Авылым мәзәкләре

Илдар Юзеев
КӨЛДЕРҮЧЕСЕ БУЛСА…
Актанышка килгәч, безне кунак­ханәгә урнаштырдылар. Бер­дәнбер клиент, яшьрәк кенә бер ир-егет каршылады.
– Сез әллә әртисләрме? – ди.
Сюжет корырга туры килде.
– Әртисләр, кәнишне. Син үзең кем?
– Уполминзагта күкәй җыям. Сез нинди әртисләр соң?
– Менә монысы… (Марс Шабаевка күрсәтәм)… Илһам Шакиров булыр…
Күкәй җыючыбыз, илһамланып, шатлыгыннан үкереп җибәрде:
– Илһам, бу синме?! Исәнме, малай?! Исеңдәме, синең белән бер утыруда йөз күкәй ашаган иек?..
– Истә, – ди «Илһам», – дөрес, мин аларның икесен генә ашаган ием…
– Менә монысы, – мин әйтәм, Габдрахман абыйны (Минский) күрсәтеп, – халык артисты Габдрахман Хәбибуллин. Монысы – атказанган артисткабыз Гөлшат Сәйфуллина… (Гөлшат Зәйнашева башын ия). «Зәңгәр шәл»не караганың бармы?
Егетебез, түзә алмыйча, баскан урынында бии башлый:
– Габдрахман абзый, тегене күрсәтегез инде… Хәзрәтне!..
«Артистыбыз» ялындырып тормый, шундук рольгә кереп китә, Гөлшатның күкрәк тирәсенә үрелә:
– Күкрәгеңә җеннәр оялаган, Мәйсәрә, өшкерергә кирәк!..
Күкәй җыючыбыз, рәхәтләнеп, тәгәри-тәгәри көлә:
– Габдрахман абзыкаем, тагын бер генә тапкыр күрсәт инде, зинһар өчен!..
Габдрахман абзый тагын уйнап күрсәтә, тегене тагын тәгәрәтә.
Әле дә безнең шундый тамашачыларыбыз бар! Татар театрын әнә шул тәгәрәп көлә белүчеләр һәм тәгәрәтеп көлдерүчеләр, елатучылар – драматурглар тота.

…………………………………………………

Туфан Миңнуллин
ДӨРЕС ҖАВАП

Сугыштан соңгы елларда Әсма апаны кәнсәләргә чакырып алалар.
– Нигә эшкә чыкмыйсың? – ди председатель.
– Тамагым ач, өстем ялангач, эшкә чыгып ни файда, ашарыма булмагач, – ди Әсма апа.
Председатель янында утыручы счетовод кыз, сүзгә кушылып:
– Эшкә чыкмасаң, сурәтеңне, ташбакага атландырып, стена газетасына мыскыллап язабыз, – ди .
– Сталин гумер буе гәҗитттә тора әле, чуртым да булганы юк, –ди Әсма апа.

…………………………………………………

Дамир Гарифуллин
АВЫЛДА ГЫНА ИВАН ИКӘН

Керәшен авылларында исемнәрне үзләренчә үзгәртеп әйтү яки кушаматлар белән генә сөйләшү гадәте бар. Менә бер авылдан Метри белән Иван хәрби комиссариатка комиссиягә килгән.
– Мин – Метри Асанов, – дип яздырырга теләгән беренчесе.
– Ничек?
– Метри Асанов.
– Андый исем булмый.
– Метри инде, туганнан бирле Метри, – дигән бу егет. – Метри Асанов.
Кемдер сүзгә кушылган:
– Метри булгач, Дмитрий була инде ул, Дмитрий Асанов була…
– Син хәзер Дмитрий Асанов буласың, – дигән хәрби комиссариат хезмәткәре.
– Ярый, Дмитрий Асанов булырмын, – дигән бу.
Исемен яздырып чыккач, коридорда Иванны эзләп тапкан һәм аны читкәрәк алып киткән дә вәкарь белән генә:
– Син дә минем кебек көлкегә кала күрмә, син авылда гына Иван икән, монда Диван дип яздыр, – дигән ди.

……………………………………………..

Гарифҗан Мөхәммәтшин
КИТКӘННӘР ИКӘН…

Арбор авылы (Балтач). Февраль ае. Егетләр, ат чаналарына төяп, басудан колхоз фермасына салам ташый. Кышның соңгы көннәренә хас аяз кояшлы көн. Юл буенда басу читендә үсеп утырган ялгыз карама янына җиткәч, Мөхәммәтгали кинәт кенә «Тр-р-р-р-р» дип кычкырып җибәрә. Олаулардагы атлар берәм-берәм туктап кала. Егетләр башын чөеп карама башына карап торган Мөхәммәтгали янына җыела.
– Нәрсә булды, Мөхәммәтгали? – диләр, аптырап.
– Узган ел салам ташыганда менә бу карама башында өч карга утыра иде, киткәннәр икән! – ди аптыраган кыяфәтле Мөхәммәтгали.

…………………………………………..

Мөҗәһит Әхмәтҗәнов
СЕБЕРКЕНЕ КЕМ АШЫЙ?

Ир белән хатын мунча яккан. Хатыны иреннән:
– Карале, сиңайтәм, себерке пешердеңме әле? – дип сораган.
Шулчак боларның кызлары Айсылуга бик кызык булып киткән:
–Себеркене кем ашый соң, әти? – дип сораган ул.

Комментарий язарга