Минем Җәлил. Һәм аның урысча шигыре…

Ул дәфтәр битенә гел уйламаганда-көтмәгәндә юлыгылды. Язу-сызуга күпмедер кагылышлы һәркемнең архивы булган кебек, минем дә кәгазь чүп-чарларны барлап, җыеп тора торган урыным бар – авылдагы дипломат. Газета-журналлардан кисеп алынган рәсемнәр, сурәтләр, шигырь кулъязмалары, куен кенәгәләре тулы, ягъни кайчандыр кызык яисә кадерле тоелган һәрнәрсәнең уртак каберстаны, төрбәсе ул.

Мин әледән-әле ул дөньяны борчып, тузгытып алырга яратам. Нәүбәттәге тапкыр актарынганда кулыма «Гитлерның язгы резервлары» шигыре килеп керде… Һәм хатирәләр әллә кая – яңа гасыр бусагасын атлап кына чыккан елларга кайтарды…

Бу – минем шигырь түгел, билгеле.

Бу – Муса Җәлилнең урыс телендә язылган шигыре. Мин аны бик күптән, каһарман-шагыйрь белән җенләнгән чорымда табып, канатлана-канатлана тәрҗемә иткән идем. Шулай булмый ни! Идоллаштырган әдибеңнең әсәрен яңадан туган телгә кайтар әле! Ул чактагы горурлыгымны, куанычымны әйтеп-аңлатып бетерү мөмкин түгел.

Муса Җәлил

Муса Җәлил

Сигезенче-тугызынчы (бәлки, унынчы да керәдер) сыйныфларда белем эстәгәндә Муса ага шәхесе һәм иҗаты белән исереп яшәдем. Минем өчен шигърияттә аның «аллаһ тәгалә» (көфер сүземне кичерегез!) булган чагы иде. Күңел җимешләрен ятладым, сәхнәдән сөйләдем, багышлаулар яздым һәм… укыдым, укыдым, укыдым! Бу хисләнүем бервакыт «җинаять»кә тартты хәтта. Әдипнең сайланма әсәрләренә тәүге кабат орынгач, анда кечкенә Җәлил ясаган рәсемнәрне күреп аһ иттем, аннан да бигрәк – шигырьләренең кулъязмасын күреп тетрәндем. Шагыйрьнең үз кулы белән язылган караламалар! Бик тузган, иске китап иде ул. Битләре дә сыпылып төшкән. Шунда нинди шайтан котырткандыр – «Еллар, еллар…» һәм «Өлешеңә чыккан көмешең» күчермәләрен… ертып алдым, үземнеке иттем. Аннары үтәкүренмәле ябышкак тасма (скотч) белән «төреп» (таушалмасын!), язу өстәленә капланган трактор тәрәзәсе астына (ул вакытта шундый «мода» бар иде) урнаштырып куйдым. Вөҗдан газабы кичермәс өчен, китапны ярты төн буе ямап-төзекләндереп, иртәгәсен кире тапшырганым хәтердә. (Җирнең түгәрәк икәненә кат-кат инанырсың, валлаһи: авыл китапханәсен тузган китаплардан арындырган чакта, дистәләгән ише-тиңе белән бергә, ул «Сайланма әсәрләр» минем шәхси китапханәмә кайтты. Җөмләдән, теге шигырь күчермәсе дә бүгенгәчә дипломатта саклана…)

Уку елы азагына таба башланып, язылып бетмәгән дәфтәрләрнең ак битләрен чүпләп, алардан үземнең «Моабит дәфтәрләре»н ясау турында (нәкъ Җәлил кебек төпләп, шундыйрак зурлыкта итеп!) искә төшерсәң дә, бит очы алсулана… Андый төпләнмәләр өчәү миндә…

Ул вакытта Җәлил минем өчен «шагыйрь», «каһарман» гына булмады. Зуррак, киңрәк, тирәнрәк, биегрәк, бөегрәк күренеш иде ул. Иҗаты тәэсиренә бирелеп, Совет елларын да бер фаҗигасез, җинаятьсез гүзәл чор итеп күрә башладым, ул «чирдән» әлегәчә арынып бетә алганым юк кебек…

Йә, сүзем «Гитлерның язгы резервлары» турында иде бит… (Бәлки, бу кәгазь кисәгенең каһарман-шагыйрьнең чираттагы туган көне алдыннан табылуы да ниндидер яшерен сер йөртәдер?) Иренмәдем, Милли китапханәгә барып ул шигырьнең оригиналын һәм татарчага сүзгә-сүз тәрҗемәсен эзләп таптым мин. Дүрт томлык әсәрләр җыентыгында (Татарстан китап нәшрияты, 1976, икенче том) басылган булган икән. Китап артында мондый искәрмә бар: «Весенние резервы Гитлера» Волхов фронтында, 2 Удар Армиясе газетасы «Отвага»да хезмәт иткәндә русча язылган һәм 1942 елның апрелендә шул газетада басылган. («Сандугач һәм чишмә» искәрмәсен укыгыз)». Анысын да карадым: «Сандугач һәм чишмә» (Баллада). Бу баллада 1942 елның июль аенда язылган. Ләкин әсирлеккә төшкәнче үк русча языла башлаган, бәлки татарчасы да каралама хәлендәдер. 2 Удар Армиянең фронт газетасы «Отвага» редакциясендә эшләгәндә, Муса Җәлил русча шигырьләр язган. Унлап шигыре аның «Отвага»да басылган да. Шагыйрьнең русча әйбәт шигырьләре булуын СССР халык рәссамы, Социалистик Хезмәт Герое Е.В. Вучетич сөйләгән иде. Муса белән «Отвага» редакциясендә хезмәт иткән молдаван журналисты И. Каминер: «Мусаны шагыйрь буларак «җиктек». Гадәттә, ул шигырьләрне рус телендә яза иде. Редакция секретаре Виктор Кузнецов төзәтә иде. Бу эштә алар арасында аерым үткен конфликтлар чыкмады. Хәер, Мусаның уйчан, карасу, кырыс йөзендә мондый хәлләрдә елмаю сизелә иде», – дип искә ала.

Берлиннан ерак түгел Вустрау исемле ябык лагерьда Муса белән бергә булган Мидхәт Гафаров бу баллада турында болай сөйли: «Сандугач һәм чишмә»не укыганын хәтерлим. Аның русчасы да бар иде шикелле. «Русчасын фронт газетасы өчен язып ята идем, ләкин өлгерә алмадым», – дигән кебек хәтердә калган». Димәк, бу – Волхов фронтында «Отвага» газетасы өчен уйланылган баллада. Аның эчтәлеге әсир солдат настроенисен түгел, дошманны үз иленнән куып баручы көрәшче хисләрен чагылдыра. Бу матур балладаның татарча вариантын шагыйрь әсирлеккә төшкәч эшләгән. Ул беренче дәфтәргә теркәлгән».

Муса Җәлилне «Моабит дәфтәрләре» чын шагыйрь итте, дигән фикерләрне байтак ишеткән бар. Хәтта Хәсән Туфан да, сөргендә чакта, яшьтиенең, дустының Алманиядән кайткан шигырьләрен укыгач, шаккатып: «Ничек үскән безнең кечкенә Җәлилебез!» – дип язганы мәгълүм. (Цитатаны чамалап кына бирәм. Габдрахман Минскийга юллаган хаттан өзек түгелме икән?)

Алдагы искәрмәләрдән чыгып фикер йөртсәң, «Весенние резервы Гитлера» шигырен Муса Җәлил уртакул иҗат җимеше итеп санаган булса кирәк. Тискәре очракта ул аны да, һичшиксез, «Сандугач һәм чишмә» балладасы кебек, әсирлеккә эләккәч, татарча итеп язар иде. Кирәксенмәгән, димәк? Газета мәкаләсе булып калсын, дигән? Укып карагыз әле, чыннан да, гади шигырь бит: гади рифмалар, гади сүзләр…

Төрмәдә үлем көткәндә кемнедер яуга чакырырга да, нәрсәгәдер өндәргә дә кирәкми… Төрмәдә үлем көткәндә фәкать намусың, вөҗданың белән серләшәсең… Билгеле, Анаң телеңдә!
Шагыйрь үзе дөньяга чыгарырга алгысынмаган, сайланма әсәрләренә кертелмәгән, гомум иҗатын колачлаган дүрттомлыкка да урыс телендә генә урнаштырылган шигырьне татарчага аударып, «Америка ачтым!» дип шапырынып, матбугат битләрендә бирергә кирәкме икән соң?

Юк, кирәкми, әлбәттә.

Әмма…

Бу – Җәлил алдында шундый самими, шундый ихлас чагымда, чын күңелдән канатланып, рухланып башкарган эшем бит. Яраткан әдибемнең иҗатына гамәли кагылышым булудан исергән вакытым! Әле килеп чыккан нәтиҗәдән ләззәтләнеп, күпме гомер күкнең җиденче катыннан төшә алмый очынганмындыр. Шулай булгач…
Җәлил мине ачуланмас кебек…

Сез дә ачуланмагыз…

Весенние резервы Гитлера

Гитлер проклинал зиму,
На нее свалил вину:
– Ветром, мол, зима дышала,
Наступать нам помешала.

Он копил к весне резервы,
Утешал больные нервы.
Наконец, пришла красна
Долгожданная весна.

Только что-то, право, странно –
Началась довольно рано:
Только солнце стало печь,
А резерв уж начал течь.

Под лучами нашей красной
Боевой звезды прекрасной
Тает он, как грязный снег,
Очищая путь весне.

Не резервы это – мразь,
Мокрый снег, отбросы, грязь.
Ведь весной все утекает,
Что земле дышать мешает…

Вот, бандит, тебе итог:
Не спасет тебя ничто –
Ни зима, ни май, ни лето.
Песенка твоя пропета!

Гитлерның язгы резервлары

Гитлер кышны каргады,
Сылтау тапмый калмады:
– Имеш, өскә җил өрде,
Безне кире чигерде.

Ул язга резерв җыйды,
Бөтен саулыгын җуйды.
Ниһаять, Җир гөлт итте,
Ямьле яз килеп җитте.

Тик сәер әле бераз –
Ашыктымы әллә яз?
Кояш бер күз ташлады,
Резерв эри башлады.

Нурларыннан, көнозын,
Безнең кызыл йолдызның,
Шакшы кар кебек эри,
Язга юл ачып йөри.

Резерв түгел бу – косык,
Лыгырдык*, калдык-постык.
Җирне буган һәрнәрсә
Язлыкта агып бетә…

Бандит, белеп тор инде:
Берни коткармас сине –
Ни кыш, май, җәй айлары.
Җырлар җырың калмады!

_______________________________________________

*«Лыгырдык» – безнең якларда, тәгаен, Кукмара районының Татар Толлысы авылында «пычрак», «быкырдык» мәгънәсендәге сүз.

«Идел» журналы, 2015, № 2

Комментарий язарга