Әти киңәше

— Яшь чакта әтиләрне тыңларга яратмыйсын инде ул, Туфан абый. Үзең бөтенесен дә беләсең кебек тоела. Менә олыгая башлагач, үз балаларыңа киңәш бирер яшькә җиткәч, әти киңәшләре берәм-берәм искә төшә. Шул киңәшләрнең берсен сезгә дә сөйлим әле. Казанга китәргә җыенам. Укырга. Әти үз каршына утыртты да:

— Улым, алдыңа-артыңа, уңга-сулга карап яшә, бу дөньяда син үзең генә түгел, онытма. Югарыга да карап алгала, кеше булам дисәң, югарыда ни барын белергә кирәк. Түбән дә караштыргала — гыйбрәт өчен анысы. Кем булсаң да, кайда эшләсәң дә, кайдан чыкканыңны исеңдә тот. Син менә шушы җирнең, шушы авылның баласы, — диде.

Бу сүзләрне колак очына гына элеп чыгып киттем Казанга. Дөнья белән танышырга тотындым. Дөнья бик кызыклы икән. Шомардым. Чибәр кызлар да күп икән Казанда, марҗасы, татары… Алыштырып кына торам үзләрен. Кыяфәт шәп иде яшь чакта.

Ике-өч ел үткәчтен, бервакыт кышкы каникулга кайттым. Әти терлек асларын чистартырга абзарга алып чыкты. Тиресне төяп, абзар артына чыгарып өябез. «Казан малаена» бу эш ошап бетмәсә дә, түзәм — эшләмәгән эш түгел. Әти сораштыра инде тегене-моны.

— Ничекләр яшисең? Яраткан кызың бармы? — ди.

Мин дәшмим инде, әлбәттә.

— Ярый, ярый, — дигән була әти. — Монда хәбәрләрең ишетелгәләп тора. Хатын-кыз белән кирәгеннән артык чуаласың икән. Исендәме, берчак әйткән идем үзеңә, кайдан чыкканыңны онытма, дигән идем. Мин әйткәнне дөрес үк аңламагансың бит.

— Кайтып йөрим ич, — дидем мин, әтинен кинaясын аңламыйча.

— Бик начар укыйсың, ахры, башың эшләми, — диде әти.

Аның ни әйтергә теләгәнен Казанга килгәч кенә төшендем. Бер хатын белән чуaлып китеп каба язгач кына. Шуннан бирле, күзләр кырыйга карый башласа, әти сүзе кылт итеп искә төшә.

 

2004

Фото: pixabay

Комментарий язарга