Алтынга кызыксаң… (гыйбрәтле хикәят)

Имам Газали (рәхмәтуллаһи галәйһи) «Ихйа» исемле китабында әйтте: «Бер кеше Аллаһы Тәгаләне бер һәм бар дип белеп гыйбадәт кылучы иде. Бер кавемнең бер агачка гыйбадәт кылганын ишетеп, бик ачуланып, кулына балта алып, бу агачны кисеп екмакчы булып, өеннән чыкты.

Юлда барганда, адәм сурәтендә булып, Иблискә юлыкты. Бу кешедән:

– Кая барасың? – дип сорады.

Бу кеше, аның Иблис икәнен белмичә:

– Фәлән җирдә бер кавем бер агачка гыйбадәт кыла икән. Шуңа ачуым килеп, шул агачны кисәргә барамын, – диде. Шайтан миңа каршы:

– Хата итәсең, әгәр ул агачны киссәң, алар икенче бер агачка гыйбадәт кыла башларлар, файда итә алмассың. Кайт син, гыйбадәтеңдә бул, кеше өчен кайгырма, тиз картаерсың, – дип киңәш бирде. Бу кеше, сүзендә нык торып:

– Юк, калдырмам, – дигәч, шайтан бу кеше белән сугыша башлады. Әлеге кеше дә, шайтанны бик яхшы гына суккалап, җиргә екты.

Шайтан, хәйләгә керешеп:

– Син бер фәкыйр кеше, ул агачны кисмә, өеңә кайт, гыйбадәт кыл. Мин һәр көн баш астыңа ике алтын тәңкә куярмын, син бу фәкыйрьлектән котылырсың, һәр көн ике алтын тәңкә кулыңа кергәч, файда итәрсең, әлбәттә, бай булырсың. Әгәр Аллаһы Тәгалә ул кавемне иманга кертәсе булса, пәйгамбәр җибәреп, ул агачны кистереп, бу кавемне иманга өндәтер иде. Син үзең шул агачка гыйбадәт кылмагач, һичнәрсә юк, – диде.

Бу кеше, ике алтын тәңкәгә кызыгып, өенә кайтып китте. Иртә торса, баш астында ике алтын тәңкә тапты, янә бик шатланды һәм: «Менә бу агачны киссәм, бер тиен акчасыз, арып-талып кына кайткан булыр идем. Хәзер һәр көн ике алтынны алу өметендә торам. Кайвакытта шайтан сүзен тотсаң да ярый икән», – дип уйлап утырды.

Янә кич булып, ятып йоклады. Иртән торса баш астында алтын юк. Хатыны иртәрәк торган иде. Хатыныннан:

– Алтынны син алдыңмы? – дип сорады. Хатыны:

– Алганым юк, – дигәч, ышанмыйча, хатынын бик рәнҗетте. Янә бик ачуы килеп, үзен-үзе сүгеп: «Шайтанга ышанып, җәмәгатеңне сүгеп йөрисең», – дип, балтаны кулына алып, янә агачны кисәргә китте.

Юлда яңадан Иблис очрап, бу кешегә бәйләнеп:

– Барма, китермәм! – дип, сугыша башладылар. Шайтан бу кешене җиргә екты.

Бу кеше әйтте:

– Минем сиңа әүвәл ничек көчем җиткән икән? – диде. Шайтан аңа:

– Син әүвәл вакытта Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ул агачны кисәргә чыккан идең, инде хәзер алтын бирмәгән өчен кисәргә барасың. Шуңа күрә, ягъни Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен булмаганга, көчең җитми, – дип җавап бирде».

Бу хикәяттән беленде: Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен бер эшне эшләмәкче булсаң, шайтанның туктатырга көче җитми. Әгәр дә Хода ризасы өчен булмаса, шайтанның ул эшне бозуы вә булдырмавы бик ихтимал.

 

Безнең мирас. — 2018. — №12. — 78-79 б. 

Хикәятне басмага Нәҗип Нәкъкаш әзерләде.

Фото: pixabay

Комментарий язарга