Иртәгә шагыйрь Әнвәр Давыдовка бюст ачылачак

Иртәгә 10 нчы Бөтенроссия авыл Сабан туе башланыр алдыннан Самара өлкәсе Камышлы авылында шагыйрь, журналист Әнвәр Давыдовка бюст ачылачак. Әлеге чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров та катнашыр дип көтелә.

_______

Әнвәр Давыдов (Әнвәр Мортаза улы Давыдов) 1919 елның 21 мартында Самара өлкәсенең Камышлы авылында крестьян гаиләсендә туа. 1931 елда туган авылында җидееллык мәктәп тәмамлый һәм шундагы авыл хуҗалыгы техникумында укый башлый. Әмма гаиләсенең тормышы авыраю сәбәпле эшләргә мәҗбүр була, укуын дәвам итә алмый.

1936 елда Ә. Давыдов Новосибирскидагы «Советская Сибирь» газетасы редакциясендә, 1938 елда Фирганәдә чыга торган русча һәм үзбәкчә газеталарда эшли. Сәламәтлеге какшау аркасында 1939 елда туган якларына кайта, Мордва АССРның Ләмбрә (хәзерге Ромадан) районында балалар укыта.

1940 елда Ә. Давыдов Совет Армиясе сафларына алына, Монголия чиге буенда хезмәт итә. Ул сугышның буеннан-буена катнаша, 1942 елда КПСС сафларына кабул ителә. Сугыштан соң 1952 елга кадәр ул туган ягында эшли, 1953-1955 елларда Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре булып тора. Ул 1953 елда СССР Язучылар союзына член итеп алына. Шагыйрь 1968 елның 23 июнендә Казан шәһәрендә вафат булды.

Ә. Давыдов уку-язуга иртә өйрәнгән кебек, әдәби иҗат эше белән дә яшьли кызыксына. 1931 елда унике яшендә инде аның Камышлыда чыга торган «Коммунага» газетасында беренче шигыре басыла. Әмма шагыйрьнең таланты сугыштан соңгы чорда, аерым алганда илленче-алтмышынчы еллар башында аеруча ачылып китте. Татар әдәбияты тарихына Ә. Давыдов поэмалар авторы буларак кереп калды. Аның «Ташу», «Чорлар чатында», «Дәверләр диалогы» поэмалары һәм татар әдәбиятында сирәк очрый торган шигъри роман жанрында язылган «Йокысыз төннән соң» роман-симфониясе әдәбиятыбызда күренекле урын алып торалар.

***

«Мин туйдырдым инде сезне…»

Мин туйдырдым инде сезне,
Кырлар, мактап.
Башка хакта язу иде
Бүген максат.

Ләкин, ачык тәрәзәмә
Җилләр исеп,
Китерделәр куян куган
Арыш исен.

Минем кырга мәхәббәтем
Күптән инде:
Миңа ул чак тугыз тулып
Үткән иде.

Һәм беренче тракторны
Урап алып,
Кырга чыктык без малайлар,
Чыкты халык.

Ызаннарның әремнәрен
Сытып, басып,
Без нәниләр карашына
Зур юл ачып,

Корыч батыр күкрәп узды!
Менә шунда
Киңәеп киткәндәй булды
Безгә дөнья.

Безнең юлның башы шунда
Булды кебек.
Шуннан омтылдык без күзне
Алга текәп…

 

Казаным

Казаным, Казаным!
Җир йөзендә синнән
Матуррак калалар
Күп алар! Мин беләм
Рим, Парижлар данын…
Күңелем аларның
Берсенә генә дә
Алыштырмас сине,
И минем Казаным!

Казаным, Казаным!
Яңарган урамың…
Татар һәм рус сүзе
һәр якта яңгыравын
Мин тыңлап барамын,
Кремль диварын
Сәламләп Иделем
Дулкынын уйната —
Бу минем Казаным!

Казаным, Казаным!
Болагың, Болгарың,
Чокырлы юлларың
Тыңлаган Тукайның
Ютәлләп узганын…
Ул бүген бакчада,
Металлга төренеп,
Киләчәкне күзли —
Бу минем Казаным!

Казаным, Казаным!
Мәйданда Ильичым
Күзәтә шәһәрнең
Зураеп, яңарып
Гел үсә барганын.
Шат яшьлек шәһәре,
Зур юллар шәһәре,
Шат җырлар шәһәре
И минем Казаным!

Себер трактында квартал

(Поэмадан өзекләр)

Иртә

— Тук-тук! —
Әллә башта уянам да, ишетәмме соңыннан,
Әллә ишетеп уянаммы:
— Тук-тук!
— Тук-тук!
Асфальт клавишны басып,
подъезд, почмакларга
сыенган
авазларны уятып чыгара
таң атканда,
күршем
төнге эштән кайтканда.

Музыка акрынлап көчәя.
Асфальт гүли башлый — анысы фон.

— Тук-тук!
— Тук-тук!
— Даң, доң-доң!! —
Ударныйлар тавышы ешая.
— Дөп-дөп!
— Дөп-дөп! —
Бер баһадир атлый каршы йорттан —
Компрессорныйда шофер ул.

— Тук-тук! —
Купшы киенеп, гәүдәсен төз тоткан —
Электрическийда монтер ул.
Менә:
— Чашт-чошт!
— Чашт-чошт!
Оркестрда
тарелкалар суга башлады —
иртән буыннарны яздырырга
пенсионер картлар атлавы.

— Тук-тук! —
Күрше завод эшчеләре.
— Дөп-дөп! —
Киң җилкәле нык ташчылар.
— Тек-тек! —
Еш-еш саный адымнарын
җиңел сөяк кызлар —
радиомонтажчылар.
Менә алар акрынлап тына…
…Гүләп тора бераз асфальт кына…
Ул гүли дә инде менә аз-аз
эреп бетә…
бетә дигәндә:
— Деңң!
— Дең-деңңң! —
Иң нечкә бер аваз
асфальт кылларында
соло уйный башлый
чигәмдә.
— Дең-деңң! —
Кадак үкчәсенә эләктереп
алып китә күңел кылымны…
— Деңңң! —
Кыл тартыла,
— Деңңң! —
Кыл нечкәрә бара,
менә өзелер кебек ул инде.

Ишекне киң ачып Илгә чыгам:
Көн симфониясе мине каршы ала.
Биек дулкыннары кочагында:
— Дең-деңң! —
минем моңым чайкала.
Хәрәкәт,
Хезмәт,
Мәхәббәт —
Көн
башлана.

Урамда

Аяз көнне иртән
өйләр —
алтын йөгерткән мәрмәр кыялар.
Вакыт-вакыт
тәрәзәләрдә
алтын бөртекләре кабынып куялар.
Кыя аралары — якты алан:
Кызыл, ак аралаш чәчкәләр,
Алар мәктәпкә баралар.
Чыңлап
бер-берсенә
дәшәләр.
Аларга каршы
мәктәп ишегеннән
җиз кыңгырау чәчрәп чыга
һәм
чәчкәләрне ияртеп кереп китә.
Урам тына,
ләкин чәчкәләрдән
нечкә генә чыңлау калган кебек.
Моннан биш ел элек монда үскән
алтын арыш
чыңлап алган кебек.
Алтын арыш, син
ниләр көйлисең?
Матур көйлисең,
алтын арыш, син…

Кинәт
бер тәрәзә ачылып китә —
радиола джаз яудыра.
Ят җил шунда гүя исеп үтә,
алтын арышны аудара.
Ләкин
менә чаттан —
төркем-төркем яшьлек
Җыр бөркелә:
— Без китәбез Чирәм җиргә,
җилләр иркенә!
Машиналар үтә. Җыр яңгырый.
Кояш нуры. Арыш чыңы.
Канатына сине утырта да
очыртып алып китә
зур тормыш чыңы.

Кич килгәч

Менә кич тә килде.
Һәм өйләрнең
ташын караңгылык эретте.
Калды фәкать тәрәзәләр генә —
Йөрәк төсле кызгылт һәм тере.
Әгәр син дә шулай йөрәгеңне
каршы ачып куйсаң аларга,
төнлә өйләр сиңа сөйли күпне,
фәкать салкын гына карама.
Күр: тәрәзә — якты тибрәнүдә.
Яшь галимнең анда йөрәге
нидер тапкан бөек эзләнүдә
һәм ул балкый шулай, тибрәнеп.
Менә монда кызгылт тәрәзәнең
ике өлеше ике йөрәктәй.
Кавышу шатлыгыннан тетрәнеп,
карый алар килер көннәргә.
Ә тегендә үле зәңгәрсулык
җиңә тәрәзәнең җанлылыгын…
Бер зур тормыш анда бара сулып,
Лаек үткәннән соң озын юлын.
Монда кара,
монда!
Мең-мең йөрәк
бергә кушылып янган кебек тора.
Бу — урамга үзенең яшь шатлыгын
мең-мең тәрәзәле
гомум торак.
Һәр кич саен миңа үз серләрен
әнә шулай сөйләп торалар
таш өйләрнең җанлы йөрәкләре —
кызгылт һәм теп-тере тәрәзәләр.
Төнге төзелештә
Шәһәр монда бетә,
аннан ары
тоташ караңгылык кына китә.
Әмма килеп караганнарны
монда да бик гаҗәп хәлләр көтә.
Прожектордан төшкән
нур читлеге
эченә бикләнгән дә кешеләр,
нидер һаман сихерлиләр,
нидер эшлиләр.
Карыйсың да,
һич тә шикләнмисең —
болар бик зур сихер иясе.
Дөрестән дә,
иртән син күрәсең:
алар сихереннән
яңа йортлар белән тула
шәһәр тирәсе.

Таң атканда

Бу җирләрнең матур чагы — таң атканда.
Бу таш йортлар
зәңгәрсу таң диңгезендә
алга йөзгән кораб булып»
калкып чыга.
Алып китә алар минем күңелне дә.
Ачык тоела бу сәгатьтә:
эчләрендә
Мең-мең тормыш җылысы булган бу йортлар да,
серле дулкын чәчеп торган
радиомачта челтәре дә,
атом кебек эчке куәт белән тулы
заводлар да,
мин дә —
бер үк хәрәкәттә —
йөз,
ике йөз еллар алга.
киләчәккә.

(Клумбада
таң чыгына йөзен ачкан
гөлчәчәктә
бик күптәнге юлчы —
богаулы каторжанның
маңгаеннан газап тире
бу көннәргә килгән кебек.
Моннан ике йөз ел элек,
гаделлек дип, канга тузып, янып-көеп,
патшаларга каршы торган
Емельянның
үлемсезлеккә
омтылышы
минем хискә кергән кебек.)

… Беләсе иде, бер-ике йөз елдан
нинди
булырбыз без:
бараклардан күчкән көндә
безгә патша сараедай бай күренгән
бу таш өй дә,
клумбада гөлчәчкә дә,
мин дә —
Нинди булырбыз икән без?
Бәлки, бу ак өйләр
хыялый бер биеклеккә үсеп китәр.
Клумбалар бакча булып җәелерләр.
Ә мин, бәлки, шул чак
таңда бер күкрәктә
тагын алга,
тагын ерак киләчәккә
омтылган бер тойгы булып талпынырмын.
һәм, мин бүген таңны каршы алган кебек,
иртәне каршылар кеше.

Комментарий язарга