Журнал «Безнең мирас»

Арчада Мөхәммәт Мәһдиев энциклопедиясе төзелә

Дөрес, әлегә электрон форматта. Бу хакта бүген Арча районы мәдәният хезмәткәрләренең еллык хисап җыенында “Казан арты” тарих-этнография музее директоры Радик



 Яруллин хәбәр итте. “Проектның координаторы музейхезмәткәрләре һәм аның филиалы – Гөберчәктәге Мөхәммәт Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Габидуллина. “Мәһдиев энциклопедиясе” татар әдәбияты тарихында “Тукай энциклопедиясе”ннән соң икенче персонал энциклопедия. Безнең өчен бөек язучы иҗатына нисбәтле бар әйбер – авторның әсәрләре, геройлары, галим-язучының аралашу даирәсе, ул телгә алган тарихи топонимия игътибар үзәгендә. Шул уңайдан Мөхәммәт Мәһдиевне якыннан белгән кешеләрне, галимнәрне хезмәттәшлеккә чакырабыз”, – дип хәбәр итте ул.


Бер ел дәвамында электрон энциклопедия өчен 100 дән артык мәкалә язылган. Аларны http://archamuzei.ru/ сайтыннан укырга мөмкин. Ә инде фикер-тәкъдимнәрне һәм энциклопедия өчен мәкаләләрне kazanarti@mail.ru почтасына язып җибәрә аласыз.


Шунысын да искәртик, проектка бернинди финанс каралмаган, ул музей белгечләренең  шәхси инициативалары белән  генә башкарыла.

Киләчәктә “Мөхәммәт Мәһдиев энциклопедиясе” тулысынча яңадан редакцияләнеп, аерым китап булып басылып чыгар дип көтелә.






Теги: Редакция Яңалыклар Редакция хәбәрләре Кыскача

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру