«Ардым», — дисең

«Ардым», — дисең, бирешмәскә кирәк,
Томан таралыр да, таң атар.
Хәсрәтләрең булса, сал иңемә,
Пар канатым җилгә таратыр.

«Ардым», — дисең, бирешмикче, иркәм,
Җилләр тынар, туктар бураннар…
«Бу сукмактан бәхетлеләр үткән», —
Диеп искә алсын туганнар.

«Ардым», — дисең, бирешмибез әле,
Рухи байлыгыбыз булганда.
Күз яше дә кайчак җиңеләйтә
Өзелеп-әрнеп күңел тулганда.

«Ардым», — дисең, менә җылы кулым,
Җиде ят күңелне җитә алмас.
Каф тавының Дию пәрие дә
Мәхәббәт ялкынын җиңә алмас.
Әҗәл үзе генә килмәгәндә,
Фани дөнья мине җиңә алмас!

 

Фәридә Хаҗиева

Фото: pixabay

Комментарий язарга