Коръән түгелме икән?

(Бакый Урманче көндәлекләреннән)

1966 ел

17 февраль.
«Муса» бюстын алып киттеләр.

8 март¹, дүшәмбе.
Аяк бик авырта. Урамга чыгарга куркам, йөри алмам диеп.

2 апрель.
Закирә ханым² әйтте: Казанда бер картонаж фабрикасында иске татарча китаплардан картон тартмалар ясыйлар икән. Берничә машина китереп ташлаганнар. Бер катын, Коръән түгелме икән, диеп, берничә китапны өенә алып кайткан. Кайсы фабрика икәнне анык белмиләр. Гаҗәп! Закирә ханымда Гариф³ хакында сөйләштек.

8 апрель.
Язарлар җәмгыятендә (Язучылар берлегендә) «Тукай замандашлары»ның мәҗлесе булды.
«Яшь ленинчы»га мәкалә бирдем. Котебне яздым.

15 апрель, җомга.
Тукайга атаулы клубта Тукай замандашлары белән очрашу кичәсе булды. Мин дә хатирәләр тарзында бер-ике сүз әйттем. Шамил Касыйм, Шиһаб Әхмәрев, «Болгар» мәскәне, Исмәгыйль Рәми(4).

9 май.
Касыйм Субаевта кунакта булдым. Мәгънәле кеше. Нигъмәт Еникиев белән Чанышевның(5) гаскәрдә һаман ызгышып торуларын сөйләде, икесе дә кызу булган.
Шиһаб Әхмәревне җирләгәннәр(6), әткәйнең дустларыннан соңгысы булса кирәк.

18 май.
Кичен Карый Габдуллага(7) багышланган кичә, Академтеатрда. Карыйны һаман кыерсыталар әле. Бу бөек артистыбызны болай кимсетү кайдан килә икән?
Хөкүмәт әгъзаларыннан берәү дә юк.

Май.
Аһ, җәмалеңне күрергә
Җан күрер күзләр кирәк.
Васфыңы тасвиргә
Коръәндин гали сүзләр кирәк.
Мәхәббәтең Коръәнендин
Күп аятьләр ятладым.
Ятладым шундый аятьләр –
Дүрт китаптан тапмадым!
Хәзрәти Коръән, Зәбур, Тәүрат,
Инҗилеңдин тапмадым.
(Исмәгыйль Рәми сөйләде бер шәкертнең язганыннан.)

28 май.
Тукайның кечкенә бюсты тәмамланды. Ләкин тиражлаучы юк. Һаман сүз.

29 май.
Тукай мәүзугларына башланган график эшләр белән һәүвәрә. Тәмамлавы кыен.
Менә ике көн инде бер ат аягының дөрест рәвешен табалмастан җөдим.

6 июнь.
Тукайның кечкенә бюстын Худож[ественный] фондның сәнгать киңәшмәсендәкарадылар. Янә миңа каршы карар. Иң яман итеп беренче уларак Васил Маликов(8) чыкты. «Мин Б.И.-дән(9) мондый яман эшне көтмәгән идем», – диеп башлады.
Башкаларның сүзләре минем файдага да, минем зарарга да алмаш-тилмәш булды.
Ахырдан Якупов(10) килеп, үзенең эчендә сакланган, тончыган бөтен агуын сипте.
Һәртөрле вак-төяк кабаланулар.
«Яңадан күрсәтергә» дигән карар.

12 июнь.
Фарс уйнап кайттык. Нинди трагикомедия! Бюллетеньнәрне алдым, укып …(11) салдым. Ниндидер Артем Микоян, ниндидер Монахова – кайда кайсысын, белмәдем дә.
Бер карчык әйтә икән: «Бармасак та ярар инде… кызым. Аларны безгә кадәр сайлаганнар бит инде», – диеп (агитатор ханым әйтте).

13 июнь.
Мин янә «Шүрәле» белән һәүвәрә. Урманга кергән саен шүрәлеләр күбәя, төрлетөрле төскә һәм рәвешкә керә баралар. Бу – гаҗәп бер мәүзуг.
Инде «Шүрәле»не театр уены өчен дә язасы, либретто язасы килә башлады. Әлеге куелуы, сәхнәләштерүе «Шүрәле»нең бик шаблон.

19 июнь.
Дөбъяз районының Чыршы авылында Сабан туенда булдык. Хәсән Гобәйдулла(12) алып барды. Ат чабышы булмады, башка уеннары, көрәшүләр яхшы узды.


  1. Көндәлектә ялгыш 7 март диелгән.
  2.  Закирә ханым – язучы һәм журналист, нашир, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, репрессия корбаны Фатих Кәриминең (1870-1937) бертуган сеңлесе Закирә Гыйльман кызы Шәрәф. Ире – дин һәм җәмәгать эшлеклесе, язучы, журналист, нашир, репрессия корбаны Борһан Шәрәф (1883-1942).
  3. Гариф – Закирә Шәрәф белән Фатих Кәриминең бертуганы, журналист, җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәтгариф Гыйльман улы Кәрими (1888-1934).
  4. Шамил Касыйм – актёр, режиссер, педагог Касыйм Шамил улы (1892-1981). Шиһаб Әхмәрев – педагог, журналист, нашир Шиһаб (Шиһабетдин) Шәрәфетдин улы Әхмәрев (1882-1966). Репрессияләнгән, соңрак акланган. «Болгар» мәскәне – «Болгар» кунакханәсе. Исмәгыйль Рәми – язучы, библиограф Исмәгыйль Габдулла улы Рәмиев (1895-1969).
  5. Нигъмәт Еникиев – хәрби эшлекле Нигъмәтулла Сәлимгәрәй улы Еникиев (1893-1971). Чанышев – хәрби эшлекле, генерал-лейтенант Якуб Җиһангир улы Чанышев (1892-1987).
  6. Ш.Әхмәрев 1966 елның 30 апрелендә вафат булган.
  7. Карый Габдулла – актер һәм режиссер, татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе Габдулла Хәйрулла улы Кариев (Миңлебай Хәйруллин, 1886-1920).
  8. Васил Маликов – скульптор Васил Малик улы Маликов (1924-1992).
  9. Б.И. – Бакый Идрисовичның кыскартылмасы, ягъни Б.Урманче күздә тотылган.
  10. Якупов – нәгышьче, график Харис Габдерахман улы Якупов (1919-2010). 1951-1975 нче елларда Татарстан АССР Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе.
  11. Көндәлекнең бу урынында өч нокта куелган.
  12. Хәсән Гобәйдулла – театр белгече Хәсән Хәйрулла улы Гобәйдуллин (1913-1992). 1959-1977 нче елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни хезмәткәр.

 

Текстны басмага Раиф Мәрданов әзерләде.

Дәвамы бар

Комментарий язарга