Бәхетлеме син?

Теләк ирештергәндә без «Бәхет телим сиңа», «Бәхетең ташып торсын» дип әйтәбез. Яшь парларга исә туйда: «Бәхетле булыгыз!» – дибез. „Үзебез дә бәхеткә омтылабыз, аның турыңда хыялланабыз.
Без еш кына бәхет дип теләкләрнең үтәлүен яки куелган максатка ирешүне атыйбыз. Күп очракта акча, дәрәҗә, байлык, чибәр кызга өйләнүне яки уңышлы кияүгә чыгуны телибез. Тик еш кына, аларга ирешкәч, күңел кайта, моның чын бәхет түгеллеген аңлау килә. Бәхет – күңелнең, кешенең эчке дөньясының аерым бер халәте. Ул матди нәрсәләргә бәйле түгел. Бәхет ул күпмедер дәрәҗәдә тормыш рәвеше, яшәү мәгънәсе.

КЕМ НИЧЕК АҢЛЫЙ БИТ!

«Бәхет нәрсә ул?» – дип сорасаң, аны һәркем үзенчә аңлата. Берәүләр аны яраткан кешең белән бергә яшәүдә күрә. Икенчеләр бәхетне. тормышның бар яктан җитеш булуына бәйләп аңлата. Өченчеләр исә бәхетне яраткан эшендә таба… Пессимист исә,  уйлап та тормыйча, бәхет юк ул, диячәк.

Әйдәгез, бу сүзнең нинди очракларда кулланылуын карап үтик.

  1. Лотереядә оттың – бәхет, күбрәк откан саен, бәхет тә зуррак. Әмма көтелмәгәндә килгән байлык бәхетсезлек тә китерә.
  2. Бәхет – теләкне канәгатьләндерүдә. Ләкин әлеге теләккә ирешүгә үк күңел кайта, чөнки аның вак нәрсә икәнлеген тоясың. Теләгеңә ирешә алмаганда, максат сине аерым эш-гамәлләр кылуга этәрә һәм тормышыңа мәгънә, ямь өсти.
  3. Бәхет – мәхәббәттә. Әмма тора-бара мәхәббәттәге бәхетнең парт-нерыңа бәйле булуын аңлыйсың һәм әлеге бәйлелектән котыласы килә башлый. Киресенчә дә булырга мөмкин: башыңны югалтып, сөю диңгезенә чумасың һәм үзеңне шәхес буларак юкка чыгарасың.
  4. Туклануга да акчаны авырлык белән тапкан кешегә бәхет муллыкта күренергә мөмкин. Тик муллыкка ирешсә дә, ул анда бәхетне таймаячак. Сәбәбе бик гади: әлеге теләк бәхет булудан туктый. Бу уңайдан Платон: «Үзеңдә булган нәрсәне теләп булмый», – дигән.
  5. Бер яшьтә бәхет булып күренгән нәрсә, өлкәнәя төшкәч, бәхет була алмый. Төрле яшьтә төрле зәвык һәм теләкләр була.
  6. Бер яктан, бәхет канәгатьләнүгә тиңдәш итеп каралса, икенче яктан – һәрбер рәхәт кичереш тә бәхеткә якынайтмый.

Бәхет файдасына булбулмаган мисалларны күпме генә китерсәң дә, кешеләр барыбер бәхеткә омтылачак. Вольтер юкка гына: «Кешеләр бәхетне исерек үз йортын эзләгән кебек эзлиләр, таба алмыйлар, әмма аның барлыгын беләләр», –димәгән.

«ТАПТЫМ ҺӘМ ЮГАЛТТЫМ»

Берәүләр бәхетне канәгатьлек алу белән генә бәйли. Әмма бу очракта ул матди җитешлеккә, теләкләрне канәгатьләндерүгә генә кайтып калыр иде. Мул тормышта яшәп, бернинди матди ихтыяҗ кичермәгән кешеләр дә бәхетсез булырга мөмкин. Сәбәбе–чын яратуның, рухи дөньяңны тулыландыручы, җаныңны тигез-тотрыклы халәттә тотарга ярдәм итүче кешенең яныңда булмавы. Сүз беренче мәхәббәт, тәүге ихлас хисләр турында гына бармый. Тормыш сынаулары аша узмаса, андый хисләрнең дә сүнеп- сүрелеп калуы мөмкин. Сүз үз-үзеңне аңларга, эчке дөньяң, рухи халәтең белән ярашып, тәңгәл булып яшәргә, җан һәм тән тигезлеген сакларга ярдәм иткән зат хакында. Кеше аны гомер буе эзләп тә таба алмаска, инде тапкан очракта да югалтырга мөмкин.

Аны эзләгәндә әле син нәрсәгәдер омтыласың, рухи үсеш кичерәсең, ә менә югалтканда… яшәвеңнең асыл мәгънәсен җуясың. Дөрес, бу очракта да әле балаларың, якыннарың хакына яшәргә, кешеләргә яхшылык эшләүдән рухи канәгатьләнү алырга мөмкиндер. Ә инде җан бәргәләнүенә, рухи газапларга ничек түзәргә? Аны югалтудан туган гаеплелек хисеннән ничек котылырга?

Моның сәбәбен аңлау өчен, үзеңнең рухи асылыңа, рухи башлангычыңа әйләнеп кайтырга кирәктер. Сезне элек уртак омтылышлар, үзең өчен түгел, ә бер-берең хакына яшәү тойгысы берләштерә иде бит. Яшәү мәгънәсен син нәкъ менә шунда таба идең. Шуңа күрә бер-береңне аңлауга бернинди матди кыенлыклар да комачаулык тудырмады, ә киресенчә, тормыш авырлыкларын җиңәргә омтылыш сезне берләштерде. Сез бер-берегезне аңлап, бер җан, бер тән булып яшәдегез. Инде матди теләкләргә ирешкәч, торгынлык халәте килде. Берләштерүче рухи максатлар куйганда бер-берегезгә ихтыяҗны гомер буена сузарга мөмкин иде дә бит, әмма хисләрне ул югарылыкка күтәрә алмадыгыз…

ХАЛЫК ФИКЕРЕ НӘРСӘ ДИ?

Иҗтимагый фикер алышыну да бәхет төшенчәсен аңлауга кискен үзгәрешләр кертә икән. Моны тулырак күзаллау өчен, ике сораштыру нәтиҗәләрен карап үтик. 1977 елда Кишинев университеты социологлары үткәргән сораштыруда «Бәхет өчен нәрсә кирәк?» дигән сорауга мондый җаваплар алынган: тугрылыклы дуслар (79 процент), кызыклы, яраткан эш (73), мәхәббәт (64), халык бәхете хакына яшәү (61), балаларны чын кешеләр итеп тәрбияләү (42), яхшы гаилә кору (26), югары белем (16), башка илләргә сәяхәт (15), борчуларсыз яшәү (15), илебезнең берәр яңа төзелешендә катнашу (8), матди җитешлек (7), яхшы торак шартлары (6), күңелле, ваемсыз ял (3), үз автомобилең булу (1).

Ә менә бүгенге чор кешеләре өчен беренче урында – матди җитешлек, икенче урында – кызыклы, яраткан эш, өченче урында мәхәббәт тора икән. Халык бәхете хакына яшәү һәм балаларны чын кешеләр итеп тәрбияләү кебек төшенчәләр бөтенләй юкка чыккан. Уйланырга һәм гыйбрәт алырга нигез бар.

Ә ШУЛАЙ ДА…

«Ә шулай да бәхет нәрсә соң ул?» – дип сорар укучы. Бәхет ул – кешенең үз-үзе һәм әйләнә-тирә дөнья белән тулы килешүдә яшәгәндәге ҖАН ХАЛӘТЕ. Димәк, бәхет төшенчәсе яшәү мәгънәсенә барып тоташа икән. Әмма монысы инде башка зур тема.

 

Комментарий язарга