Журнал «Безнең мирас»

Әткәй каеннарының хәтерләре

Әтием тышкы кыяфәте, йөзе, чырае белән беренче карашта ук күпләр­дән нык аерылып торды. Озын буйлы, олпат сынлы, киң җилкәле, күркәм йөзле, зур маңгайлы, кап-кара куе бөдрә чәчле, нур чәчеп торган зур зәп-зәңгәр күзле кеше иде ул. Йөреше-торышы, кием-салым белән гади иде.


Әтием Афзал Шамов – авыл егете, шуңа күрә аны кечкенәдән эшкә өй­рәт­кәннәр: җир тырмалаган, сукалаган, печән чапкан, урак урган, ашлык суккан – кыскасы, авылда барлык эшләрне башкарган. Кул эше һөнәрләрен дә яхшы белә иде. Өйдә безнең аяк киемнәрен кияргә яраклы итеп төзәтте, ямады, олтан салды. Бу һөнәргә ул балачактан ук бабасыннан һәм абыйларыннан өйрәнгән.

Әтием холкы белән күпкырлы кеше иде: өлгер, хәрәкәтчән, гаҗәп зирәк һәм булдыклы, бик таләпчән һәм пунктуаль. Ул киң күңелле, һәркемгә кулыннан килгән бөтен ярдәмне күрсәтергә әзер торучы кеше булды. Аккош күлендәге язучылар бакчасында ул, улы һәм кияүләре белән бергә, веранда һәм сарай төзеде. Җиләк-җимеш, алмагачларны үстерүдә дә осталыгы зур иде. Аның үстерү серләренә шунда торган барлык язучылар да гаҗәпләнә һәм, кирәк булганда, мөрәҗәгать итеп килә, әти аларга файдалы киңәшләр бирә торган иде.
Татар зыялыларыннан ул белмәгән, аралашмаган кеше булмагандыр. Әтием рәсем сәнгате эшләрен дә яратты, бөтен күргәзмәләргә йөр­де һәм күренекле рәссамнар – Лотфул­ла Фәттахов, Харис Якупов, Байназар Альменов, Бакый Ур­манче белән аралашты, аларның әсәрләренә дөрес бәя бирде. Хәтта әсәрләрендәге кимчелекләрен дә күр­де, рәссамнарга кирәк чакта үзенең киңәшләрен дә бирә белде. Мәсәлән, безгә кунак булып килгән танылган рәссам Фәйзерахман Әминевне, Г.Тукайның «Шүрәле»сенә ясаган иллюстрацияләрендә чабып баручы атның дагасы дөрес сурәтләнмәгәнен әйтеп, анда артык кадакларның санына игътибарын юнәлтеп, гаҗәпкә калдырганы хәтеремдә.


Афзал Шамов (беренче рәттә сулдан икенче) каләмдәш-фронтовиклар белән бергә. 23 апрель, 1947 ел Афзал Шамов (беренче рәттә сулдан икенче) каләмдәш-фронтовиклар белән бергә. 23 апрель, 1947 ел

Әти музыка сәнгате осталары бе­лән дә якыннан аралашты. Мәшһүр композитор Солтан Габәши, Александр Сергеевич Ключарёв, Заһид Хәбибуллин, Җәүдәт Фәйзи белән дә ул дусларча якын мөнәсәбәттә иде. Атаклы җырчы Гөлсем Сөләйманова безнең өйдә һәрвакыт иң кадерле кунак булды. Әти борынгы татар көйләрен аеруча яратты. Музыка сәнгатен бик нечкәләп тоя иде ул. Бу аның әсәрләрендә дә тасвирланган: «Өзелгән кыллар», «Курай тавышы» һ.б. Иң яраткан музыка кораллары курай һәм скрипка булды.


Әти кешеләргә карата игътибарлы, сизгер, гади мөнәсәбәтле иде. Ул үзен һәрчак гади тотып, олысы-кечесе белән уртак тел табып килде. Буа районының Кильдураз авылында туып-үскән, хәзер Казанда яшәүче Илгиз Бикчәнтәев әтиемне болай искә ала: «Миңа, алты-җиде яшьләрдәге малайга, Казан кадәр Казаннан тәмле-тәмле күчтәнәчләр күтәреп кайткан. Мине иң сөендергәне, шатландырганы – аның махсус миңа дип алып кайткан милли уен коралыбыз курай булды. Ул, чыннан да, киң күңелле, бала җанлы кеше...


Афзал ага курай белән ничегрәк уйнарга, көй чыгарырга күрсәтеп бирде. Үзе үк төрле-төрле көйләр дә чыгарды...»


Әти спорт уеннарына да бик һәвәс кеше булды. Иң яраткан ялы – шахмат уйнау. Ул беренче разрядлы шахматчы киявен дә еш кына җиңә иде.


Әти бик тә ярдәмчел кеше иде. Язучы Шәриф Камал янына барып, хәлен белешеп кенә калмаган, аның гаиләсе өчен утын кискән, аны ярган, су алып кайткан. Бу турыда миңа әдипнең кызы Зәйнәп Байгилдиева әле илленче еллар ахырында ук сөйләде. Әти туганнары, дус-ишләре турында гына түгел, күп язучыларның сәламәтлеге турында да кайгыртты. Алар авырып киткәч, өйләренә яисә хастаханәләргә хәлләрен белергә барды, аларны дәвалаучы табиблар белән сөйләште, кулыннан килгән ярдәмне күрсәтте. Аның Таҗи Гыйззәт, Кави Нәҗми, Әхмәт Фәйзи, Нәкый Исәнбәт, Хәсән Туфан, Гази Кашшаф, Ибраһим Гази һ.б.ның янына хәл белергә барганын хәтерлим.


Әтинең көндәлегеннән: «7 март, 1955 ел. Соңгы айларда өч язучы бик каты авырып ята: Таҗи Гыйззәт, Халикъ Садри, һәм Иван Заботин. И.Заботинның авырый башлавына инде ел ярымнан артык. Аның нәрсә белән авырый икәнен табибларның әле хәзергә кадәр ачык әйткәннәре юк... Халикъ Садри да шулай ук ел ярымнан бирле авырый... Соңгы көннәрдә хәле тагын да начарланып китте... Таҗи Гыйззәтнең дә хәле соңгы көннәрдә бик начарланып киткән икән. Без бүген иртә белән өчәү (Гази Кашшаф, Ибраһим Гази һәм мин), тугыз белән ун арасында, аның янында булдык. Сәгать унбер тулганчы утырдык...»


1966 елда Г.Әпсәләмовның хәле бик авыр, хәтта өметсез дәрәҗәдә авыр иде. Прфессорлардан һәм табиб­лардан торган консилиум берничә мәртәбә «авыруы бик куркыныч», – дигәннәр иде. Габдрахман ага авырып яткан вакытта әти берничә ай дәвамында һәркөнне аның янына хастаханәгә барды, янында утырды, кирәкле дарулар эзләп табып китерде. Үзенең балаларын да булышырга өндәде: табиб һөнәрле улы, кызы һәм килене Габдрахман ага янында төнлә дежур торды, кече кызы исә әдипнең балаларына дәресләрен әзерләргә булышты.


Менә тагын бер мисал: «5 июнь, 1966 ел. Х.Туфан хастаханәдә. Хәлен белергә кергән идем. Бу көннәрдә чыгарга тиеш. Үзе янына баргач, аны дәвалаучы таныш табибларны күреп сөйләштем, куркыныч бернәрсә дә юк, диделәр, барысын да картлыкка сылтадылар: склероз, ябык­лык, кан басымының берникадәр күтәренкелеге...


Кашшаф та бик озак хастаханәдә ятып чыкты. Аның авыруы шактый җитди: йөрәгендә һәм бавырында».


Габдрахман ага әтине бик хөрмәт итте, шуңадыр, аның турында болай язып калдырды: «Афзал ага Шамов безнең әдәбиятның түренә яшенең өлкәнлеге, талантлы әдәби әсәрләр язганлыгы өчен генә түгел, бәлки кешелек сыйфатлары өчен дә менеп утырды...


Татар язучылары арасында Афзал ага Шамов – иң кешелекле кеше­ләрнең берсе, диясем килә».


Куркусыз, тәвәккәл кеше иде әти. Ул 1920 елда гражданнар сугышына үзе теләп китә, акларга каршы сугыша һәм барон фон Врангель яуларын тар-мар итүдә, Перекопны штурмлауда катнаша, Украина далаларында Махно бандаларын дөмбәсли. Махночыларга каршы сугышканда, курсант Афзал атлы разведкада хезмәт итә. Бервакыт разведкага баргач, сугышчан иптәше украин егете Охраменко белән бергә, Афзал берьюлы өч бандитны, коралсызландырып, тотып алып кайта.


Ул 1944 елның җәендә фронтта, Белоруссиядә, бер кулына граната, икенчесенә пистолетын тотып ышык­ланып килүче фашистлар төркеме алдына сикереп чыга да каты тавыш белән: «Hände hoch», – дип кычкырып, һавага атып, аларны кулларын күтәрергә мәҗбүр итә. Аннары җиде немецны әсирлеккә ала һәм аларны тиешле урынга илтеп тапшыра. Язучы Ибраһим Гази үзенең истәлегендә әти турында болай яза: «Әгәр фронтта да бергә булган булсак, җиде фрицның дүртесен ул, мөгаен, миңа биргән булыр иде, чөнки, Афзалга юмартлык хас».


Әти бик яхшы, йомшак күңелле кеше иде. Балаларны аеруча яратты. Чәй янында үзенең оныкларына бик кызыклы хикәяләрне, көлә-көлә, тәмләп сөйли иде – бирелеп тыңлыйсың. Ләкин ул шул ук вакытта бик таләпчән дә булды, бездән бирелгән эшне вакытында һәм яхшы сыйфат белән үтәүне сорады. Безне кечкенәдән: «Әйтергә теләгән фикерне ачык аңлатыр өчен кирәкле сүзләр сайлагыз һәм дөрес сөйләүгә бик нык игътибар итегез», – дип өйрәтте.


Афзал Шамов киң белемле, үтә укымышлы, гаять күптармаклы, зур эрудицияле, талантлы әдип кенә түгел, ул ифрат намуслы, эшенә җаны-тәне белән бирелгән кеше дә булды. Аның сокланырлык хәтеренә чордашлары шаккатты. Ул үзен бик оста, зур квалификацияле тәрҗемәче дә, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе дә, фольклорчы да, галим буларак та танытты. Әтием – әле утызынчы елларда ук халык җырларын, бәетләрен җыйган, аларны бастырган, Г.Ибраһимовның «Сайланма әсәрләр»ен редакцияләп чыгарган кеше. Аннары аның сигез томлык «Әсәрләр җыелмасы»ның проза әсәрләрен әзерләп чыгаруга катнашты, аларга аңлатмалар язды һәм истәлекләр китабын да чыгарды. Г.Ибраһимов хатларын җыю өчен аңа дистә еллар кирәк булды. Ул әдипне белгән, аның белән язышкан кешеләрне эзләп тапты, хат язып яисә үзен күреп, кулларындагы язмаларны ялынып-ялварып, кайчакларында зур акча яисә бүләкләр биреп җыйды һәм бөтен тапкан хатларны матбугат битләрендә бастырып чыгарды. Ләкин, кызганычка каршы, аннан тормаган сәбәпләр аркасында, аерым китап итеп бастыра алмады.


Әти Ф.Әмирхан әдәби мирасын халыкка кайтарып бирүгә дә зур өлеш кертте: 1941 елда әдипнең «Сайланма әсәрләр»ен, 1957 елда ике томлык «Әсәрләр»енең беренче томын аңлатмалар белән бастырып чыгарды. Бу эш гаять авыр шартларда эшләнде, чөнки Ф.Әмирханга озак еллар буе дөрес бәя бирелмәде, ул либераль буржуаз язучы тамгасы белән йөрде. Әлеге бәя аның әсәрләрен дөньяга чыгаруга киртә булып торды. Бу киртәне беренчеләрдән булып әти Хәй ага Хисмәтуллин белән алып ташлады.


Туган ил табигатен саклау буенча дәүләткүләм проблемаларны ул, татар язучыларыннан иң беренче булып, үзенең «Аккошлар, кире кайтыгыз!», «Елгалар һәм балыклар», «Табигать дуслары» исемле очеркларында илленче елларның ахырында ук күтәреп чыкты. Бу үткен мәкаләләрендә куелган төп максат – киләчәк еллар өчен кешеләр хәзер кайгыртырга тиеш, чөнки алар үзләре дә табигать балалары бит. Шуңа күрә һәр кеше табигатьне яратырга, аны саклау өчен көрәшергә тиеш. Табигать үзен яраткан кешеләрне генә ярата!


«Мәңгелек ут янында уйлану­лар»ында әти болай яза: «Әгәр без Җиңү көнен, бу зур бәйрәмне Бөек Ватан сугышында һәлак булган туганнарыбыз, абыйларыбыз, әтиләребез, бабаларыбыз истәлегенә һәр авылда, һәр районда, һәр шәһәрдә агачлар утыртып, бакчалар, парклар булдырып каршыласак, батырлар алдындагы бурычыбызның бер өлешен үтәгән булыр идек... Кулына көрәк тота алган һәр кеше, аларга багышлап, алар истәлеге итеп, үз бакчасына, үз өйләре алдына берәр төп агач утыртса да, яхшы булыр иде. Илебез матурланыр, яшеллеккә күмелер иде».


Моннан нәкъ йөз дә биш ел элек туган авылында, үз өйләре янында, бабасы Нәҗметдиннең киңәше белән, үзенә ун яшь тулу уңаеннан, ун төп каен утырткан. Бу каеннар гаҗәп матур булып, бөдрәләнеп үсеп киткән, ботакларын тирә-якка җәеп, бик озын булып үскән. Шундый гаять зур һәм бик юан каеннарны башка беркайда да күргәнем юк. Ул каеннарга сугыш вакытында да кул тидермәгәннәр, чөнки авылда әтигә хөрмәт ифрат зур булган. Бу каеннарны хәзер дә «Афзал ага каеннары» дип йөртәләр. Күп еллар үтсә дә, алар исән! Дөрес, алар инде унау түгел, кимрәк. Бу каеннар җәй көннәрендә ямь-яшел булып, авылның бер почмагына күркәмлек һәм ямь биреп тора.


Теги: Әлфия Шамова Яңалыклар Дөнья хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру