Авылдашкайларым

Һәрбер йортка кереп барлап чыгам,

Исән-иминме, дим, барсы да?

Кай арада мине күреп алган,

Балачагым чыга каршыма.

 

…Ялан тәпи, тузган чәчле кызый

Бара, калмый минем артымнан…

Әйтә кебек:

— Хәл  белешеп йөри,

Онытмаган икән, сагынган…

 

Әйтә кебек:

— Кемне сагындың соң?

Йөзләреңә чыккан моң-зарың?

…Нихәлләр бар, авылдашкайларым?

Хыялымда кайттым мин тагын.

Фото: pixabay

 

Миңзифа Әхмәтшина

Комментарий язарга