АРХЕОГРАФИК КӨНДӘЛЕК

II сәфәр.
Рязань өлкәсе, Касыйм шәһәре.
23 июль-22 август, 1964 ел

Беренче сәфәр – 1963 елны Оренбург өлкәсе һәм Көньяк Башкортстанга оештырылган археографик экспедиция юлъязмасы галимнең кызы, профессор Диләрә Госманованың кереш мәкаләсе белән журналыбызның 2014 елгы 5-6 нчы саннарында басылып чыккан иде. Казан дәүләт университетында 1965-1989 елларда археографик экспедицияне җитәкләгән тарих фәннәре докторы, академик Миркасыйм Габделәхәт улы Госманов (1934-2010) әлеге көндәлекләрне 25 ел дәвамында алып барган.

1964 елгы археографик көндәлек ике нөсхәдә саклана. Беренчесе экспедиция барышында язылса, икенчесе 1966 елда күчерелгән. Алдагы текстта икенче вариант тәкъдим ителә, әмма анда керми калган, ягъни беренче нөсхәдәге кайбер мөһим өлешләр астөшермәдә бирелә. Галимнең тел стиле тулысы белән диярлек саклана. Шулай итеп, борынгы язма мирасыбызны җыю, өйрәнү, саклау хакындагы кызыклы һәм мавыктыргыч юлъязманы укуны дәвам итик, дуслар.

Редакция

 

Быел Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәре һәм аның тирәләренә барырга булдык. Планны расладылар. Ләкин экспедиция составы турында сүз чыккач, былтыргы дәрәҗәле агайлар (Шамилдән башкалары) читкәрәк тайпылдылар. Шулай итеп, Шамил абый һәм мин. Ләкин ул да экспедициягә бик әз вакытка гына килергә уйлый. Яисә Мәскәүдә эше бик күп. Уйламаган җирдән Әбрар Кәримуллин бара торган булып чыкты. Шулай итеп, формаль рәвештә өч кеше. Чынлыкта исә без икәү: Әбрар һәм мин. Машина кирәкми. Шулай булгач, әзерлекләр дә чамалы. Җыйнак…

23.VII.64.

Иртәнге сәгать 6да Әбрар Кәримуллин белән «Станюкович» пароходына утырып, Казан портыннан киттек. Төнне, әлбәттә, вокзалда уздырдык. Ә Шамил абый Касыймга Мәскәүдән килергә тиеш, соңгарып…

Көн көздәгечә соргылт, салкын иде.

Каютабыз бик тар, җайсыз; дүрт кешелек. Шулай да көне буе диярлек йокладык. Уянып, ашап-эчеп алгач, тагын йокладык. Пароходта гел карт-корылар һәм бер төркем мәктәп балалары, ана тавык кебек кабарынган укытучылары белән.

24.VII.64.

Көндезге 12дә Горький шәһәренә җиттек. Сәгать 5кә хәтле шәһәр аралап, кибетләр буйлап йөрдек. Гаҗәп: безнең Казанда ачлык кебек – бернәрсә дә юк (юлга дигән азыкны, хәттә ак ипине дә көчкә тапкан идек – колбаса һәм май турында сөйләп торасы да юк. Шикәр, ярмалар талаш белән…), ә биредә барысы да бар: төрле сорт ите, мае, шикәр-балы, сыры, сөте, төрле винолар, шәп тәмәкеләр! Бик сәер булды. Ләкин соңра аңладык – Горькийда моннан элек беркадәре чуалышлар булган, имеш, һәм шуның өчен кибетләр тулы, имеш… Ярар, ни булса булган, ә без азык-төлек алдык: консервалар, киптергән балык, сыр, помидор, май һ.б. Әлбәттә, 5-6 шешә румын виносы, 40-50 пачка болгар сигареты…

25.VII.64.

Муром шәһәренә җиттек. Көн бик матур иде. Шуңа күрә су коенып, ял итәргә булдык: пантон күпер аша Ука елгасының икенче ягына чыгып, озак кына коендык.

26.VII.64.

Иртәнге 9:20дә Касыйм шәһәренә җиттек.

Әллә кайдан манара һәм чиркәүләр каршылый. Гел манаралар. Без шәһәргә чыктык, пароход 4-5 сәгать торачак (Рязаньга барып, шуннан Касыймга кире кайтачакбыз). Димәк, хәзергә чыгып танышу гына.

Кечкенә генә, тузан-пычрак кына иске шәһәр. Сәүдәгәрләр, мещаннар шәһәре. Иске йортлар, таш кибетләр, тимер ишекләр, чиркәү манаралары… Әйтерсең лә тормыш биредә катып калган… Гүяки совет властеның бер яңалыгы да аңар кагылмаган. Менә үзәктән барабыз. Гел борынгы, революциягә хәтле йортлар. Бер яңа бина, безнең көннәр төзелешен күрмәссең…

Ләкин бераз баргач, шәһәрнең үзенә күрә күркәм сыйфатлары да ачыла башлады: җыйнак, шау-шусыз, тыныч, тарихка экскурсия…

Казаннан алган адрес буенча Фәрхәнас апа Бәшированың өен эзләп таптык. Аның адресын яшьлек дусты Заһидә Бурнашева – «Гыйффәт туташ» биргән иде… 70 яшьлек, бәләкәй генә, җыйнак кына, орчык хәтле әби. Гаҗәпсенгәндәй, якты чырай белән каршылады. Сөйләшә торгач, максатыбызны аңлаттык. Әбиебез бераз аптырап калды, аннары өйдән бер хат алып чыгып укып бирде. Анда: «Кулъязма җыю максаты белән Шамил әфәнде Мөхәммәдьяров бара, ярдәм итәрсең», – дип язылган. Язучы – Шамилнең каенатасы – Камал Бәширов. Менә Фәрхәнас апа аптырый, без көлдек: «Без шул Шамилнең кешеләре инде, ул соңрак киләчәк, ә без эшли торабыз», – дидек. Әби җәйрәп китте: «Алайса була, кулъязмалар күп табылыр!»

Әңгәмәләшә-әңгәмәләшә чәйләдек. Дуслаштык. Вәгъдәсе шәп, зурдан. Энесе Һади абый белән дә таныштык (сеңелләре Галимә – Алимә эштә икән). Рязаньнан килгәч, материаллар белән таныша башларга булып, саубуллашып киттек. Ләкин авылларның бик хәрабә булуларын искәртеп куйдылар…

Юлдан элекке Хан мәсҗеденә сугылдык. Анда хәзер музей. Төп бинаның бер өлеше бик яңа (XIX гасыр), бары манара гына бик борынгы. Тәкыяләр (мавзолейлар) дә XVI гасырдан.

Менә пристаньга төшеп барабыз. Шәһәрне бөтенләй айкап чыктык, диярлек. Берничә генә җирдә яңа салынган йортлар күрдек… Ләкин Касыймның элек, заманында гөрләп торган булуын да хәзер ачыграк күрәбез. Әйе, шук сәүдәгәрләр, тук мещаннарның оясы булган бу!..

Сәфәребезне дәвам итәбез. Каютада эссе. Көн матур.

Ә Ука буйлары!.. Бормаланып аккан чамалы гына елга. Бөдрә урманнар, киң болыннар… Матурлыгы үзгәчә. Бу – мишәр крае. Ирексездән искә Сергей Есенин шигырьләре төште. Менә кайда ул шигърият чишмәсе!..

Кич бик матур иде…

27.VII.64.

Көн матур иде. Тентка чыгып кояшта кызынып яттык. Ә табигать!.. Ука бормаланып-бормаланып ага. Текә ярлар. Киң болыннар, ара-тирә бөдрә урманнар, күлчекләр… Болыннарда гөмбә кебек кибәннәр, сыер көтүләре. Төркем-төркем аккош болытлар… Есенин поэзиясенең чишмәсен күрдем кебек, аның сере каян килүен аңлыйм сыман: тыйнак, гүзәл табигать, ул зәңгәрсу, тонык, зәңгәр якты моң белән өретелгән…

Бу, мөгаен, иң хозурлы көннәрнең берсе булгандыр!..

Сәгать 4тә (көндезге) Рязаньга җиттек. Шәһәр пристаньнан ерак түгел. Кечкенә генә, ярыйсы пөхтә генә шәһәр сыман. Зур авылны да хәтерләтә. Шәһәрдә бераз «типтергәч», «Приокский» дигән гостиницага урнаштык. Кичен – моцион. Тыныч йокы (пароход вибрациясеннән соң…).

28.VII.64.

Ашыкмыйча Облисполкомга килдек. Документларыбызны күрсәтеп, тиешле кәгазьләр алдык. Урындагы властьлар өчен.

Шәһәр архитектурасы белән танышабыз. Бик бай. XVI гасырдан калган бик шәп биналар бар!.. Ләкин күбесе җимерелер кебек – ремонтсыз…

Архив описьлары белән танышабыз. Искитәрлек нәрсәләр очрамый…

29.VII.64.

Музейга килдек.

Ул бинасы белән дә, материаллары белән дә бик бай. Ләкин тәртип, оештыру җитми. Надан гына кешеләр эшли. Гаҗәп түгел, чөнки гыйльми хезмәткәрләрнең айлык хезмәт хакы – 45 сум, ә директорныкы – 69 сум. Уборщицадан артык түгел! Хурлык… «Югарыга карап фикер йөрт, түбәнгә карап шөкер ит», – дигән мәкаль искә төште.

Чыннан да, без үзебезне әһәмиятсез генә җирдән килдек, дип уйлый идек, ә монда, безне бик олылап кабул итәләр: «О, сез бит Республика!» – диләр. Музейда ремонт булгач, артык эш калмады (архив вәгъдә итми).

30.VII.64

Самолет белән Касыймга очтык. Сау бул, зур авыл!.. Манзара күктән бик кызык иде: күбрәк – сазлыклар… Юлда 30 минут булдык. Касыймда гостиницага утрнашкач, Ука буена төшеп су кердек, рәхәтләнеп кызындык. Кая ашыгырга?!.

31.VII.64

Горисполкомда булып, тиешле кешеләргә күренеп-күреп чыктык. Музейга юнәлдек. Музейның гыйльми хезмәткәре – Галина Ивановна Садкова. Соңра бу «гыйльми» хезмәткәрнең 30 сум эш хакы ала торган булуын белдек! Белемле генә, төпле генә хатын. Теләктәш. Фондында булган кулъязмаларны күрсәтте. Махсус килеп тасвирлар өчен 10-15 кулъязма аерып куйдык. Иртәгегә. Ә бүген архитектура истәлекләре белән танышабыз. Манараны карыйбыз, тәкыяләргә кереп чыктык. Әйе, без элекке курчак касыйм ханнары «дәүләт сөргән» җирләрдә йөрибез. Манара 1470 елда салынган. Ләкин нигезсезлек, төпсезлек сизелеп тора. Утрау гына, ком утравы сыман.

Г.И.Садкова үзе башлап йөрде, белгән кадәр аңлатты…

Ул акыллы гына хатын: кулъязмаларның югалып, хур булуы бар, биредә беркем дә аларның кадерен белми. Безгә аларны ничек тә Казанга алдырырга киңәш бирә. Культура министрлыгы аша алырга мөмкин. Уйларга кирәк.

Кичен касыймлы укытучы Әхмәт ага Ишембаевка бардык, озак кына сөйләшеп, әңгәмәләшеп утырдык (ул. Федорова, №14). Ачык чырайлы, хуш холыклы кеше икән. Безне атаклы Касыйм казылыгы белән сыйлады. Ярыйсы!

Авыл хәлләреннән, халык тормышыннан бай гына мәгълүмат бирде. Сүзләренә карганда, халыкта милли тойгы да, йомыклык та көчәя бара. Татар мәктәпләре сугыштан элек үк ябылган. «Декрет» белән.

Әхмәт ага (55ләрдә) өйләнмәгән. Ике сеңлесе бар, үзеннән чак кына яшьләр, алар да тормыш кормаган…

1.VIII.64

Музей. Кичә аерып куйган кулъязмаларны актарып утырам. Шактый кызыклылары очрый. Кайберләреннән өзекләр күчерәм. Табышмаклар очрый (китап ахырларында). Кулъязмаларның күпчелеге дини эчтәлекле, әлбәттә. Дөньявилары да шактый. Кайберләре Урта Азиядән килгән. Шунда сатып алганнар. Шунда ук татар шәкертләре күчергәннәре дә очрый.

Менә Т.Ялчыголның «Рисәлә-и газизә»се, матур гына почерк. Катай авылы башкорты Тимергали Габделкәрим, Петербургта чакта, саткан 1832 елны, 200дән артык бит (№261).

Менә бер кулъязма (Ишан Шаһ Машрап), Урта Азия кулъязмасы. «Ханкирмәнле» Мөхәммәтмәһди Муса улы 1878 елны Бохарада сатып алган. Әсәр эчтәлеге белән үзбәкләргә карый. Татар табышмаклары очрый (башка почерк белән язылган).

Менә изгеләр турындагы бу китап мирзалардан Тимербулат мирза Назирмөхәммәт мирза Максудовның милке булган. 1845 елны Ташкент шәһәрендә күчерелгән (№1238).

1283 номерлы кулъязмада (1849 ел) борынгы әйбер күчермәләре дә бар. Ахырда төрек сугышы, Волга-Дон каналын казу турында кызыклы хәбәр бар. Каян күчерде икән?

№1279 – «Йосыф китабы».

№1254. Мәҗмуга. Төрле текст. XVIII һәм XIX гасыр чиге. 205 кәгазь. Бер «Тәгъбирнамә». Иң азакта татарча «Вәкаигънамәдән» өзек китерелә. Казан алыну белән башлана. Бик кыскартылган, шул ук вакытта биредә артык элементлар да бар сыман… Ахыры булмавы кызганыч, кайчан төзелгән вариант булуын ачыклап булыр иде… Җирле тарих элементлары да бар. Гаҗәп: оригинал Касыйм тарихы табылмас микән?!

Музейда озак кына утырдык. Минем күчереп утыруыма Әбрарның сабыры шартлый башлады. Чыннан да озак утырам бугай.

Кичке якта Фәрхәнас апага бардык. Ул безне иске йортның (хәзер сарай булып калган) икенче катына алып менде. Анакаем: бер бүлмә эче тулы китаплар, киштәкиштә, сандык-сандык китаплар! Бер генә киштәне актара башлаган идек, төрле кулъязмадан 50-60 данә аерып алдык! Ару өстенә дулкынлану да кушылды… Ә Әбрарның күзләре ау этенеке кебек ялтырый – малай, азартлы гына! Фәрхәнас апа (бәләкәй генә какча әби!) безне елмаеп кына күзәтә: балаларның күңелле уйнауларын күзәткән ана кебек. Бераздан: «Ярар, – ди, – бүгенгә ял итегез. Иртәгә әнә сандыкларны да ачарсыз. Анда кулъязмалар тагы да күбрәк».

Без, өс-баштан тузаннарны кагып, ишегалдына чыктык. Озак итеп тәмәке тартабыз. Дулкынлану чыгып бетми. Моңарчы бу кадәр күп кулъязмаларны хосусый кулда бер җирдә дә күрмәгән идек.

Арылган. Кичке 8. Фәрхәнас апа безне чәйгә чакыра.

Озак кына әңгәмәләшеп утырдык. Фәрхәнас апа хәзинәсеннән тыш адреслар да вәгъдә итә. Кулъязмалар булуын үзе күргән.

Бу бик кызыклы гына гаилә: Фәттәхетдин Бәширов Казан якларыннан күчеп килгән. Мишәрләрдән. Мулла булып мәчет тоткан, мәдрәсәдә шәкертләр дә укыткан. Гомерендә ике хәзинә җыйган булса, аларның берсе – китаплар. Революциядән элек Казанга килгән саен йөзәрләп китап алып кайта торган булган. Революциядән соң Касыйм байлары тузып, аларның көтепханәләре дә таралган чорда, ул күп кенә әйберләрне һәлакәттән коткарып калды.

Бик олы яшкә җитеп үлгән. Гомеренең соңгы көннәрендә күзләре күрмәс булган. Шулай да вакыт-вакыт зур борынлы, түгәрәк ак сакаллы сукыр какча бабай капшанып кына китапларын барлый торган булган.

Фәрхәнас апа боларны тыйнак кына алды… Ә мин күзләремне йомам: күз алдында күңел нуры сүнмәгән мәһабәт ак бабай, аның куллары сөекле китапларына тигән саен йөзендә сөенү чагыла: менә алар! Шул ук вакытта бабаның битендә олы хәсрәт тә бар: укып булмый аларны!..

Фәрхәнас апа да, аның энесе Һади абый, сеңлеләре Алимә апа да, тормыш төземичә, берялгызлары яшәгән. Өчесе дә бөтен гомерләрен укытучылыкка биргәннәр… Сәер дә, аңлашыла да кебек…

Шулай итеп, безгә эш җитәчәк…

2.VIII.64

Иртә белән Мәхмүдә апа Итакаева дигән бер апага кереп чыктык. Татар, якты чырай белән каршы алса, чәй куя… Бер-ике кулъязма да бар икән. Мактый-мактый алдык.

Музейда бөтенләй эшкәртелмәгән кулъязмалар бар икән. Шуларны аерып алып карап утырдык. Бу кулъязмаларның барысын да алу фикерен киләчәктә күтәрергә кирәк.

Ука суы буена төштек. Көн бик матур иде. Алтын ком… Шәп!..

Фәрхәнас апаларның ачылмаган сандыкларын ачтык – кулъязма! Берсе артыннан берсе, һәр өч китапның берсе – кулъязма. Әбрарның күзләре очкынлана. Гадәти шәкерт конспектларын да зур табыш кебек аера тора: «Менә тагын кулъязма!..»

Өч-дүрт сәгать эчендә йөздән артык кулъязма һәм сирәк китапны аерып куйдык.

Дөрес, аларның күбесе гадәти шәкерт конспектлары яисә гарәпчә юриспруденция әсәрләре. Ләкин араларында бик әһәмиятлеләре дә бар. Әдәби әсәрләр дә. Менә фарсыча «Сәйфелмөлек» вә «Бәдигылҗәмал» кыйссасы. Проза.

Ярар. Бу бер коллекция белән бөтен экспедиция эше акланды. Ә эшләве күңелле булды. Ара-тирә ишегалдына чыгып тәмәке тартам. Ә ишегалды – яшел хәтфә, әйтерсең лә яшел келәм җәйгәннәр (хәрәкәт аз булганга, үләне тездән киләрлек булып үскән), сызылып кына бер-ике сукмак ята, тәрәзә төбендә күпереп гөлләр үсә, алардан өстә алмалар пешеп утыра… Тик өем-өем утыннар гына ямь-яшел ишегалдының төсен бозып торалар.

Без канәгать, безгә карап Фәрхәнас апа да сөенеп йөри. Без Шамилнең килүен көтәбез. Ә ул аларның кияүләре бит.

 

Касыйм мөселман укучыларының түгәрәге чыгарган «Таң» журналы

 

Дәвамы бар

 

Көндәлекләрне басмага тарих фәннәре докторы Диләрә Госманова әзерләде.

«Безнең мирас». — 2019. — №9. — 30-35 б. 

 

Комментарий язарга