Гомәр Бәширов Арча ягындагы ачлык фаҗигасе турында

Гомәр Бәшировның “Көзге ачы җилләрдә” исемле повесть-истәлегендә Арча ягы, туган авылы Яңасаладагы ачлык вакыйгасы бәян ителгән. Әсәрдән өзекне тәкъдим итәбез.
***
Комиссия торганда колагым ишетмәүне яшереп калдым, юкса мине чыгармаган булырлар иде. Өч айга өйгә җибәрделәр. Юлга биргән бер бөтен икмәкне солдат капчыгына салып, Казан вокзалына юнәлдем.
Барып төшсәм, хәйран калдым. Вокзал мәйданын ачлыктан качып килүчеләр баскан. Трамвайлар, автомобильләр күзгә чалынмый диярлек. Вокзал мәйданы бер кырыеннан икенче кырыена кадәр поезд көтүче авыл кешеләре белән тулган. Бар җирдә төтен. Әллә кырык-илле, әллә аннан да күбрәк урынга учак якканнар да солдат котелокларында чәй кайнаталар, барлы-юклы ризыкларыннан нидер пешереп яткан булалар. Мәйданның чуерташы өстенә бишмәтен йә чикмәнен җәеп аның өстенә мендәрен, ястыгын салган да карт-карчыклар бөрешеп ята, кечкенә балалар да шунда ук, учак тирәсендә утыра. Йорттан алып чыккан кечкенә сандыклар, капчыкка тутырылган төрле кием-салым, йорт кирәк-ярагы да шунда өелгән.

Арлы-бирле сугылып эзләнә торгач, якташларыма барып юлыктым. Арада Тәмте, Саба, Арча яклары да бар иде. Бала-чагалары белән һәркайсы үз учагы тирәсенә җыелган да, башларын иеп, уйга калып утыралар.

— Икмәкле якка китәргә дә исәп, поезд юк. Менә дүрт тәүлек инде,— диде бер олы кеше. Мин шунда гына искәрдем: карасана! Поездлар гөрелдәве, паровоз гудоклары әллә нидә бер генә ишетелә икән бит! Мәскәү кадәр Мәскәүдә, шундый зур станциядә мондый тынлык бик авыр тәэсир итә иде.

Әлеге агай миңа карап алды да:

— Ә син кая таба юл тотмакчы? — дип сорады.
— Мин өйгә кайтам, Арча ягына! — дидем.

Бик гаҗәпләнеп күтәрелеп карадылар. Әлеге олы кеше, минем сүзне ошатмыйча, башын чайкады.

— Әйтеп торам бит, ачлык анда дип, ачлык! Былтыр бер бөртек икмәк алмадык — янды, көйде. Мал-туарны көз көне үк суеп ашадык. Бер кабым ризык заты калмады. Нәрсәгә дип кайтасың, үләргә дипме?

Бу абзый минем зиһенемне чуалтып җибәрде. Ни хәл инде бу?! Нинди канлы сугышлардан исән-аман чыктым, тиф сырхавын җиңдем. Инде туган ягымның ындыр артына кайтып җиткәч, кире борылып китимме? Бу минем башыма сыймый иде.

— Алты-җиде айдан бирле әнидән хат юк. Туганнарым хакында бернәрсә белмим. Бик кайтасым килә шул,— дидем.

Теге абзыйга тагын бер кеше кушылды.

— Анда буласы булгандыр инде, энекәш. Син кайтып кына берсен дә төзәтә алмыйсың. Күпкә түзгәнне азга калгач кына түз! Кайтма ул якларга! Яна икмәк өлгергәнче кайда булса да ялланып эшләп тор!

Нишләргә инде соң миңа? Бу абзыйлар акыллы киңәш бирәләр, аларга ышанмыйча мөмкин түгел. Ләкин ялланып мин нишли алам? Аягыма да чак кына басып торам лабаса! Аннары, нишләтим үземне? Кайтырга дигән ниятемне һич башымнан чыгарып ташлый алмыйм бит! Бу агайларның чын күңелдән бирелгән яхшы киңәшләренә колак салмау да яхшы түгел иде.

— Кайтмыйча булдыра алмыйм шул, абзыйлар,— дидем мин аларга.— Халык ни күрсә, миңа да шул… Хәзер май башы. Озакламый какы, кузгалак, балтырган өлгерә. Кычыткан, алабута ашы белән булса да туенып торырмын…

Тагын бераздан Казанга поезд китәргә тиеш иде.

Ачлыктан йөзләре күм-күк булган, иреннәре зәңгәрләнгән якташларым минем кирелегемә сәерсенеп калдылар. Әлеге өлкән яшьтәге агай, сулагай кулын селтәп, миңа аркасы белән борылды. Мин бу олы кеше алдында ниндидер ярамастай эш кылган гөнаһлы бәндә кебек кыенсынып, атлар-атламас, тезелеп торган кызыл вагоннарга таба юнәлдем.
Кайтып төшсәм, йортта безнең гаиләдән беркем дә калмаган. Абыйлар әнине алып Себер ягына киткәннәр. Бөтен хуҗалык тузган, мал-туар юк. Икмәк юк, керосин юк, хәтта тоз да табып булмый. Авыл агайлары әйтмешли, «ат юк, арба юк, аннан бүтән бар да юк». Авыл кешесенең сабын белән ситсы күрмәгәннәренә биш былтыр. Яна күлмәк кигән хатын-кызга шаккатып артыннан баралар иде: каян алган, ничек тапкан, ничек акча җиткергән? Паровозларга утын ягылган чак. Казаннан Арчага бик «фарт» килү сәбәпле генә бер көндә кайтып җитә алдым.

Юлда үзем юк-бар белән туенып уздырсам да, күңелем сизде, госпитальдә биргән арыш икмәген өйгә кадәр саклап алып кайттым. Шушы гади генә арыш икмәге дөньяда иң кадерле, иң тансык күчтәнәч булып чыкты…

Безнең йортта торып калган туганыбыз — Зифа тәтәй икмәкне юка телемнәргә кисеп башта миңа, иренә, балаларына өләште. Хәтта минем белән күрешергә кергән туган-тумачага, күршеләргә дә авыз иттерде. Кергән беренә прәннек тикле генә икмәк кисәге суза да, күзләрен челт-челт йомгалап:

— Бисмиллаһи, менә авыз итегез, Гумәр, рәхмәт төшкере, Мәскәүдән чын ипи алып кайткан, арыш ипие,— дип кабатлый иде.

Авылдашларымның ипи кисәге күрүгә күзләре елтырый, авыз сулары килүгә түзә алмыйча, төкерекләрен йоталар, ләкин ипине капмыйлар, рәхмәт әйтә-әйтә балаларына алып чыгалар иде. Күрше килене Фагыйләнең, икмәк сузгач, зәңгәрсу иреннәре дерелдәп куйды. Ул, икмәк кисәген күкрәгенә кысып, шатлыгыннан сөйләнә-сөйләнә, ишек төбендә таптанырга тотынды.

— Ай, рәхмәтләр генә яусын! Менә бит, кибегеп беттем, күкрәгемдә бер тамчы сөтем юк, баламны туйдыра алмый интегәм. Нәниемә имезлек салам мин моннан, боерган булса, бер юньле ризык капсын, Алла теләсә…

Зифа тәтәй кечкенә яктан зур-зур табаклар белән яшел төстәге кайнар сыекча ташый башлады. Бу бик гаҗәп тоелды. Менә бу кечкенә малайларга нигә ашны шулкадәр зур табак белән бирә икән?

— Гаеп итмәссең инде, кычыткан шулпасыннан бүтән бер ризыгыбыз да юк,— диде Зифа тәтәй.

Барабандай зур корсаклы малайлар яшел шулпага комсызланып ташландылар. Ул сыекчаның тозы да, мае да, бүтән берние дә юк, аннан яшел үлән тәме генә килә иде. Ул арада малайлар табакларындагы яшел шулпаны чөмереп бетерделәр дә, тагын нидер көтеп, ач күзләре белән әниләренә текәлделәр. Зифа тәтәй, гаепле кеше сыман башын иеп, кечкенә якка кереп китте.

Мин тетрәнеп киттем. Шул көннән башлап ачлыкның бөтен рәхимсезлеген, дәһшәтен үз җилкәмдә күтәрә башладым. Зираттагы яңа каберләр янына көн саен яңадан кабер казырга туры килә иде. Урамда бер генә бала да юк, чөнки олысы-кечесе, ашыйсы килгәнне сизмәс өчен, көне-төне йоклап шешенеп бетәләр. Тора-бара авылда кабер казырга барырлык берничә кеше генә калды.

Мин алып кайткан икмәктән «авыз итүдән» соң яна өлгергәнче авызларга бер генә валчык та «чын ипи» кермәде. Алабута икмәге дә, кычыткан шулпасы да калмады, халык төрле какылар, балтырганнар, юачалар, үлән тамырлары белән дә тукланды, кишер чәе дә эчте. Тик яңа арыш орлыклана башлагач кына, хәлләр бераз җиңеләя төште.

Менә шундый шартларда бер кат өс-баш белән шәп-шәрә йортка кайтып төшүче авыру сугышчыга нишләргә, кая барырга? Ничек көн итәргә? Тормыш дигән бу аяусыз нәрсәне кайсы башыннан тотынып, ничек башлап җибәрергә? Бу сорауларга дөрес җавап табу, шул буталчык яшәеш ыгы-зыгысында үзеңә бердәнбер дөрес, бердәнбер туры юлны сайлап алу һич тә җиңел эш түгел иде.

Дөрес, революциягә кадәр, ягъни яшүсмер чагында, бөтен хуҗалык минем өскә калганнан соң, җир сөреп, печән чабып, иген эшләре белән мәш килеп йөргәндә, заманасына күрә минем хыялым юк түгел иде: яхшы ат, шәп дирбия, чибәр өс-баш, ак мунча… Аннары инде шушылар һәммәсе дә көйләнеп, үз урынына килеп утыргач, әнигә акыллы гына, чибәр генә бер килен…

Әмма революциядән соң, бигрәк тә гражданнар сугышында йөреп, ярты дөньяны дигәндәй айкап кайтканнан соң, яшүсмер чактагы ул хыял бик кечкенә булып калды. Революция яшьлек дәртенә канат үстерде. Авыл яшьләренең күбесе, бигрәк тә аз-маз укыганы, ул вакыттагы крестьян тормышының тар буразнасына гына сыя алмый башлады.

Комментарий язарга