Авыл урыны

Урамнары әле беленеп тора,
нигез саен — чокыр, багана.
Шау чәчәкле алмагачын күреп
килеп кердем үтеп барганда,
Арба эзен күмгән яшел чирәм,
бака тавышлары сазлыкта.
Киртәләрен баскан алабута,
авып ята черек казыклар.
Инде быел буылмаган инеш,
чишмәләре кипкән, саеккан.
Буш нигезнең каены ботагында
йорт җиткереп кергән саеcкан.
Сүтсәң, бәлки, тузан гына калыр,
исән килеш әле йорт әрәм.
Тәрәзен дә каплап маташмаган,
ташлап киткән икән бу адәм.

Соңгы йортның инде хуҗасы юк,
кошлар торыр,
алар талымсыз.
Бу авылда туып үскән кеше
калмас микән туган авылсыз?
Бабалары ята шушы җирдә,
кайтыр әле,
карар,
кадерләр…
Китә алмый ияреп кеше артыннан
туган нигез белән каберләр.
Туган илдә урын иркен безнең,
кая барсаң — шунда хуҗа син.
Бәхетенә таба китә кеше,
ияреп бармый арттан нужасы.

Бик кирәккә күрә китәләрдер,
ялгыз язмышлардан котылып.
Киткәннәрнең үткәннәре генә
югалмасын иде онытылып.
Ни әйтсәң дә,
бераз ямансурак,
нигезеңдә хуҗа калмагач.
Ак чәчәген коя-коя елый
авыл урынында алмагач…

 

Кадыйр Сибгатуллин

Фото: pixabay

Комментарий язарга