала вафат була.

Җамигъ мәчетенең имамы итеп 1893 елда туган Габдрахман Мө­хәм­мәтгарифов билгеләнә. Ә мәчет исә, районыбызның башка мәчетләре кебек үк, бик күп рәнҗетүләр кичерә. Шунысы куанычлы, аның ахыргы язмышы башка күп авылларның мәчетләренекенә караганда барыбер бәхетлерәк. Дөрес, 1925 елда ул изге хезмәтеннән туктый, 1940 елда манарасы ук киселә. Ватан сугышына кадәр анда авылда оешкан «Уңыш» колхозының балалар бакчасы эшләп ала. 1940 елдан соң төрле елларда башлангыч мәктәп, уку йорты, авылның клубы булып хезмәт итә. Ниһаять, 1963 елда ул сүтелеп, күршедәге Югары Субаш авылында мәктәпкә янкорма итеп корыла. 1991 елда монда мәһабәт урта мәктәп бинасы төзелгәч, авыл халкы мәчетне үзенең хокукый урынына кайтарып, төзекләндереп торгызуга иреште. Бу эшнең башлап йөрүчесе сугыш һәм хезмәт ветераны Әхмәтхан ага Гыйльманов шактый еллар аның имамы вазифаларын башкарды. Быел төзелүенә 110 ел тулган мәчет халкыбызның иманын ныгытуга бүген дә хезмәт итә.

«Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең каберең ташы…»

Бөек Тукаебызның әнисе Зиннә­тулла кызы Бибимәмдүдәгә Казан артының шушы ерак почмагына сыенган кечкенә авылга килен булып төшәргә язган була. Хатыны вафат булгач, Мөхәммәтшакир хәзрәт 1888 елның 22 декабрендә Бибимәмдүдә белән никахлаша. Хәзрәткә инде бу вакытта 69 яшь, Бибимәмдүдәгә исә нибары 23 яшь кенә. Үзенең әле ярты яше дә тулмаган беренче һәм соңгы баласы Габдуллаҗан белән тол калган яшь ана әлеге адымга теләсә-теләмәсә дә барырга мәҗбүр була – әтисе Зиннәтулла йортында үзенең алты баласы белән килгән үги әни, ире йортында аның туганнары хуҗа…

Сосна Пүчинкәсендә кыска гына гомер яшәсә дә, Бибимәмдүдә авыл кешеләре күңелендә якты хатирәләр калдыра. Авылның инде бакыйлыкка күчкән өлкәннәре аның бик тә чибәр булуын, күркәм, моңлы-мәкамле тавышы белән бик тә тәэсирле итеп Корьән аятьләрен укуын, эшкә бик тә җитез-елдам булуын искә ала торган булганнар. Истәлекләрдә аның бик тә пөхтә киенүе, кешеләр белән бик тә ягымлы, итагатьле мөнәсәбәттә булуы телгә алына. Ул өенә җыеп кыз балаларга дәрес биргән, аларны укырга-язарга өйрәтүгә зур игътибар биргән. Аның шигырьләр, бәетләр иҗат итүе телгә алына. Күрәсең, шанлы Кышкар мәдрәсәсендә укып ныклы-нигезле белем алган, ипле холыклы, күркәм әдәпле әтисе Зиннәтулла хәзрәтнең бәрәкәтле йогынтысы зур булган.

Яңа урынга урнашып җитү белән, 1889 елның башында Бибимәмдүдә фәкыйрә вә ялгыз карчык Шәрифәдә калдырган сабый улын үз янына алдыра. Үзенең Сосна Пүчинкәсенә килүен шагыйрь «Исемдә калганнар»ында бик тәэсирле итеп бәян итә: «Мин бу карчыкта торган мөддәттә анам да теге муллага үзләшеп йиткән булса кирәк: ул бервакыт мине үзе янына Саснага алырга атлар йибәрткән.
Мине бу атлар, әлбәттә, Саснага алып киткәннәр.

Хәер, алып киткәннәр генә түгел, шул атка утырып киткән дәкыйкаларда миндә, бала булсам да, бер нәүгы шөгур хасил булганмы, нидәндер, мин хәзер дә атка утырып Саснага барганымны, үземне бер киң вә рәхәт галәмдә хис иткәнемне, юлда барганда күз алдымда әллә нинди нурлар уйнаганыны онытмаган шикелле булам.

Саснага барып җиткәнмен. Ничек, ни рәвеш бардым, мине кемнәр каршылады – анысын белмим, ләкин үги әтиемнең мине сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, минем шунда куанганнарым, биш минутлык төш шикелле генә, әле дә булса хәтеремдә».

Сосна Пүчинкәсе авылы табигать­нең гаять хозур бер почмагына урнашкан. Авылның сул тарафыннан аны усал җил-давыллардан саклап куе урман-куаклыклар белән капланган шактый гына текә Көшкәт тавы сузылып киткән. Тау иңләп йөгерек сулы, язларын кырыс табигатьле Көшкәт елгасы ага. Тау астыннан саркып чыккан саф сулы дистәгә якын чишмә челтерәп агып ята. Елга яры буйлап тезелеп киткән авыл өйләре балкып тора. Авылның нәкъ уртасыннан көньякка таба басу юлы менеп китә. Авыл бакчалары бетүгә шушы юлның бер ягында мәчет, икенче ягында зират урнашкан. Алар һәр юлчыны фанилык һәм бакыйлык турында уйланырга чакырып каршы ала, озатып кала…

Чирек гасырдан артык инде монда ел саен изге шагыйребезнең әнисен яд итү мәрасимнәре үткәрелә. Анда районыбызның һәр авылыннан балалар, яшьләр, өлкәннәр, дин әһелләре, зыялылар җыйнала, күрше районнардан вәкилләр катнаша, халкыбызның танылган әдипләре, сәнгатькярләре, галимнәре килә. Монда изге Ана рухына Корьән аятьләре укыла, каберенә тере чәчәкләр салына. Тантана хуҗалык үзәге булган Субаш авылы, район үзәге Балтач мәдәният йортларында шигырь бәйрәме буларак дәвам итә, зур бәйрәмгә әверелә. Хәзер инде бу чаралар Республикада Тукайны искә алу көннәре программасына кертелде һәм аны башлап җибәрүче чара булып кабул ителә, төбәгебез халкының, бигрәк тә яшьләрнең, балаларның хәтерен яңарту, иманын ныгыту, телебезне саклау җәһәтеннән бәя биреп бетергесез әһәмияткә ия. Бөтен дөньяга сибелгән татар халкы өчен, гомумтөрки җәмгыять өчен бик тә зарур булган бу чараларның изге Ана истәлеген яңарту белән башлануы – үзе бер символик фал. Шулай булырга тиеш тә бит инде. Ни өчендер, безнең халкыбызда хәтер мәсьәләсе четереклерәк халәттә. Белгәнебезчә, руслар Пушкинны үстергән-тәрбия­ләгән Арина Родионовнаның истәле­ген дәүләт бәйрәме дәрәҗәсендә үт­кә­рәләр. Рәхмәт аларга! Без әле изге Ананың истәлегендә әнә шул дәрәҗәгә күтәрүдән ераграк торабыз шул.

Бәйрәмгә килгән зыялыларыбызның күбесе монда тирән бер моң, уйландыра торган аура барлыгын әйтә. Минем бу фикерне Мөхәммәт ага Мәһдиевтән, Аяз ага Гыйлаҗевтән, Илдар ага Юзеевтан ишеткәнем булды. М.Мәһдиевнең Бибимәмдүдә абыс­тай каберенә берничә мәртәбә махсус килүен хәтерлим. Изге шагыйребезнең алда китерелгән истәлекләрен укыганда мин гел ул өч яшьлек сабый күңеле белән әнә шул моңны, әнә шул аураны тойгандыр, дип уйлап, сискәнеп куям – алар сабый күңеленә «әллә нинди нурлар» булып иңгәндер, аның күңелен «киң вә рәхәт галәмгә» алып менгәндер. Шушы яшендә үк бик күп золымнар, гаделсезлекләр кичереп, әнисен бик тә сагынып, инде әнисеннән аерылмаячагына ышанып килә бит ул монда.

Шулай итеп, Сосна Пүчинкәсенә килү белән ананың да, булачак ша­гыйрьнең дә тормышы көйләнә, сабый күңеленә бик тә зарур булган ана назы кайта. Әмма бу көйле тормыш озакка бармый – Бибимәмдүдә авырып китә һәм 1890 елның 18 гыйнварында вафат була. Аның җәсаден Сосна Пүчинкәсе зиратында җир куенына иңдерәләр. Габдулла өч яшь тә тугыз айлык сабый килеш тома ятим булып кала. Менә шушы сабый хәтере белән ул әнисе белән мәңгелеккә хушлашу мизгелләрен үзәк өзгеч бер моң белән искә ала: «… мин монда, әнкәмнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә капка астыннан үкереп җылый-җылый җөгереп чыгып: «Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне биреңез!» – дип шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәзер дә тәхаттыр иткәнемне язамын.

Әни дә үлгәч, мин бөтенләй ятим булып җиткәнгә, мин бу Сасна мулласы өенә дә сыймаганга, ул мулла мине Өчиле карьясендәге анамның атасы булган бабайга кайтарып биргән».

Сөекле шагыйребезнең Сосна Пү­чинкәсе авылында узган өч-дүрт яшь арасындагы бер ел сабыйлык гомере әнә шулай уза. Шагыйрь күңелендә гомере буе җуелмас бәхетле һәм хәсрәтле хатирәләр калдыра ул чор. Тукай тормышының Сосна Пүчинкәсе чорын шактый еллар үткәч тә искә ала, алар турында уйлана. «Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең каберең ташы,/ Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы…» дип мөрәҗәгать итә ул әнисенә күп еллар узгач. Бибимәмдүдә абыстайның кабере өстенә Г.Тукайның тууына 100 яшь тулган көннәрдә архитектор Р.Билалов проекты буенча эшләнгән мәрмәр таш куелды, кабер төзекләндерелде. Кабер ташы алдына куелган кара гранит ташта шагыйрьнең нәкъ менә шушы үзәк өзгеч моңлы юллары язылган.

Бер гыйбрәтле хәл – Казаннан алып кайтканда кабер ташы, бик җен­текләп төрелгән һәм махсус йомшак түшәлмәгә урнаштырылган булуга карамастан, урталай сынган иде. Бу хәл күпләрнең күңелендә Бибимәмдүдә язмышына бер ишарә буларак кабул ителде. Кем белә инде… 2006 елда әлеге таш граниттан эшләнгән яңа ташка алыштырылды. Бу изге эш шагыйрь Разил Вәлиев инициативасы белән башкарылды. Балтачлыларның олы рәхмәте ирешсен үзләренә.

Мин монда еш киләм. Шушы кыйб­ласыз-имансыз заманның, күп гасырлар яшәп тә үзенең асыл кыйбласын таба алмаган Россия дип аталган иксез-чиксез Ватан түрә-караларының имансыз гамәлләреннән күңелем әрнегән, җаным гасабиланган вакытларда киләм. Изге ананың бәхетсез язмышы турында уйланам, үз баласын үз итмәгән халкы өчен бихисап игелекләр кылып бик тә яшьли бакыйлыкка күчкән бөек шагыйребезнең ачы язмышын күз алдымнан кичерәм. Халкыбызның бүгенге аяныч халәте, аның киләчәк язмышы турында уйланам. Бу дөньяга бөек татар халкының бер баласы булып дөньяга килгән һәр кешенең гомерендә бер генә мәртәбә булса да шушында килүен, әнә шул уйларны күңеленнән кичерүен телим. Бик тә кирәк безгә бүген болар турында уйлану!

Вакыйф Зәкиев фотолары

Комментарий язарга