Журнал «Безнең мирас»

Коръән түгелме икән?

(Бакый Урманче көндәлекләреннән)


Дәвамы. Башы: http://beznenmiras.ru/baki-urmanche/

21 июнь.
Тукай күргәзмәсенә җыйналалар. Ләкин һаман шул фәкыйрьлек, акчасызлык, тарлык. Хәтта минем «Тукай»ның гипс моделен алып китәргә машина табалмыйлар, акчалары юк. Динә(13) бичара нишләргә белми.
24 июнь.
«Киришская школа №2 им. Мусы Джалиля»гә Мусаның кечкенә бюстын биреп җибәрдем. Алып киттеләр: Смирнова Галина һәм Курпина Валя.
30 июнь.
Хәсән Гобәйдуллин аркылы Финляндиядән килгән Гомәр әфәндегә14 Тукайның кечкенә бюстын бүләк иттем. Телефон белән сөйләштек. Бик шат булды кебек.
5 июль, сиһшәнбә.
Әбелмәхҗән абыйда(15) булдым. Хатирәләр: Черкен, Казан, Мәкәрҗә. Күп яхшы китаплары бар. Тайярның Истанбулда басылган «Рәһбәре Гөлстан»ын алдым. Шәйхе Сәгъди[нең](16) бу алмас әсәренә җентекләп шәрех язылган. 30 сум.
13 июль, чаршәнбе.
Минем 70 еллыкка карата күргәзмә ясау хакында министр белән очраштым. «Дәрдемәнд»не, агачка күчергәч, 1967 нче елда алам», – диде. Амин.
22 июль.
Әбелмәхҗән абый Шәфигуллин килде. Сами бәкнең17 «Лөгат»ен 20 сумга алдым.
19 август.
Шәехзадә Бабичның бюстын Башкортстан мәдәният министрлыгына тапшырдым. Гипс.
Инде агачка күчерергә кирәк.
27сендә Өфедән кайттым.
Аягым, уң аягым бик авырта. Һаман хафалый.
Сентябрь башланды.
Һавалар да үзгәрде. Көз, көз...
Аяк авырта, эш эшли алмыйм. Остаханәгә газ кертү һаман юк.
7 сентябрьдә, чаршәнбе көн, Мансур Хәсәневтә (18) булып, Рифгать Бигәев һәм
Мидхәт Булатов (19) хакында сөйләштем.
10 сентябрь, шинбә көн.
Язар Зиннәтулла Фәтхуллин(20) белән Үзбәкстан Язарлар оешмасына Тукайның
кечкенә бюстын бүләк итеп җибәрдем.
15 октябрь.
Янә «Аршин мал алан» эскизларын һәм татар кием-салымын башладым.
27сендә «Аршин мал алан» эскизларын һәм киемнәрне – барысы 12 эш илтеп бирдем, Мәскәүгә җибәрү өчен.
24 октябрь, дүшәмбә.
4 көн инде иртән алтыдан төнге 12гә кадәр эшлим. «Театр һәм кием» эскизлары.
28 октябрь, җомга.
Көзге көн. «ОМ»га(21) утырып Чулмантамакка кадәр барып, сабыйлык, үсмерлек чакларымны искә төшерә торган урыннар Каратун, Антон, Салтык кичүләрен күреп
кайттым.
5 ноябрь, шинбә.
Хаҗиморад Казаков(22) керде. Зарлана. Ничек итеп бу бичарага ярдәм итәргә?!.
15 ноябрь, сиһшәнбә көн.
Киностудиядән килеп минем эшләрне экранладылар(23). Ни булып чыгар?..
22 ноябрь.
Бүген композитор Мансур Мозаффарны(24) җирләдек. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун.
6 декабрь, сиһшәнбә.
«Гарәпләрнең Болгарга килүе» әкрен генә табылып бара. Киемнәр һәм башка йорт-җир әйберләрен табып ясарга кирәк. Мәрҗани(25) ярдәм итә. Төрек-Иран миниатюрлары. Ияр – тогым.
17 декабрь.
Җиһан ханымның туган көн мәҗлесендә булдык. Хәсән Туфан, Җәүдәт Фәйзи, Габдулла Шамуков(26), Бөдәйли һ.б. бар иде. Муса һәйкәле турында сүз чыкты. Кызык карашлар.
24 декабрь.
Ахирел-әмер, Саша килде. «Язгы моңнар»ны калыплый башладык.
Күңел төшенке. Матди як яман. Алга баруы кыен.
Спецполиклиникага бардым, теркәлдем. Ләкин бу хәерчелек туйдырды инде.
26 декабрь.
Шатлык юк. Хыяллар хыял булып калды.
27 декабрь.
Питрәй белән «Язгы моңнар»ны койдык. Уңышлы кебек.
28 декабрь.
Болгарская Гөлсем(27) ханымның 75 еллыгы. Хәсән Гобәйдуллин доклад ясады.
Бакый Урманче үзенең эш урынында. 1960 нчы еллар башы


13 Динә – сәнгать белгече, ул вакытта ТАССРның сынлы сәнгать музее хезмәткәре Динә Кәрим кызы Вәлиева (1936).


14 Гомәр әфәнде – юрист, төрки телләр галиме, җәмәгать эшлеклесе Гомәр Таһир (Үмәр Дәһер, 1910-1992). Һельсинкида Г.Тукай исемендәге мәдәни җәмгыять рәисе.


15 Әбелмәхҗән абый – библиофил Әбелмәхҗән Шәфигуллин (1889-1975).


16 Шәйхе Сәгъди – атаклы Иран шагыйре Сәгъди (1209-1292). «Гөлстан» поэмасының авторы.


17 Сами бәк – күп төрле сүзлекләр һәм белешмәләр төзегән төрек галиме Шәмсетдин Сами. ХIХ
гасырда Истанбулда басылган китаплары Россия империясендәге төрки һәм мөселман халыклары арасында киң файдаланылган.


18 Мансур Хәсәнев – галим, дәүләт эшлеклесе Мансур Хәсән улы Хәсәнов (1930-2010). 1961- 1971 нче елларда КПССның Татарстан Өлкә Комитетында Мәдәният, фән һәм уку йортлары бүлеге мөдире. 1971 елдан Татарстан АССР Министрлар Советы рәисе урынбасары.


19 Мидхәт Булатов – архитектор Мидхәт Сәгадәт улы Булатов (1907-?). 1940-1962 нче елларда Ташкент шәһәренең баш архитекторы.


20 Зиннәтулла Фәтхуллин – Үзбәкстан язучысы Зиннәт Равил улы Фәтхуллин (1903-1987).


21 «ОМ» – ике палубалы елга пассажир теплоходы («Озерный москвич»).


22 Хаҗиморад Казаков – график һәм нәкышьче Хаҗиморат Исхак улы Казаков (1914-1984).


23 Бакый Урманчега багышланган «Сагыш» фильмын төшерү турында сүз бара.


24 Мансур Мозаффар – композитор, педагог Мансур Әхмәт улы Мозаффаров (1902-1966).


25 Мәрҗани – илаһият галиме, тарихчы Шиһабетдин Баһаветдин улы Мәрҗани (1818-1889).


26 Җәүдәт Фәйзи – композитор, фольклорчы Җәүдәт Харис улы Фәйзи (Фәйзуллин, 1910-1973).


Габдулла Шамуков – актер, язучы Габдулла Рухулла улы Шамуков (1909-1981), Б.Урманченың якын дусларыннан берсе. Исеме көндәлекләрдә еш кына Шамук рәвешендә телгә алынган.


27 Болгарская Гөлсем – актриса Гөлсем Муса кызы Болгарская (Өммегөлсем Мостафина, 1891-1968).


Текстны басмага Раиф Мәрданов әзерләде.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру