Рөстәм Зарипов: Татар әкиятләре балаларга укырга ярамаслык дәрәҗәдә куркыныч

Истанбулда яшәп, бишенче сыйныфта белем эстәүче оныгым Әмирхан, тэквандо көрәше буенча кара билбау алуга иреште, Бөтендөнья татар конгрессы оештырган интернет-бәйгедә Тукай шигырен сөйләп гран-при яулады, «Ялкын» журналында «Тутый кош хәбәре» исемле фантастик хикәя бастыруы өстенә, атнага бер көн университетка йөреп компьютер программалау серләрен үзләштерә башлады. Анда йөрү бәхетенә ул тест ярдәменә йөз мөмкинлектән йөз балл җыеп иреште. Ә быел, укучылар алмашу программасы буенча, Грециядә атна-ун көн белем алачак. Оныгымның әйтүенә караганда, һәр төр эшчәнлекне дә программалап була. Әле мәктәпкә кергәнче, әнисе укыган татар халык әкиятләрен тыңлап: «Син миңа беркем беркемне ашамый торганнарын сөйлә», – дип кызымның игътибарын «Татар халык әкиятләре» исеме белән чыга торган тупламалар эчтәлегенә җәлеп иттергән ул. Баксаң, андагы әкиятләрнең күпчелеге балаларга укырга ярамаслык дәрәҗәдә тозсыз һәм куркыныч икән ләбаса!..
Тискәре бәяләмәне раслау өчен дәлилләрне ерактан эзлисе түгел. Шәхси китапханәмдә татар халык әкиятләре исеме астында чыккан тупламалар шактый гына. Иң саллылары – 1977 елда Казанда, Татарстан китап нәшриятында басылган, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты ышыгында дөнья күргән ике том. Соңрак чыккан әкият китаплары да, нигездә, шул томнардагы эчтәлектән «бии». Соңгы тапкыр сатып алган саллы, катыргы тышлы «Татар халык әкиятләре» китабын Татарстан китап нәшрияты 1989 елны нәшер иткән һәм ул да әлеге томнардагы тәртиптә, «хайваннар турында әкиятләр», «тылсымлы әкиятләр» һәм «көнкүреш әкиятләре» дигән өч бүлектән гыйбарәт. Хайваннар турында әкиятләр бүлеге «Әтәч белән төлке» дигән мәсәлгә тартым мәзәктән башлана. Эчтәлек болай: төлке агач башында утырган әтәчне: «Намаз укыйк», – дип, үз янына төшәргә чакыра. Әтәч: «Агач төбендә йоклаган имамны уят», – ди, ә ул эт булып чыга һәм төлке: «Тәһарәтем бозылды, яңартып килим», – дип, таю ягын карый. Икенче әкият «Торна белән төлке» дип атала. Анысы – мәктәптә үткән И.Крылов мәсәленең игезәге. Өченче әкият «Аю, бүре, төлке» дип исемләнгән. Эчтәлек болай: аю, бүре, төлке, «моннан соң беркемгә дә тимик», дип, хаҗга чыгып китәләр һәм юлда боларга ияргән дөяне буып ыргыталар. Менә бер өзек: «Суеп бетерү белән, Аю әйтә: «Мин моның эчәк карынын күлдә юып кайтыйм». Дүртенче әкият – «Наян төлке». Бүре төлкегә балаларын, бүләкләр биреп, укытырга дип калдырып китә. Әкияттән бер җөмлә: «Бүре китү белән, Төлке моның ике баласын да суеп, ике айда ашап бетерә…»
Бүлектәге «җәүһәрләр» алга таба да шул дулкында.
Хуш, күчик икенчесенә – «Тылсымлы әкиятләр» дигәненә. Монысы «Елан патшасы Шаһмара» дигән әкият белән ачыла. Инде шуннан өзек: «Егет Шаһмараны өчкә кисте. Моңарга өч савыт бирделәр, өч рәт кайнатырга куштылар». Икенче әкият – «Зөһрә». Менә анысыннан өзек: «Төнлә, кулына кылыч алып, үзе (Зөһрәнең әнисе) күл янына килә. Озак та тормый, күл төбеннән кара елан чыга. Кара еланның чыгуы була, кылыч белән аның башын чабып өзә. Кара елан бөтерелеп кала шунда». Өченче әкият «Каракош» дип атала. Анысы – русларның атаклы «Аленький цветочек»ны интектереп язылган инша. Әллә соң фольклор җыярга чыккан студентлар, зачет алу хакына төрле чыганакларга мөрәҗәгать иткәләп (кайда, кем сине әкият сөйлим дип көтсен, каяндыр әкият җыеп кайту, фаразымча, ул үзе әкият), бәгъзе халыкларның җәүһәрләрен татар файдасына хосусыйлаштыру мәрәкәсенә кергәннәрме? Әлбәттә, студентларны, аклап булмаса да, аңлап була… Ә менә шундый тупламалар хакына галим исемен йөртүче, әлеге тупламаларга юл ачучы «остазлар» белән нишләргә?! Дүртенче әкият – «Балыкчы һәм гыйфрит». Инде шуннан өзек: «Патша малае тора сикереп. Хатын Гыйфрит терелде, дип куана. Патша малае тота да бу Гыйфрит хатынын чала». Бу бүлектә адәм итләре белән туенучы диюләр, батыр егетнең, аларның гәүдәләрен турап, әрдәнәләп өеп куюлары – күпме кирәк, шулхәтле. Соңгы өченче бүлек әкиятләре янә мәзәк жанрына якынрак. Иң күрекле дигәне – «Шомбай». Шомбай, алдашып, эшкә урнаша һәм хезмәт хакын вакытында түләмәгәннәре өчен, эшкә яллаучылардан алдап үч алып кинәнә… Монда тагын дин юлындагылардан көлгән нәрсәләр дә бар…

Тулы текст «Безнең мирас»ның 9 нчы санында басылачак.

 

Комментарий язарга