АРХЕОГРАФИК КӨНДӘЛЕК

II сәфәр.
Рязань өлкәсе, Касыйм шәһәре
23 июль-22 август 1964 ел

Көндәлекләрнең башын монда укый аласыз

3.08.64.

Бүген ял иттек. Бүртенгәнче йокладык. Алтын комда озак-озак кызындык. Күшеккәнче су кердек. Төштән соң мунчага бардык: үзебезне дә, китап тузанына каткан күлмәкләрне дә юдык.

4.08.64.

Райисполкомда тиешле документлар алгач, Шырын (Подлипки) дигән авылга киттек. Касыймнан ерак түгел.

Бригадир өйдә юк булып чыкты (Исмаил Минаев). Әтисе белән таныш. Авыл элек шактый зур булган, эре-эре байлар, хәтта миллионерлар яшәгән, мәсәлән, Ширинскийлар. Авыл шуларның утары булганлыктан, «Ширин»нан «Шырынга» күчкән, ә болар исә мәгълүм Ширин мирза нәселе… Әммә хәзер авыл бик тузган. Бер өлеше генә калган.

Зиратка барып ташларны укып йөрдек. Борынгы ташлар бер дә юк, гел XIX гасыр уртасыннан соңгылар. Мәгәр бу ташта зират шигырьләре бик күп.

Берничә йортка кереп, кулъязмалар караган булдык – җүнле бернәрсә дә юк. Булганнары, начар сакланудан, тәмам череп беткәннәр…

Бригадир кайтмаса да, өенә кереп кундык. Әтисе бик кызык кеше икән: бөтен гомере повар булып узган, эшләмәгән рестораны, йөзмәгән пароходы, булмаган шәһәре калмаган. Күпне күргән, шактый урыслашкан, ләкин үзе фанатик!..

Үзара сөйләшкәндә халыкның теле бик сәер иде: бөтен сүзләрдә дә «к» авазларын йоталар. Сәер генә диалект: «Сез эм буласыз? Айдин илдеез? Ит моннан!» Әмма безнең белән чатнатып әдәбичә сөйләшәләр. Хорафалык та җитәрлек. Ләкин ул бик сәер кыяфәт алган: динсезлек белән укмашып үсә…

Бу авылның күп халкы төрле шәһәрләргә таралып беткән. Һәрбер зур шәһәргә диярлек… Күбесе сәүдә өлкәсендә эшли…

5.08.64.

Татарбай (Торбаево) дигән авылга килдек. Шырыннан дүрт чакрым, 25-30 йорт. Бик тузган иске авыл. Ә йортлары! Зур, икешәр кат. Таш капкалар. Тимер ишекле келәтлеләр. Барсы да ишелеп төшәр хәлгә җиткән… Әйе, бу авылда элек бик хәлле кешеләр, зур байлар яшәгән.

Без төшкән Маһирә түтәй дә ярыйсы гына хәлле тормыш кичергән һәм белдекле генә гаиләдә үскән күренә. Әйтүенә караганда, аның ире гомер буе буфетчик булып ярты Рәсәйне таптаган.

Әбинең үзен тотышы да, тәкәллефле һәм әдәпле мөгамәләсе дә аның бик хәлле катламнан чыккан булуын күрсәтә. Үзе карт, өй җиһазлары үзеннән дә картрак. Ләкин алар да элек бик затлы, солтанатлы булганнар: камыш урындыклар, йомшак креслолар, сервант-шкафлар – барсы да патша заманыныкы… Әбинең савыт-сабасы да – бай сервизның калдыгы… Бу әби Әбрарга бигрәк тә ошады. Сокланып бетә алмый.

Авылны йөреп чыктык. Рәтле әйбер юк. Ләкин һәрбер иске өйдә йә ялгыз карчык, яисә сыңар бабай. Яшьләр бер дә юк, диярлек…

Зират та бик ташландык иде. Иске ташлар юк. Монда да зират поэзиясе үрнәкләре шактый. Менә Сөнчәлиевләрнең берсенең кабере (димәк, Сөнчәлиев фамилиясе шушы тирәләрдән чыккан…). Мәгънәсез генә бер шигырь.

6.08.64.

Җәяүләп кенә Яубаш (Болотце) авылына бардык. Татарбайдан 1,5 км. Көн болытлы, пыскак яңгыр. Картлар белән сөйләшәбез. Авылда элек 300-400 йорт булган. Ә хәзер 60-70 кенә. Монда да шул элекке зур биналарның, биек таш капкаларның, сарай-амбарларның шәүләләре. Һәр йортта ялгыз карт-коры. Биналар, архитектура авылга хас түгел. Һай, байлык чоры сизелеп торган хәерчелек бик ямьсез икән.

Халык төрле шәһәрләргә таралып беткән. Элек бөтен тирәне ялмап, барлык Рәсәй буенча юырткан Касыйм байларның бер оясы менә шулай сүтелеп-ишелеп утыра…

Кулъязмалар очрамый. Бер әбидән икенче бабайга күчәбез. Ташландык ишегаллары. Кайбер җирдә ялгыз-ярты картлар, йортларны бер читеннән сүтеп, утынга яга башлаганнар. «Әйбәт яна!» – диде бер бабай.

Кайберәүләрнең әйтүенә караганда, элек авылда укымышлы кешеләр шактый булган. Кулъязмалар да күп очраган. Ләкин картлар белән бергә алар да бетә торалар. Бик күпләрен илтеп кабергә күмгәннәр. Язмыш безгә дәлил дә күрсәтте. Кәрим абзый Төхфәтуллин дигән берәүгә кердек. Максатны белдерүгә, ул абзарга чыкты да, дыңгычлап тутырган зур капчык алып керде: «Белмим нинди китаплар икәнен, вакыт булганда зиратка илтеп күмәргә дип торадыр идем». Без актара башладык. 10-11 ярыйсы гына кулъязма чыкты. Менә кызыклы гына «Чупаннамә»…

Ә мондый тулы «капчыкларның» күпмесе күмелде икән?!.

Кичен Маһирә әбинең чормасын актарып, тузанга батып төштек. Бик тузган, һәр калаенда кырык тишек… Әби әйтә: «Йорт җирдә тормый, җилкәдә тора». Әйе, Касыймда «җилкә» калмаган.

7.08.64.

Бүген Касыймга кайтып, аннан ары Карлар (Ахматово) авылына барачакбыз. Без булган авылларны (беренә бара алмадык) «Дүрт сала» (Яубаш, Ширин, Татарбай, Биемсала) дип йөртәләр икән. Ә теге якны «Кара әймәк» дип кимсетеп атыйлар. Күрәсең, алар мужиграк булганнар. Бәлкем, элекке ханлык заманында «кара халык» булгандыр… Карап карыйк…

Колхоз машинасына утырып Касыймга килдек, анда тапкан кулъязмаларны Фәрхәнәз апаларга илтеп куеп, бакчада ял иттек һәм төштән соң Карлар (Ахматово) авылына килдек. 17-18 йорт. Бик иске. Йолкыш, халкы да әллә ничек әрсез, әйтергә яраса, надан һәм әдәпсез. Ярлылыкның да исе аңкып тора…

Фатирга Зәйнәп әби Альтбикова дигән шактый кире, шул ук вакытта бик беркатлы бер әбигә туктадык…

Урамга чыгып берничә кеше белән сөйләшкән идек. Артык бернәрсә дә маташмады.

Бу тирәдәге авыллар: Карлар (Ахматово, авыл советы, 15 татар хуҗалыгы), Мултан (Мунталово – 25 татар хуҗалыгы), Субак (Собакино – 12 татар хуҗалыгы), Түбән авылы (Шекино – 35 хуҗалык), Шакшан (Чыгашаново – 8), Тимгән (Тимгешево – 15 татар хуҗалыгы), Казаково (3-4 татар хуҗалыгы), Әлеш (Алишево – 3-4 татар хуҗалыгы) һ.б.

Без иртәгә берничә авылдан эшли башларбыз. Ләкин күп һәм әһәмиятле әйбер чыгасына ышанып булмас кебек, кем белсен, бәлки…

8.08.64.

Карлар авылының зиратына бардык. Бик ташландык, арчылмаган, эче черемә белән тулган…

Әлеш (Алишево) авылына килдек. 3-4 йортлы икән. Монда да шул карт-карчыклар гына. Элек 16 йорт булган. Бакый абзый дигән бер карт белән сөйләштек. Буфетчик булган, Николай IIне һ.б. патша-князь нәселләрен сыйлап йөргән. Ленинны да ресторанда ике мәртәбә ашаттым, дип сөйли, дөрес булса…

Мулты авылына юнәлдек. Юлда нарат урманына кереп, ял итеп яттык. Мулты карап торуга ярыйсы сыман гына (25 татар хуҗалыклы). Халык ярлы гына тора кебек. Берничә өйгә кердек – нәтиҗәсез… Зиратын карадык: авып төшкән иске ташлар, бик күпләре яшь (XIX гасырның икенче яртысы), күбесендә төркичә язулар…

Маһирә әби Бермелеева дигән бер әбигә кереп чәй эчтек. Китап-фәлән чыкмады. Алардан чыгып, Нәфисә дигән бер тол хатынга кердек. Бик ачык чырай белән сөйләшеп утырды. Барлы-юклы китапларны чыгарып бирде. Бер Коръән алдык: бик матур язылган…

Шакшан (Чыгашаново) дигән авылга килдек. Абдулла абзый Янгуразов дигән кешегә кердек… Ул биредә туып үскән, яшь чагында повар булып эшләгән, хәзер карт. Мулла да булып маташа бугай; китап-фәлән чыкмады. Бу авыл бик соңгы вакытта күчерелеп китерелгән. Элек 18 йорт булган. Хәзер татарлардан 8 йорт калган…

Кичен кинога барган булдык.

9.08.64.

Касыйм шәһәренә кайтып урнаштык. Аллага шөкер, сасы истән, ярылган ярлылыктан котылдык. Иртәгә, мөгаен, ял итәрбез.

10.08.64.

Безне эзләп Иван Александрович Китайцев – Касыймдагы тарих белән шөгыльләнүче карт пенсионер, һәвәскәр тарихчы килде. Бик кызыклы гына мәгълүматлар бирде:

1. Революциягә хәтле Шаһгали каберен казып караганнар, аннан чыккан язулы чүпрәк Мәскәүдә тукыма институты музеенда саклана. Язулары сакланмаган.

2. Музейда Касыйм тарихына, ихтимал, җирнең экономик тарихына караган документлар бар.

3. Бик кызыклы, бай орнаментлы Коръән күчермәләре бар.

Музейның язмышы турында бик урынлы фикер йөртә, чын күңелдән кайгырта… Киңәшләре бик кызык. Безгә ихлас күңелдән кайсыбер материалларны алдыртып алырга киңәш бирә… Үзе һәр елны диярлек археологик казынуларга катнаша, кайчакларны үзе дә мөстәкыйль рәвештә һәвәскәр казынулар алып бара… Тарихка ихлас күңелдән гашыйк булган кеше… Яшенә (77дән артык) карамыйча тере, сәламәт, киң зур ак сакаллы, ачык йөзле бу карт күңелдә ихтирам уята!.. Бик күп белән кызыксынган карт… Сөйләшә-сөйләшә чәй эчеп утырдык. Себердә дә кунаклап кайткан…

Мәчетне япкан вакытта берничә ящик китаплар калган…

Карт хәзер ялгыз, берүзе генә тора икән… Караңгы кичкә хәтле сөйләшеп утырдык…

11-12.08.64.

Ял итеп, шәһәр һәм аның тирәләре белән таныштык. Вакыт-вакыты белән көчле генә яңгырлар булып алды. Касыйм тирәсендәге авылларның моңарчы без булганнарына кыскача нәтиҗә ясап була:

1. Бу авыллар экономик һәм культура ягыннан бик артта калганнар. Авылларда эшкә ярарлык халык бик аз, карт-коры (һәр икенче өй) һәм әзләп-әзләп хатын-кыз. Яшьләр бөтенләй диярлек юк (шәһәргә китеп беткәннәр, ә үсеп җиткәннәре китә торачак, ягъни киләчәккә өмет юк).

2. Мәдәният һәм милли горурлыкның бернәрсәсе дә калмаган: болар чын мәгънәсе белән татар да (хәтта Касыйм татарлары булса да) түгелләр, руслашып та җитмәгәннәр: «от своих отошли, к другим не пристали». Хәзергә шулай. Менә шул ягын исәпкә алганда халыкның рухындагы төшенкелек, мәгънәсез вә хәлсез йомыклыкны аңлап була. Шушы җирләрдә яшәп мөстәкыйль бер этник группа булып тора алачакларына үзләре дә ышанмыйлар һәм шуның өчен качып югалуны чамалап торалар… Элек йөзләп йорт булган авылларда хәзер бер-ике дистәдән артык йорт түгел… Аларында да рус катнаш. Бер деталь: русларның йортларында тормыш рухы, яшәеш сәләте бар (рус авылларында да шулай). Бик күп татар авыллары бөтенләй юкка чыккан: халкы китеп таралган…

3. Касыймнан китүчеләре нигездә түбәндәге шәһәрләргә барып урнашканнар: Мәскәү, Ленинград, Казан, Ташкент… Авыллардагы һәрбер гаиләнең диярлек шул шәһәрләрдә уллары-кызлары яки якын туганнары торалар, ә кайберләренеке берничә шәһәрдә яшиләр…

4. Тел ягыннан, мондагы татарларның теле чыннан да бер аерым утрау булып тора. Калын һәм нечкә к, г-ләрнең йотылуын хәзергә аңлатуы читен. Вокализм исә кыпчак теленә, бигрәк тә кырым шивәсенә тарта. Лексика да шулай ук. Рус теленең тәэсире бик көчле. Һәм кешеләр рус телен бик әйбәт беләләр. Яшьләр өчен ул ана теле кебек… Әмма барыбер бу телне, бу культураны үзләренекедәй итеп сөеп бетермиләр… Ярылып яткан каршылыклык. Касыймлылардагы бу чирлекне бетерү өчен бик интенсив рәвештә татар авылларында рус культурасын яхшылап таратырга – мәгәр кәгазьдә генә түгел һәм халыкның социаль, экономик дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Ләкин, дөресен әйткәндә, руслашып беткәнче, бу халык төрле якка таралып бетә һәм алар урынына руслар килеп утырыр. Узар еллар, мәгълүматлар үзгәрер һәм тарихчылар язарлар: татарлар руслар тарафыннан йотылып беттеләр, дип! Ләкин бервакытта да аларның сөрелеп чыгуларын күз алдына китерә алмаслар… Чыннан әйткәндә, аларны беркем сөрми, ә үзләрен-үзләре сөрәләр, ягъни таралып, сибелеп бетәләр… Ә тарих фәне теорияләр ясап ята…

5. Этник группа буларак, мондагы халык элек тә бик таркау булган. Икенчедән, аларның болай бик тиз тузып бетүләренә элек-электән килгән иҗтимагый һәм экономик паразитлык сәбәптер: элек бөтен халкы белән Мәскәү патшасы акчасына яшәгән, аннары сәүдә артыннан, тиен эзеннән куып йөргән, тора-бара ресторанчы, буфетчы, официант, лакей булып йөргән. Кул көче белән материаль культура тудырып, чын экономикасының тотнаклы нигезен булдыру өчен бернинди омтылыш булмаган. Ә паразитлык тиешле нәтиҗәсен биргән инде: ата-анасы калмаган бу халыкның. Шулай кирәк!.. Бөтен ата-бабаң официант, лакей булып гомерен уздырган, синең мөселман теле бетте, дин бетте, дип зарланырга хакың юк инде. Әгәр җиң сызганып эшләгән булсаң, чын капиталны промышленностька җиккән булсаң, әлбәттә, бүгенге хәерчелеккә төшмәс идең…

13.08.64.

Бераз эшләштерергә дип музейга килдем… Директоры Суворова Лидия Никифоровна ялдан килгән икән; ачык кына сөйләшсә дә, аңгырарак кына кеше
кебек…

1900, 31 майда Газизулла Лябичков тарафыннан нигезләнгән кызлар мәктәбе укытучысы Хәкимә Агиевага бирелгән еллык имтихан шәһадәтнамәсе… Хат бланкасына кулын куйган. Имзалар: назиры – Фәтихетдин Бәширов; мөгаллимә – Шәмсимөнәвәр Бәширова.

1921-1922 елларда Касыйм шәһәрендә татарлар тарафыннан оештырылган «Касыйм халык театры» куйган пьесаларның программалары. 8 данә. «Таһир-Зөһрә» ике көн барган.

Моңарчы очраган программаларның барысында да диярлек оештыручы, куючы бер кеше: К.Дәүләткилдиев. Декоратор да бер: И.И.Пережогин. (Бу Пережогин шул елларда рус драмасына җитәкчелек иткән.)

Театр «Чулпан» исемендә булган. Меценат булып Кастров дигән бай ярдәмләгән…

1919 елдан татар театры актив эшли башлаган. Рус халык театры революциядән соң 1918 елда җанланып китә. Һәвәскәр рус сәнгать түгәрәге шушы гасырның башыннан башлана.

Татар театрының нигезен салучы Дәүләткилдиев Горькийның «На дне»сында «татарин» ролен уйнаган һәм Мәскәү, Петербургтан килгән кунакларны да шак калдырган….

Рус һәм татар халык театрлары бик дуслыкта, күмәкләшеп, туганлашып эшлиләр. И.И.Пережогин, бик олылап, татар артистларын, бигрәк тә режиссерны искә ала… Әмма картның фикере бераз бутала төшкән… Шулай да бер кызык детальне искә төшерә: «Театр өчен сәхнәгә чыгарган ризыкларны, пәрдә төшүгә, декораторлар талап алалар иде, икенче пәрдә өчен өстәмә куярлык әйбер калмый иде. Бик ачлык еллары иде бит. Шулай да бөтен коллектив бик күңелле эшли иде…» Театр «Татар тавы» дигән тау өстендә «Малая глухая» урамында булган…

14.08.64.

Әхмәт ага Ширинский дигән олы яшьтәге картка кердем. Берьялгызы тора икән. Революциягә хәтле зур кинотеатр хуҗасы булган. Хәзер бик карт. Революциягә хәтле Камил Мотыгый-Төхфәтуллин үзенең труппасы белән 1916 елда Касыймга килеп концертлар куя. Халык бик күп була. Ширинскийлар театрында була. Революциядән соң «Чулпан» театры «Зәңгәр шәл» әсәрен куя, карт үзе барып карый. Әмма бу карт та күп нәрсәне хәтерләми, фикерләре чуала төшкән… Яшь чагында бу да буфетчы булган Харбинда. Ашыгып, гостиницага кайттым.

Музейга килдек. Программаларны карадык. Берничә татар программасы рус телендә басылган.

Фәрхәнәз апа сөйли: «Иң актив эшләүче, үзәк оештыручы Котлымөхәммәт Дәүләткилдиев, Агиевлар, Виргазова, Булатовлар».

«Таһир-Зөһрә» – уңышлы, 4-5 мәртәбә; «Галиябану» – бик күп кабатлана; «Зәңгәр шәл» – 2-3 мәртәбә; «Хаҗи әфәнде» – кабатлана.

Революциягә хәтле иң беренче мәртәбә балалар өчен («Беренче чәчәкләр») Сәгъдия Булатова (укытучы) куя, Кастровлар йортында. Бу ханым Касыймда хатынкызлардан иң беренче буларак партиягә кергән кеше. Әмма революциягә хәтле театр куяр өчен мөмкинлек бик аз, авыр була… Революциядән соң 18 нче елдан башлап татар яшьләре Котлымөхәммәт Дәүләткилдиев тәэсирендә оеша. Аны, яратып, «Котыш абзый» дип йөрткәннәр. Фәрхәнәз апа Бәширова данлы суфлер була (25 елга якын).

Революциягә хәтле дә яшьләр оешмасы була: «Берек», «Ялкын». Болар китап уку, мәгърифәт тарату буенча актив эш алып баралар… Концертлар, күңелле кичәләр гаҗәеп еш була. Бу культура эше Икенче дөнья сугышы башланыр алдыннан туктала һәм сүнеп кала.

«Чулпан» театрының эшләрен сугышка хәтле педагогик училищеның студентлары һәм укытучылары дәвам иттерәләр. Мәсәлән, 1936 елда «Зәңгәр шәл» куела…

15.08.64.

Көн яңгырлы иде. Төшкә хәтле өйдә яттык. Сәгать 3ләрдә Кәрим Бахчиев дигән кешегә бардык. 3 сандык иске китаплар һәм кулъязмалар бар икән. Бу нөсхәләр аларга мәдрәсәдән калган. Шактый вакыт карап утырдык; 110-120 кулъязманы аерып куйдык. Арасында шактый борынгылары да бар. Гарәпчәләр. Төркиләрдән дә искеләре юк түгел. Мал безнең өчен бик шәп, мәгәр хуҗалары акча өмет итәләр бугай… Ә бездә акча юк. Хәйләләп кенә шомартып булса иде. И,  хәерчелек!

16.08.64.

Көн бик әшәке…

Ә Шамил һаман юк, менә дүртенче көн көтәбез. Һәр көне бер ел кебек. Мондагы туганнары алдында да оятлы булып беттек…. Һай, бу вәгъдәсендә тормаган кешене!.. Ичмасам, бер-ике җөмлә язып, кайчан киләсен яки килмәсен әйтер иде!..

Саҗидә апа Абдюкова дигән апага бардык. Ярыйсы гына берничә кулъязма алдык. Башка китаплары да шактый икән… Барысын да алып булмый шул…

Юлдан Мәхүзә апа Итакаеваларга кереп чыктык, иртәгә килергә кушты…

Ә көн бик күңелсез. Салкын… Акча да бетеп килә… Ә Шамил юк та юк… Ничәнче көн инде рәхәтләнеп тәмәке тартмадык… Әбрар китәргә җыена. Димәк, мин тагын берничә көнгә калачакмын…

17.08.64.

Көн бүген дә әшәке… Болыт. Караңгы… Ә Шамил һаман юк…

Мәхмүдә апа Итакаеваларда булдык. Кичен килергә вәгъдәләштек.

Зиратка кердек. Сафа абзыйдан (мөҗавир) берничә кызыклы гына кулъязма алдык… Мөхәммәт Ширинскийга керергә!

Кәрим Бахчиевларга кердек. Кулъязмалар арасында бик әйбәтләре, бик борынгылары бар. Барсын да буш бирергә булдылар… Бер шамаил дә. Әмма бүген көн бик уңышлы тәмамланды; Шамил дә килде. Бахчиев Кәрим абыйларның бай көтепханәсен эләктердек. Безнең бик тәкъва һәм эш белгән кыяфәтемез уңай тәэсир ясады бугай… Тәмәке дә булды. Акчага да көч төшмәде… Иртәгә эшләрне йомгаклыйбыз инде!..

18.08.64.

Бүген иң элек ящиклар алдык. Кәрим абзый Бахчиевлардан китапларын ташыдык. 2 ящик китап булды. Багаж белән пароходка салып җибәрдек. Эшләр шулай тәмамлана киләләр. Ял иттек, Фәрхәнәз апалар белән озак кына сөйләшеп утырдык. Мунчага барып бөтен керләрне, «гөнаһ-шомлылыклар»ны юдык. Иртәгә очабыз…

19.08.64.

Самолет белән Муромга очтык. 30 минут. Сәгать 1дә җиттек. Кичке сәгать 6да билет алып, поездда Казан тарафына юнәлдек. Вагонда халык бик күп иде…

20.08.64.

Иртәнге сәгать 4. 40 минутта Казанга җиттек. Шулай итеп, II археографик экспедициянең кыр эшләре тәмам булды. Киләсе елны тагын Касыйм шәһәренә бер экспедиция оештырырга кирәк….

P.S. Әбрар Кәримуллин белән эшләве бер яктан күңелле һәм җиңел: кеше белән сөйләшә белә, һәрнәрсәдән хәбәрдар, шул ук вакытта авыр: торып-торып кәҗәләнеп ала, тәти кызлар кебек сыкранып, зарлана башлый.

 

Көндәлекләрне басмага тарих фәннәре докторы Диләрә Госманова әзерләде.

«Безнең мирас». — 2019. — №10. — 32-38 б. 

Комментарий язарга