«Балачаклар адашкан да калган Кашык белән бәлеш арасында»

Әнисләрең, әни, өлгерешкән —
Коелалар кагылмаган килеш.
Чәчәк чакта ап-ак булгандыр да,
Орлыклары кара — ул да җимеш.
Учларыңда уып, киптерергә
Син аларны җыеп ала идең.
Кышкы кичтә ит бәлеше пешә,
Орлыкларны кушып сала идең.
Биш кашыкның бәлеш тирәсендә
Биегәне — күзем алмасында.
Балачаклар адашкан да калган
Кашык белән бәлеш арасында.
Әй, әнием! Җанның уртасында
Мең сагышка уйдым яшерен оя,
Тоясыңдыр син үзен дә, әни,
Әнисләрең орлыкларын коя…

 

Фәридә Ибраһим

Фото: pixabay

Комментарий язарга